Фәнзил шигырьләр язарга ярата, төрле конкурсларда катнаша, "Алтын каләм конкурсында бернимчә ел рәттән призлы урыннар яулады. берничә шигырен тәкъдим итәм
Вложение | Размер |
---|---|
minem_kumirym.doc | 34 КБ |
minem_berenche_ukytuchym.doc | 22.5 КБ |
och_malay.doc | 21.5 КБ |
Минем кумирым
Телевизордан спорт ярышларын, олимпиада уеннарын еш карап барам мин. Бигрәк тә хоккей уены ошый. Гомумән кайсы гына малай хоккей белән “җенләнми” икән дә, кемнәр үзләрен танылган хоккейчылар урынына куеп карамыйлар икән. Күп кенә хоккейчыларны беләбез, алар белән горурланабыз. Үзебез хоккей уйнаганда да, танылган хоккейчылар булып уйныйбыз бит без – малайлар. Минем яраткан хоккейчым – Павел Буре.
Павел Буре 1971нче елны туган. Ул спортны очраклы рәвештә генә сайламагандыр, мөгаен. Аның әтисе үз заманында ЦСКА командасы өчен уйнаган һәм Павелга 5-6 яшь булганда, малайны спорт секиясенә алып килгән. Павел үзен, оста хоккейчы буларак, бик тиз таныта. Үзен күренекле шәхес итеп тәрбияләүдә аңа спортка булган мәхәббәт, ихтыяр көче булу ярдәм иткәндер. ”Көчлеләр егылмыйлар,”- ди халык.
Павел Буре турында язылган һәрбер мәкалә, аның портретларын җыйнау миңа алга таба яшәү өчен көч, дәрт бирә, зур хыяллар уята. Үскәч, мәктәпне тәмамлагач, чын хоккейчы бкласым килә. Минем хыялым – “Ак Барс” командасына эләгү, анда хоккей уйнау. Күренекле уенчы буласым, авылдашларымны шаккатырасым килә.
Мәктәптә, урамда, гаиләдә үземне булдыра алган кадәр уңай яктан гына күрсәтергә тырышам. Үз-үземә таләпчәнлегем яшәү принцибыма әверелеп бара. Бәлки, минем дә хыялым тормышка ашар. Киләчәк буын минем белән дә горурланыр. Амин, шулай булсын.
2010нчы ел, декабрь
Беренче укытучым
Минем беренче укытучым – Хәбибрахманова Әлфирә Мансур кызы . Бүгенгедәй хәтеремдә, Әлфирә апа безне әниебездәй, якын күреп елмаеп каршы алды. Ягымлы сүзләр белән һәркайсыбызны урыннарга урнаштырып, мәктәп тормышы белән таныштырды. Унике бала ,егерме дүрт күз, авызларыбызны ачып, аңа төкәлдек. Беренче сораулар, беренче җаваплар , беренче шатлыклар.... Әлфирә апа безне хәреф танырга, язарга, санарга өйрәтте. Авыр минутларда юатучы, үзеңә үзең ышаныч уятучы да иде ул. Миңа язу күнекмәләре бик авырдан бирелде.” Менә инде хәзер булдырасың, бераз тырышырга гына кирәк”,- дигән укытучымның ягымлы сүзләре мине рухландырып җибәрә иде. Тел фәннәрен, аеруча математика фәнен мин бик яратып үзләштердем. Мөгаен, укытучымның тырышлыгы миңа этәргеч булгандыр.
Бераз шаяртырга уйласаң, ялкаулансаң, укытучы апайның кырыс һәм таләпчән тавышы безне шунда ук урынга утырта иде.
Беренче мәртәбә, каушый- каушый такта янына чыгып, җавап бирүләр, укытучыңның сиңа текәлгән күзләре , ул нәрсә әйтер икән дип беренче куркулар, инде хәзер бар да артта калды. Әлфирә апабыз - бездә сәнгатькә мәхәббәт уятучы да ул. Ул безне җырларга, биергә, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтте. Туган телебезгә, туган илебезгә ярату хисләре уятты. Аның сабыйларча безнең һәр уңышыбызга шатлануы, җитезсезлекләребезгә көенүе, бар да күз алдында. Белем иленең ымсындыргыч үрләренә алып менгәнең өчен рәхмәт сиңа, беренче укытучыбыз.
Өч малай
Әниебез бик бәхетле:
Ул тудырган өч малай.
Иң өлкәне үзең булу
Бик кызык түгел алай.
Фәнзил минем исемем
Белмәгәннәр белегез.
Абый булу җиңелме?
Чамалагыз үзегез.
Энем Илмир бик шаян,
Алганнар икән каян?
Шик- шөбһәне тарата,
Спортны бик ярата.
Вилназ энем кечкенә,
Аңа әле өч кенә.
Аны барыбыз сөябез,
Нәниебез диябез.
Без өч малай - өч туган,
Барыбыз да бик уңган.
Өлкәннәргә юаныч,
Китерик тик куаныч.
Гыйльфанов Фәнзил Алмаз улы, 2010нчы ел.
Будьте как солнце!
Эта весёлая планета
Лягушка-путешественница
Заколдованная буква
Рисуем весеннюю вербу гуашью