Стихотворения собственного сочинения
Вложение | Размер |
---|---|
shigri_tlgshlr.doc | 27.5 КБ |
Шигъри тәлгәшләр
Кашипов Нияз, Әлмәт шәһәре 17нче урта белем бирү мәктәбе
Шулай да була икән.
Ышанырсызмы-юкмы, узган ел мин кызык хәлгә юлыктым. Җәй буе авылда торганнан соң, август ахырларында өйгә – Әлмәтемә кайттым. Шатлана – шатлана мәктәпкә әзерләнәм. Тагын бер кат китап – дәфтәрләремне барладым, форма- күлмәгемне үтүкләдем. Ә кичен әни белән икәүләп чәчәкләр алып кердек.
Беренчн сентябрь көнне чәчәчк бәйләмемне тотып мәктәпкә киттем. Бер – беребезне сагынышканбыз: сорашабыз, сөйләшәбез. Мин авыл хәлләрен сөйлим. “Җиләккә йөрдем, чишмәдән су китердем”,-дим. Малайлар аптыраулы күзләре белән миңа карыйлар. Шунда гына аңладым: татарча сөйләп киткәнмен икән. Ә безнең сыйныфта һәммәсе дә руслар. Рәхәтләнеп көләргә тотындым. Мин көләм, сыйныфташларым көлә.
Тагын бер кат авылны искә төшердем. Чәчәкле болыннарны, җиләккә йөргән тауларыбызны, авылдагы дусларымны сагынып сөйләдем. Әгәр анда кайтып йөрмәсәм, бу кадәр матур итеп татарча сөйләшә дә шигырьләр иҗат итә дә алмас идем.
Алтын көз.
Бөтен җирнең өстенә
Көз алтын келәм япкан.
Миләш белән баланга
Кызыл алкалар таккан.
Сары көздән ямьле җәй
Кадерле, дигән төсле,
Тик чыршы белән нарат
Саклаган яшел төсне.
Кыш бабай килде.
Кыш бабай килде,
Өй саен керде.
Бүләкләр бирде,
Ак сөлге элде.
Балалар аңа
Бик сөенделәр.
Акка төренеп
Биеп йөрделәр.
Буранда.
Күңелләргә рәхәт биреп,
Бүген безгә кыш килгән.
Соры күлмәге өстеннән
Ап – ак җылы тун кигән.
Шатлыгымнан түзалмадым,
Йөгереп чыктым урамга.
Эх, күңелле, җанга рәхәт
Урамдагы буранда!
Җил шаяртып куеныма
Энҗе карлар тутыра.
Гүя күктә минем әби
Онын иләп утыра.
Туган ягым.
Туып – үскән якның
Таңнары да якты.
Алсу таң атканда
Киң дөньягә бактым:
Бездә таулар биек-
Алар күккә ашкан.
Бар булмышым минем
Шул җиргә тоташкан.
Несчастный Андрей
Плавает ли канцелярская скрепка?
Мост из бумаги для Киры и Вики
Карандаши в пакете
Сочинение