Работа про жизнь и творчество великого татарского поэта Мусы Джалиля
Вложение | Размер |
---|---|
musa_zhlil.doc | 83 КБ |
Герой-шагыйрь Муса Җәлил тууының 110 еллыгына багышланган фәнни-практик конференция
Муса Җәлил- яшәү, көрәш,
батырлык турындагы мәңгелек җыр ул
Эшне башкарды:
Биеш урта гомуми белем бирү
мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы
Камалиева Алия Ислам кызы
Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әхмәтҗанова Миләүшә Әнвәрша кызы
Эчтәлек
I Кереш.............................................................................................................3-4б.
II 1. Муса Җәлил профессиональ язучы һәм шагыйрь:
а) Муса Җәлилнең башлангыч чор иҗаты................................................4-5б.
ә) Муса Җәлилнең сугыш елларындагы иҗаты......................................6-9б.
2. Муса Җәлил – җәмәгать эшлеклесе....................................................9-10б.
III Йомгаклау................................................................................................ 11-12б.
IV Файдаланылган әдәбият...............................................................................13б.
Кереш
Һәр милләтне үзенең асыл егетләре һәм кызлары аша таныйлар, хөрмәт итәләр, нәкъ шушы асыл затларының эш-гамәлләре аша бәя бирәләр. Димәк, һәр милләтнең исемен телгә алуга, ихтирам уята торган шәхесләре дә була. Татар халкы диюгә, дөньяга танылган татарның уллары-кызлары белән беррәттән М. Җәлил дә күз алдына килә.
Аның исемен телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул халкыбызның горурлыгы. Үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек, ул һәрвакыт халык күңелендә яши.
Мәктәбебездә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичәдә без сыйныфыбыз белән катнаштык. Шигырьләрен яттан сөйләдек, сәхнәләштердек. Шушы кичәдән соң минем Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын тирәнтенрәк өйрәнәсем килде. Эшемне башлар алдыннан үз алдыма түбәндәге максатларны куйдым:
- Муса Җәлилнең тормыш юлы белән тирәнтен танышу;
- Муса Җәлил турындагы истәлекләрне барлау һәм өйрәнү;
- Муса Җәлилнең күпкырлы иҗаты белән якыннанрак танышу һәм иҗат үзенчәлеген өйрәнү.
Муса гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Әнисе Рәхимә башкаруындагы җырларны, дәү әнисе Галимә сөйләгән әкиятләрне тыңлап үскән бала өлгерлеге, зирәклеге белән башкалардан аерылып тора. Белем алуга теләге дә иртә уяна аның, мәдрәсәне дә яшьтәшләреннән алдарак тәмамлый.
Муса Җәлил кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Спорт белән шөгыльләнә, күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата. Табигать матурлыгы аның күңелен узенә тарта, соңыннан ул бу күзәтүләрен рәсем итеп төшерә.
Авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алып, Оренбургтагы атаклы Хөсәения
3
мәдрәсәсен тәмамлап, Муса үз вакыты өчен тирән белем ала. Коръән тәгълимәтләре белән беррәттән дөньяви белемнәрне дә үзләштерә. Казан һәм Мәскәү шәһәрләрендәге университетларда әдәбият факультетында белем ала. Муса Җәлил тормышын өйрәнгәндә шуңа игътибар иттем: ул үз алдына һәрвакыт зур бурычлар гына куя һәм шул максатына зур хезмәт һәм көч куеп ирешә.
Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да, җәмәгать эшлеклесе дә.
Муса Җәлилнең башлангыч чор иҗаты
Муса Җәлилнең исеме беренче мәртәбә матбугатта 1919 елның көзендә күренә. Җаны-тәне белән инкыйлаб идеалларына бирелгән Муса берничә шигырь яза. Аларда ул ватандашларын дошманга бирешмәскә, нык булырга, Октябрь казанышларын сакларга өнди. Исеме матбугатта чыгу белән рухланып, Җәлил тагын да дәртләнебрәк яза башлый. Бу вакытта ул нигездә өндәмә-лозунг рухындагы шигырьләр иҗат итә. Әсәрләре теркәлгән дәфтәрне дә “Революционный җырлар төргәге” дип атый. Тиз тәэсирләнүчән, яңалыкка омтылучан Муса чорның идеалларын үзләштереп, заман белән бергә атларга тырыша. Аның шушы беренче шигырьләре генә дә татар шигъриятенә сәләтле яшь каләм килүен күрсәтеп тора. Аларда күтәренке рух, яңа чынбарлыкны ихлас күңелдән яклау, искелектән ваз кичү теләге, ялкынлы караш ярылып ята.
Муса татар әдәбияты мәркәзе Казанга тартыла һәм бер төргәк шигырьләрен шунда юллый. Төрле журналларда басылып чыга һәм төрле җыентыкларда да урын ала аның әсәрләре. Шулай итеп, Муса Җәлил егерменче еллар башыннан ук татар үзәк матбугатында басыла башлый, һәм исеме башкаларга да таныла.
Егерменче еллар ахырында Муса Җәлил комсомол шагыйре булып таныла. Шигырьләренең төп герое – ил сулышы, ил язмышы белән яшәүче егетләр һәм кызлар. Барысы да тырыш һәм уңган, алга омтылучан. Алар үз белемнәрен
4
күтәрәләр, ил төзелешләрендә барлап йөриләр. Нигездә алар – авыл балалары.
Муса Җәлилнең әлеге чор иҗатына олы гражданлык хисе хас. Ул интернационализм принципларында нык тора. Аның лирик герое дәртләнеп эшли, мавыгып яши, чын күңелдән сөя.
1934 елда Җәлил шигырьләре рус телендә дә аерым китап булып басылып чыга. Бу – аның үз чоры шагыйре булып өлгергәнлеген күрсәтүче дәлил. Сөйләм шигыренең яңа мөмкинлекләрен эзләү белән генә чикләнмичә, шагыйрь музыкаль нәфислеккә, лирик агымының табигыйлегенә дә ирешә бара. Иҗатының төп үзенчәлеге шунда – аңа социализм идеяләренең җиңүенә чын күңелдән ышанудан туган оптимистик рух хас. Ул төп максатын халыкка хезмәт итүдә күрә.
Шул ук вакытта шагыйрьнең тематикасы киңәя, сурәтләү чаралары байый, әдәби осталыгы камилләшә төшә. Шигъриятендәге лирик агым көчәя, тасвирлау алымнары халык авыз иҗаты белән якыная. Бу елларда ул халык яратып кабул иткән җыр текстлары иҗат итә, “Сагыну”, “Дулкыннар”, “Балыкчылар хоры”, “Җырым булсын бүләгем”, “Сөю җыры” һ.б. Аның сүзләренә ул чорның иң атаклы композиторлары көй яза.
Җәлил иҗаты яңа сыйфатлар белән дә байый. Иҗатының башлангыч чорында аның шигырьләрендә табигать күренешләре сирәк-мирәк кенә күренсә, соңга таба пейзаж лирикасы аның иҗатында лаеклы урын били. (“Чишмә”, “Яз җыры”, “Болыт” һ.б.) Шул ук вакытта аның иҗатында драматик башлангычның да тирәнәюен, көчәюен күрәбез.
Шагыйрь ул елларда балалар әдәбиятын үстерүгә дә күп көч куя. Аның балалар өчен язылган шигырьләре, җырлары балаларның эчке дөньясын тирән аңлап язылган дип уйлыйм. Аларга юмор, җылылык, гадилек һәм үтемлелек хас.
5
Сугыш чорындагы иҗаты.
Бөек Ватан сугышы Җәлил иҗатында яңа бер дәверне ачып җибәрә. Бу чор әллә ни күп вакытны үз эченә алмый. Шушы дәвердә дә ул зур шагыйрь буларак үзенең халык, милләт һәм ил язмышы белән тыгыз бәйләнештә булуын тагын бер мәртәбә раслый. Аның әсәрләрендә бу шомлы чор бөтен тарихи мәгънәлелеге һәм сәнгатчә камиллеге белән чагыла. Ватан сугышы халкыбызны да, шагыйрьнең үзен дә зур сынау алдына куя.
Ватан сугышы башланып, озак та үтмәстән, 1941 елның 13 июлендә Муса Җәлилне армия сафларына алалар. Казан янындагы лагерда әзерлек үткәч, аны хәрби-политик курсларга укырга җибәрәләр. Хәрби мәктәп башта Курск өлкәсендә, соңыннан, фронт сызыгы якынлаша барган саен, бер урыннан икенчесенә күчә-күчә, Татарстанның Минзәлә шәһәренә килеп урнаша. 1941 елның азагында Җәлил, курсларны бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, өлкән политрук дәрәҗәсе ала һәм Волхов фронтындагы “Отвага” газетасының хәрби корреспонденты булып хезмәт итә башлый.
Җәлил Бөек Ватан сугышына танылган шагыйрь булып китә. Аның турында дәреслекләрдә язалар, шигырьләрен хрестоматияләрдә урнаштыралар. Сугыш елларында ул тагын да киңрәк колач белән иҗат итә. Шушы дәвердә язылган шигырьләре газета, журналларда басылалар. 1943 елда шигырьләр тупланмасы Казанда “Тупчы анты” (1943) исеме белән басылып чыга.
Җәлил Ватан сугышы халыкка бөтен көчен туплап, үз-үзен аямыйча ил бәйсезлеге өчен көрәшү бурычын куйганлыгын яхшы аңлый. Аның өндәү рәвешендәге язылган шигырьләре заман таләпләренә тәңгәл килә. Шагыйрь үз халкының җиңүенә ихлас ышана:
Күңел тоя, илнең көчле тавышы,
Яңгырый һәрбер мылтык атуда.
Күңел тоя, миңа терәк булып
Бөек халкым тора артымда.
Ничек туңсын йөрәк, тоеп тәндә
6
Шул халыкның йөрәк җылысын?!
(“Окоптан хат”, 1941)
Бу шигъри юлларда халыкның көчен, җиңелмәс рухын тирәнтен аңлау хисе һәм булачак җиңүгә ныклы ышаныч чагыла. Җәлил сугышның беренче көннәреннән үк үз шигырьләре белән дошманга карата халыкта тирән нәфрәт хисе уята.
Фронтта хәрби корреспондент булып хезмәт итү вакытында Җәлил иҗатында халык батырлыгы һәм аның каһарманлык рухы тагын да тулырак ачыла, сәнгатьчә тирән итеп тасвирлана. Күп әсәрләре шагыйрьнең шигъри анты булып яңгырый, ә кайберләре сугыш хәлләрен ихлас күңелдән сөйләп язган хатларны хәтерләтә. Бу кызы Чулпан һәм хатыны Әминәгә багышлап язылган шигырьләрендә аеруча ачык чагыла:
Киттем, кызым, якты бәхетебезне
Бирмәс өчен фашист кулына;
Егылсам да алга егылырмын
Киртә булып дошман юлына.
(“Чулпанга”, 1941)
Чулпан һәм Әминә образлары аның иҗатында Ватан язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Соңыннан, әсирлеккә төшкәч тә, бу ике образ Муса иҗатында якты өмет йолдызы булып балкып тора.
Җәлил Волхов фронтының Икенче удар армия сафларында сугыша. Хәрби хезмәткәр буларак, ул һәрвакыт алгы сызыкта була, дәһшәтле хәрби операцияләрдә актив катнаша. Ләкин чолганышта калгач, Җәлил авыр яраланган хәлдә дошман кулына эләгә. Аның фашист тоткынлыгында 791 көнлек аяусыз көрәш дәвере башлана. Ике елдан артыкка сузылган шушы дәвернең елдан артыгы, җәзаланып, котылгысыз үлем көтеп уза. Җәлил үткән үлем лагерьлары, фикердәш дуслары белән очрашып яшерен оешма төзүләре, татар легионына кереп, аны эчтән таркатуы зур түземлелек, батырлык сорый.
Моабит төрмәсендә ятканда, коточкыч газаплар күрү белән бергә, Муса Җәлил иң зур шатлык хисе - иҗат шатлыгы да кичерә. Төрмәдә язылган
7
шигырьләренең даталарын тикшергәндә, шагыйрь иҗатының тагын бер үзенчәлекле ягы ачыла. Шигырьләренең күпчелеге әсирлеккә төшкән беренче айларда һәм шагыйрьгә үлем карары чыгарылганнан соң язылган. 1942 елның ноябреннән 1943 елның августына кадәр, “Идел-Урал” легионында узган тугыз ай вакыт эчендә, М.Җәлил нибары унлап шигырь яза. Ә инде 1943 елның азагында ул берсеннән-берсе көчлерәк алтмыш биш шигырь иҗат итә. Гомере кыл өстендә торган иң хәтәр көннәрдә шагыйрьнең иҗат активлыгы бермә-бер көчәеп китә,тормышының иң киеренке минутларында ул аеруча тиз һәм күп эшли. “Була кайчак” шигырендә, иҗат процессының шушы үзенчәлегенә тукталып, М.Җәлил болай ди:
Була кайчак гаҗәп күңел каты,
Берсәгә юньләп ис китми.
Үлем җиле исә күңел гөленә,
Яфрагын да ләкин селкетми.
Йөздә бары мәгърур көлемсерәү,
Уйдан ерак дөнья мазасы.
Шул вакытта менә әллә нигә
Тик язасы килә, язасы!
Үтерсәгез, әйдә, үтерегез,
Котырыгыз, аннан, биегез!
Тик шагыйрьгә кара китерегез
Һәм кулына каләм бирегез!
«Моабит дәфтәрләре» - Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.
Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыга. Бу шигырьләр, илебездәге барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка
8
чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылалар.
Муса Җәлил – җәмәгать эшлеклесе.
Муса Җәлил профессиональ язучы, саф шагыйрь генә булмаган. Язучылык эшеннән тыш ул гомер буе кайда да булса хезмәт иткән, еш кына берьюлы берничә урында эшләгән. Шулар өстенә бик җаваплы җәмәгать эшләре дә башкарган.
Егерменче еллар азагында Муса Мәскәүдә укуы белән беррәттән балалар журналында редактор булып эшли. Үзәк комитетның татар-башкорт секциясендә бюро әгъзасы да була. “Кечкенә иптәшләр” журналында ул укучы хатларына җавап язудан алып коррекатура укуга кадәр барлык эшләрне берүзе башкара. Шулар өстенә Мәскәүдә чыга торган “Яшь эшче” журналының редколлегия әгъзасы, Халык мәгарифе комиссариатының азчылык милләтләр советының вәкиле дә. Муса Җәлил халык алдында төрле темаларга докладлар, лекцияләр сөйли.
Язгы чәчү яки көзге урак өсте кебек кызу эш вакыты килеп җиттеме – партия оешмасы аны колхозларга җибәрә. Шулар өстенә, ул яшь һәм башлап иҗат итүче авторлар белән эшләргә дә вакыт таба. Мәскәүдә ул җитәкләгән иҗат түгәрәгеннән танылган язучылар, күренеле җәмәгать эшлеклеләре үсеп чыккан.
Университетта уку үзе күпме вакыт алгандыр, әмма халык, ил тормышы белән якыннан кызыксынып яшәү Җәлилнең иҗатына яңадан-яңа дәрт биреп, аны тагын да активлаштырып кына җибәрә. Шагыйрь бөтен гомере буена шулай янып-ялкынланып яши. Утызынчы еллар ахырында Муса Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җитәкчесе итеп сайлана. Шәһәр Советы депутаты буларак, күп төрле җәмәгать эшләре башкара.
1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М. Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Шагыйрь үзе өчен яңа бу хезмәткә дәртләнеп тотына, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә
9
опера сәнгатенең специфик үзенчәлекләрен, классик опера һәм балет либреттоларының язылу хасиятләрен профессиональ белгеч дәрәҗәсендә үзләштереп, студиядә зур оештыру эшләре алып бара: үз тирәсенә дистәләрчә шагыйрьләрне һәм композиторларны туплый, аларны сәнгатьнең катлаулы тармагында иҗат итәргә рухландыра, либреттолар язарга булыша, беренче татар операларының тууына турыдан-туры иҗади ярдәмен күрсәтә. 1938 елда студиядә укуын тәмамлап Казанга кайткач та М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә.
Шул рәвешчә, баштанаяк тынгысыз тормыш эчендә кайнаган, исәп-хисапсыз җәмәгать эшләренә чумган кеше язарга, иҗат итәргә ничек вакыт тапты икән? Бу хакта шагыйрьне яхшы белгән, аның иҗат итү, эшләү үзенчәлекләрен якыннан күреп торган кешеләр болай диләр: “Гел ыгы-зыгы эчендә кайнаганга, ул теләсә нинди шартларда да иҗат итәргә гадәтләнгән иде”, - дип яза тормыш иптәше Әминә Җәлилова. Аның тормышы турында Г. Кашшаф болай яза: “Муса Җәлил һәрвакыт берәр эш белән мәшгуль булыр, һәрвакыт бер оешмадан икенчесенә ашыгыр. Ул һәркемгә кирәк, аны урамда да, берәр оешманың коридорында да, Матбугат йортында да туктаталар һәм озак җибәрми торалар. Ул теләсә кайда, теләсә нинди урында эшли ала иде... ”[3, 73б.]
Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды. Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.
10
Йомгаклау
Муса үз заманының укымышлы һәм югары культуралы кешесе булган. Зур белем, көндәлек киеренке хезмәт аңа сәләтен ача, үстерә төшәргә, әдәбиятның төрле тармакларында иҗат уңышы казанырга мөмкинлек биргән. Җәлил – нечкә зәвыклы лирик һәм үткән каләмле публицист, танылган либреттист һәм драматург, күренекле балалар язучысы һәм тәнкыйтче, киң колачлы бик күп поэмалар авторы да. Аның “Алтынчәч” либреттосы, оптимистик рух белән белән сугарылган “Хат ташучы” поэмасы, балалар өчен язылган җырлары һәм үлемсез “Моабит дәфтәре” – бер татар халкының гына мәдәни казанышы түгел. Җәлилнең бу әсәрләре бөтен дөнья әдәбиятын баетуга җитди өлеш керттеләр дип уйлыйм.
М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.
Шагыйрь Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә.
Ул халык эше өчен көрәшергә биргән антын тиңдәшсез батырлык, искиткеч ныклык белән үти, үз халкының азатлыгы өчен соңгы тамчы канынача сугыша.
Эшемне башкарып шундый нәтиҗәләргә килдем: М. Җәлил − татар әдәбиятында әйдәп баручы шагыйрь. Ул татар шигърияте түрендә иң якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Ул үзенең тамашачысын тапты. Муса Җәлилнең исемен халкыбыз мәңгеләштерде:
11
Казан, Әлмәт, Минзәлә, Мәскәү, Оренбург, Яр Чаллы шәһәрләрендә Муса җәлил истәлегенә һәйкәлләр куелган.
Казан шәһәрендәге опера һәм балет театры М.Җәлил исемен йөртә.
Тобольск шәһәренең 15нче мәктәбендә мемориаль такта урнаштырылган.
Мәскәү шәһәренең 1186ны мәктәбе Муса Җәлил исемен йөртә.
Латвиядәге Динабургск корылмалары капкасына мемориаль такта урнаштырылган.
Рәсәйнең күп кенә шәһәрләрендәге урамнарга Муса җәлил исеме бирелгән.
Түбән Кама шәһәрендәге кинотеатр Муса Җәлил исемен йөртә.
Сарман районындагы бистәгә Җәлил исеме бирелгән.
Муса Җәлил исемен йөрткән тепловоз һәм судно бар.
Казан шәһәрендә Муса Җәлилнең музей-фатиры бар.
Мусага багышлап язучылар, шагыйрьләр - романнар, поэмалар; композиторлар җырлар; рәссамнар картиналар иҗат итәләр.
Муса Җәлилнең тиңдәшсез геройлыгы хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде. СССР Верховный Советы Президиумының (1956нчы ел, 2 февраль) Указы белән Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
1957нче елда Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясе белән бүләкләнде.
Халык тормышы турында кирәген генә белеп иҗат итүче Җәлил гомере җырга әверелде. Яшәү, Көрәш, Батырлык турындагы мәңгелек җыр ул хәзер! Ул җыр безгә тыныч кына яшәргә, хуш күңелле, битараф булырга ирек бирми; безне янарга, дөрләргә өйрәтә, халыклар бәхете өчен көрәшкә өнди. Аның гомере дә җыр булып яңгырады, аның батырлыгын онытырга безнең хакыбыз юк дип уйлыйм.
12
Файдаланылган әдәбият
13
Кто самый сильный?
На берегу Байкала
Сказка "12 месяцев". История и современность
Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны
Пустой колос голову кверху носит