Чирмешән районы – Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан, төрле милләт халыклары яши торган катнаш район. Татар милләтенең милли колоритын саклаган, аның гореф-гадәтләрен киләчәккә илтәчәк татарлар да, чувашлар да, руслар да, мордвалар да яши торган төбәк бу.
Туган җир ул кеше күңеленә
Ана сөте белән салына...
Саҗидә Сөләйманова.
Туган җир. Туган туфрак. Туган төбәк. Ул һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән әлеге төшенчә тагын да зур мәгънәгә ия була. Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияты, табигате – болар барысы да кече яшьтән үк тормышыбызның бер кисәгенә әверелә.
Һәр кеше өчен үз туган җире, шул җирдә хезмәт куючы кешеләре бик кадерле һәм якын. Безнең күңелләребезгә туган як төшенчәсе , иң беренче, үзебез яшәгән табигатьнең гүзәллегенә соклану, авылыбызның төзек-матур булуына горурлану, шул матурлыкны үзләренең иҗатларында гәүдәләндерә алучы әдипләребез иҗатын өйрәнү аша да керә.
Чирмешән районында җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү, аның белән район халкын таныштыру бик уңышлы алып барыла.
Үзебезнең туган татар теленең бөтен нечкәлекләрен безгә җиткерү, аның аһәңен, моңын тоя алырга өйрәтү, милләтебезнең мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятын, тарихын белдереп, шулар аша туган җиргә һәм үз халкына мәхәббәт, алар белән горурлану тәрбияләү эшен мәктәптә безнең укытучыларыбыз башкара.
Минем фәнни-эзләнү эшемнең төп максаты – туган ягымның курку белмәс, тормышны яратучы әдибе Дания Әгъзәмова иҗатын өйрәнү. Бурычларым - әдипнең тормыш юлында булган вакыйгаларны барлау, иҗатының үзенчәлекле якларына күзәтү ясау. Эшемнең актуальлеге - туган төбәкнең танылган шәхесләре иҗатын күзәтү, аларның әдәби әсәрләре аша тормышта авырлыкларны җиңәргә, сынмаска, тормышны, туган якны яратырга өйрәнү.
Татар әдәбиятында безне үзенең үрнәгендә, әсәрләре белән тормышны яратырга өйрәтә, бервакытта да бирешмәскә өйрәтә торган язучы барыбызга да таныш. Ул – Фәнис Яруллин. Чирмешән районы Түбән Кәминкә авылында яшәгән Дания Әгъзамовага шулай дип язган ул. “Бирешмәскә кирәк, - дигән. – Кайгы – вакытлы нәрсә: килә дә китә, ә чирнең кайчан китәсе билгесез. Билгесезлек тә сине куркытмасын”, - дип язган ул хатында.
Ничәмә-ничә еллар буена урын өстендә ятарга мәҗбүр булган Дания апаның гомер кылын тормышны, кешеләрне. әдәбиятны, сәнгатьне ярату җепләре бәйли дә инде. Аянычлы язмышка буйсынмыйча, ачы тәкъдиренә каршы торып башын имичә яши алган ул. Күп кенә талантлы шагыйрьләр көнләшерлек шигырьләр яза, күп кенә танылган рәссамнар гаҗәпләнерлек, рәсемнәр ясый ул. Нәкъ шул иҗаты аның яшәү мәгънәсе булып тора. Хәлсезләнеп. Күңел төшенкелегенә бирелгән чакта. Яңадан өмет уты кабызып җибәрә.
1954 нче елның ямьле май аенда ике абыйсы артыннан кадерле кыз булып дөньяга килә ул. Сәләтле укучы Дания апага уку бик җиңел бирелә. Башлангыч сыйныфларда гел 5ле билгеләренә генә укый ул. Дания апа кечкенәдән шигырьләр язарга, рәсем ясарга ярата. Бу сәләт аңа әти-әнисеннән күчкәндер. Алар иҗади кешеләр булганнар, әтисе – оста гармунчы, әнисе – мөнәҗәтләр язган. Даниянең алтынчы сыйныфта укыган чагы. Иптәшләре белән бергәләп кышларын чаңгы-чанада шуып, язларын, җәйләрен Сөлчә буйларында казлар саклап төрле уеннар уйнап йөргән чаклар бу.Дания апа шул асылмалы басмаларда, тыкрыклардан йөгерә дә йөгерә. Ә йөгерүдә аңа тиңнәр юк. Әллә боларның барысы да татлы төш кенәме соң? 8нче сыйныфны тәмамлаганда каты авыру Данияне аяксыз итә. Табиблар да чирнең сәбәбен әйтә алмыйлар. Рәхимсез язмыш аңа үзенең сагышлы кочагын җәя. Әмма Дания апа бирешми, кешегә бер генә тапкыр бирелә торган тормышны барлык төсмерләре белән ярата, иҗат итә, сөенеп- сөендереп яши. Чир аны аяктан еккач, ул урта мәктәпне, аннан читтән торып Мәскәү халык сәнгате университетын тәмамлаган. Авыл музеенда бүгенге көндә аның рәсемнәре саклана. Алар ике төс белән ясалган: ак һәм кара төсләр. Ләкин аның рәсемнәреннән ак төс – миллилек бөркелеп тора, чөнки аның күңелен дә аклык биләгән булгандыр.
Хәзерге вакытта Дания Әгъзәмова безнең арада юк инде. Ләкин ул калдырган шигырьләр, рәсемнәр күпләргә яшәүгә көч бирә, тормышның мәгънәсен аңларга ярдәм итә.
Авыр иде яшәү ул заманда
Намусыннан ваз кичмәгән олы җанга,
дигән юллар бар, рәнҗетелгән, кыерсытылган авылдашларына, туганнарына багышланган “Кайту” дигән шигырендә. Яшәү һичкайчан җиңел булмаган, чорның ачы җиле, дәһшәте күпләргә кагылган, кагыла: бабасы мулла булган өчен сөрелгән, туганнарын ачы язмыш еракларга сипкән. әтисе Курск янындагы сугышлардан ике күзсез кайткан. әнисе инвалид бала караган, алты бала үстергән... Саный китсәң, Дания апа әйтмешли, кемгә җиңел. Авырлыкларны җиңеп. Тормышны сөеп яшәү генә яшәүдер ул.
Менә шундый милләттәшләрем, якташларым булуы белән горурланып яшим мин хәзерге көндә. Туган төбәгебезгә булган якты хисләрне тәрбияләүдә якташ язучыларыбызның да өлеше бәяләп бетермәслек дәрәҗәдә зур. Алар матур әдәбият үрнәкләре аша туган җиребезне, милләтебезне тагы да яратырга, туган ягыбызның башка төбәкләрдән аермалы булган үзенчәлекле якларын ачарга ярдәм итә. Күп тә үтмәс, без дә мәктәбебезне тәмамлап, төрле якларга таралырбыз. Кеше читтә һәрвакыт башкалар өчен шәхес буларак кызыклыдыр дип уйлыйм мин. Ә шәхес булыр өчен, беренче чиратта, туып-үскән җирең турында, мәдәнияте, тарих буенча хәбәрдар булырга кирәк.
Вложение | Размер |
---|---|
daniya_gzmova_izhaty_2.doc | 43 КБ |
Татарстан Республикасы Чирмешән районы 1нче Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбе
Тема: «Көмеш сулы бер чишмә...» (Җирле шагыйрә Дания Әгъзәмова иҗаты)
Эшне башкаручы: 11нче сыйныф укучысы Гобәйдуллина Алия Әнәс кызы
Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатуллина Гөлшат Гыйлметдин кызы
Чирмешән – 2013-
-2-
Кереш.
Чирмешән районы – Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан, төрле милләт халыклары яши торган катнаш район. Татар милләтенең милли колоритын саклаган, аның гореф-гадәтләрен киләчәккә илтәчәк татарлар да, чувашлар да, руслар да, мордвалар да яши торган төбәк бу.
Туган җир ул кеше күңеленә
Ана сөте белән салына...
Саҗидә Сөләйманова.
Туган җир. Туган туфрак. Туган төбәк. Ул һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән әлеге төшенчә тагын да зур мәгънәгә ия була. Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияты, табигате – болар барысы да кече яшьтән үк тормышыбызның бер кисәгенә әверелә.
Һәр кеше өчен үз туган җире, шул җирдә хезмәт куючы кешеләре бик кадерле һәм якын. Безнең күңелләребезгә туган як төшенчәсе , иң беренче, үзебез яшәгән табигатьнең гүзәллегенә соклану, авылыбызның төзек-матур булуына горурлану, шул матурлыкны үзләренең иҗатларында гәүдәләндерә алучы әдипләребез иҗатын өйрәнү аша да керә.
Чирмешән районында җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү, аның белән район халкын таныштыру бик уңышлы алып барыла.
Үзебезнең туган татар теленең бөтен нечкәлекләрен безгә җиткерү, аның аһәңен, моңын тоя алырга өйрәтү, милләтебезнең мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятын, тарихын белдереп, шулар аша туган җиргә һәм үз халкына мәхәббәт, алар белән горурлану тәрбияләү эшен мәктәптә безнең укытучыларыбыз башкара.
Минем фәнни-эзләнү эшемнең төп максаты – туган ягымның курку белмәс, тормышны яратучы әдибе Дания Әгъзәмова иҗатын өйрәнү. Бурычларым - әдипнең тормыш юлында булган вакыйгаларны барлау, иҗатының үзенчәлекле якларына күзәтү ясау. Эшемнең актуальлеге - туган төбәкнең танылган шәхесләре иҗатын күзәтү, аларның әдәби әсәрләре аша тормышта авырлыкларны җиңәргә, сынмаска, тормышны, туган якны яратырга өйрәнү.
-3-
Төп өлеш.
Безнең данлы Чирмешән ягы язучылары үзе туган, үскән, яшәгән һәм әсәрләрен иҗат иткән урыннан аерылгысыз, чөнки әдип иҗаты өчен азыкны үзенә яхшы таныш булган җирлектән ала. Аларны сокландырган туган табигать, аның кешеләре, тормыш-көнкүреш йолалары әсәрләренә күчәләр, тылсымлы сүз остасының каләм көче белән гади тормыш картиналарына әвереләләр. Язучыларыбыз үзләре күргән вакыйгаларны, күренешләрне тулырак, җанлырак яктыртып, кызыклы әсәрләр язалар. Шуның өчен дә районыбызда алар белән очрашулар еш булып тора, әсәрләрен дә яратып укыйбыз.
Татар әдәбиятында безне үзенең үрнәгендә, әсәрләре белән тормышны яратырга өйрәтә, бервакытта да бирешмәскә өйрәтә торган язучы барыбызга да таныш. Ул – Фәнис Яруллин. Чирмешән районы Түбән Кәминкә авылында яшәгән Дания Әгъзамовага шулай дип язган ул. “Бирешмәскә кирәк, - дигән. – Кайгы – вакытлы нәрсә: килә дә китә, ә чирнең кайчан китәсе билгесез. Билгесезлек тә сине куркытмасын”, - дип язган ул хатында.
Дөньяда мин бер битараф кеше түгел,
Матурлыкны күрер өчен күзләрем бар,
Шуңа күрә шатлана һәм сөенә күңел
Тормышымда үзем салган эзләрем бар.
Кешеләргә йөрәгемне бирә алам
Диңгез кебек ярсып торган йөрәгем бар.
Авырлыкка туры карап яшим һаман –
Чөнки минем кешеләргә кирәгем бар.
Каерса да язмыш минем канатымны,
Аералмас кешеләрне яратуны.
Бу шигырь юллары районыбызның күренекле шәхесе рәссам һәм шагыйрә Дания апаның тормыш юлын, аның тормыш максатын чагылдыра. Чыннан да ничәмә-ничә еллар буена урын өстендә ятарга мәҗбүр булган Дания апаның гомер кылын тормышны, кешеләрне. әдәбиятны, сәнгатьне ярату җепләре бәйли дә инде. Аянычлы язмышка буйсынмыйча, ачы тәкъдиренә каршы торып башын имичә яши алган ул. Күп кенә талантлы
-4-
шагыйрьләр көнләшерлек шигырьләр яза, күп кенә танылган рәссамнар гаҗәпләнерлек, рәсемнәр ясый ул. Нәкъ шул иҗаты аның яшәү мәгънәсе булып тора. Хәлсезләнеп. Күңел төшенкелегенә бирелгән чакта. Яңадан өмет уты кабызып җибәрә.
1954 нче елның ямьле май аенда ике абыйсы артыннан кадерле кыз булып дөньяга килә ул. Сәләтле укучы Дания апага уку бик җиңел бирелә. Башлангыч сыйныфларда гел 5ле билгеләренә генә укый ул. Дания апа кечкенәдән шигырьләр язарга, рәсем ясарга ярата. Бу сәләт аңа әти-әнисеннән күчкәндер. Алар иҗади кешеләр булганнар, әтисе – оста гармунчы, әнисе – мөнәҗәтләр язган. Даниянең алтынчы сыйныфта укыган чагы. Иптәшләре белән бергәләп кышларын чаңгы-чанада шуып, язларын, җәйләрен Сөлчә буйларында казлар саклап төрле уеннар уйнап йөргән чаклар бу.Дания апа шул асылмалы басмаларда, тыкрыклардан йөгерә дә йөгерә. Ә йөгерүдә аңа тиңнәр юк. Әллә боларның барысы да татлы төш кенәме соң? 8нче сыйныфны тәмамлаганда каты авыру Данияне аяксыз итә. Табиблар да чирнең сәбәбен әйтә алмыйлар. Рәхимсез язмыш аңа үзенең сагышлы кочагын җәя. Әмма Дания апа бирешми, кешегә бер генә тапкыр бирелә торган тормышны барлык төсмерләре белән ярата, иҗат итә, сөенеп- сөендереп яши.
Көмеш сулы нәни бер чишмә мин,
Ярларымнан ашып ташмыймын.
Ташлар ярып җир өстенә чыктым
Гомер юлын шуннан башлыймын.
Моңнарым да ерак ишетелми,
Агышым да ерак ишетелми, - дип яза ул үзенең татарга хас тыйнаклыгы белән. Үзенчә әйтсәк. бер кечкенә чишмәдер ул. Ләкин ул чишмәнең чылтыравын ишетәбез, моңын тоябыз без. Чир аны аяктан еккач, ул урта мәктәпне, аннан читтән торып Мәскәү халык сәнгате университетын тәмамлаган. Авыл музеенда бүгенге көндә аның рәсемнәре саклана. Алар ике төс белән ясалган: ак һәм кара төсләр. Ләкин аның рәсемнәреннән ак төс – миллилек бөркелеп тора, чөнки аның күңелен дә аклык биләгән булгандыр. Аклык, яктылык “Беренче кар”ында гына түгел, ул сурәтләгән авыл урамнарына сибелгән, ашкынып аккан язгы суларга төшкән.
...Шәл бәйләдең, әни, мамыктан...
-5-
Сагынганда шәлең бөркәнәмен
Баса кебек күңел ярасын
Тәнем түгел, җаным җылына күк
Шушы шәлгә ятсам төренеп...
Шәлдәге җылылык шигырь юлларына, шигырь юлларыннан безнең күңелләргә күчә, җылылык, моң тула. Татар халкына, милләтемә генә хас хисләр… Хәзерге вакытта Дания Әгъзәмова безнең арада юк инде. Ләкин ул калдырган шигырьләр, рәсемнәр күпләргә яшәүгә көч бирә, тормышның мәгънәсен аңларга ярдәм итә.
Авыр иде яшәү ул заманда
Намусыннан ваз кичмәгән олы җанга,
Дигән юллар бар, рәнҗетелгән, кыерсытылган авылдашларына, туганнарына багышланган “Кайту” дигән шигырендә. Яшәү һичкайчан җиңел булмаган, чорның ачы җиле, дәһшәте күпләргә кагылган, кагыла: бабасы мулла булган өчен сөрелгән, туганнарын ачы язмыш еракларга сипкән. әтисе Курск янындагы сугышлардан ике күзсез кайткан. әнисе инвалид бала караган, алты бала үстергән... Саный китсәң, Дания апа әйтмешли, кемгә җиңел. Авырлыкларны җиңеп. Тормышны сөеп яшәү генә яшәүдер ул.
Бөек шагыйребез Тукай иҗатына да гашыйк булып яшәгән якташыбыз.
Теләгәнсең, шагыйрь, җирне
Хаклык,
Тоташ шатлык итеп күрергә.
Иркең булганда да көч тапкансың
“Китмибез!” дип җырлап йөрергә, - ди ул.
-6-
Йомгак.
Менә шундый милләттәшләрем, якташларым булуы белән горурланып яшим мин хәзерге көндә. Туган төбәгебезгә булган якты хисләрне тәрбияләүдә якташ язучыларыбызның да өлеше бәяләп бетермәслек дәрәҗәдә зур. Алар матур әдәбият үрнәкләре аша туган җиребезне, милләтебезне тагы да яратырга, туган ягыбызның башка төбәкләрдән аермалы булган үзенчәлекле якларын ачарга ярдәм итә. Күп тә үтмәс, без дә мәктәбебезне тәмамлап, төрле якларга таралырбыз. Кеше читтә һәрвакыт башкалар өчен шәхес буларак кызыклыдыр дип уйлыйм мин. Ә шәхес булыр өчен, беренче чиратта, туып-үскән җирең турында, мәдәнияте, тарих буенча хәбәрдар булырга кирәк.
-7-
Кулланылган әдәбият исемлеге:
Ель
По морям вокруг Земли
Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое
Под парусами