Сочинение о наградах семьи
Вложение | Размер |
---|---|
Сочинение | 582.43 КБ |
Татарстан Республикасы
Мөслим муниципаль районы Мөслим гимназиясе
1 нче класс укучысы Хәбибуллина Лиана Ильгиз кызының
“Россия тарихында минем якташларым”
Россиякүләм конкурс сочинениесе
Тема: “Бер горурлык хисе яши миндә...”
Укытучы: Фәхертдинова Ләйсән Әхмәтгаян кызы
Һәр көнне иртән сөенеп мәктәпкә барам. Юлымда бик күп кешеләр очрый. Аларның кайсы эшенә ашыга, кайсы белем алырга бара. Күзәтеп барам: һәр үткән кеше артыннан эз кала. Төрле-төрле эзләр: бизәклеләре, квадрат кебекләре, чәчәккә охшаганнары ...
Тарихны мин нәкъ әнә шулай итеп күз алдына китерәм: кешеләр артыннан калган эзләр. Әле бу җирдә мин салган эз бик бәләкәй. Ә минем бабам белән әбиемнең бу җирдә бик матур эзләре бар. Шуңа күрә мин аларны тарихның үзе итеп күз алдына китерәм.
Мөслим авылында яшәүче кадерле бабам Хәбибуллин Рафис һәм Фәнисә әбием күпләргә үрнәк булган, дус-тату гаилә корып, бик күп еллар матур гомер кичерәләр. Әби белән бабам акыллы өч ул тәрбияләп үстергәннәр, өчесенә дә югары белем алырга булышканнар. Шулар арасында минем әтием дә бар.
Бабам үзенең бөтен гомерен, хезмәт юлын табиб булып, сәламәтлек саклауга багышлаган. Ул бик күп еллар Мөслим халкының сәламәтлеге өчен армый-талмый эшләгән. Шуңа күрә бабамны бөтен кеше дә: олысы да, кечесе дә ихтирам һәм хөрмәт итә. Намуслы хезмәте өчен бабама бик күп Мактау кәгазьләре, медальләр биргәннәр. Алар арасында ТР Сәламәтлек саклау министрының “Рәхмәт хаты” , СССРның сәламәтлек саклау отличнигы дигән мактаулы исеме, Республикабызның башкаласы Казанда премьер- министрның тапшырган “Рәхмәт хаты”, Россия профсоюзларының 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медале дә бар.
Фәнисә әбием безнең Мөслим районына җырлы-моңлы Актаныш ягыннан башлангыч класс укытучысы булып эшкә кайткан. Әбием гомер буе балаларга белем һәм тәрбия биргән. Ул хөрмәткә лаек укытучы булган. Шуның өчен аңа бик күп мактаулы исемнәр, Мактау кәгазьләре, бүләкләр биргәннәр. Районда беренчеләрдән булып, аны Хезмәт Даны ордены белән бүләкләгәннәр, “Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем биргәннәр. Тырыш хезмәте өчен бирелгән орденны әбием аеруча кадерләп саклый. Без аларга кунакка баргач, әбием белән бабамның намуслы хезмәтләре өчен бирелгән бүләкләрен һәрвакыт горурланып карыйбыз, аларга сокланабыз.
Әбием белән бабам бер- берсен ихтирам итеп яшиләр, безгә үзләренең акыллы киңәшләрен бирәләр. Бабам буш вакытларында, кулына гармун алып, безне җырлата, биетә, безнең белән мәш килә. Үзем дә “Йолдызлык”, “Яшь бөреләр” конкурсларында катнашып, дипломант һәм лауреат булдым. Гаиләбез белән бергәләп шигырьләр, әкиятләр укыйбыз, үзебез дә шигырьләр язып карыйбыз. Кыш көннәрендә бабам белән бергәләп чаңгыда шуабыз, матур җәйләр җиткәч, бормаланып, тын гына агып ятучы ямьле Ык елгасы буйларына барабыз, балык тотабыз, суларында йөзәбез, күңелле ял итәбез.
Мин һәрьяклап та безгә үрнәк булган үземнең кадерле әбием белән бабам булуына бик шат, алар белән чиксез горурланып яшим, һәрчак алардан үрнәк алам. Үзем дә аларга ошарга тырышам. Аларның якты хезмәтләре тарихка кереп калган кебек, мин дә киләчәктә укымышлы, зыялы һәм күренекле кеше булырга телим.
Сказка "12 месяцев". История и современность
«Течет река Волга»
Весенняя сказка
Глупый мальчишка
Весенняя гроза