Укучылар иҗаты
Вложение | Размер |
---|---|
uramnarybyz_alarnyn_isemnren_yort.docx | 453.27 КБ |
“Мәмәшир урта мәктәбе” муниципаль бюджет
белем бирү учреждениесе
Урамнарыбыз алар исемен йөртә
Язды: 9 нчы сыйныф укучысы
Фаттахова Таңсылу
2021
Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул – туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдына да китерә алмыйм.
Мин чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегнә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генэ! Авылымның әкияти гүзәл табигате,шифалы чишмәләре белән бик горурланам. Саф күңелле,җор телле,эшчән авылдашларым миңа һәрчак үрнәк булып торалар.
Татарстанның төньяк-көнбатыш чигендәге Кукмара районында Мәмәшир авылы урнашкан. Җирне, туган якны өйрәнүчеләр бу авылга ярты мең ел бар дип сөйлиләр. Безнең авылыбызда барлыгы тугыз урам бар. Мин үзем Яшьләр урамында торсам да, Равил Нигматуллин урамы турында язарга булдым, чөнки бу урамның исеме нәкъ җисеменә туры килә дип уйлыйм.
Озак еллар мәктәбебездә рәсем һәм җыр дәресләрен укыткан рәссам Равил абый Нигматуллин шушы мәктәптә белем алган. Ул вакытта мәктәп директоры аның әтисе Хакимулла Нигматулла улы Нигматуллин булган. Чебоксар шәһәрендә урнашкан университетны тәмамлагач, ул туган ягы Мәмәширгә дипломлы белгеч булып эшкә кайта, үзе укыган мәктәптә балаларга рәсем һәм сызым дәресләрен укыта башлый. Равил абый - җор телле, һәрвакыт мәзәкләр сөйләргә яраткан. Дәресләрен башлаганда да мәзәкләр сөйләп башлап җибәрә торган булган. Мәктәп остаханәсендә Равил абыйның үз куллары белән ясалган милли костюмнар саклана. Шулай ук мәктәбебездә Равил абый Нигматуллин призына конкурслар уза.
Равил абый Мәмәширнең чишмәләрен дә кадерләп, чистартып, карап тоткан. Шуңа күрә дә 90 нчы елларда Равил абый тарафыннан оештырылган фольклор ансамбленең исеме Сара Садыкованың популяр “Җидегән чишмә” җыры белән тәңгәл килүе очраклы түгел.
Авылның кар сыннары бәйрәмендә күрше өлкәләр һәм районнардан кунаклар җыелган, анда да ул оештыручы, башлап җибәрүчесе булган.
Кеше турындагы изге хатирәләр аның эшләрендә, укучыларында саклана. Ул үз укучыларына сәнгатьнең матурлыгын сөяргә, тирә-як табигатькә сокланырга өйрәтә.
Гади авыл укытучысы исеме белән аталган урам исемнәре ил буенча күпме икән? Мәктәп урамы - Мәмәшир авылының төп урамы . Авылдашларының киңәше белән бу урамны Равил Нигматуллин исеме белән йөртергә булалар. Менә шуның өчен дә ул урам нәкъ Равил абый Нигматуллин исемен йөртергә лаек дип уйлыйм. Аның эшләгән эшләре, кылгпн изгелекләре, балаларга биргән белеме сакланырга һәм мәңге яшәргә тиеш дип уйлыйм.
Сказка "12 месяцев". История и современность
Сорняки
Отчего синичка развеселилась
«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей
Под парусами