Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулу уңаеннан үткәрелгән конкурска инша.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_k.tinchurin._fathullina.docx | 24.54 КБ |
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
«Мамадыш шәһәре 3 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе»
Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулу уңаеннан
үткәрелүче конкурска инша
МИН КАРАГАН СПЕКТАКЛЬ
Эшне 8 нче сыйныф укучысы
Фатхуллина Алсу башкарды.
Җитәкче: татар теле укытучысы
Мубаракшина Л.З.
Мамадыш 2012
Бәллүр кыңгырау күк чылтырап тора
Шушы исем - Кәрим Тинчурин...
Хәтерләтеп милли сәхнәбезнең
Көмеш көзгеләргә тиң чорын.
Лена Шагыйрьҗан
Татар драматургиясе һәм театры тарихында күпләрнең горурлыгы булган Кәрим Тинчурин исеме лаеклы рәвештә күренекле урын алып тора. Ул - тирән эчтәлекле һәм оста каләм белән язылган дистәләрчә пьесалар иҗат итеп, татар театрының үсешенә зур йогынты ясаган бөек шәхес. Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр”, “Американ”, “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе” кебек әсәрләре, сәхнәдән төшмичә, хәзер дә уйналалар, көчле алкышлар белән кабул ителәләр.
Мин әлеге иншамда әле күптән түгел генә караган “Сүнгән йолдызлар” спектакеле турында язарга булдым. Монда ил һәм халык язмышы, мәхәббәт һәм фаҗигале киләчәк, сугыш вакытындагы авыр тормыш тасвирлана. Автор Сәрвәр белән Исмәгыйль арасындагы мәхәббәт һәм аның афәтле язмышын сурәтли. Бу яшь пар — авылның иң якты йолдызлары. Әмма икесе дә авыр язмышлы ятим балалар: Сәрвәр әбисендә торса, Исмәгыйль байга эшләп көн итә. Ике яшь кеше бер-берсен өзелеп ярата, алар арасында әкияттәгедәй матур мәхәббәт. Автор шушы матур мәхәббәтне сурәтләү белән беррәттән, Исмәгыйльнең күргән төше аша алда һәм тиздән булачак фаҗига турында да искәртеп куя. Аждаһа - ул сугыш башлану булса, йолдызлар сүнүе кешеләрнең аяусыз үлеме була. Илдә сугыш башлана, барлык халыкны, олысын-кечесен сугышка алалар. Шул вакытта Сәрвәр ике юл чатында кала. Нишләргә? Гарип, мәхдүмгә кияүгә чыгып кайгы-хәсрәт күрмичә мул тормышта яшәргәме, әллә инде сөйгәненә тугрыклы калып, ни булса шул булыр дип, язмыш агымы уңаена йөзәргәме? Ул үз бәхетен мәхәббәттәкүрә, ләкин аңа аяусыз сугыш яный. Озак кына баш ватканнан соң, кыз сөйгәнен үз янында калдыру чарасын таба, авылның данлыклы им-томчысыннан дару алып кайтып Исмәгыйльнең колагына сала. Нәтиҗәдә ул үз куллары белән, Фәрхи әбинең юньсез им-томы ярдәмендә сихерләнгән даруыннан сөйгәнен һәлак итә һәм шушы кайгыдан акылдан яза. Эле сөеп-сөелеп туймас вакытта сөлек кебек егетнең үлеме, япь-яшь кызның юләрләнүе залда утыручыларның йөрәгенә үтеп керә, тетрәндереп җибәрә. Ләкин Кәрим Тинчурин моның белән генә туктамый, ул фаҗигане тагын да тирәнәйтү, драматизмны көчәйтү максатынан әсәрне халык көйләренә үреп бирә. Сәрвәр канатлар тотып ”Каз канаты” көенә җыр суза:
“Кыйгак,кыйгак кыр казлары
Оча кыйбла ягыннан
Кыр казлары үткән саен
Хәбәр көтәрмен синнән.
Нурлар чәчеп күк йөзендә,
Алсуланып таң атыр
Ярсыз калган кыз баланы
Кемнәр генә юатыр?
Чү,чү, йолдызлар сүнә, йолдызлар сүнә, сүнәләр, сүнәләр. Йолдызлар сүнәләр...”. Яшен-яшьнәп, күк-күкрәгән вакытта Сәрвәр якты дөньядан китә, йолдыз сүнә.
Артистлар үз рольләрен бик оста башкаралар. Сәрвәр ролен уйнаучы артист үз героеның горур табигатьле, ярдәмчел, кыю һәм зур ихтыяр көченә ия булуын күрсәтә алды. Исмәгыйльне уйнаучы егет турында “Исеме – җисеменә туры килә ”, дип әйтергә була. Ә Надир ролен уйнаучы артист турында мин аз гына күбрәк язасым килә. Ул бу рольне шулкадәр оста итеп башкарды. Аның образы, табигать тарафыннан кимсетелгән, бөкре, ямьсез кыяфәтле Надир. Шуңа да карамастан ул бик горур, үзен кызганучыларны дошман күрә. Сәрвәрне яратуы аңа яшәү көче бирә, мәхәббәте тормыш мәгънәсенә әйләнә. Исмәгыйль көндәше булса да, ул аның хисләрен хөрмәт итә. Акылдан язган Сәрвәр белән аралашудан да ул үзен бәхетле саный. Яраткан кешесенең үле гәүдәсен күргәч, соңгы өметен дә өзә: “Ул, ул үлгән... Сәрвәр үлгән!... Ахыры иң соңгы өметем дә сүнде... Хуш, хуш күгәрченем, хуш, дөньядагы бердән-бер куанычым... Ходай синең җаныңны алып актык йолдызымны сүндерде”, - ди ул. Надир үз үлеме белән мәхәббәтнең зурлыгын раслый. Шулай итеп йолдызлар берәм-берәм сүнә тора, әле бик күп йолдызларның сүнәсе бар, чөнки илдә аяусыз сугыш дәвам итә.
“Сүнгән йолдызлар” әсәрендәге мәхәббәт һәм фаҗига образы минем күңелемдә зур тетрәнү хисе уятты. Мин үземне шушы вакыйгалар уртасында итеп хис иттем. Алар белән шатландым, сөендем, алрга кушылып еладым. Сәрвәр каз канаты тотып чашынып җылап-җырлаган минутларда йөрәгем өзгәләнде, аның кайгысының бер өлешен генә булса да үз өстемә аласым килде.
Кәрим Тинчуринның бу һәм башка әсәрләре мәңгелек. Алар татар сәхнә әдәбиятының классикасына әверелеп, бүген дә театр тамашачысына көчле эстетик тәэсир ясый, аны уйландыра, дулкынландыра һәм сокландыра. Тинчурин мирасы башкаручылык сәнгатендә, режиссерлар һәм драматурглар иҗатында да үзенең шифалы йогынты ясавын дәвам иттерә.
Исемеңне сәхнә пәрдәсенә
Чигеп куям, Кәрим Тинчурин! -
Хәтерләтеп торсын Театрның
Шомлы чынбарлыкка тиң чорын...
Лена Шагыйрьҗан
Император Акбар и Бирбал
Заяц-хваста
Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым
Для чего нужна астрономия?
Шум и человек