Сочинение о маме
Вложение | Размер |
---|---|
nabiullina_ayzina.docx | 554.36 КБ |
Эссе
Табигатьнең әниемә
бүләк иткән тылсымнары
Әниемнең исеме Резедә. Резедә ул – зәңгәр чәчәкле, хуш исле гөл дигән сүз. Исеме дә үзенә ничек туры килә: чәчәк төсле матур, ә күзләре зәп-зәңгәр. Әле бу табигатьнең әниемә биргән бердәнбер бүләге түгел. Су, кояш, һава да аңа өлеш чыгарганнар, үзләренең тылсымлы көчләрен биргәннәр.
Күз алдыгызга китерегез әле: әгәр мин кара җир булсам, әнием яңгыр булыр иде, сусавымны басып, туйганчы эчертеп, яшеллеккә күмәр иде. Матур чәчәкләр белән бизәр иде.
Әгәр мин чәчәк булсам, әнием кояш булып, нурларында коендырып назлар, матурлар иде.
Мин агач яфрагы булсам, әнием талгын җил булыр иде. Мине тирбәтеп, җилфер-җилфер уйнатыр иде. Кирәк булса, агачымнан өзеп, үзе белән ерак илләргә алып китәр иде.
Ә мин яфрак та, җир дә, чәчәк тә түгел – мин кечкенә, гади генә беркыз. Яңгыр җиргә җан керткән шикелле, әнием дә мине яшәргә өйрәтә. Чисталыкта-пөхтәлектә үстерә, тәмләп ашата, усал кешеләрдән саклый. Кояш чәчәкне назлаган төсле, әнием дә мине җылы сүзләре белән кадерли, матур киендерә, җылы куллары белән чәчләремне үрә. Җил яфракны канатландырган шикелле, әнием барлык эшләремдә көч биреп бара, үзе белгән һөнәрләргә өйрәтә.
Әниемә рәхмәт йөзеннән яхшы укырга тырышам, аңа атап шигырьләр язам.
Яратам әниемнең
“Кояшым” дигән чагын,
Яратам әниемнең
“Җаныем” дигән чагын,
Яратам әниемнең
Елмаеп көлгән чагын,
Онытмам әниемнең
Кочакка алган чагын.
Табигатьнең әниемә бүләк иткән тылсымнары беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен!
Нәбиуллина Айзинә
31 нче мәктәп
4 нче сыйныф
Ель
Алые паруса
Извержение вулкана
Астрономы получили первое изображение черной дыры
Разноцветное дерево