Юк, үлмәде Тукай! Халык исән-
Алмаш булып килә буыннарга.
Һәрберсендә – синең аваз яши
Даһилыгың ирешер гасырларга.
Луи Арагон
Вложение | Размер |
---|---|
tukay.doc | 39 КБ |
Юк, үлмәде Тукай! Халык исән-
Алмаш булып килә буыннарга.
Һәрберсендә – синең аваз яши
Даһилыгың ирешер гасырларга.
Луи Арагон
Тукай үзен тудырган халыкның кабатланмас каләм остасы булды, үз халкының иҗат бөеклеген мәңгеләштереп калдырды. Тукайның бүгенге тормышыбызда тоткан урыны бик зур. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, шагыйрь исемендәге Татар дәүләт филармониясе, язучыларның Тукай исемендәге клубы, сөекле шагыйребезнең Казандагы ике зур мәһабәт һәйкәле,Тукай мәйданы, Казан һәм Кырлайдагы музейлары, аның исемен йөрткән, бортында Тукай музее урнашкан теплоход, район, колхоз, авыл, урамнар, тукталышлар һәм башкалар булуы гына да шагыйрь истәлегенең халык күңелендә мәңге уелып калуы турында сөйли. Аерым җыентыклардан тыш, шагыйрь әсәрләренең биштомлыгы да дөнья күрде.
Казанда ел саен үткәрелә торган шигырь бәйрәме дә Тукай исеме белән бәйле. Ул беренче мәртәбә Г.Тукайның 80 еллыгы уңае белән 1966 елның 26 апрелендә үткәрелә һәм матур традициягә әверелә. Бу традиция бөтен җөмһүриятебезгә тарала. Безнең шәһәребездә дә һәр ел саен апрель аенда бик күңелле Тукай бәйрәмнәре уза. Минем дә бәйрәмдә катнашканым бар.Анда мин шагыйрьнең “Кызыклы шәкерт” шигырен сөйләдем. Бу бәйрәмдә ел буена актив иҗат эшендә катнашкан укучыларны бүләклиләр. Соңыннан шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куела.
Габдулла Тукайның әсәрләрен мин яратып укыйм. Ул сабыйлар күңеленә “Шүрәле”, “Су анасы” кебек әкиятләре, “Туган тел”, “Тәфтиләү”, “Әллүки”ләре белән кереп калган. Аның әсәрләре кабатланмас геройлары белән без балалар бакчасыннан ук таныш. Ул әсәрләрендә балаларны шатландырырга, тормышларын бизәргә омтыла. Үзенең геройлары аша яшь буынны тормыштагы авырлыкларны җиңәргә, нык ихтыярлы булып үсәргә, бирешмәскә өнди. Тукай сабак булырлык гыйбрәтле вакыйгаларны сурәтләп, халыкны туган иленең, туган җиренең, тормышның матурлыгын, гүзәллеген дә күрә белергә, аның белән горурланырга, аны сакларга өнди. Иң әһәмиятлесе: язучы, бүгенге көндә зур проблемаларга дучар булган туган телебезне кадерләргә, аның турында кайгыртырга кирәклеген, аның әти – әниләр, әби – бабайлар, ягъни үткәнебез һәм киләчәгебез белән бәйле төшенчә булуын хәтергә сеңдерә. Гимн дәрәҗәсенә күтәрелгән “Туган тел” шигырен иҗат итә.
Халыкны йокыдан уятучы, телне саклау өчен көрәш башлаучы ул. Бу көрәш юлында күп кенә язучылар, шагыйрьләр өчен Тукай – өмет йолдызы, маяк булып тора. Озак еллар дәвамында Тукай рухына, шигъри мәктәбенә иң якын шагыйрь Сибгат Хәким була. Кайбер сүз осталары Тукайга аның иҗаты аша киләләр. Хәзерге чорда Тукайга турылыклы шагыйрь дип Шәүкәт Галиев, Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллин, Рафис Корбан исемнрен атап булыр иде.Тукайның шигъри җанлы оныклары остазларына бурычлы булып калмаска, аның образын тудыруга, рухын аңлауга омтылалар.
Милләтебезнең бөтен өмете, әти – бабаларыбызның бөтен ышанычы – Тукайлар рухы сүнмәгән яшьләрдә. Авылларда, шәһәрнең зыялы гаиләләрендә тәрбияләнгәннәр арасында алар бик күп. Тәрбияле кешеләр эчкечелеккә дә бирелми, наркотиклар да кулланмый, начар юлларга да басмый. Мондый кешеләр тормышның кадерен белә,үз милләтен ярата, телен кадерли, туган теле белән горурлана белә.
Мин үзебезнең гаиләбезне шундый тәрбиядәге гаилә дип саныйм. Чөнки без өйдә -үзебезнең туган телебезндә генә сөйләшәбез. Бөтен гореф – гадәтләрне, йолаларны саклап, үткәреп киләбез. Кечкенәдән үк мин әбиемнең, әниемнең кызыклы әкиятләрен тыңлап үстем. Башта балалар бакчасында, хәзер мәктәптә күп кенә язучыларның матур һәм бик мавыктыргыч әсәрләре белән танышып, татар телебезнең матурлыгы, җанга үтеп керүе белән соклануымны дәвам итәм.
Ана теле – телләр теле
Милләтемнең бердән бере.
Син булганга без дә исән,
Син булганга без дә тере.
Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәре Муниципаль бюджет белем бирү
уреждениесе аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 6нчы гомуми
белем бирү мәктәбе.
Яшәгәндә Тукай варислары яшәячәк туган телем дә.
6 нче сыйныф укучысы
Воловская Александра Константин
кызының сочинениясе
Укытучы: Газалиева Айгөл Әзһәр кызы.
Бөгелмә шәһәре, 2012 ел.
Рисуем ананас акварелью
Император Акбар и Бирбал
Просто так
Горка
Иван Васильевич меняет профессию