Мияссарова Аделя необыкновенно способная и целеустремленная ученица. Её прочные знания и успехи в учебе достойны уважения. Аделя является призером двух республиканских олимпиад: по обществознанию и татарскому языку. Планку призера по этим олимпиадам держала Аделя все 3 года. По итогам 2011-2012 учебного года она является лауреатом премии "Чулпан" в номинации "Лучший ученик городской школы". В 2012-2013 учебном году стала лауреатом в номинации “Пегас”. Аделя имеет разносторонние увлечения - много читает, очень эрудирована в области литературы. Её работы регулярно печатаются в республиканских изданиях "Безнең гәҗит", "Ялкын", "Сабантуй". Благодаря незаурядным творческим способностям она стала победительницей в нескольких номинациях республиканского фестиваля детской, юношеской и молодежной прессы "Алтын каләм - Золотое перо".
Всей школой гордимся Аделей, желаем продолжить эти успешные выступления в будущем и достичь новых высот!
Вложение | Размер |
---|---|
bkhetnen_bish_chyganagy.docx | 15.28 КБ |
Бәхетнең биш чыганагы
Бездән алда яшәгән фәлсәфәчеләр гасырлар буе бәхет серен ачарга тырышканнар һәм һәрберсе үз ысулын тәкъдим иткән, әмма “бәхетле булу өчен нәрсә кирәк?” соравы хәзер дә актуаль булып кала.
Яңа туган баланың тормышы ата-анасы кулында, алар балага тәрбия бирә һәм аның тормыш китабында беренче язмалар ясый. Бала дөньяны күзәтергә өйрәнә, һәр көнне зур эш башкара – җиһанның агымы кагыйдәләрен ачыклый. Аның максатлары, хыяллары, бурычлары әле юк, тормышы ата-анасы теләгәнчә хәл ителә. Бераз үскәннән соң бала тылсымлы каләмне үз кулына ала һәм үзе беренче гамәлләрен кыла. Алар хаталы булырга мөмкин, әмма ул үзенә юл сайлый, шунысы мөһим. Бу мизгелдән кешенең бәхет “эзләве” башлана.
Мин бәхетнең биш чыганагын таптым, әмма аларны берләштерә алучы зирәк шәхес кенә бәхетле була ала дип уйлыйм. Бергә алар – җиңелмәс көч, кешенең тормыш юлын яктыртып торучы нур, чын бәхет.
Бәхетле булу өчен, беренчедән, игелек кылырга кирәк. Бернинди табышка өметләнмичә кылган игелек бәхетле булуның беренче шарты. Игелекнең икеләтә кайтуы мәгълүм, монысында шикләнмәгез. Иң мөһиме, игелекле гамәлләрне чын күңелдән башкарырга, үзеңнең дөрес юлда булуыңа ышанырга кирәк.
Икенчедән, эш – бәхетнең зур өлеше. Үз-үзеңә югары таләплар куеп, һәркөнне зур эш күләмен башкарырга тырышучы, үз -үзен сынаучы зат кына уңышка ирешә ала дип саныйм. Һәрвакыт үз өстеңдә эшләргә кирәк, девиз буларак, “кичәгегә караганда яхшырак булыйм”, - дигән әйтемне тәкъдим итәм. Әмма эш үз-үзеңне камилләштерү белән генә чикләнми, һәр инсан өчен яраткан һөнәрен табу мөһим. Кеше үз һөнәрен тапса, хезмәтен мавыгып алып барырга әзер булса гына бәхеткә ирешә ала.
Өченчедән, һәрберебез кемнедер яратырга, кемдер өчен кайгыртырга тиеш. Бала ата-анасын, ата-ана бер-берсен һәм баласын якын күрә һәм кадерли. Бу табигый һәм шул ук вакытта файдалы күренеш. Үзеңнең кемгәдер кирәк булуыңны, яратылганыңны тою – бәхетнең тагын бер шарты. Без мәхәббәтне, әйләнә- тирәдәгеләрнең игътибарын кабул итәргә генә түгел, якыннарыбызга бирергә дә бурычлы.
Дүртенчедән, һәр шәхес җиһанга, кешеләргә нинди дә булса файда китерегә тиеш. Бу эгоизмнан арынуны, үзеңне җәмгыятьнең кирәкле өлеше дип хис итүне аңлата. Иганәчелек , ярлыларга матди ярдәм күрсәтү – моның ачыктан ачык мисалы.
Бишенчедән, тормышта иң кыен, беркем йөрмәгән юлларны сайларга кирәк, алар бай тәҗрибә һәм хөрмәт китерә. Үз көчеңә ышану, оригиналь булу бик тә әһәмиятле. Чит кешенең фикеренә буйсынмаган, үз йөрәгенең тавышын тыңлаган, үз акылы белән яшәгән кеше бәхеткә лаек. Яңа юл салу, кыю фикерле булу – шулай ук бәхет чыганагы.
Әмма кешеләр, нигәдер, бәхетне төрле өлкәләрдә эзли. Бу нәтиҗәсез эзләнү, чөнки бәхетне табып булмый, аны ясап кына була. Мин бәхет - ул яшәү вакытында барлыкка килүче, беренчедән, үзең, ә икенчедән, тормышың белән канәгать булу хисе дип саныйм. Бу ләззәтле хисне тою серен мин сезгә ачтым, азакта шуны әйтәсем килә: бәхет - бер сихри мизгел генә, шуңа күрә аны югары бәяләгез.
Под парусами
Сказка на ночь про Снеговика
Серебряное копытце
Прекрасная арфа
Рисуем акварелью: "Романтика старого окна"