Сугыш
Сугыш ,сугыш,гүя шушы сүздә
Каһәре бар яуда калганнарның.
Шушы сүздә чиксез нәфрәте бар
Тол хатыннар,ятим балаларның.
Гүя һаман күз карашы юлда
Балаларын көткән аналарның.
Сугыш яралары төзәлсә дә,
Төзәлми шул күңел яралары.
Сугыш ,сугыш, ишетәм шушы сүздә
Шашып иңерәвен тоткыннарның.
Дәшә алар гүя мәңгелектән:
“Саклагыз афәттән җир шарын”.
Дәшә гүя тереләй күмелгәннәр
Еллар аша каһәрләп сугышны
“Дөнья әле һаман тыныч түгел,
Әй кешеләр , уяу булыгызчы!”
Сугыш ,сугыш,һаман әрни әле
Яуда алган солдат яралары.
Ерагая ара, ә һаман да
Арта гына күңел яралары.
Сугыш ,сугыш, дары исе аңкый
Дошман явы үткән яланнардан.
Үткәннәрне искә алган саен
Каннар сыкрый иске яралардан
Сугыш ,сугыш, нинди куркыныч сүз
Гүя җирне кара көч каплаган.
Әй кешелек, уяу булчы ,зинһар ,
Кабатланмасын сугыш яңадан!
Исламова Гөлназ, 9 нчы сыйныф укучысы.
Төш һәм өн
Көз инде үтеп тә китте моң сагышлары белән
Әллә ничек быелгы кыш , бик сагындырып килә.
Кары да юк , бураны да. Бары салкын җил исә.
Кайчак карны шыгырдатып атлыйсы килеп китә.
Төштә күрәм: юлларымда ап-ак йомшак кар икән...
Уяндым да уйлап ятам – сәгать ничә бар икән?
Ай – һай, таң да аткан ,бугай! Ничек тиз үтә вакыт
Мәктәпкә соңга калам бит , хыял – төш күреп ятып.
Төшкә кергән ап –ак карлар , әллә ниләр уйлатты.
Уй –хыяллар иксез –чиксез галәмнәр гизеп кайтты.
Әй бу тормыш дигән дәрья, язмыш – җилдәге җилкән
И ходаем, җилкәнемә уңай җил бирсәң икән!
Йөгрек икән уй-хыяллар – күп җирдә булып бетте
Ак җилкәнем дәрьясыннан диңгезгә чыгып китте.
Зәңгәр диңгездә ак җилкән, алда океан, юл озын...
Уйларымны бүлде әни: торырга вакыт, кызым.
Төшемдә ак карлар күрәм, ак булсын уй – хыяллар.
Яшәвебез матур булсын, имин торсын дөньялар.
Сау – сәламәт, шат, бәхетле, яхшы теләктә булыйк
Төшләрдә ниләр күрсәк тә , бары бәхеткә юрыйк.
Исламова Гөлназ , 9 нчы сыйныф укучысы
Әнием
Әнкәй диеп, дәшсәм , горурланып,
Син беләсең яратуымны.
Ә шулай да үз сүзләрем белән
Җиткерәсем килә рәхмәтемне
Рәхмәт, әнкәй, җирдә яшәвемә
Мин һәрвакыт сиңа бурычлы.
Синең өчен ниләр эшләсәм дә
Түләп бетерәлмәм бурычны.
Киң күңелле, олы йөрәкле син
Аямыйсың һич тә үзеңне син.
Кичер , әни, кайчак каты бәрелеп
Рәнҗеткән булсам күңелеңне.
Язмыш җилләрендә күшексәң дә
Җил –яңгырны безгә тидермәдең.
Эчтән янып ,эчтән кайгырсаң да
Бу турыда безгә сиздермәдең.
Изгелекләр тулы йөрәккәең
Дөнья ваклыгыннан таушалмасын.
Рәхәт яшә,әнкәй, бәхетле бул
Ходай рәхмәтеннән ташламасын.
Шәфкатьлесең.Киң күңелең һәрчак
Һәр балаңа бәхет өләшә.
Ходай күпме гомер бирсә – шуны
Күпләр сокланырлык итеп яшә.
Исламова Гөлназ , 9 нчы сыйныф укучысы
Позвольте, я вам помогу
Акварель + трафарет = ?
Зимний дуб
Рисуем "Осенний дождь"
Извержение вулкана