Исследование ученицы по теме "Путь к успеху Ф.Симашева.
Вложение | Размер |
---|---|
f._simashev.doc | 236.5 КБ |
V зональная научно-практическая конференция школьников
«Горизонты поиска и достижений»
Секция: татарская литература
Путь к успеху Федора Симашева
(Федор Симашевны уңышка илткән юл)
Минеева Алина Валериевна,
4 а класс, МОУ “ЗСОШ № 7
с углубленным изучением отдельных предметов”
Руководитель: Гиниятуллина Люция Сингатовна,
учитель татарского языка и литературы, I категория
г. Заинск
2010 г.
Эчтәлек
Кереш ............................................................................................................................................ 3
1 бүлек. Федор Петрович Симашев ........................................................................................... 4
2 бүлек. Федор Симашевны уңышка илткән юл ...................................................................... 5
2.1. Тәүге эз .................................................................................................................................. 5
2.2. Эзләнү ................................................................................................................................... 6
2.3. Олы юлга чыкканда ............................................................................................................. 7
2.4. Көчлеләр арасында .............................................................................................................. 9
2.5. Танылу ................................................................................................................................. 10
2.6. Дөнья чемпионатында ....................................................................................................... 10
2.7. Олимпия уеннарында ......................................................................................................... 11
3 бүлек. Федор Симашев – тренер ........................................................................................... 13
Йомгаклау .................................................................................................................................. 14
Әдәбият ...................................................................................................................................... 17
Кереш
Максат: күренекле якташыбыз Федор Симашевның нинди юллар аша уңышка ирешкәнлегенә төшенү.
Бурычлар: атаклы спортчының тормыш юлын өйрәнү; аның турында материал туплау; сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Методлар: матбугат, интернет материаллары белән эшләү; туган як тарихын өйрәнү музеенда, физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә булу; аның туган авылына экскурсия.
Ф. П. Симашев - күренекле якташыбыз, Олимпия, ике тапкыр дөнья чемпионы, 5 тапкыр Бөтендөнья универсиадасы ярышларында җиңүче, 12 тапкыр Советлар Союзы чемпионы.
2010 нчы елда Ф. Симашевның тууына 65 ел тулды. Зәй шәһәрендә һәм районында ул танылган шәхес. Ел саен аның истәлегенә спорт ярышлары уздырыла. Аның тормыш юлы миңа үрнәк булып тора. Ләкин ничек шундый зур уңышларга ирешкән соң ул? Шушы сорауга җавап табасым килеп, мин аның турында материал тупларга булдым.
Федор Петровичның чаңгы спорты белән кызыксынуы мәктәп елларында ук башлана, ул район чемпионы була. Мәктәпне тәмамлагач, ул Иркутск өлкәсенә китеп эшкә урнаша, армиягә алына. Шунда ул чаңгы спорты белән ныклап шөгыльләнә башлый. Соңрак, чаңгы спортында зур уңышларга ирешә, берничә тапкыр ил һәм дөнья чемпионы булып таныла.
Гап-гади авыл егете, тырышлыгын һәм талантын эшкә җигеп, исемен илгә һәм дөньяга таныта.
1991 елда Федор Петрович Зәйгә күчеп кайта, “КамАЗ-Автоагрегат” акционерлык җәмгыятендә спорт буенча әйдәүче белгеч булып эшли, районыбызда чаңгы спортын тагын да үстерүдә зур эш башкара. Ул Зәйгә якташлары, аеруча балалар арасында спортны үстерәм дип кайта һәм җиң сызганып эшкә керешә. Ул балалар һәм яшьләрнең сәламәтлеге начарлануга борчылып яши.
Спорт белән шөгыльләнү тәртипле итеп тәрбияләп кенә калмый, үз мөмкинлекләреңне белергә, тормышта үз урыныңны табарга ярдәм итә.
Федор Симашевның спорт тормышын батырлык дип атарга була. Аның тормыш юлы миңа якты үрнәк булып тора. Аның кебек каршылыкларга бирешмичә, үҗәтләнеп, куйган максатларыма ирешергә телим.
1 бүлек. Федор Петрович Симашев
1997 елның 19 декаберендә күренекле якташыбыз, XI Олимпия, 2 мәртәбә дөнья чемпионы, 5 тапкыр универсиада ярышларында җиңүче, 12 мәртәбә Советлар Союзы чемпионы Ф. П. Симашев вафат булды.
Ф. П. Симашев 1945 елның 13 мартында Югары Баграж авылында туа. Биредә ул – җидееллык, 1963 нче елда Түбән Баш урта мәктәбен тәмамлый. Аның чаңгы спорты белән кызыксынуы мәктәп елларында ук башлана. Мәктәпне тәмамлагач, ул Иркутск өлкәсендәге Усолье-Сибирское шәһәренә китә, химкомбинат төзелешендә балта остасы- бетончы булып эшли.
1964 елда ул армия сафларына алына. Шунда ул чаңгы спорты белән шөгыльләнә. 1968 елда Мәскәү педагогия институтының физик тәрбия факультетына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. 1967 елда халыкара ярышларда җиңү яулап, илебезнең иң көчле 10 спортчысы арасына керә. 1968 елда ул СССР чемпионы һәм беренче мәртәбә Гренобльдә (Франция) узган X олимпия уеннарында катнаша. 1970 елда ул эстафета ярышларында дөнья чемпионы исемен яулый. Шушы ук елда аңа “СССРның атказанган спорт мастеры” дигән исем бирелә.
1972 елда Ф. Симашев Саппоро (Япония) шәһәрендә узган XI Олимпия уеннарында (эстафета ярышлары) чемпион исемен, ә 15 чакрым арада икенче була.
Спорт өлкәсендә уңышлары өчен Ф. П. Симашев “Почет билгесе ордены”, “Аеруча хезмәтләре өчен” һ.б. бик күп медальләр белән бүләкләнә.
1991 елда ул Зәйгә күчеп кайта, “КамАЗ-Автоагрегат” акционерлык җәмгыятендә спорт буенча әйдәүче белгеч булып эшли, районыбызда чаңгы спортын тагын да үстерүдә зур эш башкара.
1994 елда аңа “Татарстан Республикасы һәм Россиянең атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. [6]
2 бүлек. Федор Симашевны уңышка илткән юл
2.1. Тәүге эз
Зәйдән Сарманга илтүче юлга чыксаң, өч-дүрт чакрымнар киткәч, сул якта тау тезмәсе башлана. Юл читендә Сарсаз-Баграж, Урта Баграж һәм Югары Баграж авыллары кала. Ә тау итәгендәге наратлык, челтерәп аккан чишмә буйлары шул авылларда үскән малайларның, кызларның җәй җитсә балык каптыра торган, кышка кергәч, чаңгы, чана шуа торган иң яраткан җирләре.
“Мин, соңрак ярты дөньяны әйләнеп чыксам да, табигатьнең безнең авылдагыдай матур җирләрен күрдем дип әйтә алмыйм. Авылыбыз өч яктан урман белән әйләндереп алынган, инеш буена сыенган”- дип яза үзенең “Чаңгы юллары” дигән китабында Ф.Симашев.[5]
Федорның әтисе Петр Исакович Симашев гомере буе урман хуҗалыгында эшли. Федор, үзен хәтерли башлаганнан бирле, әтисенә ияреп, гел урманга йөри. Федорга биш яшь тулганда, әтисе имән агачыннан чаңгылар ясап бирә. Федор шул көнне үк таудан егылмыйча шуарга өйрәнә. Ул мәктәпкә кергәнче шул чаңгылардан аерылмый.
Симашев Ф. 1 нче сыйныфта укыганда. Өстәге, дүртенче рәттә, уңнан беренче.
Янында апасы Евдокия, 3 нче сыйныф укучысы.
Беренче тапкыр Федор 4 нче сыйныфта укыганда чаңгы ярышында катнаша. Ул чаңгы бавы чишелеп, артка кала. Ләкин башка ярышларда барыбер көчлеләр арасына керә, район күләмендәге ярышларда да катнаша башлый.
Үзләренең авылларында 7 сыйныфны тәмамлагач, Федор Түбән Биш урта мәктәбенә йөреп укый башлый. Ул физкультура дәресләрен алып баручы Лев Яковлевич Ермолаев тирәсендә була, турникта шөгыльләнә, чаңгыда ияреп йөри. Ә тиздән мәктәпкә техникум тәмамлаган физкультура укытучысы Антонина Николаевна Татарникова килә. Ул дәресләрне тагын да кызыклырак итеп оештыра, спорт секцияләре ачып җибәрә.
Унынчы сыйныфта укыганда, Федор район чемпионы була. Мәктәптә аны укучылар да, укытучылар да котлыйлар, кулын кысалар, аркасыннан сөяләр. Чемпионнарга зур хөрмәт белән карауларын Федор беренче мәртәбә шул чакта тоя. Күңеле күтәрелеп китә, спортка мәхәббәте көчәя.
Унберенче сыйныфта укыганда, яңадан районда җиңеп кайта. Шул ук елны Федор Алабугада уздырылган зона ярышларында катнаша. Барлык узышчы арасында дүртенче урынны ала.
2.2. Эзләнү
1963 нче елда Федор 11 нче сыйныфны тәмамлый. Үзенең укуын дәвам итәргә, институтка керергә теләге булса да, гаиләләре авыр хәлдә калу сәбәпле, аңа укуны кичектереп торырга туры килә.
Сулдан уңга: Николай, Иван, Анна, Федор, Евдокия Симашевлар
Федор, авылның ике егетенә ияреп, Себергә китеп бара. Усолье-Сибирское шәһәрендә төзелешкә эшкә урнаша. Күңеле үзеннән-үзе стадионга тартыла. Ул ирекле көрәш секциясенә языла. Алар төрле күнегүләр ясыйлар, кайчакларда волейбол, баскетбол да уйныйлар.
Федорның тагын бер мавыгуы туа. Ул велосипедчылар секциясенә дә языла. Тиздән кар төшә, велосипедчылар да чаңгы шуарга керешәләр. Шул чакта Федор якташы Борис Биюшкин дигән тренер белән таныша. Спорт белән ныклап шөгыльләнергә теләвен белгәч, ул спортның бер генә төрен сайларга һәм шуңа бар сәләтеңне бирергә кирәклеген аңлата. “Инде ярышларда да катнашканың булгач, мин сиңа чаңгычылар секциясенә язылырга киңәш итәм”,- ди ул. [5]
1964 ел, март. Усолье-Сибирское
Федор чаңгычылар секциясенә языла. Кичләрен чаңгыда 20 шәр чакрым йөри. Шул кышта шәһәр беренчелегенә ярышта катнашып, 3 нче урынны яулый. Өлкә беренчелегенә ярышларда катнашасы командага керә. Бу ярышлар Ангарск шәһәрендә үтә. Ул вакытта Симашевка 19 яшь тулып килә.
1964 нче елда ул Чик буе гаскәрләренә армия хезмәтенә алына. Яшь солдатлар курсын үткәч, аларны заставага җибәрәләр. Һәр иртә физзарядкадан башлана, физик яктан әзерлекне яхшырту өчен махсус дәресләр оештырыла. Кышын чаңгычылар ярышына әзерләнәләр. Ул заставаның иң көчле чаңгычылары арасына керә.
Хабаровскида уздырылган ярышларда Федор 8 нче урынны ала. Икенче көнне ул 30 километрны 7 нче урында төгәлли. Шулай итеп яшь солдат иң көчле 10 узышчы арасына керә. Федорны округ командасына алалар.
2.3. Олы юлга чыкканда
Петрозаводскидагы ярыш тәмамлангач, аны бер кеше килеп таба. “Мин Мәскәүдән, “Динамо” җәмгыяте тренеры капитан Бучин булам, синең тауларга ыңгыраша-ыңгыраша йөгереп менүеңне карап тордым. Ихтыяр көче бар икән үзеңдә,” – ди.[5] Бучин аңа күнегүләрне белеп ясарга кирәклеген аңлата, кызыксынган әйберләрең турында сорап яз дип, үзенең адресын бирә.
Частька әйләнеп кайткач, әзерлек планы төзиләр һәм шул план буенча шөгыльләнәләр. Җәй җиткәч, хәрби хез мәтне Хабаровскидагы спорт ротасында дәвам итә. Ул тренер Исаев җитәк ләгән группага барып кушыла. Тырышлыкка килгәндә, Федор да башкалардан калышмый. Бер үк вакытта Бучин белән дә хат язышып, аннан киңәшләр алып тора.
Ул елны РСФСР һәм СССР халыклары кышкы спар такиадаларының финал ярышлары үткәрелергә тиеш була. Край беренчелеге үткәрел ә, анда Симашев барлык узышчы арасында 5 нче килә, ә яшьтәш ләреннән иң яхшы күрсәткечләргә ирешә.
Кемеровога бик көчле узышчылар җыела. Шунда Симашев 15 километрлы арада 284 чаңгычы арасында иң яхшы күрсәткечкә ирешә. Бүләккә исемен язып, җир шарына охшатып ясал ган кыңгыраулы өстәл сәгате бирәләр. Бу сәгатьне берен че бүләгем дип, ул әнисенә кайтарып бирә. Әнисе аны шул елларның истәлеге итеп, мич кашагасында тота.
Бу сәгать хәзер апасында саклана
Көннәр язга борылгач, аларга яңадан да Петрозаводскига — илнең Чик буе гаскәрләре беренчелегенә уздырыла торган ярышларга чакыру килә. Федор 30 километрда узышканда җиңү яулый. Эстафетада үзләренең командасын шулай ук бе ренчелеккә чыгара.
Бу елның кышы шулай үтә. Чаңгыларны сумалалап, җәйге саклауга куйгач, Федор: «Бераз селкенгәлим әле, фай дасы тимичә калмас»,— дип, велосипедчыларга барып ку шыла.[5] Берәр ай чамасы аларның күнегүләренә йөргәч, край беренчелегенә оештырылган ярышта катнаша. 25 километрлы арада байтак спорт мастерын узып, Хабаровск крае чемпионы була. Шул көннәрдә Бучиннан телеграмма килеп төшә дә, Федор юлга җыенырга мәҗбүр була.
2.4. Көчлеләр арасында
1966 нчы елның июль көннәрендә Федор Симашев Чик буе гаскәрләре нең Мәскәүдәге Кызыл байраклы югары команда училищесында хезмәт итә башлый. Ләкин моның вакытлы гына булуын, Бучинның аны «Динамо» командасына чакыртып алырга тырышасын белә. Үзенең моңа лаек булуын күрсәтергә тырыша. Шуңа омты лып, үз алдына һәр көнне 20-25 кило метр йөгерергә дигән бурыч куя. Физик әзерлек дәресләрендә бар кешегә караганда да күбрәк хәрәкәтләнергә тырыша.
Яңа ел алдыннан «Советский спорт» газетасы призына уздырылган эстафетада көч сынашып, Раменский, Семенов, Ведениннар белән икенче урынны алалар. Ә 1967 нче елның башында Федор үзен ерак араларга узышта да сынап карый — Советлар Союзы беренчелегендә 50 километрда ярышып, унберенче урынга чыга.
Шул кышта алар — «Динамо»ның берничә чаңгычысы Чехословакиядәге халыкара ярышта да катнашалар. Симашев анда бер шәхси узышта һәм эстафета ярышында җиңүләр яулый. Бу Федорның чит илгә беренче чыгуы була.
1967 елда Чехословакиядә Ф. Симашевка менә шундый поднос бүләк итәләр.
Ул кышны Федор Мурманскидагы “Төньяк бәйрәме”ндә катнашып төгәлли. Бу бәйрәмдә 15 км арада 8 нче, 30 км арада 2 нче урынны алгач, аңа илебез җыелма командасы тренерлары игътибар итәләр. Аны җыелма командага кандидат итеп кертәләр.
1967 нче елда Симашев армиядә сроктан тыш хезмәт итәргә кала. Ә тренеры Бучин аның алдына яңа бурычларны куя тора.
1968 нче елның җәендә, училищеда хезмәт иткән хәлдә, Симашев Мәскәү өлкә педагогия институтының физик тәрбия факультетына читтән торып укырга керә.
2.5. Танылу
Симашев Кемеровода оештырылган эстафета ярышларында финишка икенче булып килә. Шуннан соң Киров өлкәсендә Бөтенсоюз ярышларында 15 километрга көч сынашканда, Федор Симашев җиңү яулый. Менә шул чакта аның күңеленә: “Тырышсам, Олимпия уеннарына барасы командага да керергә була икән,” - дигән уй килә.[5]
Яңа ел алдыннан Мәскәүдә 2 зур ярыш үтә. Аларның беренчесендә - “Советский спорт” газетасы призына үткәрелгән эстафета ярышларында Симашев иптәшләре белән бергә җиңү яулый.
1968 нче елның гыйнваренда Карпат тауларында Бөтенсоюз сайлау ярышлары уздырыла. 15 километрлы араны беренче килеп, Федор Петрович җиңүче була. Истәлек медале белән бүләкләгәндә, Олимпия уеннарына барасын әйтәләр.
Гренобльгә Олимпия уеннарына 34 ил спортчылары җыела. Бу юлы безнең чаңгычылар уңышка ирешә алмыйлар.
Шуннан соң Мәскәү беренчелегенә уздырылган ярышта Симашев 15 километрлы арада җиңүче була.
Ул кышта Финляндиядә, кышкы спорт бәйрәмендә, 15 километрга узышны 3 нче булып төгәлли.
2.6. Дөнья чемпионатында
Дөньяның 28 нче чемпионаты 1970 нче елның 14 нче февральдә ачыла. Симашев һәм тагын 3 егет 14 ел көткәннән соң, дөнья чемпионы исемен үзебезнең илгә кайтаралар. Алар илгә 7 алтын, 3 көмеш, 4 бронза медаль алып кайталар. Аларга “СССРның атказанган спорт мастеры” дигән мактаулы исемнәр бирелә, физик культура һәм спорт комитетының Мактау китабына кертеләләр. Федор Петровичны шулай ук “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән дә бүләклиләр.
1970 елда Симашев Финляндиядә оештырылган студентларның Бөтендөнья Универсиадасында көч сынаша һәм аннан 2 алтын медаль алып кайта.
1971 елда Япониядә “Олимпия алды атналыгы” дигән ярышта катнашып, 15 километрлы узышта беренчелекне ала, 30 чакрымда 2 нче була.
2.7. Олимпия уеннарында
1972 нче елның 18 нче гыйнваренда Грузиядәге Бакуриани тауларында СССР кубогына ярышлар уздырыла. 50 километрга узышта Федор Симашев икенче булып килә һәм илебезнең Олимпия командасына керә.
XI Олимпия уеннары Япониянең Саппоро шәһәрендә уздырыла. Анда 35 илдән 1200 спортчы килгән була. 15 километрга узышта Симашев көмеш медаль яулый.
Эстафета ярышларында безнең ил командасы җиңү яулый. Симашевка һәм тагын 3 спортчыга алтын медальләр тапшырыла. Илебез командасы бу юлы 8 алтын, 5 көмеш, 3 бронза медаль яулый.
Саппорода Олимпия ярышлары Ф. Симашев – чемпион
Саппородан кайткач Симашев дөнья студентларының кышкы Универсиадасында катнаша. Ул АКШтагы Лейк-Плесид дигән шәһәрдә уздырыла. 15 километрга оештырылган беренче узышта беренчелекне Федор Симашев ала. Эстафета ярышларында да безнең команда алтын медальләр яулый. Шул көннәрдә Саппородагы уңышлары өчен Симашев “Почет билгесе” орденына лаек дип табыла. Бу хәбәр аңа канатлар өстәгәндәй итә. Узышка чыккач, Универсиадада 3 нче алтын медальне яулый.
1973 нче елда Федор Петрович Швециягә юл тота. 30 километрлы узышны 1 нче булып төгәлли. Востерес шәһәрчегенә 5 нче була. Аннары Фалун шәһәрендә эстафетада 3 нче урынны алалар. Шуннан соң мәшһүр “Ваза-лоппет”(“Король узышы”) ярышында катнашалар. Бу узышта Симашев 10 нчы булып килә. Аңа истәлек медален король үзе тапшыра.
1974 нче елда Швециянең Фалун шәһәрендә дөнья чемпионаты уздырыла. Бу елга Симашев дөньядагы иң көчле чаңгычылар исемлегендә 3 нче урында торган хәлдә керә. Эстафета ярышларында безнең ил командасы көмеш медаль яулый.
Берничә көннән Свердловскида СССР халыкларының өченче кышкы спартакиадасы финал ярышлары башлана. 50 километрдагы ярышта Федор Петрович беренче килә. Берничә көннән Муманскидагы “Төньяк бәйрәме”ндә 50 километрга узышта 3 нче урынга чыга, ә Кандалакшада 70 километрлы арада, илебез беренчелегендә көмеш медаль ала.
Декабрь урталарында “Россия чаңгылары” призына оештырылган ярышта Симашев җиңү яулый, тагын берничә узышта алгы урыннарны ала.
1975 нче елга керүгә Норвегиягә баралар. Анда “Монолит” дигән халыкара узышта Федор Петрович 5 нче була. Бакурианида “Динамо” кубогына ярышта җиңә, илебез кубогына ярышларда 50 километрны 2 нче булып төгәлли. Бу уңышлардан соң Австриянең Инсбрук шәһәренә “Олимпия алды атналыгы”на барасы командага кертелә. Алар Олимпия уеннары үтәсе трассаларны күреп, өйрәнеп кайту өчен дип баралар.
Австриядән кайтуга, Петрозаводск шәһәрендә оештырылган 2 узышта Симашев җиңү яулый. Аннары Швециягә китә. Атаклы “Ваза-лоппет”та катнашып, 12 меңнән артык кеше арасында 10 нчы урынга чыга. Бу елны Симашев илебез беренчелегендә иң көчле 10 спортчы арасына керә, эстафета ярышларында алтын медаль яулыйлар.
1976 нчы елның башында Олимпия путевкаларын бүлешергә дип, Бакурианига җыелалар. Симашев Мәскәү беренчелегенә оештырылган узышларда 50 километрда җиңү яулый. “Динамо” кубогына ярышта 30 километрны беренче булып төгәлли. Шуннан соң аның Швециядәге бер ярышка китәргә тиешлеген әйтәләр. Ул Швециягә барып җиңү яулап кайта.
Мурманскида СССР чемпионаты үткәрелә. Симашев эстафета ярышларында 12 нче алтын медален яулый.
3 бүлек. Федор Симашев – тренер
1978 нче елда Федор Петровичны, Мәскәүдәге чик сакчылары училищесында хезмәтен дәвам иткән хәлдә, “Динамо” җәмгыятенең Мәскәүдәге Олимпия резервы командасына тренер итеп билгелиләр. Тренерлыкның тәүге адымнарыннан ук моның өчен аерым сәләт булырга тиешлеген, спорт белән шөгыльләнгәндәге кебек үк, бик зур тырышлык, бар көчеңне куярга кирәклеген аңлый.
“Тренер ул – спортчының остазы, аның киңәшчесе, үсәргә, осталыгын арттырырга ярдәм итүче, юл күрсәтүче кеше. Шәкерте уңышсызлыкка юлыкканда тренер андый хәлгә төшүнең сәбәпләрен дөрес итеп аңлата, аларны киләчәктә кабатламас өчен ниләр эшләргә кирәклеген төшендерә белергә тиеш”.[5]
Федор Петрович тынгысызланып эзләнә, бар көчен куеп эшли, торган саен югарырак күтәрелергә омтыла. Ул 25 спорт мастеры әзерли. Алар белән эшләгәндә аңа тренер гына түгел, тәрбияче дә, педагог та булырга туры килә.
Бу хезмәте өчен аңа “Почет билгесе” ордены һәм күп кенә медальләр бирелә.
1991 нче елда Симашев подполковник дәрәҗәсендә запаска чыга һәм туган ягына кайта. Аның күз алдында һәрвакыт туган йорты, Зәй ягы урманнары, Багражның челтерәп аккан сулары тора. Һәм авыл балалары. Ул аларның һәрберсенең чаңгыга басарга мөмкинлеге булуын тели. Спорт дөньясына кереп китү, Федор Симашев уйлавынча, чыныктырып, тәртипле итеп кенә тәрбияләп калмыйча, аларга үзләренең мөмкинлекләрен белергә һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә.
“Безгә, зәйлеләргә, язмыш шундый бөек спортчы белән янәшә яшәргә мөмкинлек биргән, - дип билгеләп үткән ул елларда Зәй администрациясе башлыгы Ринат Фәрдиев. – Аның спорт тормышын батырлык дип атарга була. Ә яшьләр өчен ул якты үрнәк булып тора: каршылыкларга бирешмичә, үз тормышыңны төзергә һәм куйган максатларыңа ирешергә.” [9]
Йомгаклау
“Изге тау”да Симашев истәлегенә уздырылган ярышлар елдан-ел популярлаша бара һәм гади генә чаңгы узышларыннан киң масштаблы ярышларга әйләнә бара, республика күләмендә генә түгел, Россиякүләм ярышларга әверелде. “Мондагы чаңгы юллары Россиядәге чаңгы юлларының иң яхшыларыннан берсе,” - дип билгеләп үтә танылган спортчы, Симашев белән бергә ярышларда йөргән Вячеслав Веденин.
Бирегә яшь чаңгычылар, танылган спортчылар гына түгел, ә спортның бу төрен яратучы зәйлеләр дә, тирә-як районнардан да кешеләр ял көннәрен чаңгы трассасында үткәрергә киләләр. Бу чаңгы спортының популярлашып китүен генә түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен алып барырга теләүчеләрнең тагын күбрәк була баруын күрсәтә.
Бу – Федор Симашевның изге хыялы була.
Мин Ф. Симашевның “Чаңгы юллары” дип исемләнгән китабын укып чыктым, аның турында газеталарда басылган язмалар, Зәй энциклопедиясе, интернетта булган материаллар белән таныштым, туганнарын күреп сөйләштем, туган авылында экскурсиядә булдым, туган як тарихын өйрәнү музеена, физкультура-сәламәтләндерү үзәгенә барып, Ф. Симашевка багышланган стендлар белән танышып кайттым.
Физкультура-сәламәтләндерү үзәгендәге стенд Ф. Симашев туып үскән йорт.
Туган авылы Югары Багражда Симашев туып үскән йорт әле дә тора, ләкин анда бернинди мемориаль такта да юк. Бу йортта Симашевның әнисе Федора апаның туганнан туганының улы Емельянов Александр Васильевич үзенең гаиләсе белән яши.
Симашевның апасы Павлова Евдокия Петровна Перцовка авылында яши икән. Ире Михаил Семенович Павлов та Югары Баграж авылыннан. Уллары Александр Михайлович Яңа шәһәрдә яши.
Евдокия Петровна белән.
Ф. Симашев апасы, сеңлесе һәм ике энесе белән.
Евдокия Петровна белән Михаил Семенович миңа Федор Симашевның истәлекле бүләкләрен, фотографияләрен күрсәттеләр, аның турында мәгълүмат бирделәр. Федор Петровичның хатыны Зоя һәм кызы Юлия (ике баласы бар) хәзерге көндә дә Мәскәү шәһәрендә яшиләр.
Симашевның сеңлесе Анна Яр Чаллы шәһәрендә, энесе Иван Түбән Кама шәһәрендә яшиләр.
Кече энесе Николай шулай ук кечкенәдән спортны ярата, укыганда да бик яхшы чаңгычы була. Мәктәпне тәмамлагач, абыйсы Федор янына Мәскәүгә китә һәм спорт мастеры исемен алган биатлонист булып җитешә. Аның хатыны Светлана да Югары Баграж авылы кызы. Алар Мәскәүдә яшиләр. [3]
Федор Симашевтан үрнәк алмый мөмкин түгел. Ул каршылыкларга бирешмичә, үҗәтләнеп, куйган максатларына ирешә һәм дан казана.
Мин дә үземдә шундый сыйфатлар булдырырга телим. Тырышсаң, бөтен көчеңне куйсаң, бик зур уңышларга ирешеп була икәненә, Федор Симашевның тормыш юлын өйрәнгәч, тагын бер кат ышандым. Ул да бит безнең кебек гап-гади бала булган, мәктәптә укыганда да башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган.
Бар кеше дә спортчы булып бетә алмый, әмма нинди дә булса спорт күнегүләре ясау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәркем өчен кирәк. Сәламәт булсаң, барысына да ирешеп булыр. Мин үземнең иптәшләремне дә, сыйныфташларымны да шуна төшендерергә телим.
Шәһәребез китапханәсендә Федор Симашев турында материал бик аз: газеталарда басылган язмалар һәм аның үзенең китабы гына. Интернетта да аның турында татарча материаллар юк. Аның туганнары Симашевка игътибарның аз булуына, аның музее да булмавына һәм Федор Симашев туып үскән йортка мемориаль такта да куелмавына бик борчылалар.
Федор Симашев турында булган материлны туплап, китап чыгарасы иде һәм ул туган йортка мемориаль такта кую, музеен булдыру тәкъдиме белән район хакимиятенә мөрәҗәгать белән чыгарга кирәк.
Әдәбият
1. М. Әгъләм. Терекөмеш кебек керәшен. “Шәһри Казан”газетасы, 18 декабрь, 1998 нче ел.
2. Р. Гәрәев. Тетрәндергеч хәбәр. “Зәй офыклары” газетасы, 27 декабрь, 1997 нче ел.
3. Р. Михайлова. Зәй – Мәскәү арасы. “Туганайлар” газетасы, 29 июль, 2010 ел
4. И. Сәмерханов. Кеше китә, эзе кала. “Зәй офыклары” газетасы, 27 декабрь, 1997 нче ел.
5. Федор Симашев. Чаңгы юллары. Казан, “Татарстан китап нәшрияты”, 1988 нче ел
6. Федор Петрович Симашев. “Зәй офыклары” газетасы, 24 декабрь, 1997 нче ел.
7. Симашев Федор Петрович. “Шәһри Казан” газетасы, 23 декабрь, 1997 нче ел.
8. Р. Шандырова. Баграж егете – ил бөркете. “Керәшен хәбәре” газетасы, 8 декабрь, 1995 ел.
9. http://www.yandex.ru
10. http://www.allsportinfo.ru/index.php?id=36614
11. http://sportlegend.kulichkinet/skiing/simashev.htm
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
Подарок
Под парусами
Сказка "12 месяцев". История и современность
Как напиться обезьяне?