Эссе "Минем методик осталыгым"
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Кама Тамагы муниципаль районы
Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер –класс бәйгесенә
ЭССЕ:
Эшне башкаручы укытучы:
I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Алсу Хәмит кызы Шакирова
2016 нчы ел
Укытучы, мәктәп! Бу ике сүз
Күңелемдә яши янәшә.
“Мәктәбем!”- дип дәшкән чакта күңел,
“Укытучы”- дип йөрәк эндәшә.
Иртәнге салкынча һава. Сентябрь ахыры. Мин сукмак буйлап мәктәбемә ашыгам. Каршыма эшкә ашыгучы кешеләр очрый, асфальт юлдан төрле машиналар сызгырып уза. Менә бер төркем укучыларым исәнләшеп узды. Бар да каядыр ашыга. Алар арасында инде тормышта аякларында нык басып торучылар да, урыннарын табып, югалтучылары да, киләчәккә зур өметләр баглаучылары да бар...
Менә мәктәбем ишеге. Ике яклап тезелеп киткән ак каеннарым бүген дә мине каршы ала. Саумы, каеннарым? Мин кабат сезнең янга ашыгам. Бүген яфракларыгыз коела башлаган. Әнә берсе бөтерелеп, агач төбенә төшеп ятты, ә икенчесен шаян көз җиле ераккарак алып китте.
Минем укучыларым да, шул каен яфраклары кебек, төрлесе төрле якка таралачак. Каен агачы – мәктәп, ә яфраклар – укучыларым. Язмыш җиле аларны төрле җирләргә алып китәчәк. Ә ничек итеп бу олы җиһанда үз урыныңны табарга? Каен агачы һәрбер яфрагы белән үзенчә сөйләшә, үзенчә иркәли кебек тоела миңа.
Агачтан аерылып очканда калтырана яфрак, җилгә каршы торырга тырышкандай була. Ә җил үзенекен эшли.
Каен төбенә төшеп яткан яфрак, ышыкланып, рәхәтләнеп җылынган сыман булды. Үз нигезе шул. Икенче язга инде ул яңа шытачак бөреләргә көчен бирәчәк. Мин бу яфракны үземә тиңлим. Туган җиремдә, сөекле мәктәбемдә, әти-әниләрем ышыгында бәхетемнең тәмен тоеп яшәп ятам. Ә әнә теге җил очыртып киткән яфрак – туган иленнән аерылган кош. Ниләр көтә аны? Юлларында ниләр булыр? Монысы инде яфракның үзеннән торачак. Әгәр каенкайның сүзләрен яхшы аңлап, үзенә ныклы белем, көч туплаган булса, ул югалмас.
Менә сыйныф ишеген ачам. Минем күзләремә ничә караш төбәлгән. Берсе күзләрен яшерә – дәрескә әзер түгел, икенчесе туры карый – өметле укучы, өченчесе мәктәп киеменнән түгел, димәк, әбисендә кунган – гаиләдә четереклелек. Ә бит һәрберсеннән бердәм таләп.
Ничек итеп бала күңелен яраламаска?! Ә уйлап баксаң, һәрберсенең эчендә яшерен талант яши. Талантсыз кешеләр булмый, ачылмаган талантлар күп. Бу сорауларны мин үз-үземә бик еш бирәм.
Менә дәресемне башлап җибәрәм. Кырык биш минут... Күпме бу, әллә бик әзме? Гасырлар югарылыгыннан чыгып фикер йөрткәндә, кырык биш минут – мизгел. Ә укучылар өчен? Алар кырык биш минутлык һәр дәресне үзләренчә бәяләрләр иде, минемчә. Балалар өчен кайбер дәресләр гасырдан да озын тоеладыр, ә кайберләре минут эчендә узып китә. Укытучы шушы ике якны берләштерергә тиеш, ягъни сизелмичә узган дәресләрдә укучылар күңеленә, аңына халкыбызның гасырлар буена тупланган акылы, фәлсәфәсе, кануннары кереп калсын иде. Минемчә, мондый беренче карашка шактый катлаулы булган максатны тормышка ашыра алган укытучы, чыннан да, укучылар күңелендә урын алырга хаклы.
Бүгенге гади булмаган бер заманда укучының күңелен яулап алу өчен, иң беренче чиратта, укытучының да күңеле саф, шул ук вакытта бай һәм мавыктыргыч булырга тиештер, дип уйлыйм. Бөреләнеп кенә килгән бала күңелен уяту, иманлы, шәфкатьле, Ватанпәрвәр хисле итеп формалаштырып, туры юлга бастыру- гаять четерекле һәм үтә дә җаваплы эш. Бала йөрәген һич кенә дә алдап булмый: синең эшеңнең дә, сүзеңнең дә, хәтта сулышыңның да дөрес тибрәнешен тоеп яши ул…. Һәм сиңа иярә, соклана.
Дөньясы да бит аның гел үзгәреп тора, үсә. Һәр төрле өлкәдә яңа ачышлар пәйдә була, яңа технологияләр килеп чыга. Торып кара син бер генә көн радио тыңламый, телевизор карамый яки интернет челтәрендә булмый. Иртәгесе көнне дөньядан гына түгел, үзеңнең укучыларыңнан да күпме артта калганыңны күреп шаккатырсың.
Мин дә шушы гомер эш дәверендә укучыларга дәрес бирүнең нинди генә ысулларын, методларын кулланып карамадым. Бер сыйныф балаларына яраган ысул икенче сыйныф балаларына туры килмәвен дә, балаларны якын итеп, яратып эшләсәң алар да сиңа шуның белән җавап бирүләрен дә үз башымнан кичердем, үз җилкәмдә татыдым. Беренче елны укытканда я дәрестә вакыт җитми, я әзерләп кергән материал җитмичә аптырап калган вакытларым да булды. Дәресләремдә укучылар кызыксынып тыңласалар да икенче көнне килеп аңламауларын әйткәч, кайгыруларым да, укучыларымның күзләрендә дәресемне аңлаган чакларындагы чаткыларны күреп шатланган чакларым да күп булды минем, ләкин күңел гел нәрсәдәндер риза түгел иде. Гел газапланып нәрсәдер эзләде. Еллар үза торды. Дәресләрем бетеп, эштән кайткан чакта да, кич белән дәрес хәзерләргә утыргач та, гел бер сорау: “Иртәгә дәрестә Антоннан,.. Сашадан,.. Катюшамнан... һәм тагын берничә авыр үзләштерүче укучыларымнан ничек җавап алырга? Аларга ничек итеп билге куярга? Бу балаларда фән белән кызыксыну ничек уятырга? ”
Әйткәнемчә, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Уку-укыту, тәрбия процессында яңа технологияләрне кертеп җибәрү бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә. Әлбәттә, кулына акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була, ләкин заман үз таләпләрен куя. Укучылар алдында абруең булсын өчен хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәңә оештырып, аларда кызыксыну бер дә бетмәслек итеп эшләргә кирәк. Мин үземне компьютерда “ас” дип атый алмыйм. Бу юнәлештә мин аларны түгел, ә алар мине өйрәтәләр әле. Шулай да, укучыларым мине чыннан да “продвинутый”, ягъни заманча дип саный, чөнки мин аларны төрле идеяләр белән кызыксындырып җибәрә беләм, дәресләремне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куям. Дәресләрем кызыклы булсын өчен, һәр дәрескә презентация әзерләргә тырышам. Укучыларым да миннән калышмас өчен, төрле чараларга, бәйрәмнәргә, кичәләргә презентация ясап киләләр.
Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү бүгенге көндә бик зур проблема. Рус һәм татар телләре икесе дә тигез булуын , ике телдә дә иркенләп сөйләшсәң яки аңласаң, эшеңдә дә, томышыңда да зур уңайлыклар, зур бәхет килүенә төшендерәм.
Дәрестә укучыларны төркемнәргә бүленеп, бер – берсенә каратып утыртам. Төркемләп эшләү үз нәтиҗәсен күрсәтә. Дәрестә дөрес җавап бирмәвеннән куркып, минем белән аралашырга шикләнгән Антон да, төркемдә эшләгәндә, кызык – кызык фикерләр әйтеп куюы мине беренче көнне таң калдырды. Сөенечемнән кычкырып еларга да, сабыйларча онытылып көләргә дә әзер идем мин ул минутта.
Дәрес вакытында да укучыларым берсеннән – берсе оялмыйча, уңайлы психологик халәттә утырып, курыкмыйча җавап бирәләр, бер – берсенең ярдәмен тоялар, үзләренә ныграк ышана, иптәшләре белән күбрәк аралаша башладылар. Җавап бирергә кыенсынган, оялучан укучыларга дәресләрдә ярдәм оештыру сәбәпле, укучыларым арасында дуслык көчәйде, миһербанлылык үсте, балаларымның эчке дөньялары да көннән– көн матурая барды. Катюшам күп балалы гаиләдә, үги ана белән үсә. Аның сәер гадәтләре булганга күрә, укучылар аннан читләшә. Ул тәнәфесләрдә ялгыз гына бер урында басып тора, дәресләрдә гел үзе генә утыра, җавап бирергә кыенсына иде. Хәзер инде ул төркемнең үз кешесе. Аны тыңлыйлар, ясаган хаталарын төзәтәләр, җавап бирүне ышанып тапшыралар. Катюшамның үз – үзенә ышаныча бермә – бер артты. Бала классташлары белән дәрестә генә түгел, тәнәфесләрдә дә аралаша башлады.
Дәресләрдә һәм дәрестән соң укучылар белән берлектә төрле юнәлештәге эзләнү – тикшеренү эшләре алып барабыз. Берничә ел рәттән Республика күләмендә үткәрелә торган “Я познаю мир” дип аталган иҗади тикшеренү конкурсында катнашып, җиңүләр яулап алдык. Узган ел 4 нче сыйныф укучым –Хәйретдинова Әдилә белән дә фәнни-тикшеренү эше эшләдек. Оялчан, яңалыклардан куркып кала торган кызым беренче мәртәбә барлык укучылар алдында уңышлы чыгыш ясады! Бу чыгыш аңарга гүя канатлар куйды. Укучым, тагын да канатланып, бу эшкә чумды. Интернет челтәреннән, китаплардан яңа материаллар табып, төрле темаларга чыгышлар әзерли башлады.
Минем шулай ук сыйныф җитәкчелек эшем дә бар. Үз канатым астында кечкенә генә 4 укучы тәрбиялим. Алар шундый шуклар, активлар. Беренче көннән үк, мин аларга үземне укытучы итеп түгел, дус, иптәш итеп күрсәтәсем килде. Бала белән укытучы арасында ниндидер чикләр була, ә дуслар арасында ул чик булмый. Аларга авыр вакытта ярдәм итәм, шатлыкларын уртаклашам. Шәһәр, район, мәктәп үткәргән конкурсларда актив катнашу һәм нәтиҗәләргә ирешүне тәрбия планының бер максаты итеп куйдык. Тәрбия эше планын уку елы азагында бергәләп төзибез, киләсе уку елында эшләнәсе эшләрне барлыйбыз. Походлар , музей, бассейн, күңел ачу үзәкләре – безнең теләп йөри торган урыннар. Төрле истәлекле вакыйгаларга багышланган чараларда, конкурсларда алдынгылыкны бер дә бирәсе килми, һәрвакыт алдынгылар рәтендә буласы килә. Район күләмендә ел саен бик күп төрле конкурслар уздырыла. Күп эшләребез мәктәпкүләм беренчелекне алып, районга җибәрелде. Төрле темаларга сочинениеләр, шигырьләр язабыз, фәнни – гамәли конференцияләрдә катнашып, уңышларга ирешәбез.
Эшемнең нәтиҗәсен күреп, эш тәҗрибәмне башка укытучылар белән дә уртаклашырга тырышам. Район, республика укытучылары өчен чыгышлар ясыйм, төрле чаралар үткәрүдән дә читтә калмаска тырышам. Эшем никадәр күп булса да үз белемемне, һөнәри осталыгымны үстерү өстендә туктаусыз эшлим. Илебезнең эчке һәм тышкы сәясәте белән кызыксынам. Көндәлек матбугат – “Казан утлары”, “Идел”, “Сөембикә”, “Мәгариф”, “Ялкын” журналлары, интернет, педагогика, методика буенча яңа китаплар, язучыларның яңа басылган китаплары миңа һава кебек кирәк. Аларны даими укып, укучыларыма һәм ата-аналарга җиткерәм.
Сүземне йомгаклап, укытучы төшенчәсенә аңлатма биреп китәсем килә. Укытучы... Нинди бөек исем... Ул – баланың остазы да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да... Тормыштагы авыр вакыйгалардан яклаучысы да, җил – яңгырдан саклаучысы да. Укытучы... Ул укытып кына калмый, фикерләргә дә өйрәтә, уйларга юнәлеш тә бирә... Үрнәк алырлык һәм гыйбрәт булырлык хәлләр турында сөйли. Минемчә, бу вазыйфаларны балаларны яраткан һәрбер укытучы башкара.