Бариева Лейсира Мунировна

Сайт учителя химии Бариевой Л. М.

Живи для себя, живи для всех

Профессия: учитель-предметник

Профессиональные интересы: Чтение, компьютер

Увлечения: Вязание, рисование

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: п. Большая Атня, Атнинский район

Место работы: МБОУ "Большеатнинская СОШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/barieva-leysira
Далай-Ламу однажды спросили, что больше всего его изумляет. Он ответил: - Человек. Вначале он жертвует своим здоровьем для того, чтобы заработать деньги. Потом он тратит деньги на восстановление здоровья. При этом он настолько беспокоится о своем будущем, что никогда не наслаждается настоящим. В результате он не живет ни в настоящем, ни в будущем. Он живет так, как будто никогда не умрет, а умирая сожалеет о том, что не жил.
Далай Лама

 

Менә инде 26 нче елымны мин укытучы ролендә. Үземнең хезмәт юлымны Түбән Көек сигезьеллык мәктәбендә башлап, Олы Әтнә урта мәктәбендә дәвам итәм. Бу мәктәпләргә, укытучылар коллективына һәм укучыларына хөрмәтем зур. 25 ел дәверендә мин йөзәрләгән укучыга белем һәм тәрбия бирдем. Әлбәттә,  мин аларның барысын да хәтерләмим, ләкин очрашканда күпләренең “Сез минем укытучым бит” диюләре күңелемә шатлык бирә.

         Эшләү дәверендә мин шуңа инандым: укыту ул синең күп белүеңдә түгел, ә белгәнеңне оста кулланып, аны сыйфатлы итеп балага җиткерүдә. Көндә мәктәптән кайтырга чыкканда, “Ә иртәгә мин нәрсә бирә алам“, - дип уйлыйсың. Чөнки химия күпләр өчен әһәмияте булмаган предмет булып кала бирә. Дәрестә уңайлы аралашу даирәсе,  уңай климат, уңай эмоцияләр  тудырганда гына баланы үзеңә якынайтып була. Укытучыга үз фәненә предмет буларак кына түгел, ә гомумкультураның бер өлеше дип карау кирәк. Шунлыктан мин үземне фән укытучысы дип түгел, ә күбрәк педагог дип саныйм.

         Эшне планлаштырганда укытучыга хәзер сайлау мөмкинлеге зур. Белем стандартларына нигезләнгән  программа белән, Г.Е. Рудзитис һәм Н.Е. Кузнецов дәреслекләре буенча укытам, гәрчә Рудзитис китабында кимчелекләр күрсәм дә.

         Укыту - тәрбия процессын нәтиҗәле итү өчен, аларга түбәндәгечә  якын киләм:

         -укыту материалын блокларга бүлү;

         -укыту процессын дифференцияләү;

         -укытуны дедукцияләү;

         -яңа методлар һәм технологияләр кулланып, заман белән бергә атлау;

         -шәхескә юнәлтелгән алымнар куллану (мөстәкыйль эш, үзконтроль, проектлар, группада эшләү, сәләтлеләр белән эш,..). Укучының үз-үзен күрсәтәсе килү теләге булганда һич каршы килмим, шунлыктан олимпиадаларда, дәрестән тыш чараларда күпсанлы укучыларның катнашуы гаҗәп түгел.      

         Методик темам “Химия өйрәнүдә проектлар методын куллану” дип атала. Бу метод балаларга нәрсә бирә соң?

         -белем сыйфатын үстерә,

         -балаларны активлаштыра,

         -фәнара бәйләнешне ныгыта,

         -информация белән эшли белергә өйрәтә,

         -максат куя белергә.

         Проект өстендә эшләү баларны төрле эш этаплар узарга мәҗбүр итә:

         -максат кую,

         -максатка ирешү стратегиясен билгеләү,

         -үзеңнең ролеңне билгеләү,

         -эзләү, уку, проблемалар чишү,

         - нәтиҗәгә килү.

         Ә укытучы процесс белән идәрә генә итә. Эшләү дәверендә минем укучыларым бик күп хезмәтләре. Ләкин һәрдаим “Тагын ничек укытырга?” - дигән сорау туып кына тора. Бу очракта дәрестә укучыларга төрле эш формалары: күнегүләр, дискуссия, практик эш, презентация ясау, дидактик уеннар, диктант, тест тәгъдим итәсең. Эш ахырында балаларның канәгать йөзләрен күрү бик рәхәт.

         Менә инде дистә елга якын Олы Әтнә мәктәбендә профильле укыту бара. Укучылар минем үзем төзегән программалар буенча профиль алды курсы һәм электив курслар узалар. Без бу курсларда программада аз вакыт каралган экологик проблемалар, мәсьәләләр чищү, лабораториядә эшли белүгә басым ясыйбыз.

         Мәктәптә сыйныф җитәкчесе вазифасын да теләп башкардым. Укучылар, әти-әниләр белән һәрчак уртак тел таба белдек. Дөрес, эшләү дәверендә төрле әти-әниләрне күрергә туры килде. Араларында тәрбияле ата -ана һәм балаларның күбрәк булуы безне эшкә рухландыра да инде.

         2005 нче уку елыннан бирле мәктәпнең табигый фәннәр циклы укытучыларының  методик берләшмәсе җитәкчесе булып торам. Бу вазифаны тиешле югарылыкта башкару миннән зур көч таләп итә. Берләшмәнең үзенә генә хас эш алымнары бар. Нәтиҗәләребез югары. Хезмәтебез  администрация  тарафыннан һәрчак  уңай бәяләнә.

         “Укытучы һәрчак укый”  дигән канатлы гыйбәрә безнең коллектив турында  гына әйтелгәндер кебек. Безнең һәркайсыбыз ел әйләнәсе укуда. Чөнки мәктәп бу уку елыннан “Компетенция үзәге” булып тора. Бу уңайдан мин “Интел” ның “Уңышка юл” программасы буенча укып, эшемдә куллану өчен яңалыклар алып кайттым. Хәзер АЙТИ академиясенең интернет укыту ресурсында укыйм.  Кайчандыр үзлектән өйрәнә башлаган  компьютерга, аның  мөмкинлекләренә хәзер башка күзлектән карыйм. Үземнең укыту методик комплексымны булдыру өстендә эшлим һәм информацион технологияләрне укыту - тәрбия процессында куллануны пропагандалау максатыннан ачык дәресләр, мастер-класслар, семинарлар үткәрәм, эш тәҗрибәмне Интернет- мәйданчыкларда  урнаштырам. Хезмәтемнең коллегаларым тарафыннан бәяләнүе минем өчен бик әһәмиятле.

Укытучы тукталып калырга тиеш түгел. Шунлыктан прфессиональ конкурсларда катнашам. Минем өчен беренче урында җиңү түгел, ә үз көчемне сынау. Миңа уңыш елмая икән, димәк, мин дөрес юлда! Юк икән, димәк, уйланырга һәм сайлаган юлыңны дәвам итәргә үзеңдә көч табарга. Ул көчне миңа әлбәттә якыннарым, балаларым, укучыларым һәм коллегаларымнан алам.

О себе

Я, Бариева Лейсира Мунировна, родилась 13.02.1968. Окончила 1987 году Арское педагогическое училище и начала свой трудовой путь в Нижнекуюкской восьмилетней  школе учителем биологии и химии. В 1993 году заочно окончила КГПИ, ЕГФ, биологическое отделение. В данное время преподаю химию в МБОУ "Большеатнинская СОШ".

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Д. Дефо "Робинзон Крузо"

Л. Толстой "Война и мир"

Мои достижения

 

2011 год

Республиканский конкурс «Наш лучший учитель», победитель;

2012 год

Республиканский конкурс «Учитель года 2012», победитель, школьный уровень.

Моё портфолио

Эшләү дәверендә мин шуңа инандым: укыту ул синең күп белүеңдә түгел, ә белгәнеңне оста кулланып, аны сыйфатлы итеп балага җиткерүдә. Көндә мәктәптән кайтырга чыкканда, “Ә иртәгә мин нәрсә бирә алам“, - дип уйлыйсың. Чөнки химия күпләр өчен әһәмияте булмаган предмет булып кала бирә. Дәрестә уңайлы аралашу даирәсе,  уңай климат, уңай эмоцияләр  тудырганда гына баланы үзеңә якынайтып була. Укытучыга үз фәненә предмет буларак кына түгел, ә гомумкультураның бер өлеше дип карау кирәк.

Мои публикации:
Внеклассная работа
Дополнительное образование
Классное руководство
Коррекционная педагогика
Материалы для родителей
Материалы к аттестации
Материалы методических объединений
Общепедагогические технологии
Работа с родителями
Разное
Социальная педагогика
Химия
Экология
Публикации моих учеников:
Литературное творчество
Другое
Добавить грамоту в портфолио