Данная работа посвящена памяти ветерана Великой Отвечесвенной войны Усманова Ханифа Салиховича.
Вложение | Размер |
---|---|
yaktashym-_sugysh_veteranynyn_tormyshy_hm_batyrlygy.doc | 92.5 КБ |
Тукай муниципаль районы Иске Дөреш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Якташым- сугыш ветеранының тормышы һәм батырлыгы
(Сугыш ветераны Усманов Хәниф бабайның якты истәлегенә багышлана)
Иске Дөреш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы класс укучысы Сәйфетдинов Аяз Ришат улының эше
Җитәкче: 1 категорияле укытучы
Миннәхмәтва Рамилә Һади кызы
2014
Мин авылдашларымның Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары белән бик кызыксынам. Аларның сугышчан юллары, күргәннәре турында эзләнүләр алып барам.
Туган авылым - Иске Дөрештә яшәүче отставкадагы капитан Усманов Хәниф абый Салих улының батырлыклары турында ишетә белә идем. Мин Хәниф абыйдан сугышчан юлы белән таныштыруын үтендем. Ул миңа бик кызыклы фотолар, истәлекләр күрсәтте һәм менә нәрсәләр сөйләгән иде. Кызганыч, бөтен ил Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнгәндә, Хәниф бабай дөньядан китте. Ә аның сөйләгәннәре , үзе әйткәндәй, тарихи истәлек булып калды...
«...1941нче елның 22 нче июнендә илебезнең аяз күген, халкыбызның тыныч тормышын бозып, фашистлар Германиясе безнең изге Ватаныбыз Советлар Союзына хыянәтьчел төстә һөҗүм итте, безнең өскә күп санда армия һәм кораллар ташлады.
Ватаныбыз үлем куркынычы алдында калды. Бу куркынычны аңлап, бөтен совет халкы бердәм рәвештә немец-фашист илбасарларына каршы Бөек Ватан сугышына күтәрелде. Кешелек тарихында иң авыр һәм рәхимсез булган бу сугышның җимергеч уты 1418 көн һәм төн янып торды. Безнең авыл советыннан 238 кеше сугышка китте, ләкин бу коточкыч көрәштә 179 кеше сугыш кырында ятып калды.
Мин үзем дә 1942 нче елның май аеннан 1944 нче елның азагына кадәр турыдан-туры сугышта катнаштым. Үземнең сугышта булган елларны һәм анда баштан үткәннәрне искә төшереп алырга кирәк дип саныйм.
...1940 нчы елның февраль аенда Воткинск (Удмуртия) хәрби заводына байтак кешене эшкә җибәрергә дип колхозга район тарафыннан хәбәр килеп төшә. Менә шулар белән бергә мине дә 1941нче елның 16 нчы февралендә Воткинск шәһәренә хәрби заводка эшкә җибәрделәр. Ләкин 4 ай эшләгәч тә, 1941нче елның 22 нче июнендә, бик иртә торып эшкә барырга әзерләнеп торганда, кинәт радио аша коточкыч хәбәр тапшыра башладылар. Бу - немец-фашистларының безнен илебезгә каршы таң алдыннан бөтен чик буйлап сугыш башлавы турында иде.
Бу вакытта без, бик күп ташчылар, балта осталары һәм башка белгечләр белән бергәләп хәрби завод өчен бик зур бер цех төзеп бетерә идек инде. Сугыш башланып 1 -1,5 ай вакыт та үтмәгәндер, Көнбатыштан эвакуацияләнгән бер хәрби заводны китереп тә җиткерделәр. Көндез заводта төзелештә эшләдек, ә төнлә вагоннардан станоклар бушата идек. Ул станокларны үзебез төзегән цехта урнаштыруда да турыдан-туры катнаштык. Завод белән бергә эвакуацияләнеп килгән эшчеләрнең күпчелеге яшүсмерләр һәм хатын-кызлар иде.
Сугыш башлангач, заводта эшләү белән бер үк вакытта эштән соң безне, утызлап яшьләрне, электросварщик белгечлегенә укыта башладылар.
Безнең яшь вакытта нинди генә хыялларыбыз юк иде, әмма барысын да сугыш челпәрәмә китерде. 1941нче елның көзенә таба без эшли торган заводтан да, бездән өлкәнрәк егетләрне сугышка җибәрә башладылар, чөнки немец фашистлары Мәскәү янына килеп житкәннәр иде.
Безнең елгыларга да сугышка китәргә чират килеп җитте. Шул елның көзендә, сугышка киткәнче, әнкәйне һәм туганнарны күреп калыйм дип авылга кайттым. Кайтып берничә көн үтү белән мине район хәрби комиссариатына чакырып алдылар. Комиссия үткәч, бераз сабыр ит, кайтып колхозда эшли тор, дип кайтарып җибәрделәр.
1942нче елның 22нче мартында ашлык суккан җиргә повестка китереп тоттырдылар. Үзем белән яшьтәш Хайруллин Фәриткә дә повестка бар иде. Без икебез дә көлтә ташый торган атларыбызны үзебездән дә кечерәк кызларга тапшырып, икенче көнне үк чыгып та киттек. Миңа кадәре үк әнкәй үзенең өч энесен фронтка озаткан иде инде. Мин чыгып киткәндә, аңа тагын да авыррак булды. Ул абыйларның хатлары да килми башлады. Кайсы хәбәрсез югалды, кайсының вафат булуы турында хәбәре килде. Ләкин болар мине куркуга тәшермәде, миндә абыйлар өчен немец-фашистларыннан үч алу нәфрәте генә кузгалды”...
Шулай итеп, 1942 нче елның 23 нче мартыннан дәһшәтле солдат сукмаклары буйлап атлап китә Хәниф бабай. Команда җыелып беткәнче, ун көнләп Әгерҗе тимер юл станциясендә була. Барысы да, 18-19 яшьлек үсмерләр, бер-берсе белән танышып, дуслашып та өлгерәләр. Аннан вагоннарга төялеп, көнчыгышка таба юл тоталар. Башта , сугыш ягына түгел, ә кире якка алып баралар бит дип аптырап калалар. Соңыннан гына хәрби әзерлек үтү өчен барганны беләләр.
“...Без барып урнашкан урын Красноярск краеның кечкенә генә Богатол дигән шәһәр яны иде. Ай ярым, сугышка барыр өчен хәрби хәзерлек үткәч,1 май көнне безне, мең ярымлап солдатны, стройга тезделәр дә, хәрби ант кабул иттереп, 2 нче май көнне сугышка алып киттеләр. Барган вакытта Омск, Свердловск һәм башка шундый зур шәһәрләрдә туктатып, ашханәләргә алып кереп, яңа баштан хәрби киемнәр бирделәр, кораллар, сугыш припаслары белән тәэмин иттеләр. Бу вакытта безнең гаскәрләр немец фашистларын Мәскәү яныннан 300 километрга кадәр чигендергәннәр иде һәм оборона сугышына тукталганнар иде.
Мәскәүдә безне икенче хәрби эшелонга күчереп утырттылар. 200 километрлап поезд белән барырга чыктык, безне урман эчендә эшелоннан төшерделәр. Бу төн иде. «Поезд алга бармый, фронт сызыгына кадәр җәяү барырга», дигән команда булды. Солдат капчыгына патроннар, гранаталар, продукция һәм башка көндәлек яшәү өчен кирәкле әйберләрне тутырып, солдат капчыгын, коралны, противогазны, шинельне җилкәгә асып, касканы башка киеп, Калинин өлкәсе урманнары һәм сазлыклары аша фронтка таба юл тоттык. Немец самолетлары көндез барырга ирек бирмәделәр. Төне буе барып, көндез урман эчендә ял итә идек.
Фронтка якынлашкан саен бомба, снаряд дөбердәүләре, пулеметлардан аткан тавышлар ишетелә башлады. Барып житкәч, безне Калинин фронтының 33 нче укчы дивизиясе карамагына тапшырдылар. Бик күп кенә татар егетләре белән мин 73 нче укчы полкка туры килдем. Бу полкның Знче батальоны карамагындагы миномет ротасына билгеләделәр. Безнең полк иге-чиге күренми торган сазлыклар белән уратылып алынган калку урында урнашкан Холм дигән кечкенәрәк бер шәһәр янында иде”.
Сугышка кадәр үк Хәниф бабай техникумда да укыгач, Воткинск хәрби заводта да эшләгәч, рус телен ярыйсы гына беләгән була . Аны беренче көнне үк минометка наводчик итеп билгелиләр . Наводчик итеп билгеләү белән аңа сержант званиесе бирәләр. Бу юнәлештә оборона сугышлары 1943 нче елның язына кадәр дәвам итә.
“Безнен, миномет расчеты өстәмә позициягә барып урнашу белән, карта буенча ераклыкны билгеләп, минометны шул арага көйләп ут ачтык. Башта бер-бер артлы 5 мина җибәрдек. Шул моментта күзәтүчебез немецларның тупланган урынында миналарның ярылуларын хәбәр итте. Күзәтүче урман тирәсе булганда, гадәттә, куе яфраклы агач башында була иде. 2-3 минутка гына тынып калдык. Шул вакытта бинокльдән карап торган күзәтүче дошманның яралы һәм үлгән фашистларны күтәреп йөгерешә башлауларын хәбәр итә.
Шуны гына көткән кебек мин берьюлы (берсе артыннан берсен) 10 мина җибәрергә команда бирдем һәм шунда ук минометны сүтеп төп позициягә күчәргә куштым. Без минометны күтәреп китүгә, күп тә үтмәде, бу урында фашист снарядлары ярыла башлады”.
Менә шулай итеп сугышта кыюлык та, хәйлә дә кирәк икән.
“Без ротага кайтуга , рота командиры өлкән лейтенант Шаповалов каршы алды, минометны урнаштыру белән стройга тезеп, 100 дән артык фашистның теге деньяга олагуларын әйтеп, безгә рәхмәт белдерде.
Безнең гаскәрләрнең сугыш осталыгы да артканнан-арта барды. Немецлар күпме генә атакалар ясап карасалар да, күп югалтулар белән кире чигенделәр. Шул ук 1943 нче елның июль аенда без оборонада торган участокта фашистлар тагы да күбрәк көч туплап безнең алгы линиягә каты һөҗүм иттеләр. Сугышның төрле вакыты була бит. Безнең пехотага чигенмәскә, немецларны тоткарлап торырга дигән команда бирелә. Без, минометчиклар- 50дән артык, һәм ике взвод солдатлар- кырыклап иде. Немецлар, котырган этләр шикелле, һаман ябырылып киләләр. Минометлардан ата алмаслык ара калганчы, фашистлар өстенә миналарны яудыра тордык.
Бездән артта урнашкан икенче линиядәге пехота безгә ярдәмгә килү өчен, немец пушкалары уты астыннан баш күтәрә алмый торды. Бер минутка атышу туктап калгандай булды, һәм кинәт көчле кычкыру тавышы белән штык сугышына команда булды. Алдан ук винтовкаларга штыкларны беркетеп куйган идек. Без «Яшәү белән үлем» дигән лозунг астында үзебезнең яндагы ике взвод пехота белән бергә «Ур-ра» кычкырып, контратакага кузгалдык. Штык сугышы тагы да коточкыч иде, чөнки күзгә-күз килеп сугышасың. Штык сугышы башлангач, бездән 2-3 мәртәбә күбрәк фашистлар безне уратып алырга теләделәр. Шул вакытта команда пунктыннан күзәтеп торган полк командиры бездән ерак түгел пехотаны һәм полктагы резерв гаскәрләрен ярдәмгә китереп җиткерде. Шул вакытта, котырынган кешеләр сыман, без фашистларның атакаларын туктатып кына калмадык, бәлки үзебезнең калдырып чигенгән алгы линияне дә кире кайтарып алдык.
Бу сугышта безнең яктан да югалтулар булды, ә фашистларның күп мәртәбә артык иде. Бер адым да чигенмичә, фашистларны штык сугышына кадәр каршы алган өчен, полк
командиры безнең миномет ротасын стройга тездереп, маршал Конев әйткәнчә: «Татарстаннан килгән татар сугышчылары үлемне дә уйламыйча, арысландай сугышырга сәләтлеләр», - дип әйтеп безгә рәхмәт белдерде”.
Бу бәрелештән соң күп кенә сугышчыларга орденнар һәм медальләр тапшыралар. Хәниф бабайга да полк командиры «Батырлык өчен» медале тапшыра. Бу сугышта ул җиңелчә генә яралана. Сугышчан дусларын ташлап китмәскә дип караса да, аны санбатка җибәрәләр. Ярасы бер ай дигәндә төзәлә һәм Хәниф бабай яңадан үзенең миномет ротасына кайта.
Бөтен фронт буйлап һөҗүм башлангач, аларның полклары күп кенә авылларны, шәһәрләрне азат итә баралар. Ә авыллар, шәһәрләр җимерелгән, авылларның йортлары урынында морҗалар гына утырып тора. “ Менә нинди ерткычлыклар эшләде бит ул фашист! Мондый хәлләрне күреп, йөрәкләр әрни -иде, аларга карата нәфрәт артканнан-арта бара иде”,-дип бөтен йөрәк ачысы белән искә алган иде Хәниф бабай.
“Бу 1944нче елның февраль ае иде. Жир туң булганлыктан, окоплар казытмадылар. Яр буенда кар калын иде. Алгы линиядәге пехота да һәм без минометчиклар да окопларны карны гына казып ясадык. Чөнки монда озак торасы түгел, арттан килә торган сугыш техникасын гына көтәргә кирәк булды. Кардан ясалган окопларда төн үткәреп, таң алдыннан безнең артиллерия көчле ут ачты, немец оборонасында җир белән күк тоташкан кебек булды. Күп тә үтмәде, танклар гөрелтесе ишетелде. Без дә минометлардан ярты сәгать буена өзлексез ут ачып тордык”. Бу вакытта ул взвод командирының ярдәмчесе була, аңа өлкән сержант званиесе бирелә.
“ Шуннан безнең җәяүле гаскәрләр немец ныгытмаларына таба
алга күтәрелде. Артиллерия һәм минометчиклардан ут ачуны туктатмадык, чөнки немец солдатларына баш күтәрергә ирек бирмәскә кирәк иде. Без минометларны тиз генә сүтеп пехота артыннан алга киттек, бу вакытта безнең пехота фашистларның исән калганнарын окопларыннан куып чыгарганнар иде инде. Безгә минометларны урнаштырып торырга туры килмәде, минометларны һәм башка коралларны аркаларга аскан килеш фашистларны 3-4 көн буена куып бардык”.
Литваның Шәүләй шәһәрен азат итүдәге батырлыклар өчен 1944 нче елның августында өлкән сержант Усманов Хәниф бабай Салих улы 3 дәрәҗә дан ордены белән бүләкләнә.
Шул ук елны ул Латвия, Литва җирләрен азат итүдә катнаша. 1944 нче елның сентябрь аеннан аны ике елга Харонов шәһәренә Хәрби училищега укырга җибәрәләр. Әлбәттә, фашист Германиясен җиңү якынлаша баруын сизә торып, ике елга укырга китү, сугышчан иптәшләрен ташлап китү бик авыр була. Беренчедән, Мәскәү яныннан ук бергә, бер семья кебек фашистка каршы сугышкан иптәшләреннән аерылу кыен булса, икенчедән, укуның аның өчен авыр булачагын күз алдына китерә. Боларны сәбәп итеп әйтеп караса да, сугышчы өчен командир приказы закон була. Шулай итеп, ул бик авырлык белән сугышчан дусларыннан аерыла.
1944 нче елның сентябрь аеннан 1946 нчы елның ноябрь аена кадәр ул хәрби училищеда укый. Ә укып бетергәч, Украинадагы Артемовск дигән шәһәрдә 48 нче танк полкыннан командиры булып хезмәт итә. 1947 нче елның март аенда туган авылы - Иске Дөрешкә исән –сау әйләнеп кайта.
1980 нче елда, 36 елдан соң Хәниф бабай Балтачка фронтташ дусты Әсхәт Гатауллин белән очрашуга бара. Һәм үзе белән гаять кызыклы истәлекләр , 1943 - 1944 елларда чыккан , инде саргаеп, таушалып беткән газеталарын алып кайта.
“...Татар халкы уллары танкка каршы ата торган коралдан бер атуда немецларның танкларын яндырган Зыя Вәлиев, кызу сугыш көннәрендә кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән Хәниф Усманов, Әсхәт Гатауллин, Имам Авзалов, Марат Фатыйховларның исемнәре бөтен фронтка билгеле. Алар барысы да орденнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр”.
Бу юллар 1944нче елның 14 нче июлендә фронттан Татарстан хезмәт ияләренә язган хаттан.
Якташларыбыз шул фронт шартларында да тулы канлы тормыш белән яшәгәннәр, татар халкы исеменә тап төшермәгәннәр. Батырларча сугышу белән бергә күңелле ял да итә белгәннәр. Газеталарның берсендә «Татар һәм казах хоры» дигән мәкалә басылган: “Лейтенант Шаповалов подразделениесендә, комсорг -сержант Усманов Хәниф инициативасы белән, татар һәм казах хорлары оештырылды,”- диелә анда.
Минем кулымда И. Заляловның «Комсомол Татарии в бою и труде» китабы. Анда мондый юллар бар: «От всей души благорадим вас за ваших воспитанников, бойцов и командиров», - писали комсомольцы одного из стрелковых полков в письме комсомольцам и молодежи Татарии. В письме рассказывалось о героизме молодых воинов: в нашей части беспощадно бьет фашистскую нечисть расчет сержанта Усманова Ханифа Салиховича». На фронт он пришел из Сармановского района деревни Старый Дрюш. За короткое время освоил свое специальное дело минометчика. Сначала он был наводчиком, теперь командир рассчета. Комсомольский рассчет Усманова считается лучшим в роте. Ханиф недавно принят в члены партии, - с гордостью сообщали они. (Партархив Тат, Обкома КПСС, : -034от 24 д. 350, л. 49)
Мин Хәниф бабайның орден һәм медальләрен барлыйм: Орден «Славы»; Орден Великой Отечественной войны; Орден Победы; Медаль «За храбрость»; Медаль «За Победу над Германией»; Медаль Георгия Жукова. Сугыш афәтен күрсәтеп торган билгеләр бу. Бүгенге тыныч тормышыбызның, аяз күгебезнең кадерен белергә чакыралар кебек алар.
Быел илебез фашистлар Германиясен Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Сугышның соңгы тавышлары яңгыраганнан соң инде 70 ел вакыт үтсә дә, ветераннарыбызның батырлыклары белән без барыбыз да горурланабыз, аларны олылап искә алабыз. Мин Хәниф бабайдан ишеткән берничә вакыйганы гына яздым. Ләкин аның сөйләгәннәре минем хәтеремдә тирән булып уелып калды, күңелемә тирән ут һәм кан белән язылды. Без ул чактагы бик авыр, дәһшәтле һәм героик көннәрне онытырга тиеш түгел.
Еллар үткән саен сугыш ветераннары саны кими бара. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Безнең бабаларыбыз яулап, көрәшеп алган күгебез һәрчак аяз булсын, сабыйлар күз яше беркайчан да түгелмәсен, дөньялар имин булсын!
Есть ли лёд на других планетах?
Три способа изобразить акварелью отражения в воде
Весёлая кукушка
Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"
Глупый мальчишка