Универсаль уку гамәлләре
УУГ – укучының белем ала белүе, ягъни аңлы һәм актив социаль тәҗрибә туплау юлы белән мөстәкыйль рәвештә үсеше һәм камилләшүе.
Танып-белү УУГ
- фәнни-тикшеренү, проект эшләрен (танып-белү, фәнни-тикшеренү, конструктор, социаль) үтәү нигезләре;
- укытучы җитәкчелегендә тәҗрибәләр, күзәтүләр алып бару;
- китапханә ресурсларын һәм Интернет челтәрен кулланып, киңәйтелгән мәгълүматны эзләү;
- төшенчәләргә билгеләмә бирү, гомумиләштерү, классификацияләү, дәлилләү, анализлау һ.б.;
- карап чыгу, танышу, өйрәнү, үзләштерү һәм эзләнү максатына караган уку төрләрен үзләштерү;
- текстларны структуралаштыру, төп һәм икенчел булган мәгълүматны аеру, текстның төп фикерен, тасвирланган вакыйгаларның эзлеклелеген төзү;
- метафоралар белән эшләү – сөйләмдә сүзләрнең күчерелмә мәгънәсен аңлау һәм җөмләләр төзү.
Коммуникатив УУГ
- төрле фикерләрне, позицияләрне исәпкә алу, үзара яраклаштырырга омтылу;
- уртак эшчәнлек барышында үз фикереңне формалаштыра белү, аны башкаларның фикерләре белән чагыштыру, дәлилли белү;
- оппонентка үз фикереңне тыныч, ачык итеп әйтә, дәлилли белү;
- төрле коммуникатив максатлардан чыгып, телдәге чараларны дөрес куллану, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләренә ия булу, контексттан чыгып, монолог төзү;
- төркемдә эшли белү – хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру, продуктив хезмәткә омтылу, төркемдәге эшкә яшьтәшләреңне җәлеп итү, яшьтәшләрең һәм үзеңнән өлкәннәр белән нәтиҗәле, продуктив эшчәнлек оештыру;
- коммуникатив рефлексия (башка кеше позициясеннән бәяләү) алымнарын куллана белү;
Регулятив УУГ
- яңа максатлар кую, практик мәсьәләне танып-белүгә әйләндерү;
- максатка ирешү юлларын планлаштыру;
- мөстәкыйль рәвештә үз вакытың белән идарә итү, аны контрольдә тоту;
- килешүләр ярдәмендә проблемалы ситуацияләрдән чыгу;
- кабул ителгән карарларның дөреслеген мөстәкыйль рәвештә бәяләү, төрле үзгәрешләр кертү.
Универсаль уку гамәлләре төрләре (УУД)
ТАНЫП-БЕЛҮ ГАМӘЛЛӘРЕ | КОММУНИКАТИВ УУГ | |
Гомумуку
— танып-белү максатын аерып алу һәм мөстәкыйль формалаштыру; — кирәкле мәгълүматны эзләү; — белемнәрне структуралаштыру; — аңлап әйтеп бирү; — төгәл шартлар нигезендә чишелешнең эффектив алымнарын сайлап алу; — гамәлнең шарты һәм алымнары рефлексиясе, эшчәнлек барышы һәм нәтиҗәсе тикшерү, бәяләү; — аңлап уку; кирәкле мәгълүматны аерып ала белү; төп һәм ярдәмчел мәгълүматны билгели белү һ.б. — проблеманы кую һәм формалаштыру, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблемаларны хәл иткәндә эшчәнлек алгоритмын мөстәкыйль төзү; — билге-символларны куллана белү (модельләштерү, модельне төрле формаларга китерү) Логик — билгеләрен аерып алу максатыннан анализ (мөһим, мөһим түгелләрен билгеләү) — синтез (кисәкләрдән бербөтен төзү); — объектларны классификацияләү, чагыштыру өчен критерийлар сайлау; — нәтиҗә чыгару; — сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу; — фикер йөртүнең логик чылбырын төзү; — исбатлау; — гипотеза төзү һәм аны нигезләү. Проблеманы кую һәм чишү гамәлләре: — проблеманы формалаштыру; — иҗади һәм эзләнү характерындагы проблемаларны хәл итү юлларын мөстәкыйль билгеләү .
| УКЫТУЧЫ –УКУЧЫ уку хезмәттәшлеген планлаштыру (максатны, катнашучыларның функцияләрен, хезмәттәшлек алымнарын билгеләү).
Мәсьәлә кую (мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек). Конфликтларны чишү (проблеманы ачыклау, тиңләштерү (идентификация), конфликтны хәл итүнең альтернатив ысулларын эзләү һәм бәяләү, карар кабул итү һәм аны тормышка ашыру). Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү Управление поведением партнёра (контроль, коррекция, аның гамәлләрен бәяләү) Аралашу бурычлары нигезендә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирү белү (тел нормалары нигезендә сөйләмнең диалогик һәм монологик формаларын белү). | |
РЕГУЛЯТИВ УУГ | ||
Максат кую (белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсе кую).
Планлаштыру (соңгы нәтиҗәне күздә тотып арадаш максатлар эзлеклелеген ачыклау). Прогнозлаштыру (белем үзләштерү дәрәҗәсен искә алып аның нәтиҗәсен күз алдына китерү). Контроль (эталоннан аермаларны ачыклау максатыннан нәтиҗә һәм эш алымнарының бердәмлеген тикшерү) Коррекция (планга һәм эталон, алым, көтелгән нәтиҗәдә аермалар килеп чыкканда кирәкле төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертү). Бәяләү ( үзләштерелгән, үзләштерергә кирәк белемнәрне, үзләштерелгәннәрнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын аңлау һәм ачыклау). Ихтыяри үзрегуляция (көч һәм энергияне мобилизацияләү осталыгы; ихтыярны көчәйтү осталыгы – каршылыкларны җиңеп чыгуга, мотивацион конфликтларны хәл итүгә юнәлтелә).
| ||
Шәхси УУГ | ||
Шәхси, һөнәри, тормышта үз урыныңны табу
1. Мәктәпкә карата уңай мөнәсәбәт 2. укуның мөһимлеген (кирәклеген) аңлау хисе 3. мәктәп турында дөрес караш. 4. Өйдә шәхси укытуга караганда коллективта белем алуны кулай күрү. 5. үз белемен билге белән бәяләүне өстен күрү 6. билгеләр диапозоны киңлеге. 7. билге критериесе булу. 8. укучының социаль роле. 9. Яхшы укучы сыйфатын аңлау. 10. Үз мөмкинлекләрен аңлап, үзенә дөрес бәя бирү 11 Үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау 12. үз уңышларының һәм уңышсызлыгының сәбәпләрен ачыклау . Мәгънәви бәйләнеш (уку эшчәнлеге максаты белән аның мотивы арасында бәйләнеш булдыру- «уку миңа ни өчен мөһим?») 1. танып-белү мотивларын формалаштыру. 2. яңалыкка кызыксыну. 3. гомуми эшчәнлек ысулларына һәм аларның чишелешенә кызыксыну 4. социаль мотивларның формалашуы 5. җәмгыятькә файдалы булу. 6. уку мотивларын формалаштыру. 7. үз үзгәрешкә– яңа белем-күнекмәләр алуга — омтылу 8. булачак һөнәри эшчәнлек белән уку арасында бәйләнеш тудыру Әхлакый-этик ориентлашу (шул исәптән бәяләү). 1. Әхлакый нормаларга ориентлашу (гадел бүленеш, үзара ярдәмләшү, дөреслек) 2. Әхлак нормаларын бозу эчке нормалар белән чагыштырганда җитдирәк һәм яраксыз 3. Укучы нормалар бозылуы нәтиҗәсен аңлый. 4. Норма бозылганда субъект мотивларын, хис-тойгыларын истә тоту. 5. Барлык әхлак нормалары нигезендә карар кабул итү 6. Эшчәнлеккә дөрес бәя бирү /Әхлак нормаларын үтәү 7. Әхлакый фикер (хөкем) йөртү дәрәҗәсе үсеше |
Шәхси үсеш-үзгәреш нәтиҗәләренә ирешү осталыгы булып түбәндәгеләр санала:
- укучыларның шәхси, һөнәри үзбилгеләнешен,
- әдәп-әхлак нормаларын үзләштерүен, тиешле карар кабул итә белүен,
- үзен тормышта лаеклы шәхес итеп кую
Предметара нәтиҗәләр булып татар теле курсын өйрәнгәндә универсаль уку гамәлләре формалашу санала.
Шәхси универсаль уку гамәлләре.
| Регулятив универсаль уку гамәлләре. | Танып-белү универсаль уку гамәлләре.
| Коммуникатив универсаль уку гамәлләре.
|
— укучыларның шәхси, һөнәри үзбилгеләнешен, — -әдәп-әхлак норма- ларын үзләштерүен, тиешле карар кабул итә белүен, — үзен тормыш- та лаеклы шәхес итеп кую | — максат кую (уку бурычларын билгеләү, нәрсәне беләбез,
нәрсә билгесез?);
— планлаштыру – максатка ирешү, нәтиҗәгә килү юлларының эзлеклелеген билгеләү; — фаразлау ,булачак нәтиҗәләрне, аның күләмен күзаллау; — контроль эшчәнлек төрләрен, читкә тайпылуларны искәртү; — коррекция – планнан тайпылышлар булганда, башкарылган эшкә төзәтмәләр кертү; — бәя – укучының материалны ничек һәм нинди күләмдә үзләштерүен аңлавы, үз хаталарын тануы һәм төзәтүе | — эзлекле фикер
йөртүгә (логикага) нигезләнгән гамәлләр — алга бурыч кую, аны чишү белән бәйле гамәлләр
|
— башка кешеләрнең фикерен исәпкә алу, — тыңлый, әңгәмәгә кушыла белү, — яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлек итү
|
Мәктәптә татар телен өйрәнү түбәндәге нәтиҗәләргә алып килергә тиеш:
шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: укучының һәр яклап үскән, мөстәкыйль рәвештә белем алырга, камилләшергә әзер буларак формалашуы;
метапредмет нәтиҗәләр: белем алу нигезен тәшкил иткән төп компетенцияләргә ия булу, предметара төшенчәләрне үзләштерү;
татар теле фәне (предмет) буенча нәтиҗәләр: татар теле программасы буенча билгеле бер белем һәм күнекмәләргә ия булу; иҗади эшчәнлек тәжрибәсен, белем-күнекмәләрен гамәли файдалана алу.
Регулятив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып – продуктив уку технологиясе ; танып-белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып-дәреслектәге күнегүләр, беренчел мәгълүмат белән эшләү күнекмәләрен тәэмин итүче методик аппарат;коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып эшне парлап, кечкенә төркемнәрдә оештыру хезмәт итә.