Конспекты "Холодильное оборудование"
план-конспект урока на тему

Мансурова Энзе Магфуряновна

Краткое описание способов получения холода, хладагентов, холодильного оборудования на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekty_holodilnoe_oborudovanie.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Раздел : «Суыткыч оборудованиеләр»

Тема: Суыткыч оборудованиеләр турында гомуми төшенчәләр.

  Азык-төлекне салкын урында саклау, микроорганизмнарның үрчүен киметә, шунлыктан аларның саклау срогы арта. Суытуның табигый һәм ясалма ысуллары кулланыла. Табигый ысул белән азыкны табигый тышкы тирәлек температурасына кадәр генә суытырга мөмкин. Ә ясалма ысуллар кулланып исә тагын да түбәнрәк температураларга ирешергә була. Ясалма рәвештә суытуның нигезендә матдәнең агрегат хәле үзгәрү -  эрү, кайнап парга әйләнү һәм сублимация процесслары ята.

  Эрү – матдәнең каты хәлдән сыек хәлгә күчүе.

  Кайнап парга әйләнү – матдәнең югары температура тәэсирендә кайнавы һәм аның өске катламнарының газсыман хәлгә күчүе.

  Сублимация – матдәнең җылынганда сыек халәтне сикереп узып, турыдан - туры газ хәленә күчүе ул.

Тема: “Суыту ысуллары”

   Боз белән суыту – суытуның иң гади ысулы. Моның өчен бозны кар базларына тутыралар яки “бозлык” дип аталучы махсус корылмаларнын стеналары арасына тутыралар. Бозның күләме азык куела торган камера күләменә караганда 4 – 5 мәртәбә артыграк булырга тиеш.  Бу ысул белән азык – төлекнең температурасын 6 – 8 С га кадәр төшерергә була. Дымлылык бик югары – 90 – 95% ка җитә.

  Тозлы боз белән суыту – боз һәм аш тозы катнашмасы белән суыту ул. Составында тоз күбрәк булган саен катнашманың температурасы түбәнрәк була.

  “Коры боз” белән суыту. Коры боз дип каты хәлдәге углекислота атала. Бу ысул каты углекислотаның тирәлекнең җылысын алып сублимацияләнүенә, ягни, каты хәлдән турыдан-туры газ  хәленә күчүенә нигезләнгән. Ул акбурга охшаган ак төстәге, бик салкын. Аның суыклык тудыру сәләте бозга караганда 1,9 мәртәбә зуррак. Коры боз продуктларны пычратмый, дымландырмый, температурасы түбән булса да сирәк кулланыла.

Тема: “Хладагентлар

  Хладагентлар дип түбән температураларда кайнау сәләтенә ия булган химик матдәләр атала.

Суыткыч аппаратларда хладагентларның түбәндәге төрләре кулланыла.

  Фреон – 22 (хладон) – үзенә хас аз гына исе булган, төссез газ. Аның уңай сыйфаты - ул  агулы түгел, ләкин һава составында күләме 30% тан артса кислород кимү сәбәпле, организмда агулану билгеләре сизелә. Фреон – 22 бик нык агучан, бик кечкенә тишекләр аша да үтеп чыга ала, металларга карата нейтраль, шартлаучан, ләкин янучан түгел.

 Фреон 22 дән тыш суыткычларда фреон 23, фреон 32, фреон 125 һ. б. төрләре кулланыла. Хәзерге вакытта атмосфераның озон катлавын бозуы сәбәпле, фреон 12не  җитештерү һәм куллану тыела.

  Аммиак – лайлалы тышчаларга ярсыткыч тәэсир итүче кискен исле, агулы, шартлаучан, тиз кабынып китүчән газ. Ул суда яхшы эри, аның судагы эремәсе нашатырь спирты дип атала. Аммиакны җитештерүчәнлеге уртача һәм югары булган суыткычларда кулланалар. Агулы, шартлаучан, тиз кабынып китүчән булганлыктан кечкенә суыткычларда кулланмыйлар.

   Җылылык изоляцияләүче материаллар. Суыткыч аппаратларның камераларына җылылык керүне чикләү максатында, аларның ике катлы стеналары арасына җылылык изоляцияләүче материал салына. Бу материалларга карата түбәндәге таләпләр куела: алар зыянсыз, арзан, җиңел, җылысыешлык һәм җылыүткәрүчәнлек коэффициентлары түбән, чыдамлы, дым сеңдерми торган, исләрне сеңдерми һәм бүлеп тә чыгармый торган, биологик тәэсирләргә чыдам (кимерүчеләр, күгәрек гөмбәләре һб.) булырга тиеш. Бу таләпләргә тулырак җавап бирүче материаллардан алюминий фольга, пеностекло, пенопласт, минераль пробка, асбест, рубероид, битум кулланыла.

Тема: “Компрессорлы суыткыч машиналар”

  Компрессорлы суыткыч машиналар төп 5 өлештән торалар: испаритель, компрессор, конденсатор, көйләү вентиле һәм электродвигательдән.

   Испаритель – змеевик формасындагы торбалардан торучы  батарея. Ул еш кына суыткычның туңдыру бүлегендә урнаша. Испарительнең торбалары буенча йөрүче сыек фреон камера эчендәге азык-төлекнең җылысын алып кайный һәм парга әйләнә.  

     Компрессор – цилиндрдан, пешкәктән һәм электродвигательдән тора. Испарительдән кайнар фреон парларын суырып ала, кыса һәм конденсаторга этеп чыгара.

     Конденсатор – змеевик формасындагы торбалардан тора. Ул компрессордан керүче куерган кайнар хладагент парларын суытып сыеклык хәленә китерү өчен хезмәт итә. Суытуны тизләтү өчен конденсаторга вентилятор белән һава өрдерелә.

    Көйләү вентиле – испарительгә бирелүче хладагент күләмен көйли. Бер үк вакытта хладагентның басымын түбән температурада кайный алырлык итеп түбәнәйтә.

   Шул рәвешле, суыткыч машинаның барлык өлешләре бер-берсе белән йомык торбалар системасы белән тоташканнар. Система эчендә йөрүче хладагентның күләме үзгәрми, бары тик агрегат хәле генә үзгәрә. Ягъни, сыек хәлдән газ (пар) хәленә, газ хәленнән сыек хәлгә генә күчә.

   Суыткыч   аппаратларда ФАК,  ФГК һәм ВС тибындагы агрегатлар кулланыла.

Суыткыч сәүдә оборудованиеләре.

Суыткыч шкафлар ШХ-0,4М, ШХ-0,8;  ШХ- 1,2

      Кулланылышы. Әзер ризыкларны, ярымфабрикатларны һәм чималны саклау өчен кулланыла.

  Ул суыту камерасыннан һәм түбәнге өлештә урнашкан машина бүлегеннән тора. Камераның стеналары ике катлы булып, алар арасына җылылык изоляцияләүче материал салына. Испаритель камераның югары өлешендә урнашкан. Ул өлеше туңдыру бүлеге ролен үти. Температура релесе камера эчендәге температураны автоматик рәвештә 1 – 3 *С  аралыгында саклый. Камера эчендә әйберләрне кую өчен рәшәткәсыман полкалары бар. Ишекне ачканда үзлегеннән лампочка кабына, япкач - сүнә.

    ШХ тибындагы суыткыч шкафларның төрле модификацияләре бер – берсеннән ишекләренең саны, камераларының сыешлыгы һәм башка кайбер параметрлары белән аерылалар.

   

Җыелмалы суыткыч камералар.

Бу төр суыткычлар ике типта эшләп чыгарылалар: КХС (камера холодильная среднетемпературная) һәм КХН (камера холодильная низкотемпературная). Аларның камераларының эчке сыешлыклары 6; 12;  һәм 18 м/куб тәшкил итә. Бу камераларны предприятиенең эчендә әзер панельләрдән  ( ишек, стена, түшәм, почмаклар һ.б.) җыялар.

  КХС камераларында испарительләр түшәм астында яки ян стеналарның югары өлешендә урнашалар. Ә КХН да исә, испаритель урынына һава суыткычлар урнаштырыла. Азык-төлек стеллажларга, идәндәге рәшәткәләргә куела, ыргакларга эленә. Камера эче герметик лампалар белән яктыртыла.

  Түбән температуралы суыткыч камера КХН – 2 – 6М

10 щиттан төзелә. Кирәкле температура (-13*С ) ФАК тибындагы агрегат һәм 3 испаритель  ярдәмендә тәэмин ителә. Испарительдәге бозны эретү өчен автоматик эретү системасы белән тәэмин ителгән.

   Уртача температуралы суыткыч камера КХС – 2 – 6

12 панельдән төзелә. Җылылыктан изоляцияләү өчен пенопласт кулланылган. Эчке ягы табаклы алюминий белән капланган, ә тышы төсле металлопластик белән тышланган. Ишеге герметик ябыла, бикләгеч белән тәэмин ителгән.

Суыткыч прилавоклар һәм витриналар.

Кулланылышы. Җ.Т.П-дә әзер блюдоларны, ярымфабрикатларны, кондитер әйберләрен сату вакытында күрсәтү һәм салкын хәлдә саклау өчен кулланылалар. Җ.Т.П-дә прилавок һәм витриналарның күп төрләре кулланыла: “Пингвин”, ПВШ, “Таир - 106”, “Таир -102” һ.б.

Прилавок – витрина “Пингвин”

   Түбәнге өлешендә прилавок, ә югары өлешендә  витрина урнашкан. Витринаның алгы һәм ян яклары ике катлы пыяла белән, ә сатучы ягы органик пыяладан эшләнгән 3 шудырмалы ишек белән капланган. Аның төбе ролен 6 эмаль противень үти – аларга азык-төлекне салып куялар. Түшәме тутыкмый торган корыч белән капланган һәм аңа көн яктылыгы лампасы беркетелгән.

    Прилавок өлеше 2 бүлектән тора. Уң якта суыткыч агрегат, ә сул якта азык-төлекләр саклау урыны урнашкан. Витрина эчендә уртача температура -4- -6*С, ә прилавокта -2 --4*С саклана.

Прилавок-витрина ПВШ

    Бу аппарат мәктәп буфетларында салкын һәм кайнар ризыкларны саклау өчен кулланыла. Ул суытылучы, җылытылучы һәм машина бүлекләреннән тора. Суытылучы витрина һәм прилавок өлешләрендә суыткыч машинаның испарительләре урнашкан.  Җылытылучы бүлеге җылыту шкафыннан һәм ванналы электромармитницадан тора. Ваннадагы суны һәм җылыту шкафын 3 тэн җылыта. Тэннар 2 пакетный переключатель белән идарә ителәләр.

  Витринаның өслеге пыяла белән капланган, ә сатучы ягыннан органик пыяладан ясалган шудырма ишекләр белән ябылалар.

Боз генераторы ЛГ – 10М

   Кулланылышы.  Җ.т.п-дә азык өчен яраклы боз әзерләү өчен кулланыла.

  Төзелеше.  3 бүлектән торучы металл шкаф формасында эшләнгән. Өске өлештә боз туңдыру бүлеге, аста – боз җыю бункеры һәм суыткыч агрегат урнашкан.

   Боз туңдыру бүлегендә авыш металл плитә, су сибү коллекторы, терморегулятор датчигы, су ваннасы, бозны кисү рәшәткәсе урнашкан. Авыш плитә эчендә змеевик формасында испарителҗ торбалары салынган, ә периметры буйлап бозны эретүче  җылы фреон йөрү өчен торба сузылган.

Бозны кисү рәшәткәсе 2 рәт нихром кыллардан тора. Аларга 12 волҗтлы ток бирелә.

   Эшләү принөибы.  Ванна эчендәге насос суны су коллекторына куа. Коллекторның тишекләреннән агып чыккан су, авыш плитә өслеге буйлап  агып төшә һәм катып кала.  Катарга өлгермәгән өлеше кире ваннага агып төшә. Бозның калынлыгын авыш плитә өстендә урнашкан термостат датчигы ярдәмендә көйлиләр. Боз билгеләнгән калынлыкка кадә туңгач, термостат датчигы компрессорның двигателен сүндерә. Испарительгә фреон керү туктый, ә аның периметры буенча сузылган торбага кайнар фреон керә башлый. Шунлыктан авыш плитә җылына, бозның асты эреп, ул кисүче кыллар өстенә шуып төшә. Кайнар кыллар бозны кисәләр, боз шакмаклары бункерга коелалар. Бункер тулгач, андагы термостат датчигы аппаратны тулысынча сүндерә. Ә боз кимегәч кабат эшләтеп җибәрә.

Суыткыч оборудованиеләрне эксплуатацияләү һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре.

   Суыткыч аппаратлар урнашкан бүлмәдә температура 35* С дан югары булырга тиеш түгел. Аларны җылыткыч аппаратлар янына, туры кояш төшә торган урыннарга урнаштырырга ярамый. Суыткычларны тигез урынга, стенадан 10 см ким булмаган ара калдырып урнаштырырга кирәк. Камерага ризыкларны бүлмә температурасына кадәр суытып куярга, ишеген озак ачып тормаска, әйберләрне тыгызлап тутырмаска кирәк. Рәшәткәсыман полкаларына кәгазь, клеенка кебек әйберләр җәю һава циркуляциясен боза һәм ризыкларның бозылуына китерергә мөмкин. Испарительгә каткан бозны очлы предметлар белән кубарырга ярамый, аны вакыт-вакыт эретеп чистартып торырга кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическое пособие по выполнению лабораторной работы № 2 "Подключение периферийного оборудования с помощью различных интерфейсов" для МДК.02.02 Установка и конфигурирование периферийного оборудования

Методическое пособие создано для реализации основной профессиональной образовательной программы в соответсвии с ФГОС по специальности СПО 230113 Компьютерные системы и комплексы (базовой подготов...

Презентация по МДК.02.01. Холодильное оборудование на тему: "Вспомогательное оборудование холодильных установок"

Презентация предназначена для наглядности при изложении учебного материала по МДК.02.01. Холодильное оборудование на тему: "Вспомогательное оборудование холодильных установок". Специальность 15.0...

Механическое оборудование предприятий торговли и общественного питания. Пособие для студентов специальности 15.02.05 «Техническая эксплуатация оборудования в торговле и общественном питании» Части 1 и 2

Настоящее учебное пособие предназначено для студентов Армавирского механико-технологического техникума, обучающихся по специальности 15.02.05 "Техническая эксплуатация оборудования в торговле и о...

Рабочая программа ПМ.01 Эксплуатация теплотехнического оборудования и систем тепло- и топливоснабжения по специальности 13.02.02 Теплоснабжение и теплотехническое оборудование

Рабочая программа мпрофессионального модуля «Эксплуатация теплотехнического оборудования и систем тепло- и топливоснабжения» разработана на основе Федерального государственного образовательного ...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА МДК 01.02 Основы технической эксплуатации и обслуживания электрического и электромеханического оборудования ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО МОДУЛЯ ПМ.01 Организация технического обслуживания и ремонта электрического и электромеханического оборудовани

Примерная программа профессионального модуля (далее примерная программа) – является частью примерной основной профессиональной образовательной программы в соответствии с ФГОС по специальности СПО 13.0...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по дисциплине Монтаж электротехнического оборудования для специальности 13.02.11 «Техническая эксплуатация электрического и электромеханического оборудования»

РАБОЧАЯ ПРОГРАММАпо дисциплине  Монтаж электротехнического оборудованиядля специальности  13.02.11 «Техническая эксплуатация электрического и электромеханического оборудования»...

План открытого занятия по дисциплине «Оборудование предприятий общественного питания» Викторина "Механическое оборудование предприятий общественного питания"

ПЛАН ОТКРЫТОГО УРОКАПо дисциплине « Оборудование предприятий общественного питания»Специальность 44.02.06 « Профессиональное обучение» Тема: Механическое оборудование пред...