Халкыбызның тапкырлыгына сокланам!
Вложение | Размер |
---|---|
kayum_nasyyri.doc | 100.5 КБ |
“Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Дөбъяз урта
гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Халкыбызның
тапкырлыгына сокланам!
(туган якны өйрәнү)
Эшне башкарды: Латыпова Илалия Ленар кызы, 9 нчы сыйныф укучысы
Укытучы: Хәйруллина Айгөл Хәбибрахман кызы, беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2016 нчы ел
Эчтәлек
II. Төп өлеш. Халкыбызның тапкырлыгына сокланам!
1.Сүзне кешеләргә кушамат тагу үзенчәлегеннән башлыйм әле!
2. Авылларга кушамат тагу гадәте бармы?
3. Дөбъяз төбәгендәге авылларның кушаматларлары кызыксындырамы?
III. Йомгак. Халкым хезмәт сөючән, шук, шаян, юморга бай.
IV. Кулланылган чыганаклар.
Кереш
Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп: Утыз Имәни, Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхреддин, Гаяз Исхакый... Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора.
XIX гасыр мәгърифәтчесе, укытучысы, галим-энциклопедист Каюм Насыйриның фәннең төрле тармакларында күпьяклы гыйльми хезмәтләре, татар халкының кадерле, кыйммәтле хәзинәсе булып, тарихка кереп калган.
К. Насыйри фольклор әсәрләрен җыю һәм аны бастырып чыгаруда зур тырышлык куя. Ул татар халкының тарихи риваятьләре, борынгы мифологик ышанулары, гореф-гадәтләре, дөньяга карашлары белән башка халыкларны, фән дөньясын таныштыру буенча эш алып бара.
Бөек шәхесебезнең исемен мәңгеләштерү нисбәтеннән, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан башкалабыз Казанда ундүртенче ел рәттән Каюм Насыйри исемендәге фәнни-эзләнү укулары үткәрелә. Без, Дөбъяз урта гомуми белем мәктәбе укучылары, халкыбызның үткәнен өйрәнәбез һәм эзләнүләр алып барабыз. Бу уку елында минем, Латыпова Илалия Ленар кызының, үземнең эзләнү эшем белән таныштырып китәргә зур теләгем туды.
Фәнни-эзләнү эшем “Халкыбызның тапкырлыгына сокланам!” дип атала. Иң беренче һәм төп максатым: үз җирлегем, авыл, төбәгебезнең үткән тарихын, гореф-гадәтләрен тирәнтен өйрәнү һәм тагын да эзләнү эшен дәвам итү. Икенче максат: мәктәп укучыларын, иптәшләремне туган төбәгебезгә, гомумән, халкымның милләт буларак хас соклангыч тапкырлыгына, шаянлыгына һәм башка сыйфатларына җәлеп итәсем, аларда да халкымның үткән язмышына кызыксыну уятасым килә. Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри үрнәгендә безнең буын да, киләчәк буын да, халкыбызның гаҗәеп тапкыр сыйфатлары белән кызыксынырга онытмасак иде. Өченче максатым: үзем яшәгән Дөбъяз төбәгенә кергән авылларыбызның халык уйлап тапкан кушаматлары белән таныштыру.
- 3 -
Һәр халык үзенең үткәнен белергә тиеш. Тарих китапларында барысы да чагылып бетмәскә мөмкин. Халык хәтерендә калган күп кенә хатирәләр әле өйрәнелмәгән икән. Әгәр тирәнрәк “казысаң”, авылларның кушаматларын өйрәнү барышында үзең өчен гаҗәеп күп кенә кызыклы ачышлар ясыйсың. “Моны әле барысы да беләме икән?”- дигән уй килә. Эзләнүебез барышында халкыбызның күркәм сыйфатлары яшь буынга бөтенләй таныш булмаганлыгын күреп көрсендем. Фәнни-эзләнү эшебезне башкару дәверендә күп кенә өлкән буын кешеләре белән очраштык. Алар авызыннан сөйләнгән истәлекләр үзләренә җәлеп итеп тора, алар безнең хезмәттә урын алдылар. Интернет ресурслар, китапларны да “актарырга” туры килде. Гомумән, әлеге хезмәттә Каюм Насыйри эшчәнлегенең бер дәвамы урын алып тора дип ышанасым килә.
- 4 -
Төп өлеш
Кушаматлар бик борынгыдан килә. “Кушамат” сүзенең мәгънәсенә төшеник әле. Ул ике сүздән “кушам” һәм “ат” (элеккечә исем) сүзләреннән ясалган. “Кушамат” терминының икенче өлеше борынгы төрки “ат” сүзеннән гыйбарәт булуы, аның бик күптәннән барлыкка килеп, төп исемгә өстәмә атау буларак кулланылуын раслый. Билгеле булганча, иске татар телендә “ат” сүзе “исем” мәгънәсендә йөргән. Ягъни “исем кушам” мәгънәсендә. Кешедән көлеп, мәзәк өчен яки конспирация максатын күздә тотып бирелгән икенче исем дип тә әйтергә мөмкин.[1]
Кешегә кушыла торган кушаматларның этимологиясе борынгы заманнарга барып тоташа. Безнең татар халкында кушамат тагу - элек-электән килгән гадәт. Шул кушамат буыннан-буынга гасырлар буе яшәвен дәвам итә. Безнең авылыбыз һәм тирә-юнь авылларыбызда гомерлек гаилә кушаматына әверелгән “Бүреләр”, “Карчыгалар”, “Ябалаклар”, “Козгыннар”, “Мәчеләр”, “Әтәчләр” һ.б.лар нәсел кушаматы булып торалар. Төрле кош яки җәнлек кушаматын алган гаилә әгъзаларында шушы төр җан ияләренә хас физиономияләрендә охшашлык булырга мөмкин. Я характерлары белән усаллар, юашлар, тәвәккәлләр, хәйләкәрләр һ.б. сыйфатлар сәбәп булгандыр моңа. Минем уйлавымча, татар халкында ир-ат исемнәренең озынрак булуы, аны кыскача гына әйтергә теләк тудырган. Әйтик: Әхмәдулла - Әхми, Сибгатулла – Сиби, Гарифулла – Гариф, Габдулла - Гаптуш һ.б.
Кушаматсыз яшәүчеләр сирәктер. Сорап тормый гына тагалар да куялар аны. Тигәнәк кебек килә дә ябыша, фани дөнья белән тәмам хушлашканчы тагылып йөри. Һәм мәңге котылам димә. Ул гына түгел, ул синең нәсел ыруыңа да ябышып кала. Гомумән, авылда яшәүче халык кушаматларга шулкадәр күнеккән, хәтта бу алар өчен табигый күренеш буларак кабул ителә. Аларның кайберләрен бөтенләй аңлатып булмый. Нәсел һәм шәхси кушаматларның нигезендә кешенең тышкы кыяфәте, нинди дә булса гадәте, кимчелеге, яраткан шөгыле һәм характер үзенчәле-
ге ята[2]. Әйтик, чегән – кешеләр белән ирония һәм мыскыллап сөйләшкәне өчен кушылган. Тавышы кәҗә кебек түбән тембрлы булганга, “Кәҗә”дип кушамат такканнар.[3]
Әйдәгез, читкә тайпылмыйча, үз төбәгебезгә, җирлегебездә урнашкан авылларга, якынрак килеп карыйк әле. Безнең Дөбъяз авыл советына кергән Солабаш авылы табигатьнең матур бер почмагында урнашкан. Монда урман да, саф сулы чишмәләр дә, елга да, чәчәкле болыннар да, таулар да – барысы да бар. 2012 нче елдан бирле авылыбызда “Авыл көне” уздырыла башлады. Бу – халык өчен күркәм, олы вакыйга булды һәм хәзер дә булып килә. Җыенга якын-тирә авыллардан да кешеләр бик агылып килә. Бала-чагадан башлап, өлкән буын кешеләренә дә боегып утырырга туры килми: бәйрәмебездә төрле халык уеннары да, ярышлар да үткәрелә. Әлеге бәйрәм үзенчәлекле үтә, чөнки аның һәр елгы җыены аерым бер тематикага багышлана. Бер елны ул шушы төбәктә туып-үскән атаклы шәхесләргә багышлана, икенче елны - халкыбызның батыр улларына (Җиңүнең 70 еллыгы белән бәйле). 2014 нче ел Татарстан Республикасында Мәдәният елы дип игълан ителде. Бу елны җыенда Дөбъяз урта мәктәбендә белем алган Клара Хәйретдинова чыгыш ясады, үзенең таланты белән халыкны сокландырды; якташыбыз – республикада танылган үзешчән җырчы Ренат Сабирҗанов, “Татар моңы” гран-при иясе Илнар Сабирҗанов авылдашларны үз тавышлары белән таң калдырды. 2015 нче ел рәсми рәвештә – Әдәбият елы итеп игълан ителде. Бу елны Солабашта туып-үскән шагыйрь, Муса Җәлилнең гаилә дусты Галимҗан Мөхәммәтшин һ.б. искә алынды. Әлеге хезмәтемә омтылышны да миңа шушы бәйрәмдә авылларның кушаматлары турында күп санлы сораулар, биремнәр белән чыгыш ясаган, хәзерге көндә лаеклы ялда булган, мәктәбебездә күп еллар дәвамында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Закирова Радалия Кашшаф кызы дәртләндерде.
Уйлап карыйк әле: әгәр дә кешеләрнең кушаматлары аларның сыйфатларына бәйле булса, авыл кушаматлары ни белән бәйле соң? Башка төбәкләрдә ничектер, безнең элекке Дөбъяз районына кергән авылларның да мәзәк буларак, күбрәк аулак өйләр белән бәйле, кешенең характерының үзенчәлеге белән бәйле, буыннан-буынга, телдән-телгә күчеп йөргән кушамалары бик күп. Кушамат аны йөртүченең теләгән сыйфатларын түгел, ә холкына хас сыйфатларын чагылдыра, ирония һәм көлү кебек яңгырый. Авылыбызның өлкәннәреннән ишеткән һәм язып алган кайберләрен җиткерәсем килә.
Әйдәгез, төбәгебез авылларының кушаматлары белән танышып чыгыйк әле. Авылларның исемнәрен атап тормыйм, чөнки авылдашлар үпкәләргә дә мөмкин бит.
Әйтик, “Тавык арканлаучылар”. Бу кушаматның авылга тагылу тарихы, чыннан да, тавык белән бәйле. Авылның бер карты, әрәм булмасын дип, тавыкларын колхоз амбарының астына арканлап куйган, имеш. Идән ярыгыннан коелган бодайларны чүпләп туенсыннар, янәсе. Шушы карт аркасында бу авылга “Тавык арканлаучылар” дигән кушамат тагылып кала да инде.
Дөбъязга якын бер авылга “Әвен кадәр кыяр” дигән кушамат тагыла. Сәбәбе: бу авылның бер ире кибет янында (бик нык арган булгандыр инде) “әвен кадәр кыяр булсын иде дә, шул кыяр эченә утырып кына тау башыннан Дөбъязга тәгәрәп төшеп китсәң иде”, дип сөйләнеп торган, имеш. Әлеге авыл белән Дөбъяз авылы арасы өч чакрым, авылларыбызны бик биек тау тоташтыра. Кем белә: ул җәяү йөреп җәфалангач, котылу юлы турында хыяллангандыр бәлки.
Бер авылыбыз “Гармун кайнатучылар” дигән кушаматны гасырлар буе тагып йөри. Сәбәбе: чыннан да, ул авылда гармуны булмаган, халкыбыз күңеленә иң якын булган моңнар могҗизасын уйный белмәгән егет булдымы икән?! Ә ул авылның егетләре күрше авылга кичләрен килеп, кичке уеннарда кызларны-егетләрне рәхәтләндереп биетеп китә торган булганнар. Алар татар бию көйләрен бик үзенчәлекле, бии белмәгән “аю”ны да биетерлек итеп оста уйнаганнар. Әлеге кушамат бүгенге көннәргә кадәр үзенең үзенчәлеген югалтмый. Бүген дә бу авылның яше-карты я бик оста гармунчы, я җырчы, я бик оста биюче буларак танылган.
- 7 -
Ә бер авылыбызга, аулак өйгә килгән кызларга урман чикләвеге ашатасы килгән егетләр аркасында, “Катырма колагыңны, чикләвеккә барабыз” дигән кушамат тагыла. Бу авыл егетләре көз көне ай яктысында урманга чикләвеккә барырга булалар. Егетләр ул ерак араны җәяү йөреп тормаслар бит инде! Берәүнең абзарыннан атын “сорарга кыймыйча гына” алып торырга булалар. Ул заманда утлар да юк, булса да яндырып ат алып чыгып булмый бит! Атка камыт кидертә башлыйлар. Азапланалар, камыт атның башына керми дә керми. Шунда бу егет атны куандырмакчы булып әйтеп куя: “Катырма колагыңны, чикләвеккә барабыз!” Баксаң, алар ат абзары белән сыер абзарын бутыйлар. Камытны киертергә атның колаклары түгел, сыерның мөгезләре комачаулаган була. Әнә шулай егетләр авылларына өстәмә исем дә тактыралар.
“Мәче дагалаучылар” дигән өстәмә исем йөртүче авыл да моңа татар халкының “уйлап табуларга” бик тапкыр, оста булу нәтиҗәсендә ирешкән. Аулак өйгә егетләр бер мәченең дүрт аягына да кузы чикләвегенең кабыкларын киертеп кертеп җибәргәннәр. Мәче идән буенча дагалы ат кебек “теке-тек, теке-тек” итеп йөреп киткән. Өй эчендә утырган кызлар аптырашып куркып калганнар. Моны “иҗат җимеше” дими, ни дисең инде! Бу кушамат тагылуның тагын бер варианты бар. Элекке заманнарда җәен ризыкларны базларда, чоланда салкында саклаганнар. Авылда бер мәче булган. Ул һәрвакыт ниндидер ысуллар белән шуларны урлап чыгып киткәләгән. Кирәк вакытта шаярырга яратучы, шук күңелле халкым бу карак белән көрәшергә була. Мәченең аягына кузы чикләвегенең кабыкларын киертеп куя. Мәче килә башласа, тавыш ишетелә - карак тотыла.
Күрше авылыбызның егетләрен “......... (авыл исеме) бозаулары” дип йөрткәннәр. Авылының исемен язмыйм. Сәбәбе: халкы үпкәләр. Авылга кунак кызлар киләсе булган. Егетләр авыл башына аларны каршы алырга чыгып киткәннәр. Эңгер-меңгер чак (караңгы төшеп килгән вакыт). Менә юлда ак таплар авылга таба килә башлый. Егетләрнең куанычлары эчләренә сыймый. Кунак кызлар килә дип, ак тапларның каршысына чабалар. Якынайгач, ни күзләре белән күрсеннәр: кунак кызлар түгел, ак башлы бозауларны каршы алган бит болар!
- 8 -
Чыннан да, мондый хәл булганмы-юкмы, белмим. Әмма бу атама егетләргә аңгыра, сантый булмаска куша. “Егет булса, мут булсын, ике күзе ут булсын!” Монда халкыбызның ир-егетләргә булган шушы таләбе сизелеп тора.
Бер күрше авылыбызга “Карабодайда коенучылар” дигән исем дә авылга шул кайбер егетләрнең мәлҗерәгәнрәк булуы нәтиҗәсендә тагыла. Бу авылның егетләре төнлә күрше авылга кызлар янына барганда: “О, монда нинди зур сулык бар икән,” - дип, чишенеп, “су”га кереп китәләр. Карасалар, су түгел, ап-ак чәчәк атып утырган бик зур карабодай басуы икән бу!
Аулак өйдә “Күгәрчен туйдыру” дигән яшьләр уены да була. Егеткә “Күгәрчен туйдырсын” дигән җәза бирелә. Ул күзе төшеп йөргән кызының авызына бер шырпы каптыра, шуны ирене белән тартып алырга тиеш. Шырпыны тартып ала алса, егет кызны сөйләшү өчен, тышка алып чыгарга тиеш. Эш болай була. Егет кызның иреннәре арасыннан шырпыны тартып ала. Кыз үткен була, тиз генә сарайга чыгып кача. Егет эзли, ягу өчен бастырып куелган салам көлтәсенә очрый һәм, кыз дип белеп, кочаклый да: “Кыштырдыйдыр күлмәгең, атласмы әллә, югыйсә?”- дип сорый. Шуннан бу авыл егетләренә “Көлтә кочаклаучылар” дигән кушамат эләгеп кала. Бу кушамат тагылуның тагын бер аңлатмасы бар. Анысы болай. Егетләр кичен күрше авыл кызлары белән басуда очрашырга сөйләшеп куйган булалар. Кич җиткәч, егетләр басуга китәләр. Басуда төзелешеп басып торган салам көлтәләрен, кызлар дип белеп кочаклый башлыйлар. Монысы менә тагын бер вариант.
Районыбызда, әби-бабаларыбыз сөйләве буенча, кара баганалы өч авыл булган. Әгәр авылда кеше үтерсәләр, ул авылның башына тирән итеп казып, кап-кара сумалага буялган багана утыртканнар. Әгәр юлчылар ул авыл белән бәйле юлга чыксалар, аларны кисәтә торган булганнар. “Сак бул, ул кара баганалы авыл!”
“Күпер сүтүчеләр” дигән кушаматлы авылыбыз да була әле! Бу кушамат татарларны чукындыру вакытында ияреп калган. Эш болай була. Авылга килгәндә, күпер аша чыгарга кирәк була. “Авылга поп килә, барыгызны да чукындыра!”- дигән хәбәр таралу белән, авыл халкы күперне сүтеп куя. Елга тирән... Миссионерлар елга кырыенда басып торалар да, кире китәләр. Менә шулай авыл
- 9 -
халкы чукындырудан котылып кала.
“Керәшеннәр” кушаматы бөтен авыл халкына тагылган саф мөселман авылы да бар бездә. Бу исем шуннан калган: чыннан да, ул авыл халкын елга суын чукындырып, шунда миссионерлар куып керткәннәр дә: “Сез хәзер мөселманнар түгел, чукындырылган татарлар,” - дигәннәр. Ләкин ул авыл тулысынча ахырдан кире үз диненә кайткан (яшерен рәвештә үз динен тоткан). Шушы авылда бер кеше мәрхүм була. Попка бер мәет булуын һәм ничек күмик дип сорау җибәрәләр һәм “Поп белән күмегез!” дигән хәбәр алалар. Авыл халкы кабер казый да, мәетне авылларының поп миссиясен башкарып йөргән бер бәндә белән бергә тере килеш күмеп куя. “Керәшеннәр” дигән кушамат барыбер ябышып кала аларга. “Христиан дине йоласы белән күмегез” дигән төшенчәне рус телен дә белмәгән халык туры мәгънәсендә аңлаганмы, әллә аңламаган күк хәйләләгәнме! Бу хәлнең төгәл булу-булмавын раслаучылар юк. [4]
Йомгак
Хәзерге вакытта кушамат белән эндәшү искелек калдыгы булып санала. Бүгенге көндә күп кенә авылларда кешегә кушамат белән бөтенләй эндәшмиләр. Безнең авылда әле кушамат белән эндәшү олылыр, яшьләр, мәктәп балалары телендә дә чагылыш таба. Кайвакыт исемен бөтенләй әйтмичә, кешегә кушамат белән генә эндәшәләр. Вакытлар үтә, заманалар уза, ә кушамат тагу гадәте кала. Заманча кушаматлар дип Сникерс, Марс, Летай, Билайн, Аллигарх һәм башкаларны ишетеп беләм. Авылыбызда татар кешеләренә тагылган Антон, Пашка, Васька, Алекс, Әрмән, Повар дигәннәрен дә әйтеп китми булмас!
Менә шулай уены-чыны белән бергә халкым көлеп-елмаеп та яши белгән. Болар барысы да гасырлар буе телдән-телгә күчеп килгән мәзәкләр. Без боларның барысын да өлкән буын вәкилләреннән ишетеп, язып алдык. Үзебезнең хезмәтебез алдагы буыннарга да сакланып калыр дип ышанасы килә. Без өйрәнмәсәк, халкыбызның бу сыйфатлары юкка чыгарга да мөмкин бит.
Әлеге фәнни-эзләнү эшемдә авылларның кушаматларына, аларның килеп чыгышларына күзәтү ясарга тырыштым. Хезмәтне башкару бик җиңел генә башланган кебек иде: дәрестә укытучы авыл кушаматлары турында белеп килергә кушты. Кушаматлар буенча фәнни әдәбиятны укырга, матур әдәбияттагы, авылдагы кушаматларны табарга, анализларга, системалаштырырга туры килде. Аннан соң үзебезнең хезмәтебез белән мәктәп укучыларын таныштырдык, сыйныфыбызда стенд ясап куйдык. Әлеге алган мәгълүматлар аша авылларның тарихы, гадәте күз алдына килеп баса. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, күркәм сыйфатларын өйрәнү бездән соң да дәвам итәр дип ышанып калам.
- 11 -
Кулланылган чыганаклар
1. Закирова Радалия Кашшаф кызының кулъязмасы.
2. Касимова Зөлфирә апаның авыл турында язылган китабы.
3. biektaw.ru
4. http://dic.academic.ru/
- 12 -
Заявка
на участие в ХIV межрегиональных юношеских научно-исследовательских чтений имени Каюма Насыйри
Название работы: Халкыбызның тапкырлыгына сокланам!
Направление работы: туган якны өйрәнү.
№ п/п | Ф.И.О., дата рождения автора | Наименование общеобразовательной организации по уставу, класс, район, город, регион | Контактные телефоны (номер телефона школы, домашнего или сотового телефона) электронный адрес школы | Ф.И.О. научного руководителя, должность, номер телефона |
1 | Латыпова Илалия Ленаровна, 15 лет | «Дубъязская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан», Высокогорский район РТ, с.Дубъязы, ул. Ленина д. 35 А, 9 класс |
shkoladubjaz@mail.ru | Учительница татарского языка и литературы Хайруллина Айгуль Хабибрахмановна, 89655901074, |
- 5 -
[3] Мәгълүматлар Касимова Зөлфирә апаның авыл турында язылган китабыннан
- 6 -
[4] Закирова Радалия Кашшаф кызының кулъязмасы
- 10 -
Солнечная система. Взгляд со стороны
Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари
Под парусами
Щелкунчик