Авылдаш язучыбыз Фатих Хөснинең тормыш юлы һәм иҗатын “Минем тәрәзәләрем” исемле автобиографик повестена нигезләнеп өйрәнү
учебно-методический материал
Фатих Хөснинең "Минем тәрәзәләрем" исемле автобиографик повесте язучының тормыш юлын чагылдыра. Әдип әдәби иҗатка "Дөнья матур миңа" шигыре белән килеп керә. Тора-бара үзенең каләмен әдәбиятның барлык жанрларында сынап карый һәм зур уңышларга ирешә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
f.hosni_._minem_trzlrem.doc | 65.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Теләче районы Фатих Хөсни
исемендәге Олы Мәтәскә урта гомумбелем бирү мәктәбе
Тема: Авылдаш язучыбыз Фатих Хөснинең тормыш юлы һәм иҗатын “Минем тәрәзәләрем” исемле автобиографик повестена нигезләнеп
өйрәнү
Хәйртдинова Язилә Рәфхат кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема : Авылдаш язучыбыз Фатих Хөснинең тормыш юлы һәм иҗатын “ Минем тәрәзәләрем” исемле автобиографик повестена нигезләнеп өйрәнү
Максат : 1. Укучыларда әдәбиятыбызның “йөзек кашы” булган Фатих Хөсни иҗаты һәм эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат булдыру .
2. Язучы әсәрләре аша башка халыклар әдәбиятына да мәхәббәт тәрбияләү.
3. “Минем тәрәзәләрем” повесте нигезендә укучыларда кешелеклелек, миһербанлылык горурлык сыйфатлары тәрбияләү.
Материал һәм җиһазлау : урта мәктәптә татар әдәбияты укыту программасы ( А. Г. Әхмадуллин редакциясендә); 7 нче сыйныф өчен әдәбият дәреслек – хрестоматиясе; Фатих Хөсни портреты, I – III том әсәрләре җыентыгы, төрле елларда басылган китаплары, язучы турында күренекле фикер ияләренең канатлы сүзләре, язучыга багышланган альбом, “Минем тәрәзәләрем” әсәренә карата укучылар ясаган иллюстрацияләр, язучы турында төрле елларда матбугатта басылган истәлекләр, индивидуаль биремле карточкалар, укытучының Ф.Хөснинең тормыш юлын яктырткан презентациясе һ.б.
( Дәрес барышында бер ук вакытта укытучының презентациясе дә күрсәтеп барыла).
Дәрес барышы .
I.Оештыру. Дәрес алып бару өчен уңай психологик халәт тудыру. Укытучы. Хәерле иртә , балалар. Иртәләрегез һәрвакыт хәерле булсын. Һәр яңа көн сезгә елмаюлар, бәхет-шатлык һәм куанычлар гына китерсен. Һәрвакыт әти-әниләрегезгә, әби-бабаларыгызга , тирә - яктагы һәркемгә яхшы мөнәсәбәттә булыгыз. Шундый изге теләкләр белән әдәбият дәресен башлап җибәрәбез.
II. Укытучының кереш сүзе.
Бер горурлык хисе яна миндә,
Эчтән бәреп яна битләрдә.
Сөйләр идем аны дөньядагы
Барлык – барлык парламентларга.
Бу хис күп милләтле татар әдәбиятының “йөзек кашы” на әверелгән авылдаш язучыбыз Фатих ага Хөснигә барып тоташа. Әйе, бу - безнең өчен зур горурлык.
Олы Мәтәскә исемле гади генә татар авылында туып үскән татар малае, авыр тормыш университетларын уңышлы узып, үзе исән вакытта ук әдәбиятның классигы һәм халык ышанычын казанып, халык язучысы дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Үз вакытында әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләр Фатих Хөсни турында җылы, матур фикерләр әйтеп калдырдылар.
И. Гази. “ Фатих Хөсни – үзе бер дөнья... Без, язучылар, Хөснинең тел байлыгына сокланабыз”һ.б.
“ Күпме генә шәһәр шөлдерләре ассалар да, мин синеке авыл ..” дип горурланып язды соңыннан язучыбыз “Минем тәрәзәләрем” әсәрендә.
III. Өй эше дәрес дәвамында тикшерелә һәм бәяләнә.
Укытучы. Өйгә “Минем тәрәзәләрем” әсәрен укып-өйрәнеп килергә биргән идем. Бу дәрестә шул повестька нигезләнеп, олуг язучыбызның тормыш юлын тутулырак итеп искә төшерербез һәм иҗат юлын барларбыз.
IV. Яңа материал . Әсәр өстендә эш. Укытучы. Сез 5 нче сыйныфта Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар”исемле автобиографик әсәре белән танышкан идегез. Фатих Хөснинең “Минем тәрәзәләрем” әсәре дә шул жанрга карый.
Фатих ага үзенең әсәрендә бала чакның онытылмас һәм башка кабатланмас нинди мизгелләренә туктала?
( “Минем тәрәзәләрем”. 3-4 нче битләр.)
Язучы әсәрендә татар халкына гына хас гореф-гадәтләргә, бәйрәмнәрне сурәтләүгә дә зур урын бирә.
( Әсәрдән халык җырлары, сабантуй, каз өмәсе, күкәй җыюлар турында язылган бүлекләр – 8,9, 11-14 нче битләр- укыла.)
1921 нче елгы ачлык чорында Фатихлар гаиләсенә зур кайгы килә. ( Әнисенең үлеме турында 27-28 битләр укыла.) Соңыннан бу турыда язучы еш искә ала. “Күпме генә олы шәхесләрне олылап соңгы юлга озатканым булса да, әнине озату вакытындагы авыр хисләрне беркайчан да кичергәнем булмады” , - ди олуг язучыбыз.
Әтисен дә җылы хисләр белән хәтеренә ала Фатих ага. Әсәрләрендә чагылган әдәби геройларның әтисенә бәйле рәвештә тууын да искәртә. ( Әсәрдән 145-146 нчы битләр укыла).
Һәр чорда да Казан шәһәре алдынгы карашлы яшьләрне үзенә тарткан. Олуг шагыйребез Г.Тукай да 1907нче елны якты хыяллар белән Казанга килә. Яшь Фатихны да Казан үзенә тарта. 1924нче елда яшь Фатих мәркәзебезнең Мулланур Вахитов исемендәге күргәзмә-тәҗрибә мәктәбенең 5нче сыйныфына укырга керә. “Җыеп кына әйткәндә, Мәтәскә малаеның эше ходка китте хәзер.Тамак тук, өс бөтен, башыңа сыйган белемне тутыр да тутыр...” ,- ди куанып, белемгә сусаган авыл малае.
Иҗат белән кайчан мавыга башлый?
( 96 нчы биттән язучының “Дөнья матур миңа” шигыре укыла.)
Кирәк булса биек тауга менеп,
Таштан уклар ясап атыгыз,
Тәннәремә кызыл билге салсын
Очлы чуерташлар ватыгы.
Кирәк булса әгәр ,
Муеным бирәм,
Бугазымны килеп бусыннар,
Кирәк булса, менә йөзем куям,
Агу белән йөзем юсыннар.
Шунда да мин һаман шат булырмын,
Үз сүземне үзем сөйләрмен,
Дөнья матур , дөнья көләч әле,
“Яшим әле мәңге!” диярмен...
(50 нче бит Казан чоры искә алына).
Фатих Хөснетдинов һәрвакыт белемгә омтылып яши.
1929 нчы елда университетның экономика факультетына укырга керә. Уку йортын 1933нче елны тәмамлый. Үзенең кичерешләре турында автор 135, 136 нчы битләрдә бәян итә.
Утызынчы еллар тарихта аеруча катлаулы, четерекле чор. Бу дәвердә татарның күп кенә күренекле затлары , “халык дошманы” исеме белән тамгаланып, кулга алынды һәм юк ителде. Алар арасында язучылардан Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Ш.Усмановлар да бар иде. Х.Туфан, И.Сәлахов, Ф.Кәримнәр шактый гомерләрен тоткынлыкта уздырырга мәҗбүр булдылар.
Фатих ага, бәхеткә каршы, исән – имин кала. Иҗат эшеннән тукталмый. ( 250, 264-265 битләрдән утызынчы еллардагы шәхес культы чоры турында укыла).
Бөек Ватан сугышы башлангач, барлык язучылар да көрәшкә күтәрелде. Фронттагылары корал тотып сугышса, тылдагылар “каләм тотып” көрәштеләр. Ф.Хөсни дә читтә калмады. Бу чорда ул иҗат эшен туктатмады. Шул чорда туган әсәрләре арасында “Йөзек кашы” повесте аерым урын алып тора. Әсәр Ф.Хөснине әдәбиятыбызның “йөзек кашы” дәрәҗәсенә күтәрде. Ә йөзек кашын иң затлы асылташлардан ясыйлар. Димәк, Безнең Фатих ага әдәбиятта үзен иң затлы асылташ итеп танытты.
Әсәрдә сугыш вакыйгалары турында сүз бармаса да, бу әсәре белән язучы сугыш чоры кешесенең җанына җылылык, аз гына булса да җиңеллек бирә алды. Укучы аны бик яратып кабул итте. Аның тиз арада рус, чуаш телләренә тәрҗемә ителүе - шуның ачык дәлиле.
Күренекле тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият галимнәре үз вакытында әсәргә тиешле һәм бик урынлы фикерләрен белдерделәр.
( 7нче сыйныфның дәреслегеннән “Йөзек кашы” әсәренә бирелгән бәя укыла).
Фатих Хөсни күпкырлы язучы, җәмәгать эшлеклесе. “Минем тәрәзәләрем” әсәрен укыгач, без аның күп язучылар, шагыйрьләр белән якыннан аралашып яшәвен белдек. Алар арасында Муса Җәлил, Ф.Әмирхан, Һади Такташ, Гадел Кутуй, Г.Ибраһимов, Х.Туфан да бар.
Бу әсәрендә олуг язучыбыз яңа гына каләм тибрәтә башлаучыларга тиешле киңәшләрен дә биреп үтә.
Ф.Хөсни проза остасы гына түгел, ул шигырьләр дә, драма әсәрләре дә иҗат итә.
( 60 нчы еллар көндәлегеннән бер шигырь. 1998 нче елның 7 нче февралендә мәктәбебезнең 60 еллык юбилей танатнасына кайткан Фатих аганың улы Рафаил абый язучының 3 томлык әсәрләр җыентыгын һәм кулъязмаларын татар теле һәм әдәбияты кабинетына бүләк итеп калдырды.)
Су буйларына карыйм:
Чәчәкләр аткан микән .
Син уемда , җаным-бәгърем
Су алып кайткан микән.
Су буена барганың юк
Киттең башка илләргә.
Җырлыйсыңмы җырларыңны
Безгә искән җилләргә.
Су буена барганым юк
Барам – кеше барганга
Җырлый белеп җырлау түгел
Җырлыйм йөрәк янганга.
Соңгы елларда Ф.Хөсни әдәбият алдында торган бурычлар һәм әдәбиятның үсеше турында күп кенә мәкаләләр язды. Соңыннан алар “Ни әйтергә ? Ничек әйтергә ?” исемле җыентыкта дөнья күрде.
( Язучы лаек бүлгән бүләкләр һәм дәрәҗәле исемнәр турында алдан ук бер укучыга әзерләнергә кушыла.”Әдипләр” җыентыгыннан һәм язучының җыентыгына кертелгән кереш мәкаләләрдән файдаланырга мөмкин).
“Минем тәрәзәләрем “ әсәре укучыда миһербанлылык, кешелеклелек, яхшылык сыйфатлары тәрбияли. Безгә татар халкы тарихы, аның рухи байлыгы, гореф – гадәтләре, милли йолалары турында искәртә. Повестьны Фатих ага иҗат кешесе алдында торган изге бурычлар турындагы фикере белән тәмамлый.”Безнең – язучыларның һәм,гомумән. Барлык сәнгать кешеләренең- изге бурычыбыз:халык күңеленең ачылмаган якларын өзлексез ача барып, халыкның үзенә һәм башка халыкларга әйтү... Ә моның өчен художникның күңелендә дөньяны бозмыйча,буямыйча, чын үз төсләрендә күрсәтә торган якты пыялалы киң тәрәзәләр- күңел тәрәзләре булуы кирәк. Һәм ул тәрәзәләр кояшка, халык күңеленә таба һәрвакыт ачык торсын...”
( Әсәрдән 271 нче биттәге яхшылык турындагы фикерләр укыла.)
V . Ныгыту.
( Өч рәткә дә ромашка таҗына язылган биремнәр бирелә. Укучылар биремнәрне дәфтәргә күчергән арада Ф.Хөснинең “Кошлар тынды” җыры тыңлана . Композитор Хөснул Вәлиуллин көе).
Кошлар тынды, урман уйга чумды,
Тукталгандай булды агым су.
Күзләремә бактың, йөрәккә ут яктың,
Булып китте кинәт ямансу.
Иелде баш, тамды күздән яшем,
Онытканмын шунда барсын да.
Керфек сирпеп күзем ачган чакта,
Син юк идең инде янымда.
Әллә нәрсә булды , күңелем тулды,
Әйтер сүзем әйтә алмадым.
Аерылышу шулай була икән,
Мин соңыннан моны аңладым.
Биремнәр :
1. “Минем тәрәзәләрем” әсәре кайсы жанрга карый?
2. Ни өчен Ф.Хөсни әсәрләре укучының өстәл китабына әверелде?
3. Яшь Фатихның кайсы сыйфатларын үзегездә булдырыр идегез?
4. Әсәр безне нәрсәгә өйрәтә?
5. Киләчәктә язучы булыр идеңме?
6. Синеңчә, Ф.Хөснине язучы итеп җитлектергән сәбәпләр нинди?
7. Язучы әсәрләрендә нинди темалар өстенлек итә?
( Биремнәр буенча ныгытуны дәвам итәбез).
Бер укучының беренче биремгә җавабы тыңлана һәм “Әдәбият белеме сүзлеге” ннән “ автобиографик әсәр” төшенчәсенең аңлатмасы язып алына. ( Калган биремнәргә җавапларны өйдә әзерләргә кушыла).
VI. Дәресне йомгаклау.
Фатих Хөсни үзенең бөтен гомере, яшәү рәвеше, иҗаты һәм эшчәнлеге белән татар әдәбияты тарихында мактаулы һәм дәрәҗәле урын тота. Иң мөһиме : ул гомере буе Кеше булып калды. Шул ук вакытта үзенең холкы – фигыле, яшьләргә теләктәшлек күрсәтүе ягыннан һәм дә гуманист буларак дөньяга әдәби мирас калдырды.
Батыр үлә әлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып.
Исемең калсын , үзең үслсәң дә
Тарихларда укып ятларлык.
( Берничә укучыдан күренекле кешеләрнең халык язучысы быз Фатих Хөснигә карата әйтелгән фикерләрен укытырга мөмкин.
И.Гази, К. Миңлебаев, Ф.Галимуллин, Ф.Мусин һ.б.)
Г. Бәширов : “Фатих Хөснинең бер татар әдәбиятында гына түгел, күп милләтле татар әдәбиятында бик күркәм һәм катлаулы үз урыны бар, үзенә хас әдәби алымы, ифрат бай, ифрат йөгерек һәм матур теле бар” .
VII. Өйгә эш бирү. “Йөзек кашы” әсәрен укып, анализларга әзерләнеп килергә. Ромашка таҗындагы биремнәрне үтәргә.
VIII. Билгеләр кую.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Урок мини - проект "Система питания ДВС"
В данной работе рассмотрены: Актуальность пректной технологии; Этапы проекта; Цель и задачи урока; Ход урока....
Структура урока мини-проекта
Приведена структура проблемного урока мини-проекта: "Система питания ДВС", этапами урока, действиями преподавателя и обучающихся....
Класс сәғәте "Ғаиләм - минең байлығым
Разработка составлена для учащихся начальных классов...
Мини КВН: Веселая механика
Внеклассного мероприятия по предмету физика....
Мастер класс «Минем тылсымлы әкиятем».
Әдәби жанрларының иң кызыклысы һәм мавыктыргычы һичшиксез әкиятләр санала. Татар телендә аларны өч төргә бүләләр:1) Хайваннар турында әкиятләр;2) Тылсымлы әкиятләр;3) Томыш-көнкүреш әкиятләренә бүләлә...
Конспект Мастер-класс "Минем тылсымлы әкиятем"
Уеннар ярдәмендә рус телле укучыларны татар сөйләменә өйрәтү....