Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел" 2019
Учитель родного (татарского) языка и литературы МБОУ "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Ак кәгазьгә рәсем ясарга уйладым. Рәсемем матур булырмы? Нинди сурәт төшерегә? Төсле буялар кулланыргамы? Уйларга кирәк... әгәр дә уйлап бетермичә артык сызык ясап куйсам бетереп ташларга була. Бетергәч тап калырга мәмкин. Бу күренеш рәсемемне ямьсезләр. Ныклап уйларга кирәк...
Бүгенге көндә һөнәрем дә ак кәгазьгә рәсем ясауга ошаган. Уйламыйча эшләргә, ялгышырга, әзерлексез эшемә бараырга, мең төрле сорауны җавапсыз калдырырга минем хакым юк. Мин укытучы!
Укытучы һөнәрен сайларга мине беркем дә этәрмәде, беркем дә өндәмәде. Мәктәп елларында әдәбият белән кызыксындым, театрга сокландым. Спорт белән шөгыльләнүем балалар белән аралашуга, шау-шулы, ыгы-зыгы арасында яшәргә этәргеч ясагандыр дип уйлыйм. Мәктәпне тәмамлаганга чирек гасырдан артык вакыт сизелми дә үтеп киткән. Очрашу кичәсендә сыйныфташларымның берсе: “Миләүшә, яңадан балачакка әйләнеп кайтып булса, укытучы булыр идеңме? – дип сорады. Мин бер дә икеләнмичә, “Әйе” – дип җавап бирдем. Чыннан да, авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнерне сайлавыма һич кенә дә үкенмим. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул!
“Әгәр кемне дә нәрсәгә дә булса өйрәтергә телисең икән, иң элек син үзең бу эшне бик яхшылап өйрән, сиңа карап башкалар да бу эшкә өйрәнергә теләр”, - дип язган Каюм Насыйри. Мин аның фикере белән тулысынча килешәм. Һәр олы эшнең нигезендә кечкенә генә гамәл ятп, зур сулыклар да бәләкәй чишмәләрдән башлана, диләр. Олы юлга чыгучы кечкенә генә сукмакта да беренче адымнар чарлана. Чишмә башында торучы, тәүге адымнарны ясарга ярдәм итүче кеше бит мин.
Укытучы булу – гомерлеккә белем илендә яшәп калу дигән сүз. Бу илдә торып калу өчен түземлелек, тәртип, җыйнаклык, пөхтәлек, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп уңай сыйфатларга ия булу таләп ителә. Менә инде егерме биш еллык гомерем мөгалимлек хезмәтендә узды. Укытучы буларак заманга яраклашып эшләргә тырышам, чөнки укучыларымның нинди булып үсүләреннән минем тормыш кына түгел, ил тормышы да бәйле. Кешелекнең киләчәге укытучылар кулында. Без балалар күңеленә нинди орлык сала алсак, хезмәтләребезнең җимешләре дә шундый булачак. Хәзерге вакытта укыту-тәрбия эшенең төрле методлары һәм алымнары тәкъдим ителә. Минемчә, икенче буын белем бирү стандартларын тормышка ашыру өчен интерактив укыту технологиясе отышлы. Бу технологиянең нигезендә хезмәттәшлек аша укыту яки үзара тәэсир итү ята. Парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә, укучылар сорауларга бергәләп җавап эзлиләр, үз фикерләрен әйтәләр, башкаларның фикерен тыңлыйлар, уртак фикергә киләләр, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнәләр. Укытучыга үз фикерен әйтеп бирә алмаган укучы да иптәшләре арасында активлашып, кызыксынып китә. Фикере дөрес булмаса, бәхәс туа, аны чишү вариантлары карала. Шулай итеп, укучылар бергәләп белем нигезләрен үзләштерәләр.
Әлеге технологияне куллану минем эшемне системага салырга, югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Атаклы педагог К.Д.Ушинский: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дигән. Әйе, заман таләпләренә җавап бирә торган укытучы буласың килсә, һәрвакыт хәрәкәттә, эзләнүдә булырга кирәк. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучыларның һөнәри үсеш моделен төзеп, биш юнәлеш яссылыгында бәяләде. Ул – инновацион практик, актив гражданин, уңышлы лидер, җаваплы остаз һәм компетентлы педагог. Мин бу юнәлешләрнең барысына да игътибар итеп эшлим. Инновацион практик буларак үземнең эшемдә стандарт булмаган чишелешләр таба белүче, иҗади уйлаучы шәхесләр үстерүне максат иеп алдым. Актив гражданин буларак укучыларымда ватанпәрвәрлек, зыялылык сыйфатлары тәрбиялим. Уңышлы педагог буларак мин үземнең осталыгымны һәрвакыт үстерүче, көчле якларыма таянып, көчсез якларымны бетерү өстендә һәрвакыт эшлим, яңа технологияләрне үзләштереп торам, иң мөһиме аларны үз эшемдә уңышлы файдалана беләм. Җаваплы остаз буларак укучыларымны төрле бәйгеләрдә катнашырга җәлеп итәм. Компетентлы педагог буларак үземдә педагогик, психологик, иҗтимагый сыйфатларны берләштерә алдым.
“Чын укытучы ул сине һәрвакыт тәрбияләүче түгел, ә сиңа үзең булып калырга ярдәм итүче”, - дип язган рус шагыйре Михаил Светлов. Шушы фикер белән мин тулысынча килешәм һәм балаларда уңай сыйфатлар ачып, аларның үсеш юлларын табарга тәкъдим итәм. Такта янына басып, яңа белемнәр бирү генә җитми. Яраткан укытучы булу – бала күңеленең иҗатчысы булу ул. Тау башыннан кычкырган кешенең тавышын начар ишеткән кебек, үзен тау кадәр югарылыкта тотучы укытучының да фикерен укучылар бик авырлык белән ишетә, аңлый. Мондый хәлгә юлыкмас өчен, укучыларымның дуслары, ярдәмчеләре һәм киңәшчеләре булырга тырышам. Чыгарылыш сыйныф укучыларымның күп еллар үтүгә карамастан, минем белән хәбәрләшеп торулары, яныма килүләре, киңәш сорап, шатлык-кайгылары белән уртаклашулары минем чын укытучы булуымны исбатлый.
...Ак кәгазьгә рәсем ясыйм. Рәсемне якты, төрле, матур төсләр белән бизәдем. Матур килеп чыкты! Һөнәрем белән бәйләп, рәсемемне бала күңеленә тиңләдем. Һәр баланың күңеле ак кәгазь бите. Бу күңелләрне әдәп, әхлак, намус, шәфкать, изгелек, кешелеклелек, сафлык, гаделлек, яхшылык кебек сыйфатлар белән баета алуым белән горурмын. “Әгәр укытучы үзендә эшенә карата һәм укучыларына каратамәхәббәтне берләштерсә, ул – чын укытучы”, - дигән Лев Николаевич Толстой.
Мин – чын укытучы!