Ерак бабайлардан килгән тамга,
Безнең тамга-нәсел тамгабыз...
Әткәемә килеп ирешкән ул...
Вложение | Размер |
---|---|
il_tarihynda_minem_gailm_eze.doc | 473.5 КБ |
Ил тарихында минем гаиләм эзе
Ерак бабайлардан килгән тамга,
Безнең тамга-нәсел тамгабыз...
Әткәемә килеп ирешкән ул...
Нәсел тере! Исән калганбыз!
Сукбай каны түгел тамырыңда
Борынгыдан килгән кан яна!-
Синең өчен нәсел кызармасын,
Син дан өстә шушы тамгага!
Зөлфәт.
Җирдәге бөтен тереклекнең чишмә башы, чыганагы бар. Кешенең дә шундый чишмәсе бармы соң? Кеше өчен чишмә башы - аның ата-бабасы, гаиләсе, әти-әнисе йорты, туган җире, изге Ватаны. Туган җир алдагы бик күп буыннарны үстергән. Кешенең туган йорты, гаиләсе, туган җире белән берлеге элек-электән аңа бу дөньяда яшәргә көч, ныклык биргән.
Мин матурлыгы һәм гүзәллеге белән мәгълүм булган Чулман елгасы буена сыенып утырган сихри табигатьле Балык Бистәсе районының Котлы-Бүкәш авылында дөньяга килгәнмен. Әбием белән бабам да шушы авылныкы.
Бабам Насибуллин Ширияздан 1933 нче елның 19 мартында дөньяга килгән. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Бик яшьтән ятим кала, әтисе аңа 4 яшь вакытта ук вафат була. Бабам 1945 нче елда Котлы-Бөкәш мәктәбенең 3 нче сыйныфын тәмамлый. Сугыштан соңгы авыр еллар булу сәбәпле, аңа алга таба укырга мөмкинлек булмый. 11-12 яшендә җиң сызганып эшкә тотына. Ат җигеп колхозда сука сукалый, кыр эшләрендә катнаша ул. 1948 елда фермага эшкә керә, ялны белми эшли, чөнки колхозда эшләүчеләргә ял каралмаган. Җәен көтү көтә, ә кышын фермада мал карый. 20 ел буе көтү көткән бит бабам! Лаеклы ялга чыккач та, колхоз эшләрендә катнаша. Чәчү дисеңме, ат карау, амбарда эшләү - барысы да аның ярдәме белән башкарыла.
Тырышлыгы бәяләнми калмый аның. 1988 елда фидакарь хезмәте өчен Республика комитеты һәм РСФСРның дәүләт агропромышленность комитеты исеменнән бабам Почетлы диплом белән бүләкләнә.
1984 нче елны үткәрелгән социалистик ярышта югары күрсәткечләргә ия булганы өчен, 1985 елның 30 нчы гыйнварында районның “Иң яхшы мал караучысы” исеменә лаек була. Ә 1984-1986 нче елларда бабамның фотосүрәте Балык Бистәсе районының мактау тактасына эленә. 1988 нче елда социалистик ярышта югары күрсәткечләре өчен районның иң яхшы оператор исеменә лаек була. Татарстан Республикасы президенты указы буенча 2001нче елның 30 маенда аңа Хезмәт ветераны таныклыгы бирелә.
Тормыш иптәше Шәмсекамал да Котлы-Бөкәш авылы кызы. Ул да бары өч класс кына белем ала, шуннан соң туган колхозында эшли башлый. Кеше эштән үлми, иң авыры ятим калу, диләр. Ятимлек ачысын бик яшьтән татырга туры килә шул әбиемә дә . Шуңа күрә башта әнисе белән көтү көтә, соңрак 1949-1957 нче елга кадәр колхозда сарыклар карый. 1960 нче елларда фермада төрле эшләрдә эшли . Ул чакларда күп эшләр кул очыннан үткәнгә, бик авыр була аларга. Гектары белән чөгендер эшкәртәләр, чүп утыйлар, чиләк-көянтә белән су ташыйлар, мич ягалар , кыскасы, кайда кушсалар, шунда эшлиләр. Соңрак хезмәте дуңгыз карау белән бәйле.
1985 нче елның 30 гыйнварында әбиемә яхшы эшләгәне һәм социалистик ярышта яхшы үрнәк күрсәткәне өчен районның “Иң яхшы терлекче” исеме бирелә. Бабам белән бергә алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр, барысына да югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгаралар. Кызганычка каршы кече уллары гына авырып вафат була. 1978 елның 6 нчы мартында әбиемә балаларына дөрес тәрбия биргәне , илгә , җәмгыятькә файдалы шәхесләр тәрбияләгәне өчен, мактау кәгазе бирелә. Әбием 1974 нче елның 24 декаберендә Татарстан Президенты һәм Югары советы исеменнән икенче дәрәҗәдәге “Ана медале” белән бүләкләнә. Бабам төсле әбиемнең фотосүрәте дә 1984-1986 нче елларда Балык Бистәсе районының мактау тактасына эленә.
Гомер дигәнең аккан су кебек, узганын сизми дә каласың. Әле кайчан гына аның йортында бала-чага тавышы тынмаган иде, инде менә бүген һәрберсе үз оясын корган. Хәзер үзләре әти, әни, әби-бабайлар инде. Һәркайсының үз нигезе, үз тормышы. Бүгенге көндә дә әбием белән бабам үз көчләре белән көн күрәләр, абзар тулы мал асрыйлар, җәен рәхәтләнеп болында печән чабалар, ару-талуны белми кешеләргә дә ярдәм итеп яшиләр, гәрчә яшьләре 80 гә якынлашса да..
- Шундый авырлыклар күреп, биш бала үстереп, бирешмәгәнсез. Озак яшәвегезнең сере нәрсәдә?- дип мин сорау биргәч, алар:
- Кешеләргә изгелек итүдә. Булганына шөкер итеп, Ходай биргәненә риза булып яшәүдә. Киң күңелле булуда. Кешеләрдән көнләшү, тар күңелле булу, кара уйлар кешене авыруга сабыштыра. Башкаларны яманлау, гайбәт сөйләү- зур гөнаһ! Ул гомерне кыскарта. Иң начары - чит байлыкка кызыгу. Минем өчен гомер буе иң зур байлык - күңел байлыгы булды. Өлешемә төшкән бурычымны һәрвакыт намус белән үтәдем,- дип җавап бирделәр.
Менә нинди кешеләр илебезнең терәге булган, тормышны, илне алга җибәрергә омтылган. Намуслы, тырыш, эшчән, басынкы булганнары өчен авылдашлары да хөрмәт итә үзләрен. Мин дә аларга карап сокланам һәм алардан үрнәк алам.
Ильназ Имамиев,
7 нчы сыйныф укучысы.
Астрономы получили первое изображение черной дыры
Хрюк на ёлке
Девочка-Снегурочка
Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны
Ёжикина Радость