Уучылар язган мәкаләләр.
Вложение | Размер |
---|---|
Галимова Аниядән мәкалә | 15.02 КБ |
Минем әбием.
Минем олы әбиемнең исеме- Бибигайшә. Ул 1925 нче елның 19 нчы апрелендә Мәмәшир авылында туган. Әбием, яшь булуына карамастан, Бөек Ватан сугышы елларында басуда бригадир булып эшләгән. Үз эшен намус белән, Җиңүгә үзеннән лаеклы өлеш кертеп, чын күңелдән башкарган. Шушы елларда күргән авырлыклар, ачлык-ялангачлык, авыр кул хезмәтен ул безгә гыйбрәт итеп сөйли. Мондый афәт яңадан беркайчан да кешелек дөньсын таптамасын, ди.
Сугыш беткәч, тырышлыгы һәм фидакарьлеге өчен аңа медальләр бирелгән. Әбием аларны хәзерге вакытта да бик кадерләп саклый. Чөнки бу медальләрдә аның яшьлеге, авырлыклар кичергән чорлары чагылган. Аңа 90 яшь тулды. Әбинең юбилеен барлык балалары, оныклары, җыелышып, бик күңелле итеп уздырдык. Бу бәйрәм уңаеннан бик күп котлаулар, матур фикерләр кабул итте әбекәем. Ул әле хәзер дә сөйкемле, ягымлы, безнең уңышларыбызга сөенеп, акыллы киңәшләрен биреп, безне куандырып яши.
Әбиемнең оныклары һәм оныкчыклары бик күп. Ул моңа бик куана. ,,Нәселне дәвам итүчеләр бар,,-ди. Әбием безне бик ярата һәм без дә аны хөрмәт итәбез. Әбиемә озын бәрәкәтле гомер, сәламәтлек телим.
Галимова Ания, Мәмәшир мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Дымковский петушок
Есть в осени первоначальной...
Хрюк на ёлке
Нора Аргунова. Щенята
Глупый мальчишка