" Үткәне барның гына киләчәге бар!" темасына язылган сочинение бөек шәхесебез милли каһарманыбыз Гаяз Исхакыйга багышланган. Сочинениене 11 нче сыйныф укучысы Фәйзрахманова Ләйсән укытучысы Вагыйзова Голия Наил кызы җитәкчелегендә язды.
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 51.5 КБ |
«Син кайттын, Исхакый Ватанга!»
«Бар уем кичен- көндезен сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым»
( Габдулла Тукай).
«Әүвәл әхлак бозыла, икенче дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә»
( Гаяз Исхакый).
Җәйге җылы төннәрдә, караңгы күк йөзендә, якты нур бөркегән балкышлар кабатланып тора… Төптән уйласаң, яшәешебездә дә әнә шундый балкышлар була бит. Төрле кысылуларга әрнеп, авыр кичерешләргә бирелеп йөргән бер вакытта балкыган көннәр туа, шулчак җырлыйсы, кемгә дә булса җылы сүз әйтәсе килә. Тарихка күз салсаң, төрле яктан кысылган, кимсетелгән халкым язмышында да мондый кичерешләр булган. Һәм шундый бер вакытта милләтебезне яктыртучы әдипләребез Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Дәрдмәнд, Фатих Әмирхан, Сәгыйть Рәмиев, Галимҗан Ибраһимовлар нуры балкыган.
Гаяз Исхакый… Бу исемне ишетү белән күз алдына курку белмәс инкыйлабчы, үткен телле публицист, киң колачлы әдип, тынгысыз җәмәгать эшлеклесе килеп баса. XIX гасырның ахырында әдәбиятка килеп, зур әдәби һәм публицистик мирас калдырган бу шәхестән башка XX йөз әдәбиятын, иҗтимагый фикер үсешен күз алдына китерү мөмкин түгел. Тукай сүзләре белән әйткәндә: «Ул - милләтебезне юткан, күтәргән кеше; ул - безне телле иткән , караңгыдан яктыга чыгарган кеше; ул – инкыйразның, бетүнең нәрсә икәнен аңлаткан кеше; ул- дошманнарның кемнәр икәнен ачып салган кеше; ул- безнең өчен кыенлыклар чиккән, безне бер көлдергән, бер еглаткан кеше…». Аның язмышы халкымныкы кебек аянычлы. Ләкин ул үз-үзен аямый, милләтебез өчен җан ата. «Гаяз, үзен онытып, үз халкыны, милләтне сәгадәткә (бәхеткә), истирахәткә (рәхәткә) җитештерер өчен эзләнә, һәр якка йөгерә, күкләргә кадәр күтәрелергә тели иде», - дигән Йосыф Акчура Гаяз Исхакыйга карата олы ихтирамын белдереп.
Биш яшеннән үк укырга-язарга өйрәнеп, гомеренең соңгы сулышына кадәр үзенең бетмәс - төкәнмәс әсәрләре белән, үзе үк нәшер иткән «Хөррият»,, «Ил», «Маяк», «Таң», «Таң йолдызы» газеталары белән ул илебезнең төрле почмакларында да, чит илләрдә дә милләтенә азатлык даулаган. Патша сакчыларының бертуктаусыз эзәрлекләве дә, таш капчыкларга ябылу да, сөргеннәрдә интегү дә аның рухын, кыйбласын сындырмаган. «Минем күңелем төшми, дәртем кайтмый, ышанычым бетми, мин язам да язам…» дигән классик язучыбыз, иң саф фидакаребез Мөхәммәтгаяз Исхакый Гыйлаҗетдин улы. Ул татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең олы максаты итеп санаган милләт агаларыбызның иң күренеклесе. Гаяз Исхакый - бездә сәнгатьле публицистикага нигез салучы әдипләрнең берсе. «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ның әһәмияте бүгенге көндә аеруча үсте. Әсәрне укып чыккач, күңел сыкрый, борчу баса. Чөнки сүз үз милләтеңнең юкка чыгуы, аның киләчәгенең аянычлы булуы турында бара. Язучы тетрәнеп, үзенең милләттәшләрен мондый афәттән сакланырга өнди. Башка әсәрләрендә дә бу фикер кабатлана ( «Тормышмы бу?»): үз язмышыңа битараф булмаска, йокымсырамаска өнди; шәхси язмыш кына түгел, милләт язмышы көн үзәгенә куелган бит. Үз тормышыңа җайлашмаска, матур киләчәк өчен көрәш сызыгына басарга кирәк. Әхлакый-милли тәрбияне, халыкның яшәү рәвешен һәм ата- бабадан калган һөнәрне кыйбла итеп куя («Сөннәтче бабай»). Кеше ирекле шәхес, үзе теләгәнчә, рухына, иманына тугрылыклы булып, намуслы, мәрхәмәтле булып яшәргә тиеш. Кояш бар кешегә дә тигез яктырта бит, кешене ирексезләп, диненнән, рухи кыйбласыннан аерып булмый. Кешенең үзәге чыдам, «чикләвек төше» нык булырга; тәне үлсә дә, кеше үз җанына, үз идеялларына тугрылыклы булырга тиеш. Чөнки, чыннан да җан тынычлыгы, иманы булмаса, кеше үзенә урын таба алмый. («Зөләйха» ). Олуг мәгърифәтче Риза Фәхретдиннең сүзләре бик урынлы булыр дип уйлыйм: «Дөньяда тора белү – зур һөнәр, әмма үлә белеп үлү – аннан да зур вә кыйммәтле һөнәр».
Без - яшь буын - бөек әдибебез, милли каһарманыбыз Гаяз Исхакыйның иҗаты белән тирәннән танышып, өйрәнеп үсәбез.Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирхан аны «сүнә белми торган ялкын» дип атады. Милләткә хезмәт итү, аны азат итү идеясе белән көчле ул ялкын Г.Исхакыйның бөтен гомеренә җиткән. Шуның нәтиҗәсе булып, милләтебезгә олы мирас калдырган. Заманында кара буяуларга манчысалар да, дөреслек өскә калыкты, Исхакый исеме яңадан иң яхшы сыйфатларга төренеп, үз иленә- Татар иленә кайтты. Бу турыда Әхмәт Рәшитнең фикере миңа бик ошый: «…Дога итеп ятлар әле халык Исхакыйның пәйгамбәрчә сүзен…».
Тормышта очраган явызлыклардан, начарлыклардан, әхлаксызлыктан гыйбрәт ала белмәгән, яхшылыкларны кыйбла итеп ала алмаган, шуның аркасында бәхетсезлеккә дучар булган адәмнәр җир йөзендә күп. Китапка мәхәббәте булмаган, әдәп сүзенә колак сала белмәгән кешеләргә яшәве бик кыен. Хәер, ялгышам бугай, киресенчә, аның әйләнә тирәсендәге кешеләргә бик уңайсыз, читен. Менә шундый уйлар белән борчылып йөрим дә, Тукай әйткәнчә, «Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса…Шул вакытта мин кулыма китап алам, аның изге сәхифәләрен актарам…»
Ә нинди китап? Әлбәттә маҗаралы да, фантастик та түгел, Һич юк!
Укыгач, җаның тынычлана торган, синең фикереңә тәңгәл килә торган, эчтәлекле, матурлык һәм әдәп турында.Менә кулым Гаяз Исхакыйның китабына үрелә. Юк, бу беренче тапкыр түгел. Чөнки «…ул ни генә язмасын - һәммәсе әхлакый вә иҗтимагый бер ноктага үз алдына тартылып тора. Гаяз әфәнде - әхлакчы вә уйлаучы иҗтимагый бер әдип. Монда шөбһә юк…» (Җамал Вәлиди «Гаяз әфәнде»). Мин аның Камәрләрен, Зөләйхаларын, Сәгадәтләрен, Хөршитләрен яттан беләм. Ләкин алар, беренчедән, миңа хатын –кызлар буларак якын, икенчедән, хатын –кыз язмышы мәсьәләсен Г. Исхакый калку күтәрә. Чөнки, чыннан да: илнең киләчәге матур, өметле булсын өчен беренче чиратта хатын-кыз бәхетле булырга тиеш. Чөнки бала тәрбиясен ана кеше башкара бит. Әйе, нәрсә дисәләр дә мин Гаяз Исхакыйның карашларын кабул итәм. Күренекле язучыбыз Галимҗан Ибраһимов та аның иҗатын югары бәяли: «Әдәбият мәйданында хәзер иң шәүкәтле вә бөек урында карт реалист Гаяз әфәнде тора. Бу мөхтәрәм зат татар әдәбиятына башлап реализм кертүче иде».
Милләтебезнең йөзек кашы - Исхакыйның һәр әсәренең нигезендә иң асыл рухи- әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары кызыл җеп булып үрелгән. Дөрес башланмаган тормыш юлы яхшылыкка илтми, билгеле. Дини тәрбиядән. милләтнең гореф-гадәтләреннән, дөньяви белемнән мәхрүм кешенең бәхет көтүе көлке. Г.Исхакый халкыбызны белемле, инсафлы, хезмәт сөючән, сәламәт тәнле һәм сәламәт акыллы итеп күрергә тели.
Безнең буынга кыен да, шул ук вакытта сөенечле дә. Кыен, чөнки безгә Тукайлар, Дәрдмәндләр, Исхакыйлар, Җәлилләр җитми, алар бик аз.
Сөенечле. Чөнки безнең әнә шундый олуг көрәшчеләребез бар. Әйе, бар! Милләтнең батыр уллары, каһарманнарның фидакарьлеге халык, милләт хәтерендә мәңге саклана. Садри Максуди болай дигән: «Җир йөзендәге барлык милләтләр кыю вә батыр затлар һәм бөек шәхесләр тудыралар. Милләтнең хаятендә, тәрәкыяте өчен көрәшләрдә фидакарьлек күрсәткән, Ватанга гадәттән тыш хезмәтләре белән дан алган кешеләргә каһарман исеме бирелер. Мондый бөек шәхесләр милләтнең хәтерендә онытылмас эз калдыралар… Шул рәвешчә каһарман үз милләтенең хәтер хәзинәсендә күренекле урын алган».
Син яшисен, син һәрдаим үз милләтен белән, син кайттын Ватанга, Гаяз! Бу шулай, чөнки һәр буын вәкиле, сине хөрмәт итә, сина эндәшә, мөрәҗәгать итә, укый, ятлый, күнелендә йөртә....
Бөек Татар илендә Яуширмә дигән авыл бар, аны инде һәркем белә. Һәрдаим бу изге җиргә үзен хөрмәт иткән татар кешесе килә! Мөхәммәтгаязның туган җирен, изгеләр тавын, аның шифалы суларын күрер өчен, шифасын татыр өчен килә! Бик күркәм гадәт!..
«Исхакыйдай бөек әдипләрне
Халык күңеленнән яшермә:
Син ич аның белән бүген шанлы
Авыл булдың, Иске Яуширмә», - дип язды шагыйрь Роберт Рәкыйпов язучының туган авылына олы хөрмәтен белдереп.
Миндә дә шундый шигъри юллар туды:
«…Язмышыңда моң-зар сугарылган,
Хаклык көрәшчесе булдың син.
Йөрәкләрдә мәңге яшә, Гаяз,
Халык бәхете өчен тудың син!»
Чын мәгънәсендә, «бер горурлык хисе яна миндә»: Гаяз Исхакый - бөек шәхес, чын каһарман! Милләт хәтерендә онытылмаслык эз калдырган, халыкның хәтер- күңел хәзинәсендә күренекле урын алган, халыкның тәрбия тәҗрибәсен баеткан мәртәбәле шәхес ул! Әйе, халык үз улын олылый, димәк үз үткәненә хөрмәтен, киләчәккә лаек булуын раслый.
Фикеремне тәмамлап, шуны әйтәсем килә: гореф- гадәтләре нык, бөек шәхесләре, олы тарихы булган милләтнең киләчәге өметле булырга тиеш.
Астрономический календарь. Март, 2019
Цветущая сакура
Рисуем тыкву
Круговорот воды в пакете
Самодельный телефон
Комментарии
Рәхмәт эшегез өчен. Мин сезгә
Рәхмәт эшегез өчен. Мин сезгә тавыш бирәм. Минем эшләрне дә карагыз әле.
Рәхмәт, әлбәттә карармын!
Рәхмәт, әлбәттә карармын!
Гулия Наилевна! Очень приятно
Гулия Наилевна! Очень приятно, что дети принимают участие в конкурсе. Я поддерживаю и эту работу. Удачи!
К сожалению, в этом конкурсе нет работ моих детей, но есть мои три презентации. Понравятся,поддержите. Мне будет приятно.
Ася Шумафовна, спасибо за
Ася Шумафовна, спасибо за комментарий! Я обязательно Вас поддержу!
Гулия Наилевна! В поисковике,
Гулия Наилевна! В поисковике, где работы участников, нужно внести мои данные, и откроются мои работы.
Отличная работа!Голосую с
Отличная работа!Голосую с удовольствием!Зайдите и ко мне на страничку!Буду рада узнать Ваше мнение!http://nsportal.ru/node/667020