Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Минем әнием Гүзәл исемле, инженер булып эшли. Дөньяда минем әнидән дә чибәр,түземле, ягымлы кеше юктыр, ул белмәгән бер генә һөнәр дә юктыр, мөгаен. Ә инде ул пешергән тәмле ашлардан, ризыклардан авыз итсәң, телеңне йотарсың. Мин мәктәптән кайтканда , өйдә бик еш тәмле ис таралган була. Димәк, әнием нәрсә дә булса пешергән. Ул өйдә булганда, һәркөнне бәйрәм ясый. Әнә шундый уңган кеше- минем әни!
Вложение | Размер |
---|---|
ni_insha_vsil.docx | 18.06 КБ |
Әни- иң газиз, иң кадерле кеше!
Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле , мәрхәмәтле-
Алар безнең әниләр.
Әнкәй, Әни, Әнием! Төрле телдә әйтелгән иң изге сүзләр, иң кадерле сүзләр, иң газиз сүзләр. Сабый баланың теле дә “ әннә “дип ачыла бит. “Әнием” – күңелгә иң якын сүз. Күпме мәгънә, күпме мәрхәмәтлелек һәм җылылык салынган бу сүзгә. Әни! Күпме наз бар бу сүздә. Беренче адымнарыбызны күреп газиз әниләребез сөенә. Безнең иң якын киңәшчебез, сердәшчебез ул!
Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле, сүзчән, нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы, четерекле вазыйфаны – бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын-кыз – иң элек ана һәм гаилә учагын саклаучы ул. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.Әни бит безне тугыз ай буена йөрәк түрендә йөрткән, мең газаплар белән безне шушы якты дөньяга тудырган.Әниләребез безне кеше итү өчен күпме көч куя һәм һәр адымыбыз өчен борчылып тора.
Әни... Нинди олы сүз бу!
Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә . Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!
Халык ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк: “Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың. Анаң өчен учыңда тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың”. Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы сүзләрне җаныбызга, аңыбызга сеңдерү зарур.
Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Минем әнием Гүзәл исемле, инженер булып эшли. Дөньяда минем әнидән дә чибәр,түземле, ягымлы кеше юктыр, ул белмәгән бер генә һөнәр дә юктыр, мөгаен. Ә инде ул пешергән тәмле ашлардан, ризыклардан авыз итсәң, телеңне йотарсың. Мин мәктәптән кайтканда , өйдә бик еш тәмле ис таралган була. Димәк, әнием нәрсә дә булса пешергән. Ул өйдә булганда, һәркөнне бәйрәм ясый. Әнә шундый уңган кеше- минем әни!
Әни мине беренче адымнар ясарга өйрәтте, җитәкләп, беренче сыйныфка алып барды. Ул безнең сәламәтлегебез турында кайгырта, йортыбызны чисталыкта, тәртиптә тота.
Әни - минем иң якын кешем. Әнидән дә яхшырак дус юк. Без аның белән ике дус кыз кебек ,бар нәрсә турында сөйләшәбез . Мин аның белән бөтен серләремне уртаклашам. Ул минем һәр соравыма җавап таба. Ул бик игътибарлы, кәефем төшсә , шундук сизеп ала. Кочаклап иркәләсә , бигрәкләр дә рәхәт була шул, борчуларым тарала. Ул кайвакыт кырыс та була. Синең өчен кайгыртучы әниең булу- нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга , яхшы укуың , үзеңне үрнәк тотуың , эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк. Авыр хәлгә төшкәндә, әнидән дә нык таяныч юк.
Әни елмайганда, кояш та ныграк балкыган төсле. Һәр бала үз әнисен яратадыр инде ул. Ә мин барысыннан да ныграк яратам. .
Мин төнлә белән йолдызларны күзәтергә яратам. Күктәге иң якты, иң матур йолдызны кадерле әниемә охшатам.
Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. "Әнием" дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Дәресләремне әзерләп бетергәч, ял көннәрендә, әлбәттә, әниемә булышам: бергәләп өй җыештырабыз, кул эшләренә дә өйрәнәбез. Аздан да күңелләре булып куя бит аларның.
Әни безне (абыем белән мине) бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "кызым" диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы , якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың , безнең өчен ял димисең , һәрвакыт хезмәт итәсең .
"Балачак − шук чак", диләр. Безнең дә төрле чакларыбыз булгалыйдыр, әнием. Зинһар өчен, безне кичерә күр. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга , һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием!
Әнием! Әнием—алтыным, матурым, кадерлем, бердәнберем... Синдәге игелек, мәрхәмәтлелек, сабырлык сыйфатлары миңа да күчсен иде. Мин Сиңа озын гомер, сәламәтлек, ак бәхетләр генә телим. Рәхмәт барысы өчен дә! Мең кат рәхмәт!
“Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз”, - дип язган Роберт Миңнуллин да. Әйе, мин дә аның белән килешәм.
Кадерлик без әниләрне , олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Мәңге яшәгез сез-әниләр!
Син булганга,әни, без бәхетле,
Син булганга, якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Иң кадерле, якын кешебез!
Яныбызда әниләребез булу- нинди зур бәхет! Үз әнисен хөрмәт иткән кеше генә бәхетле була ала .
Сорняки
Цветение вишни в лунную ночь
Лиса и волк
Плавает ли канцелярская скрепка?
Земля на ладонях. Фантастический рассказ