С.Сараиның "Сөһәил вә Гөлдерсен" дастанын өйрәнү
методическая разработка (9 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Тема . “Мәхәббәт- үлемнән көчле “
( С. Сараиның “ Сөһәил вә Гөлдерсен” дастанын өйрәнү )
Максат. “ Сөһәил вә Гөлдерсен “ поэмасының чынбарлыкка
мөнәсәбәтен, эчтәлеген , дастан буларак, үзенчәлеклә-
рен өйрәнү. Дөрес , матур , сәнгатьле , аһәңле бәйлә-
нешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыру. Әсәр ге-
ройларына карата теләктәшлек тудыру ,сөйгән кешең
өчен барысын да эшләргә әзер булу хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау. Поэманың тулы басмасы ( “ Мирас “ журналы 1994
ел № 78) . Татар әдәбияты та рихы. Ι том. “ Казан ут
лары “ , В. Хәйдәрова шигыре .
проектор, слаидлар (презентация )
Дәрес барышы.
Ι . Актуальләштерү
1. Узган дәрес материалларын кабатлау
а) бер укучы С. Сараиның тәрҗемәи хәле турында сөйли.
( Слаидның 1 бите)
б) икенче укучы әдәби иҗат мирасы турында сөйли.
( Слаидның 2 бите)
в) өченче укучы “ Гөлестан бит – төрки “ әсәре турында
сөйли.
ΙΙ. Яңа теманы өйрәнү
- Дәреснең максаты белән танышу.
- Укучылар, без бүген С. Сараиның Алтын Урда чорында иҗат ителгән “Сөһәил вә Гөлдерсен” дастанын өйрәнәбез.
а) Дастан язылуга 614 ел ( Слаидның 3 бите).
Дастан нәрсә ул?
Дастаннарга нинди үзенчәлекләр хас соң? ( Слаидның 4 бите).
( Билгеле бер тарихи вакыйга, реаль җирлек, танылган шәхес-
ләр , аларга дан җырлау, көйләп уку )
- Сез нинди дастаннар беләсез?
( “Идегәй”, “Җөмҗәмә солтан”, “Гөлстан”)
б)Укытучы балаларның җавапларын гомумиләштереп куя.
- Алар күренекле шәхесләргә мәдхия әсәре булып торалар,
аларда реаль җирлек, билгеле тарихи вакыйга сурәтләнә.
- Бүген без өйрәнәсе дастан да нәкъ шундый үзенчәлекләргә
ия. Дастан, Й. Баласагунлы, К. Гали, Котб әсәрләре белән ча-
гыштырганда күләм ягыннан шактый кечкенә: ул 82бәеттән,
ягъни ике юллык строфадан гыйбарәт. ( Слаидның 5 бите)
в)Укучылар, хәзер без әсәрнең үзе белән танышабыз. Башта
төп нөсхәсе белән танышыйк. ( кереш өлештән ике юллык
укыйм ) Әсәрнең теле ничек бирелгән? Без аны аңлый алабыз-
мы?
- Әйе, шул чорда безнең бабаларыбыз шундый сүзләр кул-
ланган. Ә хәзер бу әсәрнең тәрҗемә вариантын өйрәнәбез. Аны
Н. Арсланов тәрҗемә иткән
г) ( Слаидның 6 бите) Сүзлек тәкъдим ителә. Сүзләр дәфтәр гә языла. Ул әсәрне өйрәнгәндә ярдәм итәчәк
- Имәсәфсәнә, чын ошбу бетелмеш – легенда түгел, чындыр бу язу.
- Аглабан – елау.
- Әхчи вафасын – газаплы тугрылыгын.
- Гали кашына – башына кайгы төшкән.
- Зиндан – төрмә.
- Нан – ризык.
- Гидаең – ялгызың.
- Сөһәил – егет исеме, былбыл.
- Гөлдерсен – кыз исеме, гөл.
2.Дастанның кереш өлеше укытучы тарафыннан сәнгатьле итеп
укыла
( Слаидның 7 бите)
- Бу дастан кайсы вакытны эченә алган?
- Сугыш күренешен автор ничек сурәтли?
- Сөһәилнең тышкы кыяфәте ничек бирелә?
- Аның эчке кичерешләре ничек сурәтләнә?
- “Сөһәилнең чокырда ятуы” бүлеге укыла
( Слаидның 8 бите)
- Бу чокырның эчен тасвирлагыз.
- “Кояш дөнья йөзеннән җиргә батты,
Өзелгән гөл кара туфракка ятты
Күренмидер чокырда яктылык – нур,
Үлек черер урын бу, җанлыга – гүр.”
Өзектән чагыштыруларны табарга.
- “Сөһәилнең төш күрүе” бүлеге
( Слаидның 9 бите)
- Автор төшендә Сөһәил күргән кызны нәрсә белән чагыштыра?
- Үз сүзләрегез белән кызның матурлыгын сурәтләгез.
- “Шаһ кызы Гөлдерсеннең аны күрүе һәм гашыйк булуы”
( Укытучы укый )
( Слаидның 10 бите)
- Шаһ кызы Гөлдерсен нинди сыйфатларга ия? (җиңүдән шат,
үз көченә масайган, гаҗәеп сылу, йөрәгендә гыйшык уты )
- Нинди хәлдә Гөлдерсен Сөһәилне күрә? Анда нинди хисләр уяна? ( гашыйк була ) Ни өчен? (Сөһәил бик чибәр. Гөлдерсеннең әсире, былбыл. )
- Очрашу өчен кыз нинди хәйлә таба? Аның нинди сыйфатлары ачыла? ( кыю, тәвәккәл, батыр )
- Әсәрдә гыйльми яктан бер эпизод бар:
Кыз әйләнде бу батыр яшь тирәли,
Җир әйләнгән кебек кояш тирәли ...
Укучыга сүз бирелә:
Җирнең кояш тирәсендә әйләнүен Н. Коперник, Д. Бруно кебек галимнәр ачкан дигән кереш яшәп килә. Ләкин моның
XΙV йөздә язылган әдәби әсәргә килеп керүе галәм турындагы материалистик карашларның Шәрыкта тагын да иртәрәк таралуына өстәмә бер дәлил булып тора.
Шагыйрь кызның егетне күргәч борылып куюын кояш тирәсендә җирнең әйләнүе белән тиңли. Бу сурәт дөнья фәнендәге Н. Коперник ( 1473 – 1543 ), Д. Бруно (1548 – 1600)
ачышларына яңача карауны таләп итә.
7. ( Слаидның 11 бите)
“Гөлдерсеннең чокырга төшеп, Сөһәил белән сөйләшүе.”
- Кыз егеткә карата нинди хисләр кичерә?
- ( Слаидның 12 бите)
“Сөһәил белән Гөлдерсеннең чокырдан чыгып качулары”.
Ни өчен ике яшь кешенең гомерләре өзелде? Сез бу сорауга
җавапны түбәндәге шигырьне тыңлагач әйтерсез
(В. Хәйдәрова шигыре укыла)
Былбыл кунган гөлләргә,
Эч серләрен сөйләргә,
Кысып –кысып сөяргә,
Шашып-шашып үбәргә.
Иреннәрен тидерә -
Утлы ялкын көйдерә
Гөлнең башы әйләнә,
Янып көлгә әйләнә.
Былбылы гаҗиз кала.
Кая барсын соң, кая?!
Ары сугыла, бире сугыла –
Беркайда да ямь тапмый.
Үз гөлен тапты, югалтты –
Башкаларга җан тартмый.
Әй, кешеләр, югалтмагыз
Былбыл кунардар гөлне.
Гөл – Былбылсыз, Былбыл - гөлсез
Яши алмый, билгеле.
Түз ,йөрәгем, түз инде,
Сиңа тиң гөл юк инде.
ΙΙΙ. Алган белемнәрне ныгыту
1. Укытучы сүзе.
- Әйе, укучылар, әсәр кызыклы сюжетка корылган, 1394 елда
язылган дип фараз кылына. Бу – Аксак Тимер походларының
көчәйгән чагы. Аксак Тимернең Алтын Урда дәүләтен басып
алган, Туктамыш ханның үтерелгән вакыты. Автор игътибарны шул дәвернең фаҗигасенә юнәлдергән. Сөһәил белән Гөлдерсен - үзара дошман, сугыш хәлендәге ике тараф вәкиле. Шундый затларның бер-берсенә гашыйк булуы ызгыш – талашларның, кан коюларның гайре табигый күренеш икәнлегенә, кешеләр, халыклар арасында дуслык татулык мөнәсәбәтләре урнаштырырга мөмкин булуына да ишарә ясый.Бер-берсен өзелеп сөйгән, матур, яшь каһарманнарның вакытсыз һәлакәте тормыштагы гаделсезлекләргә каршы ризасызлык, нәфрәт булып яңгырый,
укучыларны имин яшәеш хакында уйланырга мәҗбүр итә.
2. Билгеләнгән җөмләләр дәфтәргә языла.
ΙV. Йомгаклау
1. ( Слаидның 13 бите)
- Хатын – дустыр, газиз ир, син сөеп дәш,
Авыр чакларда бергә ул, чын иптәш.
Дусты бул син аның, күңел биреп сөй,
Акыл – киңәшләрен – җәүһәрләрен җый.
Борынгы төркиләрдә хатын-кызның җәмгыятьтәге урыны ча-
гыштырмача югары булган. Әдип хатын-кызны тиң күрергә,
аны хөрмәт итәргә чакыра. Ислам дине хатын-кызга кимсетүле
мөнәсәбәт урнаштырган бер вакытта Урта гасыр шагыйренең
мондый фикерләр белән чыгуы зур кыюлык дип бәяләнергә лаек
Әйе, кеше дөньяга бәхетле булып яшәргә дип туа, ә бәхетле
тормыш өчен җирдә тынычлык кирәк. Бу фикерне XΙV йөздә үк
язучыларыбыз әсәрләре аша җиткергәннәр.Ләкин ни файда соң?
Бүгенге көндә мәгънәсез сугышларда меңләгән кеше кырыла,
меңләгән парлар бәхетле тормыш кора алмый калалар.
Бу – бик бай эчтәлекле, тарихи дастан.Әсәрдән күренгәнчә, чын
гашыйклар берсеннән башка берсе яши алмыйлар.Алар ялгыз
яшәгәнче үлемне артыграк күрәләр. Табигать җан ияләрен
мәхәббәт белән яшәргә дип яраткан.
2. Өй эше бирү.
Алдагы диспут-дәрескә әзерләнергә.