Сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
ikmk.sochinenie.doc | 21.5 КБ |
Икмәк-ил байлыгы.
Мин үзем икмәкне кеше өчен иң зарури ризык итеп кенә түгел, ә илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте дип саныйм.
Икмәк авыр хезмәт белән үстерелә. Аның өчен игенчеләр күп көч куялар.Башта алтын бөртекләр җылы туфракка чәчелә. Аны крап үстерәләр. Июль аенда уңыш җыю башлана. Бөртекле ашлыктан он әзерләнә. Шуннан соң гына икмәк пешерәләр. Икмәк барлык ризыклардан өстен тора.
Моннан бик күп еллар элек әбиләребез алабута ипиләре пешереп ашаганнар. Икмәк бөтен байлыклардан да кирәгрәк нәрсә. Ул булмаса бөтен нәрсәнең кыйммәте бетә, алар чүпкә әйләнә. Борыңгы кешеләр шулай дип әйткәннәр : “Алтын-көмеш-таш,имеш, алабута –аш, имеш”.
Икмәк иң кадерле, иң изге нәрсәләрнең берсе. “Хезмәтнең тире- ачы, җимеше татлы”, дип әйтүләре юкка түгелдер. Бик күп хезмәт, тәҗрибә, тырышлык куеп тапкан икмәктән дә тәмле ризык юктыр дөньяда.Шуның өчен икмәкнең валчыгын коймаска, ипине ташлап калдырмаска кирәк.
Икмәкнең кадерен белегез!
Галимова Ильвина, 2 класс укучысы.
Как нарисовать черёмуху
Рисуем "Ночь в лесу"
"Портрет". Н.В. Гоголь
Аэродинамика и воздушный шарик
Белый лист