Г.Ибраһимовның "Алмачуар" әсәре буенча куелган спектакль укучыларда бик көчле тәэсир калдырды. Шул турыда алар кайбер фикерләрен дә яздылар.
Вложение | Размер |
---|---|
spektakl_karagannan_son_tugan_fikerlr.docx | 16.51 КБ |
“Алмачуар” спектаклен карагач...
Без Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре буенча куелган спектакль карадык. Спектакльне карагач, безнең күңелдә күп сораулар һәм шул ук вакытта җаваплар да туды. Режиссер спектакльдә күрсәткәнчә, монда бөтен игътибар Алмачуар һәм Закир арасындагы мөнәсәбәтләргә юнәлтелә. Закир Алмачуарны никадәр яратса да, соңыннан җиңү өчен, үзенең чабышкы атын үлем хәлендә калдыра. Бу спектакльдән без нәрсәне аңладык: беренче булырга омтылып, кеше үзе өчен якын дустына хыянәт итәргә дә мөмкин икән. Алмачуар үлгәннән соң гына, Закир үзенең ялгышын аңлый. Закир үзе төзегән бәхетне үзе үк җимерә дә.
Нәбиуллина Гөлүзә
Галимҗан Ибраһимов язган әсәрне укып, аның буенча куелган спектакльне карау безне уйландырды. Анда әсәрдә булмаган бүре сюжеты бар иде.
Алмачуар тугач, Закир аннан күзен дә алмый, аңа тәрбия бирә. Алмачуарны ашарга дип, бүреләр авылга киләләр. Закир мылтыгын алып чыгып, бүреләрне куркыта. Бу Закирның үз колынын якларга әзер торуын күрсәтә. Колынын кайгыртып, әтисенә дә каршы чыга: Алмачуарны сукага җиктерми. Малайның бу эшләреннән Алмачуарын ярата дигән уй туарга мөмкин. Ләкин Закирга Алмачуар чабышта беренче урын алу өчен генә кирәк икән.
Хәйруллин Айзат
Без “Алмачуар” спектаклен карадык. Бу спектакльдә сүз бер көрәшче турында бара. Аның Алмачуар исемле аты була. Ул аны беркемгә дә бирмичә, чабышкы ат итеп әзерли. Менә сабантуй да килеп җитә. Закир үзенең аты белән бик тырышып беренче килә. Закирга җиңү генә кирәк булган икән. Ул килеп җитүгә үк, Алмачуарны онытып, куана башлый. Алмачуар хәлдән таеп үлеп тә китә. Закир аннан соң гына үзенең ялгышын аңлый.
Фатыхов Инсаф
Без Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре буенча куелган спектакль карадык. Спектакль Закир исемле малай һәм аның аты Алмачуар турында. Закир колын тугач, шундый шатлана, аны саклый, ярата, чөнки ул бу тайны бик көтеп ала.
Ул Алмачуар белән сабантуйда ат чабышында катнашып, беренче урын ала. Ләкин җиңү шатлыгы иң якын дусты Алмачуарны оныттыра. Спектакль бик моңсу тәмамлана, чөнки Закирның аты үлә.
Хәбибуллин Азат
Глупый мальчишка
Как нарисовать ветку ели?
Шум и человек
Одна беседа. Лев Кассиль
Рисуем крокусы акварелью