2019 елның 15 февральдә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тула. Җиңмәдек без бу сугышта. 15 меңгә якын кешебезне вакытсыз җирләдек, йөз меңнәрчә егетләребез яраланды, никадәр әфганчы әле дә шул яралардан сызланып яши! Армия бүген дә аналарның тынычлыгын ала торган урын. Ник? Ә бит бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу – дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Ил-көннәр тыныч булганда, егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе – ныклыкка сынауны үтү булган.
Вложение | Размер |
---|---|
fgan_sugyshchylary_turynda_fnni_hezmt_docx.docx | 50.22 КБ |
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
«Атабай урта гомуми белем бирү мәктәбе”
“ӘФГАН СУГЫШЫ –
ТУГАН ЯГЫМ ҺӘМ ГАИЛӘМ ЯЗМЫШЫНДА”
Хезмәтне башкарды:
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы
МБГБУ “Атабай урта гомуми белем бирү мәктәбе”
X сыйныф укучысы-
Хәмитова Илүзә Рамил кызы
Фәнни җитәкче:
Хәмитова Ландыш Тәлгать кызы
2019 ел
Эчтәлек
Кереш.....................................................................................................................3 бит
Теманың актуальлеге……………………………………………………………3 бит
Максат һәм бурычлар..........................................................................................3 бит
1.Хәмитов Рамил Шамил улы……………………………………....….7 бит
2. Хәбибуллин Фәрит Ильяс улы..........................................................8 бит
3. Якупов Ринат Минневазих улы........................................................9 бит
4. Гайнуллин Әхмәт Минвәли улы.......................................................10 бит
5. Хәмидуллин Таһир Нотфулла улы..................................................10 бит
6. Вафин Дамир Миңнулла улы...........................................................11 бит
III. Йомгаклау...................................................................................................13 бит
Файдаланылган чыганаклар.......................................................................14 бит
Кушымта......................................................................................................16 бит
Кереш
2019 елның 15 февральдә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тула. Җиңмәдек без бу сугышта. 15 меңгә якын кешебезне вакытсыз җирләдек, йөз меңнәрчә егетләребез яраланды, никадәр әфганчы әле дә шул яралардан сызланып яши! Армия бүген дә аналарның тынычлыгын ала торган урын. Ник? Ә бит бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу – дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Ил-көннәр тыныч булганда, егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе – ныклыкка сынауны үтү булган.
Теманың актуальлеге
Бу вакыйга минем гаиләмне дә читләп үтмәгән. Әтием- Хамитов Рамил Шамил улына –хәрби бурычын нәкъ тә менә шул илдә үтәргә туры килә. Кечкенәдән үк миңа аның хезмәт итүе турында дәү әти белән дәү әнидән еш ишетергә туры килә иде. Әмма аның батырлыкларын белсәм дә, гади совет солдатларының чит илдә ни эшләгәннәре хакында бер дә уйланганым булмады.
Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 25 ел вакыт узып киткән. Билгеле, Атабай урта мәктәбендә бу дата күп еллардан бирле билгеләп үтелә. Әмма быелгысы аеруча да күңелемне кузгатты. Вафин Дамирның истәлегенә мәктәп диварына мәрмәр таш куелуы да, очрашуга килгән якташ “әфган”лыларның күп булуы да бу вакыйга турында тирәнрәк уйланырга һәм кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.
Бу хезмәт эзләнүемнең башы гына әле дип беләм. Киләчәктә Атабай мәктәбен тәмамлап, Әфганстан якларына хезмәт итәргә киткән тагын 4 якташыбыз (алар чыгышлары белән Ташкирмән һәм Сараланнан) белән очрашып, аларның истәлек- хатирәләрен өйрәнермен дип өметләнәм.
Хәрби хезмәтнең абруе бетеп, егетләребез бөтенләй дә башка идеаллар белән яшәп яткан бер дәвердә, Әфган ветераннары турында белү, алар белән очрашу күңелләрендәге ваемсызлык, битарафлык кебек чирләрен бетерергә ярдәм итәр, бәлки, әлеге хезмәтем.
Максат- бурычлар
Шушы көннән башлап минем күңелгә әллә нинди каршылыклы уйлар килде, авылыбыз каһарманнары тормышын, батырлыкларын өйрәнеп, совет “әфган” – солдатларының психологик проблемаларын гаилә призмасы аша ачу максатыннан чыгып, түбәндәге бурычларны куйдым:
беренчедән, әтием һәм авылдашларымның тормышын һәм хезмәт юлын өйрәнү;
икенчедән, проблеманың психологик аспектын өйрәнү;
өченчедән, совет солдатлары күзлегеннән әфган җәмгыятен тасвирлау.
Фәнни- тикшеренү эше 3 бүлектән тора. 2 нче бүлек әфганчы авылдашыбызларыбызга багышлана һәм ул “Әфган җире совет солдатлары күзлегеннән” дип атала. Фәнни эшемдә төгәл фактлардан, китаплардан, журналлардан файдаландым.
Хезмәтемне язуга әзерлек алдан ук башланды. Бу юнәлештә түбәндәге эшләр
башкарылды:
- Әфган сугышының тарихы белән якыннанрак танышу (тәрбия сәгатендә);
- әфганчы авылдашларыбыз белән читтән торып танышу өчен авыл
музеена экскурсия;
-әфганчы авылдашларыбызның өйләрендә булу, алар белән якыннан танышу;
-авылдаш Әфганчылар турында истәлекләрне өйрәнү;
-әфганчылар белән очрашуга әзерләнү, үткәрү;
-башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау.
Бу эшләрне башкарган вакытта күп кенә тарихи материаллар өйрәнелде. Иң мөһиме: минем күңелемдә авылдашларыма карата горурлык һәм соклану хисләре барлыкка килде.
Төп максатым- аларның барысын бергә очраштыру һәм хезмәтем белән таныштыру.Бәлки әлеге тырышлыгым 26 елдан соң да дәваланып бетмәгән йөрәкләренә сихәт бирер, күңелләрендә өмет чаткысы уятыр.
I.“ӘФГАН СУГЫШЫ – ТУГАН ЯГЫМ ҺӘМ ГАИЛӘМ ЯЗМЫШЫНДА”
1.Чор һәм хәтер
Әфганстандагы мәхшәрне үз күзләре белән күргән, шунда катнашкан кешеләр генә бу сугыш турындагы бәхәсләргә кушылмый. Алар Хәтер белән яши – югалган яшьлек, җуелган тынычлык, һәлак булган дуслар турындагы хәтер белән. Михаил Черепановның «Әфганстан сугышы корбаннарының Хәтер китабы»нда китерелгән мәгълүматларга караганда, сугыш хәрәкәтләрендә 9358 татарстанлы катнашкан. 296сының цинк табутта гәүдәсе генә кайткан. 231 ир исә, Татарстанга кайткач, сугышта алган тән һәм җан яраларыннан вафат булган.
Әфганстан сугышына бәйле саннар, җан өшеткеч фактлар бихисап. Ә бит бүген дә эреле-ваклы «Әфганстаннар» җитәрлек. Дөньяның төрле почмакларында барган сугышлар турында көне-сәгате белән белеп-ишетеп торабыз. Дәүләт белән дәүләт кенә бәрелешеп калмыйча, ватандашлар да бер-берсенә каршы корал күтәрә. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләрендә «Без тынычлык яклы, без сугышка каршы» кебек темага сөйләшүләр барган вакытта, илләр узыша-узыша кораллана, ир- егетләр бәрелеш корбаннарына әйләнә.
Менә шушыларны белә торып, баласын армиягә җибәрергә теләмәгән ананы аңламый кара син! Ир бала үстергән ана иң беренче чиратта шул хакта уйлый бит. 2014 елгы рәсми мәгълүматлар буенча, Россия армиясе сафларында хезмәт итүчеләрнең саны бер миллионга җиткән. Армия ул сугыш түгел, дип тынычландыруның бүген нәтиҗәсез икәнлеген барыбыз да аңлыйдыр, мөгаен.
XXI гасыр – коточкыч сугышларның алга киткән чоры. Монда иң беренче чиратта экологик афәтләр, куркыныч чирләр, начар гадәтләр кебек «сугышлар»ны атарга кирәк. Әле шуңа ил белән ил, кеше белән кеше арасында барган бәрелешләрне дә өстәсәң... Кешеләр санап кителгән «сугышларга каршы кулга-кул тотышып көрәшергә тиеш кебек тә бит...
2. Җаннарны тетрәндергән сугышта – лаешлылар.
Тарих дәресләрендә укып, бу сугыш хакында мин шуларны аңладым: 1978 нче елда Әфганстанда хакимият бәреп төшерелгәч, фетнәчеләр төркемен җитәкләгән Хафизулла Әмин президент кәнәфиенә утыра һәм АКШ белән хезмәттәшлек итә башлый. Бу хәл СССР җитәкчеләрен хафага салмый кала алмый. Чөнки Әфганстан – чиктәш дәүләт. Әгәр бөтен планетаны үз кубызына биетергә теләгән Америка Кушма Штатлары, Әфганстанны яулап алып, илебезгә үз ракеталарын төбәп, куркыту позициясен алса, бик куркыныч булачагын аңлыйлар, һәм совет гаскәрләре 1979 нчы елның 27 нче декабрендә Әфганстан җиренә кертелә. Алар, үз чиратында, куелган бурычны төгәл үти. Х.Әмин яшеренгән сарай штурмлана, һәм Хафизулла үтерелә. Илнең яңа башлыгы дип Бабрак Кармаль игълан ителә. Шушы каршылыклар сәбәбендә килеп чыккан Әфган сугышына бик күп солдатлар китә.
М.Горбачев хакимияткә килгәч, сәясәттә яңача фикерләү рәвеше барлыкка килә. СССР халык депутатларының II съезды күрше илдә алып барылган сугышны сәяси хата дип саный. Һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстаннан чыгарыла.
Еллар узган саен, канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман да “Әфганстан” сүзе газиз уллары таш-кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын кузгата, беркем өчен дә кирәк булмаган бу сугыш әниләрне бик иртә картайтты. Әле тормышның ямен-тәмен дә татып карамаган асыл ир-егетләребезнең гәүдәләре цинк табутларда гына кайтты.
Дәүләт тарафыннан 1987 елга кадәр Әфганстанда барган сугышны газета-телевидениедә киң яктыртырга, күпсанлы һәлак булган корбаннар турында сөйләргә, аларның кабер ташларына Әфганстанда һәлак булулары турында язарга... катгый тыелган. Ә 1989 елдан башлап исә хәрби операцияне уңай яктан күрсәтү, сугыш каһарманнарын геройлаштыру буенча шау-шулы кампания башлана. Хакыйкатьне яшерүнең юллары – бихисап...
Ә Лаеш районыннан чыгып киткән 133 егетнең алтысына да туган нигезләренә әйләнеп кайтырга насыйп булмый.
Менә алар- Әфган сугышы корбаннары:
1.Кузнецов Сергей Михаил улы, сержант. 11.08.1966-30.04.1986. Тетеево авылыннан.Һәлак булганнан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
2.Кәримов Фоат Рифгат улы, прапорщик,03.12.1953-15.07.1982 мотоукчы ротасының старшинасы. Курманаково авылыннан. Һәлак булганнан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
3.Варламов Николай, рядовой, сапер. 1963-01.08.1982. Троицк авылыннан. Һәлак булганнан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
4.Вафин Дамир Миннулла улы, рядовой, снайпер. 1961-5.07.1982. Атабай авылыннан.2005 елда туган йортына мемориаль такта куела, урамы да аның исеме белән атап йөртелә. 2014 елның 15 февралендә Вафин Дамир укыган мәктәп диварына мемориаль такта урнаштырыла.
5. Билалов Илфар Низам улы, рядовой. 04.01.1962-14.02.1983. Хәерби авылыннан. Һәлак булганнан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
6.Кургузкин Владимир Александр улы, рядовой, водитель.22.10.1967- 21.06. 1987. Сокуры авылыннан.
Алар якыннарының күңелендә 18-20 яшьлек булып калдылар. Аларның батырлыклары буыннан-буынга ядкарь итеп сөйләрлек.
Безнең Атабай урамнарында уйнап, чирәмдә тәгәрәп, инешендә коенып, салкын чишмә суларын эчеп буй җиткергән алты егетебезне тау-кыялар иле тагы үзенә алды:
1.Вафин Дамир Миңнулла улы
2.Хәмитов Рамил Шамил улы
3.Гайнуллин Әхмәт Минневәли улы
4. Хәмидуллин Таһир Нотфулла улы
5. Якупов Ринат Вазыйх улы
6.Хәбибуллин Фәрит Ильяс улы
Аларның бишесе яшь ашларыннан бөтен авырлыкларны үткәреп, аз сүзлеләнеп, кызу канлыланып, үз яшьләренә караганда олыгаеп, туган туган якларыбызга исән- имин әйләнеп кайталар.Әфганстанның комлы чүлләрен, шәрә кыяларын, борылмалы-серле тауларын, һәр яктан, һәр яшеллектән ядрә сибелүен оныта алмасалар да, Аллага шөкер, алар, күргән авырлыкларга карамый, тормышта үэ юлларын таптылар.Гаиләләре бар, балалар үстерәләр.
Егетләребезнең батырлыгына, кыюлыгына, осталыгына таң калырлык. Яп-яшь килеш ут эченә барып кереп, хезмәтләрен намус белән башкарып, өйгә әйләнеп кайттылар бит алар!
Аннан соң чирек гасыр үтсә дә, үлем белән күзгә-күз очрашкан егетләребез бүген дә төннәрен саташып уяналар, тау-кыялар арасында мәңгелеккә ятып калган дусларын сагынып, әрнеп яшь түгәләр, үсеп килүче, солдат шинеле киячәк уллары, оныклары язмышын күзаллап борчылалар.
Ә бит адәм баласы күтәрә алмаслык баласын югалту ачысын кичергән гаиләләр күпме? Ходай сабырлык бирсен!
II. Әфган җире совет солдатлары күзлегеннән
1.Хәмитов Рамил Шамил улы
Минем әтием - Рамилнең дә үткән юлы гыйбрәтле, данлыклы. Ул да Лаеш төбәгенең иң гүзәл, урман-суларга бай булган, табигате белән таң калдырган Атабай авылында туа. Мәктәпне тәмамлауга ук, 1984 нче елның октябрь аенда, ул Ватаны алдындагы изге бурычны үтәргә Армия сафларына китә. Аның беренче хаты килгәнче әти-әнисе: “Әфганстанга гына җибәрә күрмәсеннәр иде!”- дип өзгәләнгәннәр. Әмма, күп тә үтми, дәү әниләремә хат килеп төшә. Анда улларының гади хезмәттән сугыш кырларына җибәрелүе хакында хәбәр ителә. 2 ел дәвамында Әфганстан җирендә хезмәт иткән минем әтием. Күпме күз яше, күпме йокысыз төннәр үткәргән ул көннәрдә дәү әтием белән дәү әнием. Үзәк бәгырьләре өзелсә дә, бер-берсенә күрсәтмичә елаганнар. Бер- берсен юатып яшәгәннәр алар бу үтмәс кебек тоелган озын һәм газаплы дәвердә.
Авылдан алар 6 егет китәләр: Рамил,Фәрит,Таһир, Әхмәт, Ренат, Дамир. Тыныч совет иленнән китеп, ут эченә керү аларга алай ансат булмагандыр!
Озак та үтми, 18 яшьлек Вафин Дамирның үле гәүдәсе цинк табутта туган җиренә кайта...”Һай ул көннәр!- дип искә ала дәү әтием, -искә алырга да куркыныч иде”.
Әтиемә сугышның башланган вакытында, иң авыр чорында сугышырга туры килә. Тиз арада өйрәнүләр, авыр тынгысыз тренировкалар, автомат белән атарга өйрәнүләр башлана. Баштагы мәлдә кыр уртасындагы озын палаткаларда яшиләр. Аннары, саман кирпечләрдән озын балчык казармаларны үзләре төзеп, шунда урнашалар. “Элек армиядә хезмәт иткәндә патроннарны санап кына бирәләр иде, ә өйрәнүләр вакытында җаның күпме тели, ат та ат...” –дип, сөйли әтием. Әтием армиядә танкист булып хезмәт иткән. Ачлык, антисанитария, үзәкләргә үтә торган ачы коры җилләр, аунап яткан мәетләр, упкынга төшеп очкан машиналар, мөлдерәмә тулы күзләрен багып, бәхетле гомер өмет итүче бичара кышлак халкы һәм “интернациональ бурыч” тәрбиясе алган, кан-яшь, яшәү өчен көрәшкән кораллы 19 яшьлек Совет солдатлары. Болар барысы да кешелек фаҗигасе. Сугышта булган мондый куркыныч эпизодларны без сугыш турындагы кинолардан да карап беләбез. Ә кыю йөрәкле, илебез өчен көрәшкән батыр егетләребез бу вакытта нинди кичерешләр кичергәннәрдер, билгесез. Бер шәһәрдән икенчесенә ничәмә-ничә километр үтәргә, нинди зур җаваплылык сорый торган вазифа бит бу. Якын-тирәдә бомбалар шартлый, снаряд яңгырлары ява, кайдадыр кыя артында снайпер каравыллап тора...
Сугыш турында әтием сөйләргә яратмый. Аягындагы яраларны күреп кенә, аның тарихын сөйләтәбез, аз-азлап сөйләгән вакытларында да күзләре яшьләр белән каплана. Беләм, сугышта күргәннәре, снаряд - бомбаларның шартлавы, бер гаепсез гаиләләрнең (бала-чагасы, хатын-кызларының) “мине үтермәсә ярар иде” дип ялварулы карашлары, кан исе, исәпсез-хисапсыз кеше мәетләре... Болар барысы да бүгенгедәй күз алдында торадыр, мөгаен. Ләкин, үзеңне-үзең кулда тотып, исән-имин кайтуыңа сөенеп яшәргә кирәк.
Безнең бәхетебезгә күрәдер инде, Әфганстан җирләреннән әтиебез исән-имин хезмәт итеп әйләнеп кайткан, исән-сау. “Иң куркынычы- солдатларның аяк –куллары өзелеп, баш-аяклары киселеп, газапланып ятуларын күрү иде,”-дип искә ала әтием. Ә күзләрендә- яшь бөртекләре елкылдый...
Хәзер ул сугышны ничек кенә бәяләмәсеннәр, якташларыбыз, шул исәптән әтием дә, зур батырлык күрсәттеләр. Бу турыда аның мактау кәгазьләре, орден-медальләре сөйли. Әтиемнең шундый батырлык күрсәтүе белән мин чиксез горурланам. Әтиебез- безнең өчен терәк, таяныч.
2. Хәбибуллин Фәрит Ильяс улы
Хәрби хезмәткә 80 елларда чакырылган егетләребезнең бер ишенә сынауларның бик ачысын, каһәрлесен үтәргә туры килде.Әфганстанның комлы чүлләре, шәрә таш кыялары, һәр яшеллектән ядрә сибелү - болар Фәрит абыйның күңеленнән дә тиз генә онытылмас.
1966 елның 9нчы октябрендә Атабай авылында Хәлисә апа белән Ильяс абыйның беренче мәхәббәт җимешләре дөньяга аваз сала.Әти - әнисе баланы, тырышып, җаннарын кызганмыйча, күз карасыдай якын күреп, назлап, сөеп үстерәләр. Фәрит 1973 елда мәктәп бусагасын атлап керә, яхшы билгеләргә генә укый.1983 елда мәктәпне тәмамлап, Лаеш районында шоферлар һөнәри училищесында укый. 1984 елның көзге чакырылышында армия хезмәтенә алына.Ул авылдашы,сыйныфташы -Хәмитов Рамил белән китә.Башта Ташкент шәһәрендә 6 ай дәвамында “учебка”да булалар.Аннан Әфганстанга юл алалар.Ул анда шофер булып хезмәт итә.Фәрит абый да анда булган хатирәләр белән бик уртаклашырга теләми, сер итеп саклый .1986 елның ноябрендә туган якларына исән- сау әйләнеп кайта. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә гаиләсе белән матур гына яшәп ята.Бер кыз үстерделәр.Авылга һәр атна саен әнисе янына кайтып йөриләр.
Быелгы очрашуга Фәрит абый да Казаннан кайткан иде. Үзе турында, сугыш истәлекләре турында сөйләгәч, мин дә сорап куйдым: “Фәрит абый, Әфган сугышында булып кайтканыгызга үкенмисезме?”
“Яхшы сорау,- дип куйды ветеран. -Әфганчылар белән үзара аралашканда, барысы да бертавыштан, әгәр язмышны кабатларга туры килсә, - шул ук юлны сайлар идем, диләр. Мин дә шул фикердә. Әфганстандагы чынбарлыкны күреп, тормыш тәҗрибәсе тупладым. Уңайсыз шартларга яраклашып, чирканчык алдым. Сугыш дуслык, татулык хисләренең кадерен аңларга өйрәтте. Олы кешелеклелек сыйфатлары, мөгаен, шунда сеңгәндер. Кыскасы, Әфган сугышы барыбыз өчен дә зур тормыш мәктәбе булды. Безнең тарафтан әфганнарны дошман күк күрү хисе бөтенләй юк. Әфганстанда совет кешесенең абруе зур иде. Әфганнар совет кешесен ачык чырайлы, зыялы дип хәтеренә керткән”.
3. Якупов Ринат Минневазих улы
Авылдашыбыз Якупов Ринат Минневазих улы Ватан алдында бурычын үтәгән.Ул 1963 елның буранлы кышында 24 февраль көнне дөньяга аваз сала.Атабай авылында 8 еллык мәктәпне тәмамлый. Шуннан соң 9-10 нчы сыйныфларны күрше Татар Саралы авылында укып бетерә.
1980 елны Казан шәһәренә китеп, шофер һөнәрен үзләштерә. Укуын тәмамлагач, 1981 нче елның 1 октябрендә армия сафларына алына. Шул ук көнне аның авылдашы Нотфуллин Таһир да хәрби хезмәткә алына. Алар икесе дә Ташкент шәһәрендә 6 айлык әзерлек курслары үтәләр.
1982 нче елның 19 апрелендә, чираттагы хәрби бурычларын үтәр өчен, алар Әфганстанның Кабул шәһәренә шофер буларак җибәреләләр. Менә монда авылдашларның юллары аерыла да инде.Ринат абый – автобатка, ә Таһир абый - стройбатка эләгәләр.Шуңа да карамастан, бер - берсе белән аралашып, хәбәрләшеп торалар.
Ринат абыйга “Зил – 131” машинасында төрле хезмәт башкарырга туры килә: азык - төлек, кораллар, яраланган солдатларны йөртә ул. Физик яктан нык булган көчле рухлы егет кенә бу сынауларны үтә алган. “Кабул бик иртә уяна, алтынсу кояш Гиндукуш таулары артыннан кызарып матур булып чыга. Нәкъ бездәге кебек кояш ул, ерактагы “Әби таулары” артыннан безнең кояш та шулай чыга торган иде, – дип сөйли Ринат абый. -Кабулның үзендә чагыштырмача тыныч булса да, тынлык артында яшеренеп җай гына көтеп ятучы диверсантлар да җитәрлек була. Солдатлардан һәрвакыт уяулык, саклык сорала,”- дип искә ала ветеран. Ринат абый сөйләгәннән аңлашылганча, Кабул шәһәре, безнең яклар белән чагыштырганда, бик матур шәһәр булып саналмый. “Андагы йортлар - балчыктан, берсенә берсе кушылып салынган түбәләре дә туры гына. Урамнарда сирәк кенә сыер, кәҗә, ишәк кебек йорт хайваннары очрый. Урам тулы хәер сорашучы олысы-кечесе солдатлардан ашарга теләнеп йөриләр. Сөйләмнәре – мөселманнарга хас сөйләм. Җәй айларында биредә түзә алмаслык кызу, шуңа күрә солдатларга һәрвакыт кайнар чәй белән тәэмин итү оештырыла, салкын су эчү бу частьта тыела, чөнки суда инфекция, чир булырга мөмкин, ә елга бу тирәдә Термез шәһәрендә генә ага”.
Хәрби батырлыклары өчен Ринат абый мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнгән.Ул хезмәттә чакта, әти - әнисенә дә чын егет үстергән өчен рәхмәт хатлары килеп торган.
Егетне 1983 нче елның 24 декабрендә демобилизациялиләр. Ул, кайнар ноктада бик күп сынаулар үтеп, кешеләргә ярдәм итеп, бервакытта да авырлыклардан баш тартмый, туган иленә исән - имин әйләнеп кайта.
Бүгенге көндә дә ул- күпләр өчен бик зур үрнәк һәм горурлык. Армия сафларына баручылар күп, ләкин мондый сынауларны үтүчеләр бик аз хәзерге заманда.
4.Гайнуллин Әхмәт Минвәли улы
Гайнуллин Әхмәт Минвәли улы 1964 елның 27 гыйнварында дөньяга аваз сала.Ул ягымлы, эш сөючән, батыр, спортны яратучы малай булып үсә. Һәрбер егет кешенең хыялы - армия сафларында хезмәт итү. Бу хыял Лаеш районы Атабай авылы егете Гайнуллин Әхмәт Минвәли улын да читләтеп үтми. Армиягә киткәч, Әфганстанга эләгә. Сугыш дигән афәтне ул да үз күзләре белән күргән. Күпме дуслары шунда үлеп калган аның. Кечкенәдән эшләп үскән батыр егетне армиядә дә хөрмәт итәләр.
"Армия - тормыш мәктәбе, ир егетнең бурычы - туган илен саклау" - дип сөйли ул. Армиягә 1982 елның 29 мартында китеп, 1984 елның 12 августында әйләнеп кайта егет. Кули - кумри шәһәрендә шофёр булып хезмәт итә.
“Әхмәт абый, бүгенге көндә әфганчыларга карата кадер-хөрмәт җитәрлекме, ничек уйлыйсыз?”-дип сорадым мин. Минем соравым ветеранның күңеленә тиде бугай. Ерактан ук сүзен башлады:
- Әфганстанга егетләр бара торды, аяз көнне яшен суккандай, цинк табутлар кайта барды. Ләкин моны җәмгыятькә белдерергә ярамый иде, зиратларга күмелгәндә, кабер ташларында да “Әфганстанда вафат булды” дип язу тыела иде. “Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды” дип язу гына рөхсәт ителде. Чын дөресе 1987 нче елда гына языла башлады.
Әйе, сугыш тәмамлангач, әфганчыларга төрле ташламалар гамәлгә кертелде. Аларга чиратсыз фатир алу мөмкинлеге бар иде, моннан тыш, конкурссыз укырга керү, транспортта бушлай йөрү кебек мөмкинлекләр... Ул заманда каршылык тоела иде, янәсе, әфганнарга барысы да бирелә... Әле бүгенге көндә дә әфган сугышчыларының барысына да торак бирелмәде. Дөрес, андыйлар инде бармак белән генә санарлык. Татарстан дәүләте бу мәсьәләгә зур игътибар белән карый. Минемчә, алдагы бер-ике елда бу проблема хәл ителер”.
Әйе, Әхмәт абый, бу өмет-ышанычларыгыз, һичшиксез, тормышка ашсын иде! Хәзерге көндә Әхмәт гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши.Ул тормыш иптәше белән бергә илгә лачын кебек ике ул үстерде.
4. Хәмидуллин Таһир Нотфулла улы
Авылдашыбыз Таһир абый 1962 нче елның августында Нотфулла абый белән Наҗия апа гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Кара тутлы, озын буйлы, чибәр егет булып җитешә. Күп балалы гаиләдә үскәнгәме, бик сабыр һәм тыныч кеше була. Авырлыкларга түземле була ул.
Шушы билгеләрне исәпкә алып, Таһирны Әфганстанның Кабул шәһәренә хезмәт итәргә җибәрәләр. Ул анда авылдашы Ринат белән сәфәр кыла. Сирәк булса да, алар очрашып торалар. Әлеге очрашу мизгелләре аларның күңелләрендә бер дә онытылмый. Авырлыкларга түземле була ул.
“Учебка”дан соң – Баку һәм Ташкент. Ташкент шәһәреннән самолет белән Кабул шәһәренә оча. “Тыныч Ташкенттан соң, утлы Әфган җиренә килеп эләккәч, тәннәр куырылгандай булды, җанны ниндидер бушлык биләп алды”, – дип искә ала ул көннәрне Таһир абый. Бу яктан Таһир абыйга бәхет елмая, күпме авырлыклар, кыенлыклар бәрабәренә ул исән-имин кала. Хәрби тревогалар, постта тору вакытларында йокысыз төннәре дә күп була аның. Ходай аңарга исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп иткән. Бүгенге көндә дә ул төп нигездә яши. Хөкүмәтебез аны да орден- медальләр белән бүләкләгән. Ни кызганыч, Таһир абый бүген ялгыз, гаиләсез... Тик шулай да кулыннан килмәгән эше юк. Тырыш, намуслы гомер кичерә Атабайда.
6. Вафин Дамир Миңнулла улы
Ә менә алтынчы егетебез- авылдашыбыз Вафин Дамир Миңнулла улына исән килеш әйләнеп кайтырга язмаган икән. Ул мең тугыз йөз алтмыш өченче елның декабрь аенда дөньяга килә. Матур гына зур күзле, кара йөзле малай Бибигөл апа белән Мңнулла абыйның төпчеге һәм өмете булып үсә. Балачактан ук Дамир тәртипле, ягымлы, ярдәмчел һәм эш сөючән була. “Бер ягы белән дә башка балалардан аерылмады,- ди ана. -Укырга да, уйнарга да, өй эшләрендә булышырга да вакыт таба иде.Кечкенәдән кулында чүкеч, кадак булды. Зур шырпы тартмасы кадәр генә сыерчык оясы ясап кйган иде.Бигрәк кечкенә булган инде, улым. Монда чебен торса гына инде”,- дип, аркасыннан сөйдем, дип искә ала Бибигөл апа. Шуны да саклый алмаганмын, ичмасам,- дип уфтанды Ана кеше. Дамирның малайлардан бер аермалы ягы- тегә белүендәдер, мөгаен. Чалбар балакларын да үзе теләгәнчә үзгәртеп кигән. Хәтта иптәш малайлары да килә иде”, - дип искә ала Ана. Әле дә саклана икән Дамирның үзгәртеп теккән чалбарлары.
Мәктәптә укыганда ук чандыр гәүдәле малай әтисе Миңнулла абый янына эшкә төшә, аңа булыша. Ә өйдә әнисенә ярдәм итә. “Әни, син миңа әйт кенә, мин үзем эшлим, сакла үзеңне”, -дип, мине сакларга тырышты. Ә үзен саклый алмады”,-дип сыкрана Бибигөл апа, кызарып чыккан яшьле күзләрен сөртеп.Ананың йөзе моңсу, күзләре яшьле, сагышлы. Бибигөл апа туктаусыз “Дамир- Миңнуллла” дия-дия сөйләде дә сөйләде.... Әйтерсең лә, бу минутларда ул миңа түгел, үз-үзенә сөйли. Баласын югалткан Ана кайгысыннан да олы хәсрәт юктыр. Мин аңа дәшәргә, бүлдереп сораулар бирергә кыймый торам.
Кыш көне яңа гына унсигезен тутыра, ә язында исә Армия сафларына алына. Атна саен хатлары килеп тора.Хатлары бик кыска, сүзләре саран, ләкин ягымлы һәм чын күңелдән. Авырлык һәм куркыныч турында бернәрсә дә юк.Дамирның хатлары өч ай да ун көн дәвам итә. Ахыргы хатын язып, егерме көн дә үтми, егетнең гәүдәсен цинк табутка салып кайтаралар. Өмете, киләчәге, таянычы һәм бәхете булган баласының йөзен дә күрә алмый, шул килеш, ачмый гына җирлиләр.Язмышына буйсынып, бала хәсрәте бик ачы булса да- түзә Ана.Гомер буе улының инде таушалырга өлгергән хатларын саклый, кат-кат аларны укып күңелен юата, Дамир абый турындагы хатирәләрне яңарта, шигырьләр, бәетләр яза. Яшь солдат үзенең биргән антына тугры булып кала. Батыр, ярдәмчел, намуслы булганы өчен, аны үлгәннән соң Мактау Кәгазе белән бүләклиләр. Туган авылы Атабайда 2005 нче елда Дамир яшәгән урамга аның исемен бирделәр һәм мәрмәр такта куелды.
Дамир яшәгән өй... Бар нәрсә дә бар. Алгы якта телевизор, икенче якта әкрен генә радио сөйләп тора. Гади авыл өе, башкаларныкыннан берни белән дә аерылмый. Бары тик моңсулык кына бөркелеп тора. Улы Дамирның үле гәүдәсен алып кайтуларына ышанмады Ана. Көтте, бәли, ул түгелдер. Цинк табутта кайткан гәүдә аның улы, аның газизе түгелдер, улы исәндер...
Кешене дә бит өмет яшәтә. Өметләнде ана, бәлки ялгышкандыр. Ләкин юк... Өметсезлектән кабер салкынлыгы саркып, җанын өшетә ялгыз ананың. Аның каршысында хәзер елмаеп карап торучы газиз баласының фотосурәте, хатлары һәм кара калын тышлыкка алтын хәрефләр бедән басылган Әфганстан сугышы корбаннарының “Хәтер китабы” гына тора. Ә күңелендә- хатирәләр. Кулымдагы хатлар шул еллар хатирәсенә алып керә. Менә алар.
Сәлам Таджикистаннан!
Исәнмесез, минем өчен якын булган әти- әни һәм апа. Безне 5 апрель көнне төнге 12.00 сәгатьтә поездга төяп алып киттеләр. 11 көнне монда килеп җиттек. Бүген 13 көнне хат язам. Без монда Әхмәт белән. Ашарга җитә, минем өчен кайгырмагыз.Бар да әйбәт, 2 айдан Әфганга алып китәләр, әле пока учебкада. Әни, зинһар өчен, үзеңне сакла. Эшкә дә йөрмә, авырмый гына йөр. Анда салкындыр әле, кар. Монда инде 38 градус җылы, 50 гә кадәр җитә диләр. Ярар, сау булыгыз, минем кадерлеләрем. Хат языгыз. Сәлам белән улыгыз Дамир. Тагын бер хат.
Сәлам Курган- Түбәдан!
Әнием, мин әлегә исән-сау, сезгә дә шуны ук телим. Әнием, бүген 9 Май көнне присяга принимать иттек. Кичә 80 км маршка ардык, машиналар белән, Кизилкала дигән шәһәргә, аннары кире кайттык.
Исән-сау булыгыз. Хат языгыз, улыгыз Дамир.
Ә бу хат- ап-ак яулыгын туздырып бәйләгән ана өчен иң кадерлеседер, мөгаен. Шактый таушалган конверт тышына “Соңгы хат” дип язылган. Күз яшьләренә бик күп чыланып җебегән.
Исәнмесез, минем өчен якын булган әти-әни, апа!
Сезгә сагынычлы кайнар сәламнәр җибәреп хат яза Дамир. Әни, язган хатыңны 18 көнне алдым.Бик зур рәхмәт. Мин әлегә исән-сау гына яшәп ятам, службалар әкрен генә бара. Без инде маршларны үтеп бетердек. 21 или 22се Термезга алып китәләр. Аннары кая булыр, билгесез. Әни, хатымны бетерәм. Зинһар, үзеңне сакла. Авырма. Шуның белән хатымны бетерәм. Кабат сәлам белән улыгыз Дамир.
Язылды 18 июнь 1982 нче ел, 20 сәг. 30 мин. Башка хат язмый торыгыз.
Шундый хатларны Дамир өч ай 10 көнгә 11не яза. Ә бу хаты соңгысы була.Ахыргы хатын язып, 20 көн дә үтми, егетнең гәүдәсен цинк табутка салып кайтаралар. Өмете, киләчәге, таянычы һәм бәхете булган баласының гәүдәсен, йөзен дә күрә алмый, шул килеш, ачмый гына җирлиләр. Язмышына буйсына Ана. Бала хәсрәте бик ачы булса да- түзә. 22 ел буе Әфган
турындагы барлык материалларны җыя. Шигырьләр, бәетләр, күңеленнән хатлар яза. Әхәт Гаффарның “771 аршын җир” дигән китабын саклый. Кулында- Дамиры язган соңгы хатлары, фотосурәтләры, Хәтер китабы. “Барысын бергә туплап, “Ак каен” дигән китап чыгарырга хыялландым”, -ди Бибигөл апа.
Ананың улына атап чыгарган бәете дә күңелләрне тетрәндерә.
Әйе.... Үзе генә яшәсә дә, ялгыз түгел Ана. Таянычы-кызы, улы турындагы хатирәләре, инде шактый картайган , каерылары калынайган каены- Ак каены бар. Аны аңлаучы,тыңлаучы, кайгысын һәм шатлыгын уртаклашучы Ак каен! Хезмәткә киткәнче Дамир шушы каен янына килеп йөргән, кайрысына исемен, киткән көнен уеп калдырган. “Ул, яфракларын лепер-лепер селкетеп, мине юата, хәсрәтемне тарата. Авыр вакытларда, Ак каен янына барып, күңелем булганчы сөйләшәм, йөрәгем йомшарганчы елыйм”,- дип сүзен дәвам итте Бибгөл апа.
Яз җитү белән яшәрә, ә көз җитү белән тагын саргая, моңая агач. Каен да минем белән картая, сагына, юксына.Әйе, Дамир, Ак каеның Сине юксына.1980 елда язып калдырган хәрефләр дә инде күптән каты кайрылар арасына кереп югалган.
Авыл зираты юл өстендә генә.Кабер тирәсе -тулы чәчәкләр.Һәйкәл өстендә – йолдыз, ә һәйкәлдән аңа улы- Дамиры карап тора. Аның күзләре: “Сабыр бул, әнием, зинһар кичерә күр!”-диләр сыман.
IV. Йомгаклау
Шуңа сөеник, исән кайткан солдатлар арабызда яши. Әфган егетләре... Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та, Әфган егетләре булып калдылар. Алар, ут-суны кичеп, язмышларына төшкән
авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән
элемтәне әле дә булса өзмиләр. Алар барысы да - тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган баһадирлар. Якташларыбыз әлеге сугышта зур батырлык, чын рухи түземлек үрнәкләре күрсәттеләр. Әле бик күп еллар янып күмерләнгән чит җирләр, дөрләп янучы танклар, “дошманнар” вәхшилеге егетләрне сискәндереп уятыр; үлгән, хәбәрсез югалган дусларының тормышка ашыра алмый калган өметләре, эшлисе эшләре, төзеләсе йортлары, туасы балалары хакында уй - хисләре җаннарын кимерер. Әле бик күп еллар....
Әфган сугышы ХХ гасырның иң озакка сузылган, канкойгыч, трагик сугышларының берсе булды. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көнгә сузылган. Советлар Союзы өчен ул, Бөек Ватан сугышы тәмамланып 34 ел узганнан соң, иң соңгысы булган. Ләкин әфган сугышы иң көчле державаның көчен-куәтен һәм бөтендөнья ышанычын бетерде, аның таркалуына башлангыч салды. Бу игълан ителмәгән сугышны ничек кенә атамадылар: басып алу, террорчылык, яшертен сугыш дип тә, локаль хәрби каршылык яисә интернациональ хәрби акция дип тә йөрттеләр. Тарихчылар һаман да аның каршылыклы характерына төшенеп бетә алмый. Әмма шунысы ачык: Әфганстанда бүген дә проблемаларның кимегәне юк.
Хезмәтемне башкару дәверендә мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем:
беренчедән, әфган сугышы солдатларның ( шул исәптән әтиемнең дә) тормышына шактый зур йогынты ясаган. Сугыштан кайтып, реабилитацияләнү, тыныч тормышка ияләшү шактый авыр һәм озак дәвам итә.Әтиемнең сүзләренә караганда, утлы сугыш кырын төшләренә кереп, әле дә булса куркып уянаган чаклары була.Әмма алар яши, тыныч тормыш итәргә тырыша.
Икенчедән, безнең солдатлар, Әфганстан сугышына китеп, үз илен, үз халкын яклау өчен көрәштек дип ышанганнар, дөресрәге, аларны моңа ышандырганнар.
Өченчедән, әфган халкы аларга сәер һәм гади, цивилизациядән артта калган дошман халык булып күзалланган.
Һәм, ниһаять, Россия җәмгыятенә карата да әфган сугышчыларының психологик халәте каршылыклы: уңай да, тискәре дә.Тыныч тормышта аның кайсы ягы җиңәр? Монысы инде безнең бүгенге җәмгыятебезнең фронтовикларга карата мөнәсәбәтеннән тора. Безнең үткән тарихыбыз һәм бүгенге тормыш моңа ачык мисал булып тора.
Файдаланган чыганаклар
1. Афганистан болит в моей душе…: Записки командира. Рим Мустаев К., 2004.
2. “Ялкын” журналы “Каһарманлык корбанлык белән янәшә”. Февраль, 2014.
14 бит.
3. Әтием- Хамитов Рамил Шамил улының, Вафина Бибигөл апаның истәлекләре.
4. Ягсуф Шафиков, Фикрят Табеев “Әфганстан-йөрәк ярам” Казан 2001(230-245)
5. Исламское общество Афганистана глазами советских солдат и офицеров.// История, № 48, 1998.
6. Кабул: 20 лет спустя. //АиФ, №8, 2009.
7. Атабай авылы елъязмалары.
8.Атабай туган якны өйрәнү музее материаллары.
9. Самойлов Д. Люди одного варианта: Из военных записок. // Аврора. №2,
1990.
10. Әфганчыларның гаилә архивындагы документлары, хатлары, истәлекләре.
11. Әхәт Гаффарның “771 аршын җир”. Казан.Татарстан китап нәшрияты.1991.
12. Лаеш хәрби комиссариаты архивы материаллары.
Под парусами
Астрономы получили первое изображение черной дыры
Как нарисовать портрет?
Рисуем ветку берёзы сухой пастелью
Астрономы наблюдают за появлением планеты-младенца