Әлеге фәнни - эзләнү эшендә татар халык әкиятләрендә Төлке образының бирелеше өйрәнелә.
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_halyk_kiyatlrend_tolke_obrazy.docx | 485.56 КБ |
IV Открытая научно-исследовательская конференция учащихся имени Наби Даули
Секция «Татарский язык и литература»
Татар халык әкиятләрендә Төлке образы
Автор:
Рахматуллина Язиля, Сафиуллина Диляра,
учащиеся 6 класса
МБОУ “Новосалмановская СОШ”
Алькеевского МР РТ
Научный руководитель:
Рахматуллина Гюзелия Исламовна,
учитель татарского языка и литературы
МБОУ “Новосалмановская СОШ”
Алькеевского МР РТ
Базарные Матаки
2017 год
Эчтәлек
I.Кереш .........................................................................................................................3
II.Төп өлеш.
2.1.“Төлке, төлке – төләйман”. Төлкегә гомуми характеристика ..........................5
2.2. Сораштыру бите...................................................................................................7
2.3. Мәгълүматларны таблицага урнаштыру...........................................................12
2.4. Гомуми нәтиҗәләр...............................................................................................13
III. Йомгак...............................................................................................................14
IV. Кулланылган әдәбият.......................................................................................15
Кереш
Әкият кайда яши? Бөтен җирдә: карурманда, кырда, юл чатында, яфрак тавышында... Әкият кеше белән бергә туган, һәм кеше яшәгәндә әкият тә яши. Әкиятләрне бөтен кеше: зурлар да кечкенәләр дә ярата. Ә хәзер «Нәрсә соң ул әкият?» дигән сорауга җавап бирергә тырышып карыйк.
Әкият ул — халык авыз иҗатының төп жанрларыннан берсе булып, уйдырмага нигезләнгән тылсымлы, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы эпик сәнгать әсәре.
Татар халык әкиятләре арасында хайваннар турындагылары бик аз. Аларның күләмнәре дә зур түгел. Төп геройлары — кыргый җанварлар, йорт терлекләре һәм җәнлекләре, кошлар һ. б.
Халык арасында «Салам-Торхан һәм Төлке», «Аю, Бабай, Төлке», «Шәрә Бүре», «Торна белән Төлке», «Кәҗә белән Сарык» әкиятләрендәге сюжетлар аеруча киң таралган.
Хайваннар турындагы әкиятләр әкият жанрының гына түгел, бәлки, гомумән фольклорның иң борынгы күренешләреннән санала.
Борынгы кешенең фикерләвендә хайваннар белән бәйлелек зур урын тоткан. Ул үзендәге сыйфатларның хайваннарда да булуына ихлас күңелдән ышанган. Хайваннарны ул үзе кебек үк сөйләшә һәм фикерли ала дип исәпләгән , хәтта үзен алар белән туганлык мөнәсәбәтендә тора дип уйлаган.
Хайваннар белән туганлык мөнәсәбәтенә ышану борынгы община строенда һәр ыруның ниндидер берәр хайванны үзенең нәсел башы итеп санавына китергән (тотемизм). Бу хайванны, ягъни тотемны, үтерергә ярамаган: ул әлеге ыруны яклаучы һәм саклаучы дип ышанганнар. Әмма татар халкының хайваннар турындагы әкиятләрендә тотемистик мотивлар бик аз сакланган.
Тема: «Татар халык әкиятләрендә Төлке образы”.
Максат: татар халык әкиятләрендәге Төлке образына анализ ясау, аның асылын ачыклау.
Бурычлар: төлке турында өстәмә материал туплау; темага караган сораштыру үткәрү; Төлке образы булган татар халык әкиятләрен уку; Төлке образын анализлау һәм нәтиҗә ясау.
Тикшерү объекты: татар халык әкиятләре.
Тикшерү предметы: Төлке.
Тикшерү методлары: китаплар уку, эзләнү, сораштыру үткәрү, анализлау.
Көтелгән нәтиҗә: төлке турында мәгълүматлы булу, татар халык әкиятләрен уку, истә калдыру, аларны анализлый белү, татар халык әкиятләрендә Төлке образына харатеристика бирә белү.
Төп өлеш
Әлеге бүлеккә материал туплау өчен, без Интернет челтәре материалларына мөрәҗәгать иттек. https://ru.wikipedia.org сайтыннан алган мәглүматларга караганда, төлке – эт семьялыгына кергән имезүче ерткыч җәнлек. Аның тән озынлыгы 60-90 см, койрыгының озынлыгы – 40-60 см; авырлыгы – 6 – 10 кг. Ул бик матур янып торган җирән төстә. Тән төзелеше төз һәм нәфис. Төлке сак кына тигез итеп йөри. Моны ул калдырган эзләрдән белергә була. Куркынган очракта бик тиз чаба.
Төлке 400 төр хайван белән, шул ук вакытта үсемлекләр белән дә туклана. Алар арасында күпчелекне кимерүчеләр тәшкил итә, бигрәк тә кыр тычканнары. Шулай ук куян балалары, кайбер кошлар да төлке табынын бизи. Әлбәттә, әлеге ерткыч хайван йорт кошларыннан да чирканмый.
Төлке нык ис тоючан, сизгер, яхшы ишетүче хайван. Күзләре төнлә үткен күрә. Әлбәттә без өйрәнә торган җәнлек турында материал күп. Без аның белән таныштык. Үзебез өчен шактый яңа мәгълүмат белдек, файдалы һәм бай хәзинә тупладык.
Тикшерү эшебезне дәвам итеп, мәктәбебез укытучылары арасында сораштыру үткәрдек. Чөнки безнең мәктәбебездә югары квалификацияле, тирән белемле, үз эшләрен яраткан мөгаллимнәр эшли. Әлеге эшне башкару өчен, укытучыбыз ярдәмендә, сораштыру бите ясадык. Үзебезне кызыксындырган төп сорауларны шунда язып куйдык. Безнең өчен ул бик җайлы булды.
Сораштыру бите
Сораштыру бите
Әңгәмәдәш: Мәхмүтов А. Ф., I кв. категорияле биология укытучысы,
мәктәп директоры
Сораштыручы: Сафиуллина Диләрә
№ | Сораулар | Җаваплар |
1 | Төлке нинди семьялыкка керә? | Ул бүреләр семьялыгына керә. |
2 | Аңа нинди үзенчәлекләр хас? (особенности ) | Хәйләкәр, тиз, әрсез. |
3 | Аның ниди файдасы бар? | Тычканнарны юк итә. |
4 | Зарары нидә? | Котыру авыруы тарата, йорт кошларын юк итә. |
5 | Төлке турында нинди әкиятләр беләсез? | “Колобок”, “Төлке белән Торна” |
Сораштыру бите
Әңгәмәдәш: Хәлиуллина Г. Ф., югары категорияле башлангыч сыйныф
укытучысы
Сораштыручы: Рәхмәтуллина Язилә
№ | Сораулар | Җаваплар |
1 | Төлке нәрсә ул? | Кыргый хайван. |
2 | Аңа нинди характеристика бирер идегез? | Акыллы, хәйләкәр. |
3 | Төлке турында нинди әкиятләр беләсез? | “Төлке белән Бүре” |
Сораштыру бите
Әңгәмәдәш: Крашенинникова С. А., I кв. категорияле география укытучысы Сораштыручы: Насыйбуллин Динар
№ | Сораулар | Җаваплар |
1 | Төлке кайларда, нинди географик зоналарда яши? | В зонах хвойных лесов, степях, лесостепях, широколиственных лесах. |
2 | Төлке турында нинди әкиятләр беләсез? | “Лиса и Журавль», «Колобок», Лиса и Заяц» |
Сораштыру бите
Әңгәмәдәш: Задева Р. А., инглиз теле укытучысы Сораштыручы: Нотфуллина Диана
№ | Сораулар | Җаваплар |
1 | Төлке инглизчә ничек була? | Fox |
2 | Инглиз әкиятләрендә Төлке образы бармы? Ул нинди? | Fox is cunning – төлке хәйләкәр. |
Сораштыру бите
Әңгәмәдәш: Сагирова Л. Ф., I кв. категорияле биология укытучысы
Сораштыручы: Зарипов Илфат
№ | Сораулар | Җаваплар |
1 | Төлке файдалы җәнлекме? | Әйе, төлке файдалы җәнлек. |
2 | Файдасы нидә? | Авыру тычканнарны, куяннарны юк итә. |
Сораштыру бите
Әңгәмәдәш: Мөхәммәткәримова С. М., I кв. категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Сораштыручы: Рәхмәтуллина Язилә
№ | Сораулар | Җаваплар |
1 | Төлке турында нинди җырлар беләсез? | “Көлтә, көлтә койрыгым, болгый – болгый бараем” |
2 | Нинди әкиятләр беләсез? | “Төлке белән Торна”, “Төлке белән Каз”, “Аю белән Төлке” |
Сораштыру бите
Әңгәмәдәш: Савинов А. А., югары кв категорияле рус теле һәм
әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
Сораштыручы: Насыйбуллин Динар
№ | Сораулар | Җаваплар |
1 | Какую роль играет образ Лисы в воспитательной системе? | Служит отрицательным фоном для положительных героев произведений. |
2 | Охарактеризуйте её | Хитрая, т. е. умная, но злая; всегда ищет короткий путь. Труслива – |
убегает, когда её планы вскрываются. | ||
Сораштыру бите
Әңгәмәдәш: Грунина Л. В., югары категорияле рус теле һәм
әдәбияты укытучысы
Сораштыручы: Сафиуллина Диләрә
№ | Сораулар | Җаваплар |
1 | Как часто встерчается образ Лисы в русской литературе? | Образ Лисы встречается в русской литературе довольно часто. Это |
сказки, рассказы. | ||
2 | Почему все говорят, что лиса хитрое животное? | Потому что она обладает такими качествами, как изворотливость; умеет во всем обрести для себя выгоду. |
Укытучыларыбыз белән аралашу бик күңелле, кызыклы һәм файдалы булды. Аларның фикерләре, теләк – киңәшләре хезмәтебезне уңышлы башкарып чыгарга этәргеч һәм көч бирде. Димәк, төлке - бик хәйләкәр, усал, шул ук вакытта акыллы хайван. Төлкенең кешелеккә зыяны да, файдасы да бар икән. Зыяны – авыру таратырга, йорт кошларына хыянәт итәргә мөмкин; файдасы - авыру хайваннарны, бигрәк тә, кимерүчеләрне юк итә. Төлке образы татар халык авыз иҗатында гына түгел, рус, инглиз әдәбиятларында да барлыгын ачыкладык. “Тәрбия өлкәсендә уңай геройларга тискәре фон буларак хезмәт итә”, - ди мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Артем Александрович Савинов.
Таблицага туплау
Чираттагы эшебез укылган татар халык әкиятләре буенча фикер алышу булды. Фикерләребезне түбәндәге таблицага урнаштырдык.
Әкиятнең исеме | Геройлар | Төлкенең хәйләләре | Сыйфаты | Нәтиҗә |
“Әтәч белән Төлке” | Әтәч, Төлке, Эт | “— Әй, дус, агач башыннан төшмисеңме, җәмәгать булып, бергә намаз укыр идек,— диде”. “— Тукта, сабыр ит, тәһарәтем бозылды, тәһарәт яңартып килим,— диде дә койрыгын күтәреп сызды”. | Хәйләкәр | Төлке, хәйләкәр булуына карамастан, йорт хайваннары белән каршылыкка керсә, һичшиксез җиңелә. |
“Торна белән Төлке” | Торна, Төлке | “Тары боткасы пешерде, ди. Тары боткасын карбыз турый торган сай гына табакка состы, ди.” | Саран | Кунак ашы – кара- каршы. |
“Арыслан, Бүре, Төлке” | Арыслан, Бүре, Төлке | “— Синең авырганыңны ишетеп, сиңа дару эзләргә бардым,— диде”. “— Һичбер дару табып китермәдем, ләкин шуны әйттеләр: «Бүренең арт аягындагы сеңерен алып, шул Бүре сеңере белән дару итсәң, шаять, терелер идең»,— диде”. | Ялагай | Арыслан кебек көчле җанвар алдында баш ияргә, ялагайланырга, үз мәнфәгате өчен башкаларны әләкләргә мәҗбүр була һәм бәла-казадан имин кала. |
“Төлке белән Бүре” | Төлке белән Бүре | “Тыңлап тор яхшылап, өйрәтәм,— ди Төлке.— Әнә тегендәрәк кенә бер бәке булыр. Ул бәке катмаган булыр. Әгәр дә әз-мәз геңә катса, аякларың белән бозны ваткала да су эченә койрыгыңны төбенә хәтле чумдырып тык та утыр. Үзең бер дә кыймылдама. Кыймылдасаң, балыкларны куркытырсың, эләкмәсләр, ди. Шулай тик кенә утырсаң, синең койрыгыңның һәр бөртек йоны саен бер балык ияреп чыгар,— ди”. | Ялганчы | Бүре кебек көчле ерткычны да алдый, хурлыкка калдыра |
«Салам-Торхан һәм Төлке» | Салам-Торхан , Төлке, Шакир бай, әби, хезмәтчеләр | “— Бир әле син бер подаука (подаука (урысча: пудовка) — бер пот иген сыешлы агач яки калай савыт),— ди Төлке.— Салам-Тор ханның бакыр акчаларын амбардан-амбарга авыштырырга кирәк,.— ди,— яңа амбар салдыра, искеләрнең өрлекләре сынган,— ди”. “— Минем вакытым юк,— ди Төлке.— Иртәгә минем кодага барасым бар,— ди,— мин ул егетне өйләндерәм хәзер, аның җәмәгате юк,— ди” һ.б.. | Акыллы, тапкыр, ярдәмче | Төлке, акылы, тапкырлыгы белән патшаны алдап, ярлы егетне шул патшаның кызына өйләндерә. |
Гомуми нәтиҗәләр.
Шулай итеп, тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хайваннар турындагы әкиятләрдә иң популяр җәнлек — төлке. Ул барлык әкиятләрнең яртысыннан артыгында бар. Ә яртысына якынында аю һәм бүре катнаша. Калган кыргый җанварлар һәм кошлар (куян, арыслан, юлбарыс, бурсык, кабан дуңгызы, сукыр тычкан, гөберле бака, торна, тукран, бүдәнә, ябалак, чыпчык, песнәк, күке, ала карга һ. б.) берничә мәртәбә генә очрый.
Төлке барлык әкиятләрдә диярлек хәйләкәр, алдакчы, ялагай итеп сурәтләнә. Күпчелек очракта ул үзенең максатына ирешә, хәтта аю һәм бүре кебек көчле ерткычларны да алдый, хурлыкка калдыра, кайвакыт һәлакәткә илтә. Ә менә арыслан кебек көчле җанвар алдында баш ияргә, ялагайланырга, үз мәнфәгате өчен башкаларны әләкләргә мәҗбүр була һәм бәла-казадан имин кала («Арыслан, Бүре, Төлке»).
Ләкин төлке, йорт хайваннары белән каршылыкка керсә, һичшиксез җиңелә («Әтәч белән Төлке»).
«Салам-Торхан һәм Төлке» дигән әкияттә исә Төлке, акылы, тапкырлыгы белән патшаны алдап, ярлы егетне шул патшаның кызына өйләндерә.
Шулай итеп, хайваннар турындагы әкиятләрдә Төлке образы ике төрле тасвирлана. Әкиятләрнең күбесендә ул мәкерле, хәйләкәр һәм усал ерткыч булса, кайбер әкиятләрдә кешегә ярдәм итә торган акыллы, тапкыр һәм җитез хайван итеп тә сурәтләнә.
Йомгак
Тишерү барышында без үзебезне кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар таптык. Шактый гына татар халык әкиятләре укыдык, таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләренә төшендек, мәктәпнең кайбер укытучылары арасында сораштыру үткәрдек, өстәмә әдәбияттан төлке турында күп мәгълүмат тупладык. Безгә әкиятләрне уку, алар өстендә эшләү, аларны анализлау ошады. Нинди генә әдәби әсәрне укысаң да, бик игътибарлы булырга кирәклеген аңладык. Бары тик аңлап укыганда гына аның асылына төшәсең, үзең өчен нинди булса да яңалык ачасың.
Кулланылган әдәбият
Снежная сказка
Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?
Лист Мёбиуса
Глупый мальчишка
Четыре художника. Осень