Декабрь – кышның беренче ае.Кич. Кар бик күп яуган. Ак кар өстендә кызыл розалар ята. Бер кыз өенә кайткан вакытта шул розаларны күреп, аларны кулына алды. Алар шундый матур, хуш исле иде.
Вложение | Размер |
---|---|
kyzyl_rozalarhikya.hbibullina..doc | 35 КБ |
Кызыл розалар.
Декабрь – кышның беренче ае.Кич. Кар бик күп яуган. Ак кар өстендә кызыл розалар ята. Бер кыз өенә кайткан вакытта шул розаларны күреп, аларны кулына алды. Алар шундый матур, хуш исле иде. Аларның матурлыгын шул чибәр кыз белән генә чагыштырып була иде. Ул кечкенә буйлы, ябык гәүдәле, зур күзле, сөйкемле мөселман кызы иде. Аның исеме Лилия. Узен бик ярата, яхшы билгеләргә мәктәптә укый иде.Әти – әнисен гел хөрмәт итүче, аларның сүзләрен тыңлаучы иде ул.Ул мәктәбен тәмамлап Казанга укырга керде,чөнки укытучы булырга хыяллана иде бит. Аның хыяллары дөньяга ашты. Ул Казанга барып укырга керде. Ярты ел укыгач, каникулга өенә кайтты.Шунда Айрат исемле бер егетне ошатып яшьләй кияүгә чыкты, малайлары туды.Малаена Марат исеме бирделәр.Маратны бик яраттылар, тәрбияләделәр. Лилия укуын да тәмамлады.Ирен гел хөрмәт итеп яшәде,ире дә гел аны яратып торды. Җиде ел шулай ире белән яшәгәч тормышта авырлыклары башланды. Гел күз тигән мени аларның тормышына...
Айрат беренче тапкыр аңа хыянәт итте. Ул үз – үзен кая куярга белмәде.Әллә үләргәме,әллэ яшәргәме? Нигә? Ни өчен? Тормышта бер кызыгы калмады бит аның бу кечкенә матур дөнясында.Шул кичне ире өйгә кайтып аңлашырга булды.Айрат Лилия белән озак сөйләштеләр. Аннары малае әтисе белән йокларга яттылар, ә Лилия һаман йоклый алмады. Төне буе алар янында урындыкта утырып чыкты. Иртән Айрат күзен ачып җибәрсә, Лилия аларга карап утыра иде. Ул элекечә иренә торып иртәнге ашны әзерләде.Айратның күзләренә озак карап утырды, аннары кирәкле әйберләрен биреп, икенче хатын – кыз янына чыгарып җибәрде. Ишек ябылды, Айрат чыгып китте, шул вакытта Лилия тезләнеп елап җибәрде.Эх..
(дәвамы бар).
Кызыл розалар.
Шушы көннән тормышы беткән кебек тоелды. Лилия бернәрсәдә ашамады, өч көн буе өйдән чыкмады. Лилиянең әнисе улы белән килеп, аны бу дөньясыннан чыгардылар. Ана кызына малае барлыгын онытмаска,авылга әбисенә кайтып булышырга кушты. Икенче көнне Лилия малае белән авылга кайтып киттеләр.Әле бит ике ай ялы бар иде аның...Авылда бик күп эш эшләнде. Лилия көтү дә көтте,печән дә чапты, бакчага чыгып әбисенә дә булышты.
Шулай итеп ике ай сизелмичә үтеп китте.Ул яңадан өенә кайтты.Ишекне ачып керүгә, Айрат аны каршы алды. Лилия әллә нишләп китте, ә Марат әтисен сикереп кочаклап алды.Айрат алъяпкычын кигән килеш бәрәңге кыздыра иде.Алар бергә утырып ашадылар,аннары уллары тәмле итеп йокыга киткәч,сөйләшергә булдылар.Бик озак итеп сөйләштеләр, Айрат Лилиядән гафу үтенде.
Лилиянең йөрәге әллә бик йомшак булганга,әллә ирен бик яратканга ул аны гафу итте. Шулай итеп алар өч елын бик матур итеп яшәделәр. Бер – берсен хөрмәт иттеләр, улларына терәк булдылар. Айрат һәрвакыт Лилиягә кызыл розалар бүләк итте,чөнки кызыл розалар аның яраткан чәчәкләре иде. Ләкин бу бәхет бик озакка бармады.
Декабрь – кышның беренче ае.Кич. Кар бик күп яуган.Лилиянең Айраты үлеп китә.Тормышның яме бетә,бетте,беткән...
(дәвамы бар).
Рисуем лошадь акварелью
Военная хитрость
Три загадки Солнца
Аэродинамика и воздушный шарик
Снежная книга