ХII РЕГИОНАРА ЯШЬЛӘР ФӘННИ-ТИКШЕРЕНҮ ЭШЛӘРЕ КОНКУРСЫНА ТӘКЪДИМ ИТЕЛГӘН ЭШ.
Вложение | Размер |
---|---|
k.nasyyri_garipova_a.r.docx | 39.35 КБ |
III РЕСПУБЛИКА ФӘННИ-ТИКШЕРЕНҮ ЭШЛӘРЕ КОНКУРСЫ
КАЮМ НАСЫЙРИ
Фәнни-тикшеренү эше
“КАЮМ НАСЫЙРИ - ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ
ГРАММАТИКАСЫНА НИГЕЗ САЛУЧЫ”
Автор: Гарипова Алинә Рамил кызы,
Әлки районы Алпар урта гомуми
белем бирү мәктәбенең
10нчы сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: Гиниятуллина Гөлсирә
Фоат кызы,Әлки районы Алпар урта
гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
укытучысы
2014нче ел
Эчтәлек
I.Кереш 3-4
II. 1К.Насыйри иҗатында телнең милләт тормышындагы әһәмияте 5-6
2.Насыйри иҗатында мәгърифәтчелек мотивлары 7-8
3.К.Насыйриның тарихка кагылышлы хезмәтләре 9-10
III.Йомгаклау 11-12
IV.Кулланылган әдәбият 13
2
Кереш
Олы тарихлы татар әдәбиятының үсеш юллары бик тә катлаулы һәм гыйб-рәтле. Аның фәлсәфи – эстетик, этик эчтәлеге, әдәби - сәнгати хосусияләре күпкырлы һәм искиткеч бай.Ул үз гомерендә ике мәртәбә Ренессанс чоры кичерә.Аның беренчесе урта гасырларга –XII гасыр азагыннан XVI гасыр-ның беренче яртысына кадәрге әдәби дәвергә туры килә.
XIX гасырда Шәрыктан Гарәбкә борылу, ауропалашу, җәдитләшү, яңару куренеше башлана, мәгърифәтчелек идеологиясе тамыр җәя, милли тәрәк-кыять, шәхес азатлыгы мәсьәләләре көн тәртибенә куела; Габденнасыйр Курсави, Ибраһим Хәлфин, Хөсәен Фәезханов, Шиһабетдин Мәрҗани,Каюм Насыйри, Исмәгыль Гаспралыларның эшчәнлеге башлана.Татар халкының иҗтимагый, әдәби фикерен мәгърифәтчелек рухындагы Яңарыш хәрәкәте юнәлешендә борып җибәрүчеләрнең арасында Зеленодол районы Югары Шырданда туган, бөтен гомерен татар халкын фидакарьләрчә агартуга багышлаган мәгърифәтче Каюм Насыйри да (1825-1902) бар.
Каюм Насыйриның фәнни, әдәби, педагогик эшчәнлеге –яңа замандагы икенче татар Яңарышының елга башы. Культ корбаны булган язучы һәм галим Гали Рәхим әле 1925 нче елда ук Каюм Насыйрины”Шәрыкның караңгы урта гасырчылыгыннан Гарәбтән нур сипкән яңа мәдәният кояшына тәрәзә ачкан татар Ренессансының куренекле вәкиле”, - дип атады.(Н.И.Лоба-чевский исемендәге фәнни китапханә кульязмаларының тасвирламасы.V чы-гарылыш.Татар әдипләре һәм галимнәренең кульязмалары.Казан,1960,б.)
Француз галимәсе Ж.Лемерси-Келькеже дә 60нчы елларда чыккан К.Насыйри турындагы күләмле мәкаләсендә аны татар халкының әдәбиятында Ренессанс хәрәкәтен башлап җибәрүче дип саный.
3
Совет хакимияте елларында Каюм Насыйриның гыйльми, әдәби педагогик эшчәнлеге аз өйрәнелде дип әйтеп булмый.Күренекле мәгьрифәтченең юбилейлары билгеләп үтелде, аның турында байтак кына хезмәтләр дөнья күрде. Ләкин К.Насыйриның марксистик идеологиягә каршы килмәгән фәнни хезмәтләре һәм әдәби әсәрләре генә тикшерелде.Хәтта ”Фәвакиһел-җөләсә фил-әдәбият” һәм аның кыскартылган варианты булган ”Кырык бакча” җыентыгындагы гыйбрәтле хикәяләрнең бөтен тулылыгында өйрәнү мәгъкуль күрелмәде.
Хезмәтнең төп максаты булып , Каюм Насыйри иҗатында телнең милләт тормышындагы әһәмиятен тикшерү һәм анализлау тора. Әлбәттә, узган гасырларда яшәгән әдибебезнең иҗат мирасын хәзер, бигрәк тә башка тарихи шартларда бәяләү – шактый читен эш. Хезмәтнең төп максатына ирешү өчен куелган бурыч:
-К.Насыйриның телгә ,тарихка кагылышлы хезмәтләрен өйрәнү һәм мисаллар нигезендә дәлилләү.
Тикшерү методы итеп әдәби анализ һәм бәяләмә алымнарын файдаландым.
Хезмәтнең актуальлеге бәхәссез. XlX гасырның икенче яртысындагы әдәбият күп дистә еллар кискен тәнкыйть белән анализланды.Шул чорның күренекле эшлеклеләре тирәнтен өйрәнелмичә анализландылар.Бүгенге көн яңа таләп-ләр куя. XlX гасырның икенче яртысындагы әдәбият катулы, дөрес, объектив билге бирмичә, яңача татар әдбиятының тарихын язу зур кыенлык тудыра.
Икенчедән, үзгәртеп кору еллары башлангач та, К.Насыйри мирасына игътибар кимегәндәй булды. Бары тик тууына 170 ел тулу уңае белән генә кайбер мәкаләләр дөнья күрде.Соңгы вакытларда К.Насыйриның мәгъри-фәтчелек эшчәнлегенә карата гаепләү сүзләре дә әйтелә башлады.Шуңа да мәгърифәтче галимнәребезнең каләме белән язылган күпсанлы әсәрләрне җентекләп өйрәнү,аларга объектив бәя бирү актуаль мәсьәлә булып тора.
4
I бүлек
К.Насыйри эшчәнлегендә телнең милләт тормышындагы әһәмияте
Соңгы вакытларда кайберәүләр совет заманында без Каюм Насыйринең мәгърифәтчелек тарихындагы урынын кирәгеннән артык күпертеп күр-сәтмәдекме икән дип, шөбһәле фикерләр дә әйткәләде.Аның иҗатына мондый шикле бәя булырга тиеш түгел.Каюм Насыйриның татар телен гамәлгә кертү өлкәсендә куйган тырышлыклары ,бихисап фәнни хезмәт-ләрен, әдәби әсәрләрен,тәрҗемә - адаптацияләрен саф татар телендә яңгы-ратырга тырышуы татар мәдәнияте өчен чын мәгънәсендә инкыйлаб иде.
Кайсы гына заманга мөрәҗәгать итмик, инкыйразга дучар була язган төрки-татарларның яңарышы мәдәни яшәешнең нигезе булган телне саклап калудан башланган. Борынгы төркиләр (безнең бабаларыбыз да алар арасында) кы-тайлар арасында эреп югалмыйк, мәдәниятебезне, телебезне саклап калыйк дип, кабер ташларында язып калдырганнар. Урта гасырларда да мондый көрәш барган. Яңа заман мәгърифәтчеләре алдында телебезне гарәп,фарсы,
госманлы, чыгытай телләре йогынтысыннан коткару бурычы куелган. Каюм Насыйри да беренчеләрдән булып замандашларын татар кешеләре буларак чын асылларына - үз телләренә кайтырга өндәде. Ул ”татар теле-урам теле, ломовойлар теле, әдәби - гыйльми тел булырга сәләте юк аның” диючеләргә хәтта мәгърифәтчелек хәрәкәтебезнең Мәрҗани хәзрәте кебек мөхтәрәм тео-ретикларына: ”Ялган, яла бу! Без - татарлар, телебез - татар теле, мөстә-кыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел...”, - дип җавап бирде. Бигрәк тә ул татар теленең фәнни тел була алуын, моңа аның тулы хакы һәм мөмкинлекләре барлыгын исбат итте.
“Телебезгә игътибар итеп, яхшы тикшереп карасак, - дип яза ул, - билгеле ки, телебездә булган бәетләр , шигырьләр, мәкальләр, идиоматик әйтемнәр бик уңышлы рәвештә ритм һәм рифмага салынып төзелгәннәр... Мәгънәне тулы
5
һәм матур итеп бирүдә башка телләрдән һич тә ким түгел, бәлки кайбер яктан үзенчәлекләре күбрәк булган урыннары да бардыр, бигрәк тә фигыльләрдә. Ләкин шуны да әйтеп китәргә кирәк: телебез, бер дә кузгалмыйча , бер урында утырып калган. Хәзерге заманда яшәүче башка милләт халкының теләге – телне эшкәртү,төзәтү һәм яхшырту”.
Татар телен гамәлгә кертүдә Каюм Насыйри эшчәнлегенең бер тармагы – телнең үзен өйрәнү, кагыйдәләрен аңлату, сүзлекләр төзү була. Башка телләрне өйрәнү өчен иң элек үз телеңне һәм аның кагыйдәләрен белергә кирәкләген аңлата.
“Кеше үзенең телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас,тик бик озак вакытлардан соң гына аңа күнегә алыр”, - дигән. Болар туган телебезгә, татарча укытуга игътибар бермә – бер арткан заманда тагын да ачыграк күренә.
К.Насыйри тел, аны укыту мәсьәләләре хакында башка хезмәтләрендә дә мөһим генә фикерләр әйтә, кызыклы мисаллар китерә. Мәсәлән, математи-ка,табигать фәннәре атамаларын татар телендә күрсәтүнең күп кенә үрнәк-ләрен бирә (бүлүче, сан, калдык, арифметика – хисаплык, геометрия – гыйль-ме һәндәсә, география-җәгърәфия һ.б.)
К.Насыйри, телебезне гыйльми һәм гамәли яктан өйрәнеп, татар лингвис-тик фәнен тудыруга үзеннән зур өлеш кертте. Әмма ул, моның белән генә чикләнмичә, китапларын татарча язып, төрек, гарәп, рус, фарсы телләреннән күп кенә ядкярләрне тәрҗемә итеп, туган телебезнең мөмкинлекләрен тагын да арттырды, аны тагын да камилләштерә, баета төште.
6
II бүлек
К.Насыйри иҗатында мәгърифәтчелек мотивлары
Урта гасыр татар әдәбиятында әйдәп баручы жанр - поэзия. Күләм ягыннан да, жанрлар төрлелеге ягыннан да проза икенче дәрәҗәдә торды.XIX гасырның икенче яртысынарак әдәби төрләр һәм жанрлар арасындагы мөнәсәбәт тә үзгәрде: зур көч - куәт белән Ауропа тибындагы мәгърифәт-челек прозасы үсеп китте.Бу яңа заман прозасының беренче сәхифәләрен ачып җибәрүче дә Каюм Насыйри булды. Чөнки ул - мәгърифәтче, галим, әдип, энциклопедист, этнограф һәм мөгаллим дә. Тел байлыгының мул чыганагы халыкның җанлы сөйләмендә, авыз иҗатында икәнлеген яхшы аңлаган Насыйриның фольклор әсәрен җыю һәм гыйльми нигездә бастырып чыгаруда әдиплек тырышлыгы зур. Әдипнең бу өлкәдәге эшчәнлеге бик тә үзенчәлекле: аның чәчмә иҗаты һичбер башка татар мәгърифәтче язучы-сыныкына охшамаган.Иң элек ул прозабызның үсешенә үзенең Ауропа гыйлемен пропагандалаучы төрле дөньяви фәннәрдән мәгьлүмат бирүче саф татарча язган күпсанлы рисаләләре белән өлеш кертте. Икенчедән, мат-бугатыбыз юк елларда чирек гасырга якын чыгып килгән, татар кешесе өчен вакытлы матбугат вазифасын үтәгән өстәл календарьларында прозаның кечерәк жанрларына аеруча зур урын бирде.
Татар халкының рухи байлыкларын үзенә күрсәтү һәм кайтару максатыннан шушы календарьда дөнья күрмәгән чәчмә фольклор әсәрләре, эпитафик язмалар, тарих, археология һәм этнография фәненә караган язмалар да мәгърифәтчелек прозасы үсешенә этәргеч ясады. Моннан тыш, Гаяз Исха-кый язганча, Насыйринең милли әдәбиятыбызга күрсәткән иң зур хезмәте аңарчы халык арасында таралып йөргән шигырьләрне,сөйләкләрне,мәсәл-ләрне һәм башка байлыкны җыеп нәшер итүе, татар әдәби теленең аңлатма-
7
лы сүзлеген төзү булды (Мирас, 1994, 10нчы сан, 33 б.)
Каюм Насыйринең татар мәгърифәтчелек прозасы үсешенә иң зур өлеш керткән өченче төркем әсәрләр - Шәрык Яңарыш әдәбиятларыннан эшкәр-телгән, адаптацияләнгән ”Кырык вәзир” (1862), ”Әбугалисина” (1872) кебек тезүле һәм чолгаулы кыйссалары, фаҗигале мәхәбәт темасына багышланган ”Әфсанәи Гөлрах вә Камәрҗан” романы һәм гарәп, фарсы, төрек новеллис-тикасы традицияләрен дәвам итүче”Китаб-әт-тәрбия”һәм”Кабуснамә” һәм ”Фәвәкиһел - җөләсә фил - әдәбият” җыентыкларына урнаштырылган күп санлы гыйбрәтле хикәяләре. Кызганычка каршы, алар әле бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән, тиешле аңлатмалар, шәрехләүләр белән кабат басылмаган.
8
III бүлек
Насыйриның тарихка кагылышлы хезмәтләре
Телдән тыш К.Насыйри сабак бирә торган предметларның берсе һәм мөһиме - тарих. Аның бу фән буенча төрле мәкаләләре,махсус китаплар бар.
К.Насыйри тарихи хезмәтләрендә төп игътибарын татар тарихына мөнә-сәбәтле материалларны туплауга һәм өйрәнүгә юнәлтә.Бу яктан аның Казан тарихы хакындагы язмалары аеруча кызыклы. Мәсәлән, бер риваятендә ул XVI йөзнең беренче яртыларында яшәгән Шаһгали ханның, Мәскәүгә саты-лып, Казан мәмләкатенә, үз халкына хыянәт итүче, ахыр чиктән татарлар-ның, дәүләтчелектән мәхрүм ителеп, колыкка төшүе турында яза.
К.Насыйринең Пугачев хакындагы риваятьләре дә тел стиленең үтемлелеге, факт-мәгълүматларга байлыгы белән сыйфатлана. К.Насыйри , Казан тарихы белән берлектә, күп кенә татар авылларының (Югары Шырдан, Мулла Иле, Рәбуга, Ачасыр, Борнаш, Борындык, Шәгали, Мамадыш, Бакырчы һ.б.) та-рихы хакында да мәкаләләр яза.
Насыйри мифология һәм этнографиягә караган хезмәтләрендә ул вакытка кадәр тарихчылар тарафыннан тиешенчә кузгатылмаган, аз тикшерелгән материалларны табып, фән дөньясына тапшыруны үзенә бурыч итеп куя:
”Безнең максатыбыз - рус историясендә булмаган эшләрне, халык авызын-дагы риваятьләрне мәйданга чыгармактыр”, - ди.1883нче ел өчен чыгарыл-ган календарендә К.Насыйри легендалар, әкиятләр урнаштыра.Ул кабер таш язмаларны, төрле шәҗәрәләрне, кулъязма һәм басма китапларны ныклап өйрәнә. Каюм бабаның бу төр хезмәтләре турында Г.Ибраһимов 20 елларда болай дип яза: ”Хәзерге заманның татар укучысы ни өчен үткән эшләрне берәм - берәм тикшерә алмасын!.. Әгәр Насыйрича җентекләп чыксаң,мәш-һүр Әтнәләр, Мәчкәрәләр, Сатышлар, Тымытыклар, Кышкарлар, Мәңгәрләр
9
һәм башка иске мәдәни үзәкләр ни чаклы материал, документ, хатирә бирер ләр!.. Насыйри менә шул эзләнүне гамәл белән курсәткән”. Г.Ибраһимовның бу чакыруы бүгенге көн өчен дә мөһим, чөнки төбәк тарихын өйрәнү халкы-бызның үткән буын һәм мәдәниятен тагын да тулырак, җентекләбрәк ачык-ларга ярдәм итә.
Тел байлыгының мул чыганагы халыкның җанлы сөйләмендә, авыз иҗа-тында икәнлеген яхшы аңлаган К.Насыйри фольклор әсәрләрен җыю һәм гыйльми нигездә бастырып чыгаруга зур тырышлык куя. Бу - аның фольклор өлкәсендәге эшчәнлегенең мөһим бер тармагы. Икенчедән К.Насыйри татар халкының тарихи риваятьләре, борынгы мифологик ышанулары, гореф-гадәтләре, дөньяга карашлары һәм башкалар белән башка халыкларны, фән дөньясын таныштыру буенча эш алып бара, рус телендә хезмәтләр чыгара. Өченчедән, галим Көнчыгыш халыклары фольклорын өйрәнә, аның үр-нәкләрен, татарча тәрҗемә итеп, бастырып чыгара.
Шул рәвешле К.Насыйриның фольклор фәнендәге эшчәнлеге төп өч юнәлештә бара.Үзе чыгарган календарьлары, сүзлекләрдә һәм җыентык-ларда К.Насыйри халык иҗатын урнаштыруга зур игътибар бирә. Халык тәҗрибәләре, төрле сынамышлар еш кына ритм һәм рифмага салынган.
1881 нче елгы календарендә ул ”Казан бәете”, ”Шаһгали бәете” кебек әсәрләрне, Казан шәһәренең салынуы, Кабан күле һ.б.турында халыктан язып алган күп кенә риваятьләрне урнаштыра.
1880 нче елда басылган ”Кырык бакча” исемле китабының һәр бүлегендә диярлек мәкальләр һәм әйтемнәр урнаштырыла.
К.Насыйри “Фәвәкиһел җөләсә фил әдәбият” дигән зур хрестоматиянең соңгы 40нчы бүлеге татар халык иҗаты әсәрләренә багышланган.
Мәгърифәтче галим халыкның иң борынгы ышануларын, мифларын, мифик
10
образларын, әкиятләрен җыйнап, бастырып чыгаруга һәм гыйльми тикшерүгә
зур әһәмият биргән.Үзе җыйган материаллар белән рус галимнәрен дә та-ныштырып барган. Бу өлкәдә максатын түбәндәгечә билгели: ”Татарның тормышын ачыкландыруда...эшләвемнең нәтиҗәләрен матбугатта алар белән уртаклашуны үземнең изге бурычым дип саныйм”.
Шул рәвешле, мәгърифәтче галим, татар фольклорның күп кенә жанрларында да эшләп, халыкның рухи байлыгын, акыл һәм күңел җәүһәрләрен барлап, бергә туплап, халыкның үзенә кайтару юлында хезмәт иткән.
Каюм Насыйри эшчәнлегенең әһәмияте.
Күргәнебезчә, К.Насыйриның мәгърифәтчелек эшчәнлеге күпкырлы.Аның хезмәтләре татар халкын белемле, тәрбияле итүдә үзенә күрә бер мәктәп, университет булырлык. Татарны татар итеп танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен үстерүдә Каюм бабаның эшчәнлеге искиткеч зур. Ул шәрык рус, Европа казанышларын һәм тәҗрибәсен күрә, алардан иҗади файдала-нуның матур үрнәкләрен бирә. Әмма К.Насыйри өчен барыннан да элек татарның үз җирлегендә, үзенең рухи мирасына таянып үсүе кыйммәт. Һәм шуңа күрә дә ул төп игътибарын татарның телен, гореф - гадәтләрен, сүз сәнгатен өйрәтүгә юнәлтә, таралып, сибелеп яткан куп кенә хәзинәләрне замандашларын һәм киләчәк буын укучыларына җиткерүгә ирешә.
“Бармыни бездә гомумән чын кеше кадерен белү?! Без аны кайдин белик, мискин үлеп аңлатмагач?!” Тукайның бу юллары Хөсәен Ямашев үлеме уңае белән язылган, әмма аларны Каюм бабага карата да кулланырга мөмкин. Чөнки ул, ярты гасырдан артык, ат кебек эшләсә дә, үзе исән вакытта кадер-хөрмәт тә, юньле тормыш та күрмәгән. Әмма аның иҗат мирасы еллар узган саен кыйммәтен арттыра бара. ”Олуг мөгаллим”хакында төрле телләрдә күп
11
санлы мәкалә - хезмәтләр язылуы, китапларының кат - кат басылуы ачык мисал. К.Насыйри шәхесе әдәби әсәрләрдә дә гәүдәләнеш тапкан. Аның хакында М.Галинең документаль повесте һәм шушы ук авторның Х.Ура-зиков белән берлектә язган “Каюм Насыйри” дигән тарихи пьесасы да бар.
Каюм бабаның эшчәнлеге - милләткә фидакарьләрчә хезмәт итүнең бөек үрнәге.Аның китаплары - хәзәрге милли тормышыбыз өчен дә аваздаш булган бай хәзинә.
К.Насыйри исеме - бүген илебезнең иң күренекле кешеләре арасында.
12
Кулланылган әдәбият
1.”Мирас”журналы 1994ел,№10
2.Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр (2 басмасы). Таткнигоиздат. Матур әдәбият редакциясе, 1956 ел.
3.Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр (икенче том). Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1975 ел.
4.Әдәбият, 9 класс. Казан, «Мәгариф» 1994 Х. Миңнегулов, Ш. Садретдинов.
5.Х. Миңнегулов, Н. Гыймадиева. Татар Әдәбияты. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 1996 ел.
6.Татар әдәбияты тарихы. Казан:Татар.китап нәш.,1985.-2т.-272б.
13
Шум и человек
Браво, Феликс!
Голубая лягушка
Лавовая лампа
Ласточка. Корейская народная сказка