Укучыларның иҗади сәләтен устерү, шигъри әсәрләргә мәхәббәт тәрбияләү.
Вложение | Размер |
---|---|
ukuchy_izhaty.doc | 42 КБ |
Укучылар иҗаты
Әтнә муниципаль районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Төхфәтуллин Салават Булат улының иҗади эшләре.
Укытучы: югары кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты
Укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы.
Элемтә өчен телефоннар: 89274406027.
Тугры хезмәт.
Бөек шагыйребез Тукайның
Авыр булган яшьлек еллары.
Шагыйрь булганчы ул бик күп күргән,
Кыенлыклар белән үткән юлларны.
Кечкенәдән алып киләчәген
Тормыш кочагына аталар.
Атлар белән алып китеп аны
Печән базарында саталар.
Төрле җирдә йөри ул тилмереп,
Бала чагы үтә юлларда.
Яши Тукай: Казан, Кушлавычта,
Өчиледә һәм дә Кырлайда.
Күлмәк белән ялан тәпи аны
Урамдагы бозга куялар.
Аяклары өши бозга катып,
Кая барса, шунда туялар.
Бала чакта күргән газаплары
Тазалыгын аның какшата.
27 яшьтә үпкә чире алып китә,
Бөтен дуслары да шакката.
Шушы кыска гына гомер эчендә дә,
Бик күп шигырь, поэмалар яза ул.
Ничә буын килеп киткәннәргә,
Онытылмаслык булып кала ул.
Бөек шагыйрь безнең Тукаебыз,
Тугры хезмәт иткән халкына.
Бөтен халык аны хөрмәтлибез,
Баш иябез аның алдында.
Җәйге урман.
Җәй көнендә урманнарга керсәң,
Бөтен җир яшел төскә күмелә.
Биек – биек агач арасыннан,
Зәңгәр һавалары күренә.
Җәйгә чыксаң, күкрәк тутырып,
Саф һавасын аның сулыйсың.
Сандугачлар сайрый, сыерчыклар,
Барчасын да бирелеп тыңлыйсың.
Гөмбә җыя шунда яше –карты,
Җиләк җыя бала – чагалар.
Тулып пешкән җиләкләрне
Кәрзиннәргә алар салалар.
Урман тулган төрле үлән белән,
Дәвага дип аны җыялар.
Бик күп итеп, җыеп кайтып аны,
Киптерергә элеп куялар.
Җәйгә чыккач яшел яфраклар,
Утыралар шаулашып.
Бетермик без дуслар урманнарны,
Саклыйк аны бергә берләшеп!
Кыш .
Туган якка кыш та килде,
Салкын көннәр башланды.
Кошлар очты җылы якка,
Карлар ява башлады.
Елгаларда бозлар катты,
Көннәре дә кыскарды.
Озын – озак көннәрдән соң,
Каникуллар башланды.
Хәзер дөнья ап – ак карда,
Тыныч йокыга талган.
Уяныр ул язлар килгәч,
Кояшлы, аяз көннән.
Туган авылым.
Туган авылым – тормыш бишегем,
Синдә тудым, синдә үстем мин.
Иң беренче адымымны атлап
Җир җылысын синдә тойдым мин.
Йөрәгемә кадәр үтте җылың,
Кая барсам, сине сагынам.
Бөтен дөньясында, башка бер җирдә
Мондый матур авыл юк сыман.
Кыш көнендә ап – ак юрган ябынып,
Тыныч кына йоклап ятасың.
Язга чыккач, яшел күлмәк киеп,
Бөреләрдән мәрҗән тагасың.
Җәйләрең дә матур, җылы синең.
Көзләрең дә якын күңелгә.
Туган авылым – минем горурлыгым,
Онытмамын сине гомергә.
Энҗе чәчәк.
Тасма яфрак арасына
Зәңгәр чуклар эленгән.
Энҗе чәчәк, матур чәчәк,
Ничек атып өлгергән.
Килеп керсәң урманга,
Аның исен тоясың.
- Әй һавасы, һавасы, - дип,
Иркен сулап куясың.
Энҗе чәчәкнең хуш исе,
Бар дөньяга таралсын.
Безнең чәчәк яратканны,
Дусларыбыз аңласын.
Император Акбар и Бирбал
Акварельные гвоздики
Рисуем осень: поле после сбора урожая
Ночная стрельба
Военная хитрость