Әниләр дә була төрле. Менә мин дә әниләр турында, әкият язып карарга булдым.
Вложение | Размер |
---|---|
shakurova_kamilya_kiyatlre.docx | 16.76 КБ |
КАРА ПЕСИ.
Яшәгән ди ,булган ди бер авылда песи. Шул ук авылда яшәгән ди бер кыз. Исеме булган ди - Әдилә . Әдилә песи белән көннәр буе уйнаган,ди. Кәефсезләнгәндә, ул песине үзенең кулларына алып сыйпаган. Ә иртән һәм кич ашарга китергән.
Ләкин, кызганычка каршы, бу песи урамда яшәгән, ди. Ул кара төстә булганлыктан,аны Әдиләдән тыш беркем дә яратмаган. Ә ни өчен кара песиләрне яратмыйлар соң? Кешеләр алар турында күңелзезлек китерәләр, дип уйлыйлар. Ләкин аңа карамастан, Әдилә кара төстәге песиләрне генә яраткан. Ятим кыз Әдиләгә ,кара төстәге песиләр дә аның шикелле ятим, ялгыз кебек тоелган. Ул кыз ятим булганлыктан әнисенең апасы белән яшәгән. Уйлап карасаң, ул ялгыз түгел. Аны бит апасы тәрбияли. Юк дусларым , үз әниеңә җитми инде ул.Тоеп,хисләнеп аласы иде дә бит. Юк,юк шул аның әнисе. “-Әнием янымда булсамы?!Яраткан кара песием дә ,гел янәшәмдә булыр иде” дип,уйлана иде ул.Кыз апасыннан песине алырга берничә тапкыр сораган, ләкин апасы гел бер үк сүзне әйтеп куя икән:
- Җитми безгә тагын күңелсезлек китерүче! Үзең зур үскәч, алырсың.
Песи бу сүзләрне бик еш ишеткәч, гүя аңлагандай бик моңсуланып , бу авылдан чыгып китә …
Кыз аны ашатырга чыккач, ул юк иде инде …
Ә 5- 10 ел үткәч песи кире кайтты. Бу авыл инде бөтенләй башка иде. Кара песи берүзе генә кайтмаган,ә үзе белән бер кара мәче баласын ияртеп кайткан.
Әдилә инде тормышта, баласы да бар иде. Ә апасы инде үлгән иде. Кечкенәдән авылны шашып яраткан Әдилә, апасының өендә гаиләсе белән яшәргә калган. Әдилә бик бәхетле, ләкин аны гел бер сорау борчый: “-Нигә минем балам елмаймый?”
...Кара песи ,песи баласы белән Әдиләләрнең ишек алдына керде . Ә иртән, шул өйдән 2 яшьлек Әдиләнең кызы чыкты. Песи һәм аның баласын күргәч, елмаеп әнисен чакырды . Баланың йөзләре иртәнге таң нурыннан ,уянган чәчәкләр кебек балкыды. Әнисе чыккач ,үзнең кечкенә чагын исенә төшерде . Чү!Бу аның Кара песие ич!
Аннан соң алар, песиләрне үзләренә алдылар. Менә шулай ике песи үзләренә өй тапты.
Дусларым,әйбернең тышына карамагыз, эченә карагыз!
Сандугач һәм күке.
Әниләр дә була төрле. Менә мин дә әниләр турында,әкият язып карарга булдым.
Яшәгән ди, булган ди ике күрше Сандугач һәм Күке. Аларның балалары туган. Сандугач баласын бик яхшы тәрбияләгән, ә Күке баласын тапкан көнне үк калдырып киткән. Күке баласы бик өзгәләнгән. Сандугач моны күреп
, Куке баласын үз оясына алып кергән. Күке баласын үз баласы кебек үстергән.
Ә Сандугач картайгач ,Күке баласы белән Сандугач баласы шушы карт Сандугачны ашатканнар , караганнар. Ә көннәрдән беркөнне Күке очып килгән дә, үзенең ташлап киткән күкесенә әйтә икән:
- Син минем балам , мин хэзер картайдым, зинһар мине кара.
Ә Сандугач әйтә :
- Нигә соң син, балаңны калдырып киттең?
- Безнең ул каныбызга сеңгән,мин генә бу хәлне төзәтә алмыйм. Мин аңа бары яхшылык кына теләдем.
- Яхшылык теләү, шундый була мени соң?
Ә Күке гаебен аңлап, очып китте.
Дусларым, ана җылысы-кояш җылысы бит ул.
Под парусами
Глупый мальчишка
Соленая снежинка
Без сердца что поймём?
Два петушка