Главные вкладки
Гильфанова Разина Нургаяновна
сайт учителя татарского языка
Профессия: филолог
Профессиональные интересы: участвую в разных конкурсах
Увлечения: люблю читать книги
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: Балтасинский район, с Нуринер
Место работы: МБОУ "Нуринерская общеобразовательная средняя школа"
Звание, ученая степень: -
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gilfanova-razina-nurgayanovna
Кадерле укытучылар! Мин мәктәптә татар теле һәм әдәбият дәресләре алып барам. Минем кебек укытучылар бик күп. Татар теле укытучылары өчен мондый интернет конкурслары бик сирәк. Рәхмәт, сайт төзүчеләргә, безгә дә шундый мөмкинлек биргәнегез өчен. Бергә булыйк, бердәм булыйк. Татар теле дә башка фәннәр кебек үк үз статусын югалтмасын, горур булсын. Барчагызга да белемле, сәламәт, үз телен, үз илен яратучы балалар телим.
Яңа елларны яңа өметләр, яңа теләкләр белән каршылыйк. Укытучы һөнәре - иң җаваплы, иң мактаулы, иң кешелекле, иң авыр һөнәрләрнең берседер ул, минемчә. Нинди генә һөнәр сайламасын, һәр кеше, иң беренче, укытучыга бурычлы. Президентмы ул, табибмы, гади механизатормы, кем генә булмасын, һәркайсы белем үрләрен укытучы ярдәмендә яулый . «Укытучының бөтен горурлыгы–укучыларында. Нинди авыр, түземле, ә иң мөһиме - балаларга мәхәббәт таләп итә бу эш. Алай гына да түгел әле, ул - профессия дә, эш тә түгел, ул - сәләт. Укытучы булыр өчен уку гына җитми, ул синең йөрәгеңдә булырга тиеш,»- диде Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев телевизордагы бер чыгышында.
Әйе, бу һөнәр иясе белән һәркем очраша һәм бу очрашу күпләрнең күңелендә иң якты, иң матур истәлек булып гомер буена саклана. Иң изге, иң кирәкле, иң авыр хезмәт ул - укытучы хезмәте! Һәр баланың күңеленә ачкыч табарга, бөтен барлыгың белән укучыларыңны яратырга, белем бирергә, аларны чын кеше итеп тәрбияләү өчен бөтен көчеңне куярга, әлбәттә, заман белән атларга кирәк... Укытучы балаларның керсез күңеленә беренче юллар яза. Баланың кеше булып, нинди булып үсүе өчен әти-әни белән бергә укытучы да җавап тота. Бигрәк тә тел укытучысына җаваплылык күбрәк йөкләнә. Теләкләр тормышка ашсын.
О себе
Тәрҗемәи хәлем
Мин 1974нче елның 11нче маенда Балтач районы Нөнәгәр авылында гаиләдә олы бала булып дөньяга килгәнмен. Авылда 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Арча педагогия училищесында 4 ел белем алдым. Аннан соң Казанда югары белем алдым. 1993нче елда хезмәт юлымны Комзавод башлангыч мәктәбендә башлап җибәрдем. Аннан соң Казанның 101нче мәктәбендә 1 ел, Арбор урта мәктәбендә 1 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләдем.
1996 нчы елда язмыш җилләре мине туган авылыма кайтара. Анда башта өстәмә белем бирү педагогы булып эшләдем, 1999нчы елдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып билгеләндем.
2006нчы елдан 1нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 2012нче елдан югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.
Минем укучыларым район олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар, республикада һәм районда уздырылган төрле конкурсларда уңышлы чыгыш ясыйлар, республикакүләм уздырылган фәнни – гамәли конференцияләрдә еш катнашалар.
2011 һәм 2014нче елларда республикакүләм узган “Иң яхшы укытучы” бәйгесендә катнашып, грантка ия булдым.
Хәзерге вакытта мин, Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы, Нөнәгәр авылында яшим, тормыш иптәшем Алмаз белән 3 малай үстерәбез, туган мәктәбемдә туган телемә хезмәт итәм: татар теле һәм әдәбияты мөгаллиме булып эшлим.
Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Әдәбият әхлак, әдәп дигәнне аңлата. Әдәбияттан үзебезгә рухи азык алыйк!
Мой взгляд на мир
Мин бу тормышта яшәвем, үз телемдә сөйләшүем һәм шул телдә балаларга белем бирүем белән бәхетле. Алай гына да түгел, мин сәламәт, минем янымда яраткан ирем, балаларым, яраткан эшем....
Мин бик рәхмәтлемен язмышыма
Юлларымда сине очратты.
Гомеремнең иң гүзәл чорында –
Яшьлегемдә сине ошаттым.
Кышларымда ап-ак карлар идең,
Язларымда бул син тамчылар.
Хисләремнән ачы көлгәннәрне
Язмыш инде үзе камчылар.
Очраттым да сине яшьлегемдә
Уйладым гомергә сөяргә.
Язсын бергә гомер көзендә дә
Мәхәббәт утында көяргә.
Бәхетебезне безнең түгәрәкләп.
Өч улыбыз үсә янәшә.
шул балалар өчен әле безгә
Гел бәхетле булып яшәргә
Синең күзләреңә баккан саен,
Килә минем күккә очасым,
Бар нәрсәне онытып синең белән
Мәхәббәт диңгезенә чумасым.
Бар табигать йокыдан уянганда,
Дөнья сихри нурга чумганда,
Кычкырасы иде бар җиһанга:
“Мин бәхетле бары син барда”.
Мои достижения
14. Наличие государственных и ведомственных награды
15. Наличие публикации за последние 3 года
№ | Наименование публикации | Форма | год | Где опубликована |
1 | “Яшүсмерләр арасында субкультура күренешләре” | выступление | 2011, январь | В республиканской газете « Ачык дәрес» № 1 |
2 | “Тырыш татар кызы” | Публикация | 2011, март | В газете Малмыжского района Кировской области “Дуслык” № 12 |
3 | “Хезмәтем бушка китмәсә иде” | Эссе | 2011, апрель | В газете Малмыжского района Кировской области “Дуслык” № 16 |
4 | “Стихотворное наследие” | Стихи | 2011 | В газете Малмыжского района Кировской области “Дуслык” №9,8,7,11,15 |
5 | “Туган телем – татар теле” | Разработка урока | 2008 | В сборнике, изданном Балтасинским РОО “Энҗе чәчтем, энҗе җыям” |
16. Достижения обучающихся за последние 3 года
Название конкурсного мероприятия | Год | Уровень (районный, республиканский, российский, международный) | Место | Ф.И.О. участника/класс |
Конкурс сочинений по пожарной безопасности | 2008, октябрь | районный | 3 место | Гильфанов Фанзиль Алмазович, 5 кл |
Конкурс « Мы- потомки Марджани» (юмористический рассказ) | 2009 | районный | 1 место | Закирова Илюза Рамисовна, 7 класс |
Районный конкурс детской, юношеской и молодежной прессы “Алтын каләм” | 2009 | районный | 2 место | Закирова Илюза Рамисовна, 7 класс |
Конкурс сочинений, посвященый к Дню Победы | 2009 | районный | 3 место | Гильфанов Фанзиль Алмазович, 5 кл |
Конкурс “Талисман моей детской организации” | 2009, ноябрь | районный | 2 место | Закирова Илюза Рамисовна, 8 класс |
Районный конкурс детской, юношеской и молодежной прессы “Алтын каләм” | 2010 | районный | 2 место | Гильфанов Фанзиль Алмазович, 6 кл |
Районный конкурс детской, юношеской и молодежной прессы “Алтын каләм” | 2010 | районный | 1 место, участие в республике | Закирова Илюза Рамисовна, 8 класс |
Конкурс сочинений, посвященный, Году учителя | 2010 | районный | 2 место | Гильфанов Фанзиль Алмазович, 6 кл |
Конкурс сочинений, “История моей семьи в истории страны” | 2011 | районный | 1 место | Гильфанов Фанзиль Алмазович, 7 кл |
Олимпиада по татарской литературе | 2010 | районный | призер | Габделхакова Гульшат Габдерафиковна, 10 кл |
Районный конкурс детской, юношеской и молодежной прессы “Алтын каләм” | 2011 | районный | 2 место | Закирова Илюза Рамисовна, 9 класс |
Районный конкурс детской, юношеской и молодежной прессы “Алтын каләм” | 2011 | районный | 3 место | Гильфанов Фанзиль Алмазович, 7 кл |
Конкурс « Мы- потомки Марджани» (юмористический рассказ) | 2009 | региональный | 2 место | Закирова Илюза Рамисовна, 7 класс |
Региональная научная конференция учащихся «Мы- потомки Марджани», г. Арск | 2009 | региональный | 1 место | Вафина Финзия, Ахмадуллина Гульфина, 11 кл |
XПоволжская научная конференция учащихся им. Лобачевского | 2009 | российский | 4 место | Вафина Финзия, Ахмадуллина Гульфина, 11 кл |
Республиканская научная конференция учащихся им Шигабетдина Марджани | 2010 | республиканский | Диплом министерства РТ | Закирова Илюза Рамисовна, 8класс |
4 республиканская научная конференция учащихся им Галимзяна Ибрагимова | 2011 | республиканский | 4 место | Габделхакова Гульшат Габдерафиковна, 10кл |
4 республиканская научная конференция учащихся им Галимзяна Ибрагимова | 2011 | республиканский | 1 место | Ашрапова Айгуль Завитовна, 10 кл |
Конкурс сочинений, посвященый к Дню Победы в журнале “Ялкын” | 2010 | республиканский | Благодарственное письмо | Ашрапова Айгуль Завитовна, 10 кл |
2 республиканская конференция учащихся и студентов “Татарская лингвокультурология: проблемы и перспективы” | 2011 | республиканский | Победитель в номинации «Лучший доклад» | Закирова Илюза Рамисовна, 9класс |
Республиканский научно-творческий конкурс КФУ | 2011 | республиканский | 2 место | Закирова Илюза Рамисовна, 9кл |
Республиканский конкурс сочинений в газете “Ирек мәйданы” | 2010 | республиканский | победитель | Гильфанов Фанзиль Алмазович, 7 кл |
Республиканский конкурс учащихся старших классов, посвященный Году Учителя | 2010 | республиканский | сертификат | Закирова Илюза Рамисовна, 9класс |
Республиканский конкурс учащихся, посвященный Году Учителя | 2010 | республиканский | сертификат | Ашрапова Айгуль Завитовна, 10 кл |
Моё портфолио
Хөрмәтле коллегалар! мин Сезне үз сайтым битләрендә күрүем белән бик бәхетле! Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты