Табигатьне саклау турында "Без - табигать балалары" конкурсында катнашкан хикәя
Вложение | Размер |
---|---|
tabigatne_saklyyk.doc | 31.5 КБ |
Номинация : журналистик жанр
Исеме : Табигатьне саклыйк!
Автор: Идрисова Ләйлә Рафил кызы, 11 яшь, 4 сыйныф
Мәктәп: Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе “Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе” (422740, Әтнә районы, Күәм авылы, Мәктәп урамы, 2 йорт)
Җитәкче : Сафина Резеда Рашат кызы, 89274072055
Табигатьне саклыйк!!!
Без бу сүзләрне еш ишетәбез, ләкин аңлап бетермибез шул.Уйлап карасаң, әлеге сүзләргә никадәр мәгънә салынган.
Табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы. Табигать – безнең байлыгыбыз. Табигать безгә суларга һава, файдалы үләннәр, ял итү урыны бирә. Хайваннар өчен яшәү чыганагы булып тора. Искеткеч гүзәл һәм файдалы үсемлекләргә, төрледән-төрле җан ияләренә карап, сокланып туя алмыйсың. Табигатьтә бар нәрсә тигез, үзара җайга салынган, исең китәрлек. Ә кешеләр үзләренең комсызлыклары аркасында, үзләренә файда ясау максатыннан аңа кайтарып ала алмаслык зыян салалар. Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычраталар. Очсыз-кырыйсыз урманнарны кисеп бетерү, завод-фабрикалардан аккан агулы матдәләр белән елга-күлләрне пычрату, газлары белән һаваны бозулары дисеңме – уйлап карасаң да исең-акылың китәрлек.
Авыл җирендә завод-фабрикалар юк бит, анда табигать чиста, зарланыр урын юк, диярсез. Юк, кешеләр, алай уйламагыз. Авыл җирендә дә проблемалар җитәрлек. Мәсәлән, хуҗалыкта барлыкка килгән чүпләр. Элек янучан әйберләрне әти-әниләр бәрәңге бакчасында чүп белән бергә ягалар иде. Хәзер өй янында учак ягарга ярамый. Аларны кая куярга соң, бездә бит махсус чүплекләр юк? Чүп-чарны өйдә җыеп яткырып булмый, шуңа күрә аларны үзләренә ясарга туры килә. Төрле ерымнар, чокыр-чакырлар чүп белән тулды. Еракка илтеп йөрисе килмәгән кешеләр аларны елга буйларына гына төшереп тә ыргыта. Елгаларга фермалардагы тирес сулары ага. Болар бит үзебез эчкән суны, үзебез сулаган һаваны үзебез үк пычратабыз дигән сүз. Авыл җирендәге чүпләрне дә җыеп, чүплекләргә алып китсеннәр, ә тагын да яхшысы, аларны эшкәртү урыннары булдырсыннар иде.
Табигатьне саклау эшен хәзердән үк башламасак, берничә йөз елдан тереклек үлеп, көеп бетәчәк бит. Бездән соң туган балалар кайда уйнар, нинди һава сулар, нинди су эчәр, нәрсә ашар? Әтиләр, абыйлар, апалар , бу хакта онытмасагыз иде. Табигать – уртак йортыбыз, ә үз йортын берәү дә пычрак хәлдә тотмый. Табигатебезне дә булдыра алганча саклыйк.
В Китае испытали "автобус будущего"
Рисуем зимние домики
Свинья под дубом
Астрономический календарь. Май, 2019
Вокруг света за 80 дней