Җирле шагыйрәбез Тәслимә Кәримованың иҗаты буенча фәнни эш
Вложение | Размер |
---|---|
chchklr_sere.doc | 54 КБ |
“ЧӘЧӘКЛӘР СЕРЕ”
План.
I. Кереш. Табигать – якын дустыбыз.
II. Төп өлеш. Чәчәкләр сере.
III. Йомгаклау.
I.Кереш
Борын-борын заманда яшәгән ике дус –Табигать һәм Кеше. Алар бик тату яшәгәннәр.Табигать Кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр белән, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган. Шулай итеп, Кеше Баһадир булып җитлеккән.
Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. “Дөньяга хәзер мин ху- җа”,- дип кычкырган Кеше. Табигать, бу явызлыкны күреп, артка чигенгән. “Мин Табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына”, - дип мактанган Кеше. Табигатьнең кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыкны тартып алган. Эчә торган суын киптергән. Кешене буш яланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Һәм ул бик нык елаган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять, тапкан. Табигатьтән гафу үтенгән.
Чыннан да, табигать – безнең якын дустыбыз. Кеше нинди эшкә генә тотынмасын, нинди генә нигъмәтләрдән файдаланмасын, болар барысы да табигать белән бәйләнешле. Адәм баласының тормышын табигатьтән башка күз алдына да китереп булмый.
Табигатьнең аерылгысыз бер гүзәл почмагы булып, урман-кырларыбызны, иркен болыннарыбызны, түгәрәк аланнарыбызны бизәп торучы гүзәллек чыганагы – ул чәчәкләр дөньясы. Җир йөзенә матурлык тарату белән беррәттән, алар кешелек дөньясына шифа бирүче дә, борчылган күңелләргә тынычлык өстәүче дә. Шуңа күрә чәчәкләрне саклау, аларга карата битараф булмау – һәркемнең изге бурычы.
II. Төп өлеш.
Әлеге фәнни эшемдә мин Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез Тәслимә Кәримова иҗаты буенча эзләнү эше алып бардым. Максатым итеп, аның нәкъ менә “Чәчәкләр” циклына кергән шигырьләрен өйрәнүне, аларның әһәмиятләрен ачыклауны куйдым.
Тәслимә Кәримова тумышы белән Кукмара районының Янсыбы авылыннан. Авыл җирендә туып үсү өстенә, белгечлек алу, шиксез, Тәслимә апаны табигать баласы хәлендә тота. Һөнәре буенча – тәҗрибәле, көчле белемгә ия булган биолог ул. Ул табигатькә гашыйк җан, һәр чәчәкнең, һәр үләннең исемен, холкын белә. Күпләребез ландышның татарча энҗе чәчәк дип аталганын белми. Ә менә Тәслимә апа белә. Белә генә түгел, ул “Энҗе чәчәк” дип аталган шигырь дә иҗат иткән һәм шигырьләр җыентыгын да шулай дип атаган.
Урманнарга керсәм, энҗе чәчәк
Ак сәйләннәр булып чәчелгән,
Энҗе чәчәк яралгандыр кебек
Гашыйкларның шатлык яшеннән...
Әйе, шагыйрәбез әлеге саф чәчәкләрнең нәфислегенә дан җырлый, алар аша мәхәббәт, сагыну, шатлану хисләрен дә белдерә. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: әлеге энҗе чәчәк Кызыл китапка кертелгән һәм аны ялгыш кына да өзү зур югалтуга китерәчәк.
2.2. Т. Кәримованың “Чәчәкләр” циклына кергән шигырьләренең үзенчәлеге.
Бу дөньяда могҗизалар тулып ята,
Икеләнмә, әгәр серем ачыйм дисәң,
Һәр тереклек үзе ачар сиңа серен,
Әгәр аны хөрмәт итсәң, якын күрсәң.
Мәрхәмәтле була белсәң.
Шагыйрә әнә шулай үзенең чәчәкләр турындагы серен серле генә итеп ачып җибәрә. Әлеге циклда барлыгы 16 чәчәк исеме телгә алына.
Вак йолдызлар сипкән төсле
Сап-сары чәчәкләрем.
Минем белән туйдыра каз
Нәп-нәни бәбкәләрен.
Әлеге шигырьдә күз явын алырлык сары чәчәге булган үләннең матурлыгы гына түгел, ә бәлки, икмәкне алыштыра ала торган файдасы турында да бәян ителә.
Үги ана яфрагы дару үләннәреннән санала. “Үги ана дисәләр дә, һәр кешене тигез күреп, йөткергәннән дәвалыйм”, - диелә шигырь юлларында. Өстәвенә халыкта ул иң беренче чәчәк атучы үлән буларак та аталып йөртелә.
Әлеге чәчәк “күке” башлы булмаса да, күк, зәңгәр һәм ал төсләрне үз эченә ала. Аның төп сере дә шунда: баллы сулы булганда, ул ал төстә була икән. Ә менә чәчәкләре серкәләнгәч, күккә әйләнеп куя. Галимнәр мондый үзгәрешне бөҗәкләр өчен бик файдалы дип аңлатма бирә.
4. Флокс
Ә менә флокс үзенең хуш исле, тәүге карлар яуганчыга кадәр бакчаның бизәге булуы белән аерылып тора. Шагыйрә үзенең укучысына аларның серләшкәннәрен тыңларга, назларын тоярга киңәш итә.
5. Келәнчел – пролеска
Аны икенче төрле “урман умырзаясы” дип тә йөртәләр. Төсе дә бик матур, зәңгәр, нәкъ күк гөмбәзе, ди автор.
Кояшның тәүге нурлары
Кайчан төшеп өлгергән.
Зәңгәр чәчәкләрдән тезеп
Кем ул тәкыя үргән.
6. Сәрдәнә – сныть
Сәрдәнә нәкъ менә келәнчелнең төсен урлаган диярсең. Ул да бар дөньяның зәңгәрлеген үзенә җыйган. “Кояшлы май аенда имән урманнарында зәңгәргә манам җирне”,- ди ул үзе турында.
7. Нәркис – Амариллис
Чәчәкләр арасында иң нәфисләрдән санала. Әлеге чәчәк үзенең аклыгы, хуш исе белән дә башкалардан бик нык аерыла.
Ап-ак минем таҗларым,
Чәчәк атам язларын,
Хуш исемнән танырсыз,
Букет җыеп алырсыз.
Кем дисезме, нәркис мин,
Һәр чәчәктән нәфис мин.
8. Арыслан авызы – львиный зев или антирринум
Әлеге үләннең исеме үк үзенчәлекле. Ерткыч арыслан авызына ошатып, аны шулай атаганнар. Шулай да ул бик нәфис, йомшак чәчәк. Саксыз, ялгыш кагылу да аның таҗларына зыян салырга мөмкин. Бу чәчәкнең хуҗасы да берәү генә: шөпшәләр. Әлеге чәчәк үзенең баллы сые белән аларны үзенә тарта.
9. Ромашка
Еш кына бу чәчәкне “мәхәббәттән иң күп зыян күргән чәчәк” дип йөртәләр. Ни өченме? Элегрәк яшьләр үзләренең ярату-яратмауларын шушы чәчәк таҗлары аша тикшереп караганнар.
Ярата, яратмый, диеп,
Чукларымны санама.
Бар бизәгем – чукларымда
Күз тидермә аларга.
Ә халыкта аларны “ак тәлинкә, сары май” дип тә йөртәләр. Шулай ук халык медицинасында актив кулланалар.
10. Күкчәчәк – Синий Василёк
Борынгылар күкчәчәккә чүп үләне итеп караганнар. Таралган урыны кырлар булган. Тик шулай да хәзер ул бакчаларда да үсә һәм тирә-юньгә матурлык өсти. Аны дәвалану үләне буларак та кулланалар.
11. Лалә чәчәге – Тюльпан
Әлеге чәчәкнең туган җире – Иран. Шулай да инде ул безнең якларда киң таралыш тапкан чәчәкләрнең берсе. Ниндидер дәвага ия булмаса да, ул матурлык һәм яз символы булып тора.
12. Җилдәк – ветренница, анемона
Язгы назлы җилләр искәч,
Җилдәкләр чәчәк ата.
Ак дулкындай ак җилдәкләр
Урманны матурлата,-
диелә әлеге чәчәк турында. һ
13. Дәлия – Георгин.
Хәзерге вакытта бу чәчәкләрнең ниндиләре генә юк! Кызыллары, аклары, сарылары, аллары. Җәй ахырында, көз башларында инде без аларның беренче чәчәкләрен күрәбез. Гомумән, алар һәр бакчаның яме, гүзәллеге булып торалар.
14. Кашкарый – Астра.
Шагыйрә аларны каш астыннан елмаеп карап торучы сыйфатлар белән чагыштыра. Дәлияләр кебек үк, алар да – көз билгеләре.
15. Миләүшә – Фиалка
Автор миләүшә чәчәген үтә дә серле итеп таныштыра. Сары чәчле, зәңгәр күзле дә икән әле ул! Иртә яздан көзгә чаклы үзенең барлыгы, матурлыгы белән күпләрне җәлеп итә, нечкә матурлыкны аңларга ярдәм итә.
16. Энҗе чәчәк – ландыш.
Ак энҗеләр төсле мин,
Үзем тәмле исле мин.
Кыңгыраулар – чукларым,
Эчәм таңның чыкларын.
Шуңа күрә җанга сихәт
Чәчәкләрем, җимешем.
Төнәтмәмне эчеп кара,
Кемлегемне белерсең.
Халыкта энҗе чәчәген “бәхет китерүче чәчәк” дип тә йөртәләр. Үзенең нәфислеге, матурлыгы белән генә түгел, шифасы белән дә күпләрне дәвалаган, күпләргә ярдәм иткән чәчәк ул!
III. Йомгаклау.
Гомумән, Тәслимә Кәримованың әлеге шигырьләре чәчәкләр турында гына мәгълүмат биреп калмый, аларның кеше тормышындагы ролен дә ачыклап бирә. Беренчедән, алар безнең көндәлек тормышыбызга ямь өстиләр, матурлыкны аңларга, тоярга ярдәм итәләр, рухи дөньябызны баеталар. Икенчедән, дару үләннәре буларак, тәннәребезгә сихәт өстиләр, катлаулы авыруларны да җиңеп чыгарлык көч бирәләр.
Фәнни эшемне йомгаклап шуны әйтәсе килә: чәчәкләр – безнең тормыш бизәге. Аларны рәнҗетмик, югалтмыйк, саклыйк!
Кулланылган әдәбият.
Рождественский венок
Император Акбар и Бирбал
Как нарисовать зайчика
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое
Аэродинамика и воздушный шарик