Сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
nilr_konen_karata.doc | 28 КБ |
Әни! Әнием! Әнкәем!
Күпме наз, күпме җылылык бу сүзләрдә! Әниләрнең җылы кочагы безне гомер буена җылыта. Әниләребез безгә киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен бирә, безнең өчен гомер буена борчыла, кайгырта.
Елның ноябрь ае. Гадәттә бу темага яз көнендә, 8 Марта бәйрәме алдыннан язалар.
Ә без тарихка күз салыйк. 1944 ел. Дәхшәтле сугышның ахырына якынлашканы билгеле. Халыкның бик тирән күңел җәрәхәтен төзәтү өчен, сугыш кырларында ятып калган сугышчыларыбызның батырлыгы истәлегенә “Батыр ана” ордены игълан ителә. 1 ноябрьдә ул Мәскәү шәһәре янында яшәүче Анна Алексахинага тапшырыла. 1997 елда Дәүләт думасы Аналар көнен билгеләп үтү турында Указ кабул итә, һәм бу көнне ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәләр.
Ә ул елга кадәр беркем дә, беркайчан да үз әнисе турында уйламады, үз әнисен яратмады микәнни? Юк! Бу мөмкин түгел! Чөнки әниләрне беркайчан да онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безгә тормыш биргән, кадерләп үстерәләр, яшәргә көч бирәләр.
Минем дә әнием газизләрдән газиз, бердәнбер. Мине һәм сеңлемне бик кадерләп, җил-яңгырлар тидерми генә әтиебез белән бергә үстерәләр, тәрбиялиләр. Назлау, иркәләү белән беррәттән, шелтәләүләр дә булгалый. Ә шунсыз мөмкин дә түгел! Без бит бала – чага. Тик тора белмибез, шаярасыбыз да, дәрес тә карамыйча каласы килгән чаклар булгалый. Алай да, әниебез тәмле сүзләрен җәлләмичә, ягымлы итеп безне барлык эшне тиешенчә һәм вакытында эшләргә күндерә, өйрәтә.
Безнең әниебез, Габдрахманова Айгөл Атлас кызы, без белем ала торган Габдрахман мәктәбендә укытучы булып эшли. Бу уку елында ул укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара. Эше, ә бигрәк тә җавапчыллыгы тагын да артты. Алай да ул өйдә яратучан һәм кайгыртучан әни, безгә, кызларына, киңәшче, сердәш, әтиебезгә тугры тормыш иптәше, әби-бабаларыбызга итәгатьле бала булып кала бирә.
Минем әнием Айгөл
Өләшеп тора гел наз.
Әниемнең эше бик күп
Буш вакытлары бик аз.
Укытучы булып эшли ул
Мин укыган мәктәптә.
Сеңлем белән икебезне
Бик ярата, әлбәттә.
Таләпчән дә, бик җитез дә
Бар нәрсәгә өлгерә.
Өйдә тәртип булдыруга
Тагын эшкә йөгерә.
Габдрахман урта мәктәбе
9 нчы сыйныф укучысы
Габдрахманова Айсылу.
Под парусами
Разноцветное дерево
Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)
Самый богатый воробей на свете
Как напиться обезьяне?