Бу бүлектә укучылар иҗат иткән иншалар, шигырьләр, мәкаләләр һәм башка материаллар урын алды.
Вложение | Размер |
---|---|
ukuchylar_shigyrlre.docx | 12.65 КБ |
"Башкортстан" инша. | 34.5 КБ |
"Гаилә - тормыш нигезе" мәкалә | 26.5 КБ |
Туган көнемдә.
Табигатьнең гүзәл бер көнендә
Туганмын мин дөнья йөзенә.
Матур курчаклар алып
Килгән кунаклар безгә.
Миңа карап бар да сөенгәннәр,
Бар да баккан минем күземә.
Күтәреп кулларына алганнар
Матур-матур теләк әйтергә.
Үс син, сабый, матур булып,
Тирә якка сибеп якты нур.
Игелекле бул, авырлыклар җиңеп
Яшә җирдә, сызып якты юл.
*****
Могҗиза.
Бу хәл май аенда булды. Мин гимназиядән өйгә кайтып килә идем. Күрәм, асфальтның бер урыны туптай күтәрелә башлаган. “Бу җир алай түгел иде”, - дип уйладым мин. Бер атнадан ул янә зурая төште.
Күпмедер вакыттан соң әлеге юлдан тагын үтәргә туры килде. Хәзер инде теге калкулыкның өсте ярыла башлаган. Гаҗәп хәл. Берничә көннән анда нәни генә гөмбәчек күренде. Үзе ап-ак, шундый матур, аңа сокланмый мөмкин түгел иде. Шундый гүзәл, йомшак зат нинди калын асфальтны тишеп чыккан бит!? Тормыш, тереклек нинди кодрәткә ия икән...
Миронова Айгөл Әмир кызы,
Башкортстан республикасы
Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле
татар гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы
Башкортстан! Син икмәкле туфрак,
Яшел урман, болын, тау, дала.
Җансызга-җан, ямьсезгә ямь биргән
Син ут һәм су, һава һәм дәва.
(Н.Нәҗми.)
Башкортстан - минем туган җирем. Туган җиремнең матурлыгын язып аңлатырдай сүзләр таба алмамдыр кебек. Шагыйрьләр аңа багышлап шигырьләр яза, рәссамнар - картиналар. Бары тик шушы җирдә туып, туган туфракта беренче кат тәпи атлап, аның чылтырап аккан чишмә суларын эчкән, сандугач моңнарын, кәккүк тавышларын, урман шаулавын тыңлаган, җәйге аяз көндә күккә карап яткан кеше генә тоя аладыр туган җирнең газизлеген, матурлыгын, изгелеген.
Башкортстан - бай табигатьле, мәйданы ягыннан шактый зур республика. Туган ягыбыз - калын урманнар, биек-биек таулар, тигез, кылганлы далалар, мул сулы елга-күлләр төбәге. Урманнарда тармак-тармак мөгезле пошилар, аюлар, кыр кәҗәләре, усал бүреләр, хәйләкәр төлкеләр, куркак куяннар яши. Төрле-төрле кошлар да бик күп анда.
Башкортстан файдалы казылмаларга бик бай. Бу казылма байлыкларга нефть, алтын, көмеш, бакыр, тимер, ташкүмер, ак алтын дип йөртелгән платина, һәртөрле кыйммәтле ташлар керә.
Республикабызның су байлыклары да чиксез зур. Бездәге мул сулы елгалар саны илледән артып китә. Аларның иң билгелеләре - Агыйдел, Караидел, Дим, Ык, Җаек, Чирмәсән, Сөн елгалары. Күлләр саны ике меңгә җитә. Кандракүл, Асылыкүл, Яктылыкүл, Шәмсетдин күлләре - табигатьнең кыйммәтле байлыгы. Елга-күлләр буендагы чәчәкле яшел болыннар, хуш исле, татлы җимешләргә бай куе әрәмәләр, таудан агып чыккан саф, салкын, тәмле сулы чишмәләр һәр авылда бар диярлек.
Менә шундый бай һәм мул табигатьле Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендә Бәләбәй шәһәре урнашкан. Әлеге вакытта мин шунда яшим.
Бәләбәй шәһәре бик борынгы шәһәр. 2006 нчы елда аңа 225 ел тулды. Бәләбәй Көнчыгыштан Көнбатышка һәм, киресенчә, Көнбатыштан Көнчыгышка юл гизүчеләр өчен мөһим тукталу урыны булып торган. Шулай ук Бәләбәй аксакаллары Е.Пугачев һәм С.Юлаев җитәкчелегендәге Крестьяннар сугышы булуын да бик яхшы хәтерли. Чапаев та үз эзен калдырган: шәһәрнең бер ягындагы паркка Чапаев исеме бирелгән һәм аның бюсты урнаштырылган.
Бөек Ватан сугышында да сынатмаган Бәләбәй халкы. Тылда да, фронтта да аяусыз көрәшкән. 21 меңнән артык кеше көрәшкә күтәрелгән. Шуларның 8 меңе яудан кире кайтмаган. 11 Советлар Союзы Героен, 4 Дан Орденының тулы кавалерын, меңнәрчә орденга лаек булучыларны Бәләбәй җире Туган илебезгә бирә.
Шәһәребезнең мәдәни-рухи тормышы бик тә үзенчәлекле. Бәләбәй - актриса И.М.Чурикова, пионист В П.Овчинниковның туган җире. Монда шулай ук шагыйрь К.В.Иванов һәм Я.Г.Ухсайның, татар шагыйре Ф.Кәримнең, Анатолий Ананьев, Виталий Васильевский, Сергей Крушинскийларның талантлары ачыла.
Бәләбәйлеләр - Русиянең киң билгеле кешеләре: фәндә - К.М.Сәлихов - дөнья күләмендәге билгеле физик; спортта - И.Маннанов - параолимпия уеннары чемпионы, Русия Герое генерал-поковник А.А.Романов - гомум-кешелек батырлыгының үрнәге.
Һәр ел саен безнең шәһәребездә “Илһам чишмәләре” шигырь фестивале үткәрелә. Каләм тибрәтүче яшьләргә юл күрсәтелә, шагыйрьләргә якташыбыз, бөек шагыйрь Фатих Кәрим исемендәге премия бирелә. Фестиваль дуслыкны, иманны, бердәмлекне ныгыта торган мөһим чарага әверелә.
Бәләбәйлеләр үзләрен эштә дә сынатмый. “Автонормаль” заводы, нефть һәм газ табу идарәлеге, спирт-аракы комбинаты, ит һәм сөт комбинаты һәм башка оешмаларның даны Русиягә генә түгел, чит илләргә дә киң таралган.
Бәләбәй - һәйкәлләр шәһәре. Шәһәр читендә “Туган илне саклаучылырга” уникаль мемориаль комплекс төзелгән. Тирә-як районнардан, хәтта чит җирләрдән С.Т.Аксаков исемендәге санаторийгә һәм “Глуховская” дәвалау йортына кешеләр ял итәргә килә.
Ә иң мөһиме - Бәләбәйдә 4 гимназия эшли. Балалар рус, башкорт, татар, чуваш гимназияләрендә белем ала. Без, укучылар, тырышып укысын һәм үссен өчен бөтен шартлар тудырылган. Пионерлар йорты, Мәдәният йорты, “Урал -Батыр” милли-мәдәни үзәге балаларны төрле түгәрәкләргә чакырып, әйдәп тора.
Мин үз шәһәремне бик нык яратам, чөнки миңа аның һәр сукмагы, һәр урамы, һәр агачы кечкенәдән таныш һәм үз. Әнә балалар бакчасы, әнә мин укыган гимназия, әнә әнием эшләгән бина... Бар да шундый якын!
Һәр кеше үзенең туган ягын аерым бер хис белән ярата, аны үзенчә матур сүзләр белән мактый. Ә туган җирен бик яраткан кеше шушы җирдә үзенең исемен мәңгелеккә калдыра. Безнең шәһәрдә дә бар андый күренекле шәхесләр. “Автонормаль” заводына нигез салучы Әмиров истәлегенә - Әмиров урамы барлыкка килгән, данлыклы очучы, Башкортстандагы бердәнбер хатын-кыз Советлар Союзы Герое Мәгүбә Сыртланова исеме 2нче мәктәпкә бирелгән, Сыртланова урамы да бар. Әйе, мисаллар җитәрлек.
Без әле укучылар гына. Ләкин киләчәктә без дә, безнең арабыздан да шундый күренекле милләтпәрвәрләр калкып чыгар, чагу йолдыз булып балкыр дип уйлыйм.
Кайда гына яшәмик - үз җиребезне ташламыйк, аны һәрвакыт гүзәлрәк, баерак, күркәмрәк итәргә тырышыйк. Шәһәребезнең, илебезнең киләчәге безнең кулда. Үз җирләребездә телебезне, динебезне, милләтебезне, табигый байлыкларыбызны сакларга, үз җиребезгә хуҗа була белергә өйрәник.
Уйлан, кеше, туган туфрагыңа
Бурычлы син гомерең буена.
Көчең җиткән кадәр бизә җирне
Һәм төкермә эчкән суыңа, -
дип тәмамлыйсым килә үземнең иншамны.
Айгизәр Ногъманов, 10 сыйныф
Гаилә - тормыш нигезе
Безнең татар гимназиясе үзе бер зур гаилә ул!
Монда профессияләренә гашыйк булган ачык йөзле, тырыш хезмәткәрләр эшли.
Укытучылар балаларга белем чишмәсенең серләрен ачып, төрле яклап тәрбия бирсәләр, ашханәдә уңган пешекчеләр тәмле ризыклар әзерли, җыештыручылар чиста, матур итеп юып куялар.
Бүген без монда гаилә бәйрәменә җыелдык. Залны матур итеп җыештырганнар, өстәлләрдә тере чәчкәләр күңелне иркәләп, бәйрәм икәнен белдереп торалар ...
Бәйрәмнең иң кадерле кунаклары – әтиләр, әниләр, балалар. Бу кичәне искиткеч хезмәт сөючән тәрбиячеләр Мохтарова Лена Халитовна белән Муллагалиева Альбина Зәкәриевна оештырганнар. Алар безне йөрәккә ятышлы җылы сүзләре, яхшы теләкләре белән гаилә тормышына сәяхәткә алып киттеләр. Гаилә турында сораулар бирделәр, урынлы мәкальләр әйтелде. Әти-әниләр үзара киңәшләшкән араларда, укучылар матур итеп җырладылар, биеделәр.
Мин Суфьянова Алсуның әнисе. Кызым 6 нчы сыйныфта укып йөри. Аның тәрбиячесе Лена Халитовна үзенең гомерен балалар тәрбияләүгә багышлыган. Сабыр, акыллы булуы, үз-үзен тота белүе белән аерылып тора ул. Сөйләме дә үзе кебек нәфис! Шулай булырга да тиеш: Венер Мөхәммәдиев җырлары, Рәис Ханнанов моңнары белән макталган данлыклы Ярмәкәйнең челтерәп аккан саф чишмәле суларын эчеп үскән бит ул.
Нәрсә ул гаилә? Нидән тора гаилә бәкете?
Гаиләдә ир - баш, ул гаиләсен сакларга тиеш, төрле яклап тәэмин итәргә бурычлы, ә әни кеше – кояш. Ир һәм балалар әнидән җылылык, наз алып яшиләр.
Урамда күзачкысыз буран котыра. Минем пар канатым – ирем өйдә. Олы кызым Гүзәл килеп керде. Регина эштән, Ләйсән белән Алсу укудан кайтып җиттеләр. Алар изге күңелле, тырыш булып үсеп киләләр. Киләчәктә Аллаһы тәгалә һәрберсенә саулык, бәхет бирсен.
Минем иң кадерле кешеләрем гаилә учагы янына җыелды. Миннән дә бәхетле кем бар икән?!
Рәүфә Габдрахманова
Заяц, косач, медведь и весна
Лиса-охотница
За еду птицы готовы собирать мусор
Мост Леонардо
Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны