Фәнни эзләнү эше
Вложение | Размер |
---|---|
Фәнни эзләнү эше Гармун алыйк әле , дускай. | 19.46 КБ |
Гармун алыйк әле, дускай
Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Төрледән төрле уен кораллары бихисап. Әмма татар кешесе, бигрәк тә авыл кешесе өчен гармуннан да якын уен коралы бармы икән?! Ул күңел төшкәндә юатучы, тормышка ямь, хезмәткә дәрт өстәүче, ялгыз калганда иптәш булган. Гомумән, милли уен кораллары - ул ата-бабадан калган мәдәни мирас. Шушы мирасны югалтмау, гореф-гадәтләрне саклау безнең төп бурычларыбызның берсе һәм бүгенге көндә бик актуаль булып тора.
Менә инде 7 нче ел мин Собханкул музыка мәктәбендә баянда уйнау серләренә өйрәнәм. Узем яратып уйнаган баянны беренче кем уйлап тапкан? Гармуннарның тарихы кайдан башлана? кебек сораулар мине күптән борчый иде инде. Алар турында күбрәк беләсем килде һәм эзләнү эшемнең темасын “Гармун алыйк әле, дускай” дип атадым.
Эшемнең максаты: татар гармуны һәм баянның тарихын өйрәнү һәм аның бугенге көндә җәмгыяттәге урынын билгеләү.
Максатыма ирешү өчен мин гармуннарның тарихы , аларның төрләре белән таныштым, танылган баянчыларны барладым, гармунчылар белән очраштым.
Гипотеза -бүгенге көндә дә гармун татар халкының иң яраткан уен коралы дип уйлыйм.
Гармунның тарихын өйрәнгәндә күп мәгълумәтне мин авылыбызның китапханәсендә һәм интернет челтәрләрендә таптым.
XIX гасыр башында Германиядә беренче ирен гармуны ясала. 1822 елда хәзерге гармунга охшаган беренче гармунны немец остасы Кристиан Бушман уйлап таба. XIX гасырның 30 нчы елларында гармунны Россиянең Тула һәм Вятка шәһәрләрендә ясый башлыйлар.
Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин дигән оста исеме белән бәйле. ХХ гасыр башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. 1934 елда Казанда гармуннар фабрикасы төзелә. Татарстанда гармун ясау эше 50-60 нчы елларда киң колач җәя. Талантлы яшь осталар барлыкка килә. Арчадан-Салих Вәлиев, Балтачтан-Рамазан Әсгатьдинов, Казаннан-Салих Шәйдуллин шундыйлардан. Кызганыч, әлеге фабрика хәзер эшләми.
1891 елда Германиядә яшәүче мастер 3 рәтле гармун ясый. Павел Чулков ярдәмендә ул Россиядә дә бик популярлаша. Бу музыка коралына легендар борынгы рус җырчы - әйтемчесе Боян исемен кушканнар. Бүген баяннарның 6 рәтлесе дә бар.
Күрше Дуслык авылында ватылган гармуннарны төзәтүче Фәнис абый яши. Ул миңа гармуннарның төрләре турында сөйләде. Гармуннарның барлыгы 40тан артык төре бар икән. Осталар гармунның Тула, Бологой, Саратов, Себер, Касимовка, Вена гармуны, хромка кебек төрләрен булдыралар. Саратов һәм Тула шәһәрләрендә гармуннар музее бар. Зур баяннан алып шырпы тартмасыдай гармуннар бар монда. Хәтта, итек рәвешендә ясалган гармун да бар икән. Һәрберсенең үз тембры, үз холкы, ясалышы. Бу шәһәрләрдә гармунга һәйкәлләр дә куелган. Ә Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә баянга һәйкәл бар.
Татарлар арасында иң киң таралганы- ул кыңгыраулы Саратов һәм тальян гармун. Тальян сүзе итальян сүзеннән барлыкка килгән. Этнографлар бу гармунны татар авылына хас музыка коралы дип язганнар. Аның көйләнеше татар көйләрен уйнарга бик җайлы икән. Күп кешеләр саратский белән тальян гармунны ботыйлар. Исегездә калдырыгыз: Саратский гармунда төймәләр, ә тальянда телләр.
Танылган гармунчы –баянчылар турында миңа Кандра авыл мәдәният йортында баянчы булып эшләүче Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Махиянов Булат Гали улы сөйләде. Аның сүзләреннән мин шуны аңладым: безнең татар-башкорт халкыннан чыккан һәм музыка культура үсешендә зур роль уйнаган гармунчылар, баянчылар бик күп. Башкортостанда элегрәк Бәхти Гайсин, Ридик Фәсхетдинов кебек баянчыларның исеме билгеле булса, бүгенге көндә иң популяр баянчы дип халык артисты Хәлит Фатиховны атарга була. Беренче профессиональ татар гармунчысы ТАССРның халык артисты Фәйзулла Туишев була. Татарстан халык артистлары: Рәгъде Халитов, Марс Макаров, Гали Җәмлиханов, Рокыя Ибраһимова, Мөхтәр Әхмәдиев, Рамил Курамшин, Кирам Сатиев, Флера Хөрмәтова, Рөстәм Вәлиев. Бу танылган гармунчы- баянчыларны бөтен дөнья белә.
- Иң танылган тальянчы дип, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовны атарга була,- диде Булат абый.
Хәзерге көндә гармунда уйнарга теләүчеләр күпме? Бу сорауны безне баянда уйнарга өйрәтүче яраткан укытучыбыз Эльза Фәнис кызына бирдем. 38 ел эчендә ул бик күп укучыны профессиональ дәрәҗәдә баянда уйнарга өйрәткән. Аның укучылары төрле музыка көллиятләрендә, консерваторияләрдә укуларын дәвам итәләр. Әлеге вакытта аның 5 яшьтән 15 яшькә тиклем 20гә якын укучысы бар.
Безнең ансамбль “Йолдызчыклар” дип атала. Туймазы, Уфа, Казан, Самара, Якутск, Октябрьский шәһәрләрендә, Испания, Австралиядә узган бик күп халык-ара конкурсларда классик көйләр белән беррәттән татар-башкорт көйләрен дә уйнап, лауреат исемнәрен яуладык. Шушы нәтиҗәләр буенча мин Туймазы районы башлыгы стипендиаты исеменә лаек булдым.
Татар - башкорт халкы элек-электән җырга, моңга бай булган. Гармунчысыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак өйләре, кичке уеннары, сабантулары - берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтмәгән. Бүген дә гармун бәйрәмнәргә ямь өсти, биетә, җырлата. Казан, Уфа, Октябрский, Яңауыл шәһәрләрендә узган гармун бәйрәмнәрендә илебезнең төрле төбәкләреннән һәвәскәр гармунчылар җыела. Аларның саны елдан- ел арта. 2014нче, 2016нчы елларда безнең Туймазыда да Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов иҗатына багышланган «Үзем уйныйм, үзем җырлыйм!» дип исемләнгән Төбәкара җырчы-башкаручылар конкурсы узды.
Мондый бәйрәмнәрдә без дә катнашабыз. Төмәнәк авылында оештырылган Сабантуйда Фән Вәлиәхмәтовның үзе белән бер сәхнәдә чыгыш ясау минем өчен зур горурлык.
-Безгә алмашка талантлы йолдызлар үсә, – дип мактады безне күренекле артист.
Халык арасында киң таралган уен коралы булганлыктан, гармун турында бик күп шигырьләр, чәчмә әсәрләр, җырлар, табышмаклар иҗат ителә. “Бер егет гармун сайлый”, “Уйна, гармун”, “Гармун алыйк әле, дускай” хәзерге көндә чын халык җырларына әйләнгән.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: нинди генә шартларда да без үзебезнең борынгы рухыбызны, милли моңнарыбызны, туган телебезне, гаять бай, ата-бабаларыбыздан калган бәһа биреп бетергесез зур мирасыбызны онытырга тиеш түгелбез!
Мин әлеге эзләнү эшемдә максатыма ирештем, гипотеза расланды дип уйлыйм. Чыннан да , гармун- халкымның гомерлек юлдашы. Гармунның дәрәҗәсе бүгенге көндә дә бик зур. Буыннардан килгән гореф-гадәтләрне сакларга тырышып, мин дә әлеге уен коралында татар көйләре уйныйм.
Адәм балаларының яшәү елларын санап бетерә алмаган кебек, гармуннар да татар моңын уйнап бетерә алмаслардыр. Әйдә, яшәсен, гармун! Үткәннәрне хәтерләтеп, күңелләрне дәртләндереп сайрасын гармун!
.
Кто самый сильный?
Рисуем пшеничное поле гуашью
Плавает ли канцелярская скрепка?
Рождественский венок
Есть в осени первоначальной...