Муса Җәлилнең нәсел дәвамчылары
Вложение | Размер |
---|---|
zhlil_nich.docx | 35.44 КБ |
Муса Җәлилнең
нәсел дәвамчылары
МБББУ «Өченче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең
11 сыйныф укучысы
Шәфигуллина Ралина Рамил кызы
Укытучы
Гарипова Зөлфирә Хөсәен кызы
2016
Эчтәлек
1. Кереш.
2. Төп өлеш.
3. Йомгаклау.
1
Максат:
Муса Җәлилнең тормышын тирәнтен өйрәнү.
Бурычлар:
- ораторлык сәләтләрен үстерү;
- патриотик тәрбия бирү.
2
1.Кереш.
Сугыш миллионнарча гомерләрне юк иткән. Кайгы бик авырлык белән генә онытыла. Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы чорда әсирлеккә эләккән солдатларның барысын да “халык дошманы” дип атаганнар. Бөек шагыйрь Муса Җәлилнең исемен дә искә алу тыелган. Күпмедер вакыттан соң, барысы да кирәгенчә үз урынына кайта һәм халык шагыйрьнең геройларча тормыш юлы һәм үлеме турында белә. Шулай булуга да карамастан, тоталитар система шагыйрь биографиясенә төзәтмәләр кертә. Нигәдер Муса Җәлилнең биографиясеннән балаларын “сызып атарга” карар кылалар. Муса Җәлил томышының дәреслек, китаплардан без тик бер ягын – батырлыгын, ялкынлы шигырьләрен, хатыны Әминәне, кызы Чулпанны ничек өзелеп яратуын гына күрдек.
Тормыш катлаулы, адәм баласының берсе дә фәрештә була алмый. Әйе, аның Раузасы – улы Альбертның әнисе, Зәкиясе – олы кызы Люциянең әнкәсе булган бит. Бары тик 90 нчы елларда гына кайбер газеталарда шушы система корбаннары булган аның балалары Альберт һәм Люция турында статьялар басылып чыга. Алар турында басма чыганакларда язарга катгый тыелган була.
3
2. Төп өлеш.
ҖӘЛИЛ – РАУЗА - АЛЬБЕРТ
Муса Җәлилнең беренче хатыны Рауза Хисмәтуллина була. Аннан туган улы Альберт Җәлилов штанга, гимнастика белән шөгыльләнә, сыйныфларында иң яхшы йөзүче була. Ул очучылар училищесына керергә хыяллана. Күзенә зыян килү сәбәпле медкомиссияне үтә алмый. Әмма Саратов шәҺәренә барып хәрби училищены тәмамлый Һәм Кавказда хезмәт итә, үз частенда иң яхшы офицер була. Десант хәрби частенда химия хезмәте башлыгы итеп билгеләнә. НиҺаять, парашюттан сикерә башлый һәм күккә менү хыялына ирешә. Аннан соң унике ел Германиядә хезмәт итә. «Мин үз-үзем алдында зур җаваплылык тоеп яшим. Әти даны нурларында йөзү миңа хас нәрсә түгел. Мин бары аңа лаеклы булырга гына телим», – ди ул. Әтисе белән масаю дигән нәрсә аның башына да кереп карамый. Әнисе Рауза Хисмәтуллина Татар дәүләт академия театрында актриса булып эшли Һәм Зифа Басыйрова белән дус була. Муса белән аерылышкач, Рауза икенче кешегә тормышка чыга. Алар 1945 елда Украинага күчеп китә. Анда биш ел торганнан соң, Ижауга күчеп киләләр. 17 ел элек Рәмис Әймәт белән бер әңгәмәсендә әнисе хакында Альберт болай ди: «Әни бик горур иде. Аннан тыш, белмим ни өчендер, әти турында сөйләргә яратмый иде. Ә мин аның күңел яраларын кузгатырга теләмәдем. Тик гомеренең соңгы көннәрендә генә әни аз гына ачылды, аз гына...»
Рауза Хисмәтуллина гомеренең соңгы көннәренә кадәр Ижау шәҺәрендә гомер итә. Әмма театрга кабат кайтмый. Улы Альберт та инде вафат. ( Аның ике улы Олег белән Камил Казанда яши.) Әмма аларның тормышында әле без белмәгән Ижауга бәйле вакыйгалар аз түгелдер.
ҖӘЛИЛ – ЗӘКИЯ - ЛЮЦИЯ
Зәкия Садыйкова Донбасста үсә. Техникумда укыган елларда кинәт шигырьләр язу белән мавыга башлый. Шуларның берсен ул, тәвәккәлләп, киңәшегезне бирмәссезме, дип, Казанга, Муса Җәлил исеменә җибәрә. Озакламый шагыйрьдән җавап килеп төшмәсенме?! Аларның бер-берсе белән танышулары
4
әнә шулай башлана. Шуннан соң күп тә үтми Зәкияләргә Казанга күчеп кайтырга туры килә. Кызның шигырьләрен генә түгел, инде үзен дә күргәч, Муса аңа чын-чынлап гашыйк була. Алар очраша башлыйлар. Бераздан шагыйрь: “Өйләнешик”,- ди, ләкин Зәкия риза булмый. “Әйдә, миңа кияүгә чык!”- дип, беркөнне тугыз тапкыр килә, ә кыз качып кала. Шул кичне әнисе аларга никах укыта.
Тик алар бергә бик аз яшәп калалар. Кавышуга, Мусага Мәскәүгә китәргә туры килә. Ул, әлбәттә, әйдә, дип, Зәкияне дә үзе белән чакыра. “Син китә тор, мин аннан соң килермен”,-ди кыз. Барып урнашсын, фатир якларын җайласын, дип уйлагандыр инде, бәлки, башка сәбәбе булгандыр. Әмма Зәкия Казанда шактыйга тоткарлана. Ул арада Мәскәүдән кайтучылар аңа: “Мусаң анда берәү белән очраша”, дигән авыр хәбәр ишеттерәләр. Зәкия горур була, “Шушы вакыт сынавына да түзмәгәч, киләчәктә моннан ни көтәсең?”- дип, араларны өзәргә карар кыла.
1936 елның 18 маенда Муса белән Зәкиянең кызлары Люция туа.
Яңа Бистәдә әбисе белән бабасының җылы канаты астында үскән үсмерЛюция үзенең Муса Җәлил кызы икәнлеген урамнан ишетеп керә. “Әбием, бу дөресме?” Әтисенең латин хәрефләре белән язылган хатларын Люция унбер яшендә укый.
Люциянең әнисе Зәкия ханым – күп кенә поэмалар, шигырьләр, китаплар авторы, сәнгать сөйгән зат – иң авыр елларда да кызына әтисен кара буяулар белән сурәтләмәгән. “Әгәр сине музыкага өйрәтмәсәм, Муса безне кичермәс”,-дип, аны музыка мәктәбендә укыта. Җәүдәт Фәйзинең Муса Җәлил сүзләренә иҗат иткән “Кызыма” җыры Люциягә гомер буе юлдаш була. М Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсеннән ул Җәлил язмышына, иҗатына бик тә аваздаш “Чәчәк” исемле җыр (Глиер әсәре) башкара. Симфоник оркестр дирижеры булырга хыяллана. Музыка училищесында Ласко классында укыган кыз Фасил Әхмәтов, Ринат Еникеев, Мирсәет Яруллиннар белән дуслаша. Алар һәммәсе “Люция” дигән җыр язалар. Мәскәүдә Бөтенсоюз дәүләт
кинемматография институтында уку елларында остазлары С. Герасимов, Е. 5
Дзиган, Т. Макарова кебек бөтен дөньяга танылган абруйлы халык артислары, кино сәнгате классиклары аңа хәерхак мөнәсәбәттә булалар. Люция Щепкин исемендәге театр студиясе студентларының диплом спектакле хакында “Яшьләр иҗаты” дигән документаль фильм төшерә. Әтисенең иҗаты, батырлыгы, Моабит дәфтәрләренең илгә әйләнеп кайтулары хакында нәфис фильм төшерергә хыяллана.
Мали илчелеге тәкъдиме белән ул төшергән “Мали яшьлеге сөйли” исемле әсәр студентлар фильмы кинофестивалендә кырык фильм арасында җиңүче дип табыла, диплом белән бүләкләнә. Художество советы тарафыннан расланган унбиш сценарий авторы Люция Муса кызы көчен журналистикада да сынап карый, республика газеталарында аның кино сәнгате, актерлар язмышы хакында бик кызыклы мәкаләләре, кинофильмнарга рецензияләре басыла.
Каһарман Муса кызы Люциягә әтисенең дан-шөһрәте белән нурланып, балкып яшәргә насыйп булмаган, күрәсең, әмма авырлыкларны җиңә-җиңә, җанын, күңелендәге пакьлек, сафлыкны, мәхәббәт хисен исән-имин саклый алган.Ул сәнгать һәм мәдәният академиясендә, татар гимназиясендә музыка, кино сәнгате тарихлары, сценарий осталыгы, журналистика нигезләре турында лекцияләр укый, семинар дәресләре алып бара. СССР халык артисткасы, профессор, остазы Т.Макарова сүзләре белән әйткәндә Люция: «Бик тә сәләтле,кино сәнгате максатларын ачык аңлый торган, белемле, күзәтүчән, эшчән, ихлас күңелле, йомшак табигатьле кеше”.
1957нче елның августында Җәлилнең “Моабит дәфтәре”н коткарып калган бельгияле Андре Тиммерманс хатыны Мари Жан белән Мәскәүгә килә. “... Сине беренче тапкыр “Ленинград” кунакханәсендә күргәч, әтиең белән охшашлыгыгызны күреп тетрәндем,- дип яза соңрак Тиммерманс. – Әйтерсең, мин янә аның үзен күрәм. Муса Җәлил әтиең булудан беркайчан да танмас иде. Ул юк, әмма тышкы кыяфәте яши, мин моңа бик шат...”
Төс-кыяфәте белән генә түгел, каны, җаны, йөрәге белән Җәлил иҗатына гашыйк Люция, атасы теләгәнчә, татар бәгырендәге моңны тоеп яши торган зат.
Муса Җәлилнең оныгы Лилиан Наврозашвили турында да берничә сүз әйтеп китәргә кирәк. Ул 1974 елның 2нче октябрендә Казанда туган, Казан театр
6
училищесын тәмамлаган. Хәзерге вакытта Лилиан Наврозашвили Санкт-Петербургның яшь тамашачылар театры актеры . Ул “Влияние”, “Не все коту масленица”, “Мещане”, “Ночь после выпуска”, “Правда хорошо, а счастье лучше”, “Анданте” һәм тагын дистәләгән спектакльләрдә, фильмнарда танылган героиня. “Казанда мин ел саен булам. Бу – минем ватаным, биредә Казан театр училещесын тәмамладым. Безнең өйдә бабайның татар һәм рус телендә чыккан барлык китаплары да диярлек бар. Чөнки әнием ике телдә дә укый. Үзем татарча камил белмәсәм дә, сөйләшәм, аңлыйм”, — ди Лилиан. (Җәлил оныгы турында “Татарлар “ тапшыруы репортаж да әзерләгән иде, 11 сентябрь 2012 ел) “Үзе Муса оныгы, ә исеме татарча да түгел”,- дип уйлаучылар булыр. Моның бер сере дә юк. Люция Муса кызы рәссам Гурам Наврозашвилига кияүгә чыга. Ул чакта Гурам Татарстанда эшли һәм яши торган була. (хәзерге вакытта вафат)
ҖӘЛИЛ - ӘМИНӘ- ЧУЛПАН
Әминә Котдус кызы 1913 елның 21 нюнендә Казанда туган. Алар гаиләдә өч бала булалар: Әминә (2006 елда Мәскәүдә вафат була), апасы Рауза (1998 елда картаеп үлә), энесе Газиз (1976 елда вафат). Барысы да Мәскәүдә белем алалар, шунда төпләнеп калалар. Өч балалары да Мәскәүдә булгач, ата-аналары да 1934 елны Мәскәүгә күчеп килә, бергәләшеп Загорянка бистәсендә яши башлыйлар. Укуын тәмамлагач, Әминә 1936 елдан башлап “Промстройпроект” дигән төзелеш оешмасында техник-конструктор булып эшли башлый. Шул елның җәендә Муса Җәлил һәм Әминә Сәйфуллина өйләнешәләр, 1937 елның 10 апрелендә яшь гаиләдә Чулпан дөньяга килә.
1939 нчы елны Казанда Татар опера һәм балет театры ачылгач, театрның әдәби бүлек мөдире булып билгеләнгән Муса Казанга күчә. Татар язучылары аны Язучылар берлеге рәисе итеп сайлыйлар. Бераздан Әминә ханым да Чулпан белән аның янына килеп, бергәләшеп яши башлыйлар.
Мусаны фронтка озатканнан соң, Әминә белән Чулпан әтиләреннән хат көтеп яшиләр. Ул көн саен булмаса да, көн аралаш язып тора. Әмма 1942 елның җәй уртасыннан Мусадан хатлар өзелә. Айлар буе кара кайгыга батып, зарыгып
көткәннән соң, сугыш кырыннан “Җәлил хәбәрсез югалды” дигән рәсми кәгазь килә...
7
Тагы бер ел чамасы Казанда торгач, Әминә әти-әниләре янына Мәскәүгә кайтырга була. Казандагы Горький урамындагы фатирларын кире шәһәр Советына тапшырып, алар Мәскәүдәге Столешников тыкрыгындагы бүлмәләренә кайтып урнашалар.
Әминә ханым район торак идарәсенә хисапчы булып эшкә керә. Сугыш елларында Мәскәүдә тормыш авыр булганлыктан, аңа ике урында эшләргә туры килә. Алай да алар Чулпан белән ачлы-туклы яшиләр. Шуның өстенә Әминәне кат-кат НКВДга чакыртып сорау алалар, Муса исән чагындагы дуслары алардан йөз чөерә.
Җәлил турында гына түгел, Әминә ханым тирәсендә дә кара гайбәтләр йөри. Имештер, ул ире үлгәннән соң, башка кешегә кияүгә чыккан, фамилиясен үзгәрткән, рус исем-фамилиясен алган. Ленин премиясен алып (йөз мең сум) шул акчага типтереп яшәгән. Сүз уңаеннан: 1954 елгы суд карары нигезендә бу премия Альберт, Люция, Чулпан, һәм Әминә ханымга тигез итеп бүленә.
Рафаэль Мостафин Әминә ханым белән бер сөйләшүендә аннан шушы хәлләр турында сорагач, ул елмаеп кына болай дип җавап бирә:
- Гайбәт, барысы да гайбәт... Гомерем буе Мусама тугрылыклы булып калдым. Дөрес, тәкъдимнәр булды. Әмма минем кияүгә чыгу түгел, башка адәмгә күзем дә төшмәде. Исем-фамилиягә килгәндә исә... Мәскәүгә килеп, паспорт алган чагымда документка мине русчалатып – Нина Константиновна Сайфуллина дип яздылар. Әмма мин гомерем буена Әминә Котдус кызы булып йөрдем.
Моңа өстәп тагын шуны әйтергә кирәк, Әминә ханым Герой хатыны булудан тыш, шактый зур хезмәт күрсәткән кеше, актив җәмәгать эшлеклесе була. Илленче еллар башында СССР Министрлар Советы каршындагы Госснаб оешмасында инженер-икътисадчы булып эшли. Үз вазифасын намус белән башкара. Күп еллар буе хөкем залында халык утырышчысы булып судларда катнаша, чит илләргә чыгып, зур җәмәгать эшләре башкара.
Чулпан Җәлил кызы Мәскәү шәһәрендә яши. ”Матур әдәбият” (“Художественная литература”) нәшриятында редактор булып эшли. Кызы
Татьяна - пианист, оныклары 15 яшьлек Михаил һәм 7 яшьлек Лиза - күпсанлы Халыкара музыка конкурслары лауреатлары. Музыка өлкәсендәге уңышлары өчен
8
гаилә советы Михаилга Митрофанов – Җәлил фамилиясен йөртергә ризалык биргән. Чулпан Муса кызы белдергәнчә, оныкларына музыкаль сәләт бабаларыннан күчкәндер. Чөнки ул да үзлектән өйрәнеп, фортепиано һәм мандолинада уйнаган бит.
9
3. Йомгаклау.
Эшемне Җәлилнең оныгы Лилиан Наврозашвилиның “Ватаным Татарстан” гәҗитенә биргән интервьюдан берничә җөмлә белән тәмамлыйсым килә.
“ Белүегезчә, Совет заманында Муса Җәлилнең барлык балалары турында әйтергә дә, язарга да ярамаган. Шуңа күрә безнең барлыкны белүчеләр дә сирәктер, мөгаен. Әле аның улы Альберт та (вафат инде) бар иде. Ул – бабамның балалары арасында “Моабит” төрмәсендә булган бердәнбер кеше. Аның ике улы Олег белән Камил хәзерге вакытта Казанда яши. Муса Җәлилнең өч баласы һәм дүрт оныгы барлыгы кемнәргәдер сердер, бәлки. Иң олысы – Альберт, аннан Люция (ягъни минем әнием), кечкенәсе Чулпан. Менә шул туганлык җепләрен саклыйсы иде. Арада ниндидер көнчелек уты яшәмәсен. Бабамның туган көнендә туганнар белән бер өстәл артына җыелып, рәхәтләнеп аралашып утырасы килә. Бу – минем иң зур хыялым. Улым Баградны Татьянаның (Чулпанның кызы) кызы һәм улы белән таныштырасы иде. Бүген моннан ниндидер хәрби сер ясамаска кирәк дип уйлыйм. Советлар Союзы Героеның өч хатыны булуы, әлбәттә, ул заман өчен сәеррәк булгандыр. Әмма бүген моның белән берәүне дә шаккатыра алмыйсың. Аннан Муса Җәлил – аерым бер кешенең генә шәхси милке була алмый, ул – халкы өчен язган, димәк, халыкныкы”.
10
Кулланылган әдәбият:
1. Борһанова Д. Җәлил оныгы сөйләгәннәрдән. “Яңарыш” газетасы (электрон вариант)
2. Камалетдинова Р. Муса кызы Люция. “Сөембикә”журналы, №5/1996
3. Кыямова М. Муса Җәлилнең кызы Люция: миндә дә әти каны ага!”Интертат” газетасы (электрон вариант)Мостафин Р. Хуш, акыллым! “Сөембикә” журналы, №6/2003
4. Наврозашвили Л.Г. Мин – Җәлил оныгы. “Сөембикә”журналы, №09/2002
5. https://vk.com/topic-11877811_30497102?offset=40
Аэродинамика и воздушный шарик
Сказка "12 месяцев". История и современность
"Разделите так, как делили работу..."
Цветок или сорняк?
Яблоко