Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап...
Вложение | Размер |
---|---|
insha_rsim.docx | 19.31 КБ |
Алпар урта гомуми белем бирү мәктәбе
Сочинение
Тынычлык, сугыш һәмХХI гасыр
Автор: Сафиуллин Рәсим Әүхәт улы,Әлки районы
Алпар урта гомуми белем бирү мәктәбе,6нчы класс
Җитәкче:Гиниятуллина Гөлсирә Фоат кызы
2014 нче ел
Бәхетле,бул балам!Җирдә яңа кеше туа һәм якты дөнья белән исәнләшкәндәй,беренче тапкыр кычкырып аваз сала.Бәхетеннән чиксез шатланган ана елмаеп, нәни сабыена төбәлә һәм әкрен генә әлеге сүзләрне кабатлый:”Син дөньяга килдең,син бәхетле,шушы көннән башлап сиңа илебездә барлык юллар да ачык,чөнки син Тынычлык патшалык иткән кояшлы илдә тудың,аның киләчәге синең кулда.”
Әйе, безнең илебездә һәрбер ана үз сабыена сөенеп,зур өмет белән ышанып карый.Чөнки ул аны туган иленең киләчәген дәвам итүче, тынычлыгын саклаучы итеп үстерә.Әгәр дә нәни сабыеның гөнаһсыз чиста күзләренә караганда, аның кайчан да булса үз иленә,халкына кан-яшь алып килүче явыз җәллад яисә кемгәдер бил бөгүче мескен кол булуы күз алдына килсә:”бәхетле бул, балам!”-дип әйтер һәм үзе дә аның бәхетле буласына ышаныр идеме икән аналар?
Тынычлык ул-сабыйлар елмаюы, ак каеннар шавы, кошлар сайравы, кешеләрнең бер-берсенә изге теләклә теләве, көнне-төнгә ялгап эшләсә дә шул хезмәттән рәхәт табып сөенүе. Без боларның барсын да тоябыз,чөнки безнең илебез тынычлык яклы. Безнең өчен тынычлык иң кадерле, иң изге, иң газиз олы сүз. Туган илебез-бәхет йорты. Без аның тынычлыгын саклаучылар. Ата-бабаларыбыз аны миллионнарча корбаннар бәрабәренә кан коеп яулап алды. Юк, без сугышны күрмәдек,әмма сугыш афәтенең никадәр коточкыч,дәһшәтле булуын беләбез,чөнки сугыш бетүгә алтмыш тугыз ел үтүгә карамстан,ул салган яралар һаман төзәлми,әле дә булса сыкрап:”Сугыш...Юк,юк кирәкми,була күрмәсен”,- дип ачынып кабатлый.
Сугыш... Дәһшәтле ,күңелләрне тетерәндергеч, канлы еллар.
Бәхетле бул , балам! Кайсы гына ана үз баласына бу изге теләкне теләмәде икән? 1941 нче елның 22 нче июнь таңында илебезне, туган Ватаныбызны,фашист илбасарларыннан саклап калырга, аныңазатлыгы, тынычлыгы өчен гомерләрен кызганмыйча көрәшергә ант иткән һәм антларын изге кайнар каннары белән үтәгән миллионнарча ир-егетләрнең, хатын-кызларның,ятим калган кайгылы балаларның газиз аналары да дөньяга килгәндә сабыйларына шушы теләкне теләгәндер.Бәлки халыкны зар елаткан канэчкеч Гитлерның да әнисе улын кешеләргә шәфкатьсез, явыз ерткыч булсын дип түгел, ә иленә лаеклы алмашчы,халыкка шатлык китерүче булсын дип үстергәндер.
Сугыш! Никадәр кайгы-хәсрәт,югалту, бәхетсезлек китердең син тынычлык сөюче халкыма. Син аның бәхетен урлап,рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Безнең Совет республикасының яшь , көчсез, әле ныгып җитмәвеннән файдаланырга теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың. Безнең илебез яшь,көчсез булса да, аның курку белмәс данлыклы, горурланып сөйләрлек, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар. Аларга бәхет төшенчәсе туганда ук, ана сөте белән керә, әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау аларга бетмәс-төкәнмәс көч, туган илгә кайнар саф мәхәббәт бирә,әнә шул көч җиңүгә алып килә. Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршы алды. Юк, җиңел генә бирелмәгән безгә бу тынычлык,шуңа күрә дә без аның кадерен беләбез. Без бәхетле яшәсен өчен, егерме миллионнан артык кеше яу кырында ятып калган.Һәм тагы күпме миллионлаган кешеләрне фашистлар авыллары-авыллары белән юкка чыгарган, үтергән,яндырган... Без аларга баш иябез, илебезнең киләчәге сезнең кебек үк ышанычлы кулларда, аның тынычлыгын һәрвакыт сакларбыз, изге җиребезгә вәхшиләрнең аягын бастырмабыз,дип ант итәбез.
Тынычлык дошманнары !
Безнең халкыбыз бәхетне туган иленнән, тынычлыктан башка күз алдына да китерми.Сабыйлар күз яше тамган,кешеләрнең канына буялган, аналарның йөрәгенә сагыш-хәсрәт салган, ятимнәрнең бәхетсез язмышлары бәрабәренә яулап алынган байлык, муллык, алтын-көмеш кызыктырмый безне.
Ә бәлки, сезнең өчен шушыдыр зур бәхет?
Без беләбез: Америкада да, дөньяның башка илләрендә дә тынычлыкны яклаучы кешеләр яши. Гомере буе тынычлыкны яклап, политик җырлар җырлаучы Дин Ридның ачы язмышы,кечкенә булуына карамастан, тынычлык көрәшчесе Саманта Смитның һәм тагы башка бик күп тынычлык көрәшчеләренең авыр язмышлары,фаҗигаләре безнең ил халкы өчен дә зур кайгы булды һәм булачак.
Океан арты дусларыбыз!
Сезнең кебек үк без дә тынычлык телибез, безнең җиребез киң, без басып алу сугышлары алып барырга җыенмыйбыз.Киресенчә, бөтен планетабызга аяз күк йөзе, мәңгелек кояш,бәхет һәм тынычлык телибез.
Без киләчәк гасыр капкасын бернинди коралсыз, Тынычлык, Дуслык, Туганлык белән янәшә атлап керергә телибез һәм шуның өчен көрәшәбездә.
Мин Җир шарында һәр елны тынычлык елы игълан ителүен теләр идем Җир йөзендә бер нинди дә корал ясалмасын һәм бер дә юкка кан коелмасын иде.
Мин моны сугыш теләүче илләр өчен дә тәкъдим итәм.
Атом –төш сугышының нинди фаҗига китерүен белә торып, нигә планетабызны корал базасына әйләндерергә ?
Мин дә миллионнарча кешеләр кебек үк сугыш теләмим. Кайвакыт уйланам. Хыялым ак аргамактай еракларга оча.... Бер минут. Әйтерсең, бөтен дөнья елмая, кешеләр дә кояш та, чәчәкләр дә бөтен тереклек дөньясы да. Бөтен дөнья тып-тын. Тоташ елмаю. Ә еракта ак каеннар шавы. Әнә ни өчен елмая кешеләр. Димәк, әле алар ишетә ! Ишетә ! Димәк, күңелләрдә матурлыкны тоя белү, тышкы ялтавыкны гына түгел , эчке рухи матурлыкны тоя белү сакланып калган. Бер генә минутка дөньядагы барлык кешеләр үзара дуслык җепләре аша бер-берсенә бәйләнгән. Чөнки аларның һәммәсенә дә уртак булган елмаю Җир шарында патшалык итә\
Әнә шуңа кушылып, мин дә елмаям. Үзем уйлыйм:чыннан да, әгәр җир шарында бер генә минут тоташ елмаю булса һәм кешеләр бер үк күренештән елмайсалар,шуннан соң да бер-берсенә”Сугыш” дип янарлар идеме икән ? Шундый матурлыкны бер секунд эчендә көлгә әйләндерегә, юк итәргә куллары барыр идеме икән ? Әгәр барса, алар чын күңелдән көлә белмиләр, ә үзләренең явызлыкларын ясалма көлү астында асыртын корал итеп кулланалар. Ләкин бу мөмкин түгел. Әгәр матурлыкның бөтен нечкәлекләрен, үзенә генә хас яңгырашын тоеп елмая икән, димәк, бу чын елмаю!
Бер генә минут ! Барын да онытыгыз ! Елмаегыз, кешеләр ! Тыңлагыз ак каеннарның шавын!
Машенька - ветреные косы
Белый лист
Два Мороза
Крутильный маятник своими руками
Усатый нянь