сочинение
3Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа
Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе –
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы
Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбе
Тема: «Того, кто хоть что-нибудь стоит, довольно трудно купить» (Э.Севрус)
Тема: “Үз бәясен белгәнне сатып алуы кыен” (Э.Севрус)
Эшләде: Рахматуллина Мәдинә
VIII сыйныф укучысы
ученица VIII класса
Рахматуллина Мадина
Укытучы: Рахматуллина Наилә Васил кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
учитель татарского языка и литературы
Рахматуллина Наиля Василовна
2018
Менә мин дә кулыма каләм алдым. Башта төрле уйлар. Язмамны нидән башларга?
Үзем белән таныштырудан башлыйм әле. Мин гади авыл кызы. 8 нче сыйныфта укыйм. Төп мәктәптә белем алам, мәктәбебездә балалар саны да күп түгел. Авылыбыз да, кешеләр дә бик гади. Шаулап торган шәһәргә баргач бераз югалып та калырга мөмкин. Ләкин һәрнәсә кешенең үзеннән тора. Гади авыл мәктәбендә укысак та без тормышта үз юлыбызны табарга, югалып калмаска өйрәнеп үсәбез. Бу гаиләдәге тәрбиядән һәм мәктәптәге укытучы-остазларыбызның безгә биргән белем һәм яшәү кагыйдәләрен өйрәтүеннән килә дип уйлыйм.
Мин кечкенәдән гаделлекне яратып үстем. Укытучылар балаларга карата, ата-аналар гаиләдәге һәр баласына карата гадел булырга тиеш. Һәр көнне, нинди генә очраклар булса да. Әгәр гаделсезлек күрәм икән, мин үз фикеремне белдермичә кала алмыйм, чөнки күз йомып калу, ул кешене аклый торган эш-гамәл түгел.
Кечкенәдән мине Казанның балалар хастаханәсенә күренергә йөрттеләр. Бервакытны шундый вакыйга булган иде. Гадәттәгечә, хастаханәгә бардык, без керәсе ишек төбендә кеше бик күп. Әниләр һәм әтиләр балалары белән чират торалар. Шәфкать туташы алдан чыгып карточкаларны җыеп алып кереп китә. Без дә тапшырып, чакырганнарын көтеп утырабыз. Менә бервакытны ишек ачылды да табиб бер карточканы тотып килеп чыкты. Фамилиясен әйтеп пациентны чакырды һәм карточканы ачты, ә анда шактый гына күләмдә акчалар ята иде. Табиб ул кешене ачуланды һәм биргән акчаларын алып куярга кушты. Күпме халык алдында кыен хәлдә калды теге ришвәт биреп чиратсыз керергә теләгән кеше! Бар икән бит ул намуслы кешеләр дип горурланып, шатланып куйган идем мин ул чакта. Чыннан да үз эшен яратып, намус белән башкарган кешеләр бар бит ул. Аларны беркем дә беркайчан да сатып ала алмый. Алар өчен беренче урында матди байлык түгел, ә намус, гаделлек, кешелеклелек. Эх, бөтен табиблар да шундый булса икән!
Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш алып барыла. Чыгарылган законнар, “түгәрәк өстәлләр”, “кайнар элемтәләр” һичшиксез, тормышыбызны бу “чирдән” дәваларга ярдәм итәр дип ышанасы килә. Ришвәтчелек – кешенең сафлыгын, акылын, намусын, оятын, гаиләсен юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла. Мәсәлән, мин укыган мәктәптә гаделлек яши дип әйтә алам. Дәреслекләр белән бушлай тәэмин итәләр. Мәҗбүри акча җыю проблемасы бездә юк, чөнки мәктәп җитәкчелеге һәрнәрсәне ныклы тикшерүдә тота. Мәктәбебездә ришвәтчелекнең асылын аңлатучы ачык дәресләр, класстан тыш чаралар, класс сәгатьләре үткәрелә. “Ришвәтчелеккә – юк!” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшүләрдә укучылар актив катнаша, стена газетлары чыгара, китап күргәзмәләре оештыра. Безгә тырышып укырга, үз-үзебезгә ышанып яшәргә генә кирәк.
Әйдәгез, уйланыйк һәм бергәләп илдәге тәртипсезлекләр белән көрәшик! Шулай булганда гына киләчәгебез өметле булыр.
Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны
Ах эта снежная зима
Две снежинки
В Китае испытали "автобус будущего"
Иван Васильевич меняет профессию