Әтнә районы Күңгәр авыл җирлегенә караган халыкның табигый үсеш һәм механик үзгәреш күрсәткечләре, яшь һәм җенес категорияләре.
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_tobgem_khalky.docx | 59.05 КБ |
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Күшәр төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Эш юнәлеше: “Күңелгә минем, туган як,
Бигрәк тә якын шул син”
Тема: Туган төбәгем халкы
Эшне башкарды:
8 сыйныф укучысы Аскарова
Фәридә Фәнис кызы
Фәнни җитәкче:
югары кв. категорияле география
укытучысы Загидуллина Зөлфия
Дамир кызы
2014 ел
Эчтәлек.
1. Халык санын алу нәтиҗәләре ....................................................... 3
2. Күңгәр авыл җирлеге буенча демографик структура .................. 4
3. Күшәр авылы халкының үсеш динамикасы ................................ 7
3.1. Табигый үсеш күрсәткечләре ................................................... 7
3.2. Механик үсеш күрсәткечләре ................................................... 7
3.3. Яшь категорияләре буенча бүленеш ........................................ 8
III. Йомгаклау .......................................................................................... 10
I. Кереш.
Максат:Үз төбәгеңнең халкы, андагы демографик ситуация турында белемнәр туплау һәм Күшәр мәктәбенең киләчәккә укучылар контингентын аныклау.
Бурычлар: 1. Илебезнең һәм туган төбәкнең демографик проблемаларына карата кызык-сыну уяту; 2. Географик һәм статистик мәгълүмат чыганаклары белән эшләү күнекмәлә-рен ныгыту; 3. Документлар, статистик материалларны анализлап нәтиҗәләр ясау һәм таб-лицалар, диаграммалар ясау күнекмәләрен үстерү; 4. Актив фикер йөртү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү.
Теманың актуальлеге:
География дәресләрендә без Россия Федерациясе буенча халык саны кимү тенденциясе бара, дип өйрәнәбез. Димәк, укучылар саны елдан-ел азая. Ә бу-мәктәпләрне”кыскарту”ның бер сәбәбе. Безнең Күшәр мәктәбе районыбызда бердәнбер төп мәктәп. Киләчәктә мәктәбебезне башлангыч мәктәпкә калдыр-маслар, дип ышанасыбыз килә. Мәктәпнең материаль техник базасы ях-шы : һәр кабинетта диярлек проектор, ике кабинетта интерактив такта бар, информа-тика кабинеты компьютерлар белән тәэмин ителгән, быелгы уку елында мәк-тәптә капиталь ремонт көтелә,15 укытучының 14 е югары педагогик белемле. Кыскасы, укучыларга белем алу өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Ә менә яшәгән җирлегебездә, бигрәк тә үзебезнең Күшәр авылында халык саны һәм аның ди-намикасы нинди икән? Киләчәктә мәктәбебездә балалалар саны артуга барамы, кимүгәме? Әлеге сорауларга җавап табарга теләү шушы тикшеренү эшен башлап җибәрүгә этәрде.
Эзләнү объекты: Әтнә районы Күңгәр авыл җирлегенә караучы халык Эзләнү предметы: халык саны, табигый үсеш, механик үсеш, яшь һәм җенес категорияләре. Эзләнү методлары: 1) документлар, өстәмә әдәбият белән танышу 2) күзәтү һәм статистик мәгълүмат туплау 3) аналитик эшчәнлек 4) социологик сорашу.
1.Халык санын алу нәтиҗәләре.
Халык санына бәйле статистик мәгълүматлар илгә, республикага күпме мәк-тәп, балалар бакчалары, юллар, хастаханәләр, кибетләр кирәклеген ачыклау өчен кирәк. Халык санын алу күрсәткечләре һәм исәп-хисаплар нигезендә ха-лыкның санын һәм составын үзгәртү турында фаразлар билгеләнә, проблемалар ачыклана һәм аларны хәл итү юллары, демографик, икътисадый һәм социаль программалар эшләнә, ә болары үз чиратында кризистан чыгарга һәм тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга ярдәм итә.
Борынгы Русьта халык санын алу XIII нче гасырда ук башлана, беренче тап-кыр барлык халык саны 1897 елның 9 феврвлендә алына, СССР таркалганнан соң халык санын алу 2002 елның 9 октябрендә була,ә соңгысы 2010 елның ноя-брендә булды. 2002 нче елгы мәгълүматлар буенча Россиядә 145.167.000 кеше исәпләнсә, 2010 елгы нәтиҗәләр буенча дими яшәүче халык саны 142.857.000 булган, ягъни 2,3 млн. га кимегән. Татарстан Республикасында исә ситуация уңай булып чыкты: 2002 елгы исәпләүләр буенча даими яшәүче халык саны 3.779.330 булса, 2010 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 3.786.488 кеше яши, ягъни халык саны 7,2 меңгә арткан.
2002 нче елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Әтнә муниципаль райо-нында 14.441 кеше яшәве ачыкланган. Ә менә 2010 елгы нәтиҗәләр буенча ха-лык саны 13.650 гә калган. Алдагы елларда да кимү тенденциясе бара. Шунысы кызык: 1859-1910 елларда Олы Әтнә, Кышлау, Мәңгәр кебек зуррак авылларда 1800-2000 әр чамасы кеше яшәгән.Мин моны рйоныбызның пенсионер укыту-чысы Галимҗан абый Нигъмәтҗанов язмаларыннан укып белдем.
Таблица № 1 Халык саны динамикасы. Слайд №3
2002 ел | 2010 ел | ||
Россия | 145167000 | 142857000 | 2,3 млн. га кимегән |
Татарстан | 3779330 | 3786488 | 7,2 меңгә арткан |
Әтнә районы | 14441 | 13650 | 791 гә кимегән |
Таблица № 2. 2002,2009-2013 елларда халык саны. Слайд №3
Әтнә районы территориясендә яшәүче халык саны | ||||||
Еллар | 2002 | 2009 | 2010 | 2011 | 2012 | 2013 |
Халык саны | 14441 | 13681 | 13650 | 13624 | 13477 | 13417 |
Кушымта №1
Россия буенча халык саны кимүнең төп сәбәпләре туучанлыкның түбән, үлү-чәнлекнең югары булуында, ә болар үз чиратында социаль-икътисади һәм эко-логик хәлнең катлаулануына бәйле.
Татарстанда халык саны артуның төп сәбәпләре миграцион үсеш һәм соңгы биш ел эчендә туучанлыкның артуы. Балаларның күп туа башлавына Россия дәүләте тарафыннан үткәрелгән демографик сәясәт тә тәэсир иткәндер. 2007 елның 1 гыйнварыннан икенче, өченче һәм тагын да күбрәк бала табучы һәм балаларны уллыкка алучы гаиләләргә ана капиталы бирү гамәлгә кертелде.
Әтнә районы буенча халык саны кимүнең төп сәбәбе табигый үсешнең тис-кәре булуында. Дәлилләргә соңрак тукталырбыз.
2. Күңгәр авыл җирлеге буенча демографик структура. Россия, Татарстан, Әтнә районы буенча халык саны үзгерешләре тенденциясе белән кыскача танышканнан соң, үзебез яшәгән төбәк халкына тирәнрәк тукта-лырга булдым. Тикшеренү эшенең беренче өлешен Күңгәр авыл җирлеге со-веты буенча алып бардым, чөнки мин яшәгән Күшәр авылы шушы җирлеккә ка-рый. Анализлау өчен 2009-2013 еллар аралыгын алдым. Күңгәр авыл җирлеге советы сәркатибе Рафия апа белән сөйләшеп, документлар белән таныштым, Күңгәр җирлегендә яшәүче халык турында мәгълүматлар тупладым. Аларны анализлап нәтиҗәләр ясадым, диаграммалар төзедем.
Таблица № 3. Күңгәр авыл җирлеге советы буенча халык саны. Слайд № 4
Күшәр җирлегенә караган торак пунктлар буенча халык саны | |||||
Торак пунктлар | 2009 | 2010 | 2011 | 2012 | 2013 |
Күшәр | 660 | 669 | 642 | 654 | 652 |
Кңгәр | 295 | 287 | 284 | 276 | 274 |
Югары Шашы | 144 | 142 | 146 | 139 | 140 |
Түбән Шашы | 427 | 435 | 426 | 414 | 423 |
Мөндеш | 38 | 36 | 33 | 30 | 32 |
Барлыгы | 1564 | 1569 | 1531 | 1513 | 1521 |
Кушымта №2
Нәтүиҗә: Күңгәр һәм Мөндештә халык санының елдан елга кимүе күзәтелсә, Күшәр, Түбән Шашы, Югары Шашыда кимү белән арту чиратлашып барган. Гомуми нәтиҗә - 2009 ел белән чагыштырганда 2013 елда барлык 5 авылда да халык саны кимегән.
Халык саны үзгәрүнең төп сәбәпләре буларак туучылар һәм үлүчеләр санына тукталыйк.
Таблица № 4. Слайд № 5
2009-2013 елларда туучылар саны | ||||||||||
Торак пунктлар | 2009 ел | 2010 ел | 2011 ел | 2012 ел | 2013 ел | |||||
малай | кыз | малай | кыз | малай | кыз | малай | кыз | малай | кыз | |
Күшәр | 4 | 6 | 2 | 3 | 1 | 6 | 3 | 4 | 2 | 5 |
Күңгәр | 2 | 1 | 1 | 4 | 2 | 0 | 1 | 2 | 1 | 1 |
Югары Шашы | 1 | 0 | 1 | 1 | 2 | 0 | 1 | 0 | 0 | 0 |
Түбән Шашы | 0 | 1 | 2 | 4 | 1 | 0 | 1 | 1 | 0 | 4 |
Мөндеш | 0 | 0 | 0 | 0 | 0 | 0 | 0 | 0 | 0 | 0 |
Барлыгы | 7 | 8 | 6 | 12 | 6 | 6 | 6 | 7 | 3 | 10 |
15 | 18 | 12 | 13 | 13 |
Кушымта №3
Нәтиҗә: Күңгәр җирлеге буенча иң күп бала 2010 елда туган, чөнки 2009 елда яшь гаиләләр күп корылган. Безнең тикшеренүләр кызларның малайларга караганда күбрәк тууын күрсәтте. Биш ел эчендә Күңгәр җирлеге буенча 37 кыз һәм 28 малай туган.
Мөндеш авылында бер бала да тумауның сәбәбе: бу авылда яшьләр юк, өлкән-нәр генә яши. Ә авыл үзе табигатьнең гүзәл бер почмагында урнашкан, анда шундый тыныч һәм рәхәт.
Авыллап караганда без шатлана алабыз: иң күп бала безнең Күшәр авлында туа икән. Әллә ни зур күрсәткечләр булмаса да, мәктәбебезне саклап калуга өмет уянды! Дус, тату гаилә генә авыл өчен ышанычлы көч, мондый гаиләләрдә балалар да күбрәк туа. Безнең Күшәрдә һәр гаиләдә уртача 4-5 кеше исәпләнә. Ел саен уртача 3 яшь яки яңа гаилә корыла, ә аерылышуларга килгәндә елга 1 яки бер дә юк икән.
Таблица № 5 Күшәрдә өйләнешүчеләр һәм аерылышучылар саны. Слайд № 6
Еллар | 2009 | 2010 | 2011 | 2012 | 2013 |
Яңа корылган гаиләләр саны | 3 | 4 | 2 | 3 | 2 |
Аерылышулар саны | 1 | 0 | 1 | 0 | 1 |
Кушымта № 4
Таблица № 6. 2009-2013 елларда үлүчеләр саны. Слайд № 7
Торак пунктлар | 2009 ел | 2010 ел | 2011 ел | 2012 ел | 2013 ел |
Күшәр | 10 | 15 | 6 | 7 | 9 |
Күңгәр | 0 | 3 | 5 | 5 | 7 |
Югары Шашы | 1 | 2 | 3 | 1 | 3 |
Түбән Шашы | 9 | 4 | 9 | 7 | 4 |
Мөндеш | 0 | 1 | 0 | 1 | 1 |
Барлыгы | 20 | 25 | 23 | 21 | 24 |
Кушымта № 5
Нәтиҗә: Үлүчеләр саны Күңгәр җирлеге буенча алганда бер тирәдә тирбәлә. 2009, 2010 елларда үлүчеләр саны Күшәр авылында иң зурысы булган. Үлүче-ләр, башлыча, пенсия яшендәге кешеләр. Балалар аз туу сәбәпле, халыкның күп өлешен өлкәннәр алып тора. Шунысы куанычлы: Күңгәр җирлеге буенча урта-ча гомер озынлыгы 70 яшьтән югары икән. Моның сәбәбе-кешеләрнең эш сөю-чән булуында(сәламәтлек нигезе), районыбыз табигатенең чагыштырмача чис-талыгындадыр, минемчә.
Таблица 7. Күңгәр авыл җирлеге буенча табигый үсеш. Слайд № 8
2009 ел | 2010 ел | 2011 ел | 2012 ел | 2013 ел | |
Туучылар саны | 15 | 18 | 12 | 13 | 13 |
Үлүчеләр саны | 20 | 25 | 23 | 21 | 24 |
Табигый үсеш | -5 | -7 | -11 | -8 | -11 |
Кушымта № 6
Нәтиҗә: 2009-2013 елларда Күңгәр җирлеге буенча халыкның табигый үсешен исәпләдек. Табигый үсеш ул – билгеле бер вакыт эчендә (мәсәлән,бер елда) туучылар һәм үлүчеләр саны арасындагы аерма. Гадәттә табигый үсешне 1000 кешегә исәпләп, туучанлык һәм үлүчәнлек коэффициенты белән эш итәләр, лә-кин авылларда халык саны аз булу сәбәпле, мин абсолют саннар белән эш ит-тем. Ясалган нәтиҗәләрне таблицада һәм диаграммада күрәсез. Табигый үсеш һәр елда да тискәре. 3. Күшәр авылы халкының үсеш динамикасы. 3.1. Табигый үсеш күрсәткечләре Максатыбыз мәктәбебезнең киләчәктәге язмышын ачыклау булганга, үзебезнең Күшәр авылы халкын өйрәнүгә аерым тукталырга уйладым. Беренче итеп таби-гый үсеш күрсәткечләрен тикшердем.
Таблица № 8. Күшәр халкының 2009-2013 елларда табигый үсеше. Слайд № 9
Күрсәткечләр | 2009 ел | 2010 ел | 2011 ел | 2012 ел | 2013 ел |
Туучылар саны | 10 | 5 | 7 | 7 | 7 |
Үлүчеләр саны | 10 | 15 | 6 | 7 | 9 |
Табигыйүсеш | 0 | -10 | 1 | 0 | -2 |
Кушымта № 7
Нәтиҗә: Күрсәткечләр артык куандырмады. Күшәрдә туучылар саны, 5 авыл арасында чагыштырмача зур булса да, табигый үсеш күрсәткечләре бер елда гына уңай, ике елда юк, ике елда тискәре булып чыкты, чөнки өлкәннәр ара-сында үлем очраклары яңа туган балалар саныннан артык иде. Үлүчеләр арасында заман авырулары булып саналган йөрәк-кан әйләнеше системасы һәм онкологик авыруларның өстенлек итүе дә мине хафага салды.
3.2. Механик үсеш күрсәткечләре Халык санын билгели торган тагын бер күрсәткеч – килүчеләр һәм китүчеләр нисбәте, ягъни механик артым, миграцияләр буенча билгеләнә. Миграция - халыкның бер яшәү урыныннан икенче урынга күчеп йөрүе. Безнең авыллар өчен маятник рәвешендәге миграция хас – иртән эшкә,укырга китеп, кичен кире әйләнеп кайту. Ә менә читтән авылыбызга кайтып төпләнүче, йә булмаса авы-лыбыздан чыгып китеп башка авылларда, шәһәрдә яши башлаучыларны тикше-ренү нәтиҗәләрендә исәпкә алдым. Алар халыкның механик үзгәрешен бил-гели дә инде.
Таблица № 9. Күшәр авылы халкының 2009-2013 елларда механик үсеше. Слайд № 10
Күрсәткечләр | 2009 ел | 2010 ел | 2011 е | 2012 ел | 2013 ел |
Килүчеләр саны | 15 | 0 | 12 | 0 | 5 |
Китүчеләр саны | 6 | 17 | 1 | 2 | 3 |
Механик үсеш | 9 | -17 | 11 | -2 | 2 |
Кушымта № 8.
Нәтиҗә: 2010 елда табигый үсеш тискәре иде, әле авылдан 17 кеше китеп, бер кеше дә кайтмаган, нәтиҗәдә халык саны тагын 17гә кимегән булып чыкты . Ә менә 2011 елда 12 кеше кайтып, берәү генә киткән, халык саны 11 гә арткан.
Таблица № 10. Күшәр авылы халкының 2009-2013 елларда гомуми үсеше. Слайд№ 11
Күрсәткечләр | 2009 ел | 2010 ел | 2011 ел | 2012 ел | -2013 ел |
Туучылар саны | 10 | 5 | 7 | 7 | 7 |
Үлүчеләр саны | 10 | 15 | 6 | 7 | 9 |
Табигый үсеш | 0 | -10 | 1 | 0 | -2 |
Килүчеләр саны | 15 | 0 | 12 | 0 | 5 |
Китүчеләр саны | 6 | 17 | 1 | 2 | 3 |
Механик үсеш | 9 | -17 | 11 | -2 | 2 |
Халыкның гомуми үсеше | 9 | -27 | 12 | -2 | 0 |
Кушымта № 9
Нәтиҗә: Димәк, халык саны үзгәрүгә туучылар саны, үлүчеләр саны гына тү-гел, кайтучылар, китүчеләр саны да тәэсир итә икән.Халыкның табигый һәм механик үсеш күрсәткечләрен гомумиләштереп, 2009-2013 елларда халыкның гомуми үсеш нәтиҗәләрен ясадым.Сез аны слайдтагы таблицада һәм диаграм-мада күрәсез.
3.3. Яшь категорияләре буенча бүленеш. Күшәр авылы халкын яшь категориясе буенча да бүләргә тырышып карадым. Мине бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар кызыксындырды. Максатым : киләчәктә мәктәпкә керүче укучыларның санын билгеләү. Кушымта № 10
Таблица № 11. Күшәр халкының яшь категорияләре. Слайд № 12
Слайд № 13,14
Нәтиҗә: таблицадагы саннарны гомумиләштереп һәм мәктәбебезнең дирек-торы Гөлнара апаның укучылар саны буенча документларын өйрәнеп, түбәндә-геләрне ачыкладым: 2014-2020 еллар аралыгында мәктәпне тәмамлаячак һәм 1 сыйныфка укырга керәчәк укучыларны чагыштырганда мәктәбебездә укучылар санының кимүе күзәтелсә дә, аерма артык зур түгел: балалар саны уртача 7, 5 кә кимеячәк, ә арту 7,1 гә тигез. Безнең авыл өчен бу алай куркыныч күрсәткеч түгел, дип уйлыйм.
Таблица № 12. 2009-2013 елларда Күшәр мәктәбен тәмамлаган укучылар саны
Еллар | 2009 | 2010 | 2011 | 2012 | 2013 |
Мәктәпне тәмамлаган укучылар саны | 7 | 6 | 6 | 8 | 9 |
Кушымта № 11
Таблица № 13. 2014-2020 елларда Күшәр мәктәбен тәмамларга һәм 1 сыйныфка укырга керергә тиешле балалар саны.
Еллар | 2014 | 2015 | 2016 | 2017 | 2018 | 2019 | 2020 |
Мәктәпне тәмамлаячак укучылар саны | 11 | 7 | 12 | 5 | 7 | 7 | 4 |
Мәктәпкә керүче укучылар саны | 12 | 5 | 10 | 5 | 6 | 6 | 6 |
Чагыштырма | +1 | -2 | -2 | 0 | -1 | -1 | +2 |
Кушымта № 12
III.Йомгаклау.
Тикшеренүләремнең нәтиҗәләренә таянып, Күшәр мәктәбен төп мәктәп итеп саклап калу мөмкинлеге бар, дип әйтә алам.Тормыш алга бара, авылыбызга шә-һәрчә яшәү рәвеше көннән-көн күбрәк керә . Шулай булгач, яшьләр дә авылда калыр. Яшь гаиләләр никадәр күп булса, балалар да шуның кадәр күбрәк туа. Авылның шәһәрдән өстен яклары күп аның: бездә тыныч, районыбызда эколо-гик ситуация уңай санала, авылыбыз Казан шәһәренә якын- концерт-театрларга йөрергә дә, хәтта барып эшләргә дә мөмкин.
Киләчәктә эшемне дәвам итеп, Күңгәр җирлегендә яшәүче халыкның милли, җенси составы, традицияләре белән дә якыннанрак танышырга уйлыйм.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Кулланылган әдәбият:
1.Алексеев А.И., В.В.Николина «География: население и хозяйство России» Просвещение 2008 год.
2. География Атнинского муниципального района Республики Татарстан: Учебно-методическое пособие/Сост.:Мустафина Э.М., Нигматжанов Г.С., Каюмов А.Ф.-Казань: Изд-во МО и НРТ,2011.-156 с.
3. Дронов В.П. География России. Население и хозяство.9кл.:Учеб. для обще-образоват. учреждений/ М.:Дрофа, 2010.
4. Күңгәр авыл җирлеге советының “Демографик структура” документлары статистик мәгълүматлар- 2009-2013 еллар.
5. Күшәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең приказлар китабы, журналлар, Күшәр балалар бакчасының балалар саны буенча перспектив планы.
6. Журналы «География в школе» №6 – 2004г., №5 – 2005г., №2 – 2006 г., №4 2011г., №5 – 2012г., №3 – 2013 г.
7. Информацион ресурслар:
Нас с братом в деревню отправили к деду...
Глупый мальчишка
Белый лист
Три орешка для Золушки
Убунту: я существую, потому что мы существуем