«Кыш турында хикәя»
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча интегральләштерелгән шөгыль конспекты .
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
konsp.docx | 16.56 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе-«Кызыл Мишә»балалар бакчасы.
«Кыш турында хикәя»
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча интегральләштерелгән шөгыль конспекты .
Тәрбияче :Шагабиева Ә.Г.
Бурычлар:
1) тәрбияченең сүзле күрсәтмәләре (схема) буенча күмәк хикәя төзү күнекмәләре формалаштыру, балаларны тәрбияче һәм яшьтәшләре белән ирекле аралашырга өйрәтүне дәвам итү;
2) игътибарны, фантазияне, сөйләмдә еш кулланыла торган исемнәрне, сыйфатларны, фигыльләрне куллану, күмәк эшләү осталыгы үстерү;
Җиһазлар: аерым картиналар: “Кыш”, “Җимлек янында”, “Кыргый хайваннар кыш көне”, “Кышкы уеннар сурәтләнгән”, серле тартма, чыршы, киез итек формасында рәсем, геом.фигуралар (түгәрәк, өчпочмак), клей, конверт.
Сүзлек эше: кар бөртекләре, киез итек, уч, бәс, салкын, суык.
Эшчәнлек барышы
Балалар кулга кул тотынып түгәрәккә басалар. Чиратлап бер берсенең кулын кысалар һәм: “Исәнме, …(исемен әйтә)! Мин сине күрүемә бик шат!” – диләр.
Бергәләшеп без басыйк,
Бик зур түгәрәк ясыйк.
Кояшның җылы нурыннан
Йөрәкләргә көч алыйк.
Татулашыйк, дуслашыйк,
Шөгылебезне башлыйк.
Т ә р б и я ч е. Балалар, кемдер ишек шакый. (Ишек шакыган тавыш ишетелә). Кем бар икән, чыгып карыйм әле. (Тәрбияче керпе белән конверт алып керә).
-Балалар, безгә керпе хат алып килгән. Карагыз әле, конверты нинди матур! Конвертка нәрсәләр ясалган? (Ак аю, төлке һәм куян).
-Конвертны ачып, хатны укыйк. Нәрсәләр язалар икән? (Тәрбияче хатны укый).
-Балалар, игътибар белән тыңлагыз, мин укыйм: “Исәнмесез, кадерле балалар! Мин сезне “Хуш киләсең, Карлы Кыш!” уеннарында катнашырга чакырам. Биремнәрне үтәгән һәр баланы бүләк көтә. Бүләк Кыш бәйрәмендә булачак. Ихтирам белән Ак аю.”
-Балалар, хат кемнән килгән? (Ак аюдан). -Балалар, серле тартма эчендә хат кына түгел, тагын нәрсәдер бар. (Тәрбияче тартмадан уенчыкларның контурлы сурәтләрен ала). Бу нәрсә? (Уенчыклар). – Әйе, дөрес.
-Уенчыклар гади түгел. Аларның һәрберсендә дә Ак аю җибәргән биремнәр бар. Биремне үтәргә кирәк. Тырышып карыйбызмы? (Әйе). (Тәрбияче бер уенчыкны ала һәм биремне укый).
-Бер уенчыкны алам. Уенчыкта нинди бирем бар икән? Бу уенчыкта табышмак бар. Уен “Табышмак әйтәм – җавабын тап” дип атала. Тыңлагыз:
Тәңкә карлар сипкән,
Җирне ап-ак иткән,
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән.
Бу кайчан? (Кыш).
Йолдыз-йолдыз вак кына
Ак мамык сымак кына.
Өс киемеңә куна,
Тәнгә тисә, су була. (Кар бөртеге)
Ишегалды таш була,
Өйгә керсә, су була. (Боз)
Тәрбияче. Икенче уенчыкта нинди бирем икән? Укыйм, тыңлагыз: “Балалар, мин сезгә рәсем җибәрәм, сез шул рәсем буенча матур хикәя төзеп сөйләгез ”- дигән Ак аю. Сөйлибезме?
Тәрбияче: Балалар, баштан мине игьтибар белән тыңлагыз. Аннары сез сөйләрсез. (Рәсем буенча сөйли)
Менә салкын кыш килде. Бөтен җирне ап-ак кар каплады. Агачлар бәскә төренде. Урамдагы утыргычларга да кар яуган.
Ә Ләйлә салкыннан курыкмый. Ул җылы тун, шапка, шарф, бияләй, чалбар, киез итекләр киеп уйнарга чыккан. Үзе белән яраткан уенчыгын – аюын алып чыккан. Аюга җылы шапка кигезгән һәм шарф бәйләгән. Аны чанага утырткан. Алар Кар бабайны караганнар. Аның өстенә кар яуган. Урамда кар ява башлаган. Ләйлә учына кар бөртекләрен җыя. Ләйләгә бик күңелле.
Сезгә хикәя ошадымы? Яле, Назил,Фирүзә,Зөләйха хикәяне сөйләп күрсәт. Кич белән әтиегезгә, әниегезгә сөйләрсез. Истә калдыру өчен мин тагын бер тапкыр эчтәлеген сөйләргә кушам. Балалар, хикәя ничек башланды? Ләйлә салкыннан куркамы? Ләйлә ничек киенгән? Үзе белән уйнарга нәрсә алып чыккан?
Сүзле- хәрәкәтле уен “Кар бөртеге”
(Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар)
Кар бөртеге өйгә керде, (Балалар бер урында кулларын җилпеп әйләнәләр)
Өй эчендә очып йөрде.
Менә шулай, менә шулай, (Очып йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)
Менә шулай, менә шулай.
Кар бөртеге бик аз очты. (Бер урында торып кулларын җилпиләр)
Суздык аңа җылы учны, (Кулларын алга сузалар)
Менә шулай, менә шулай,
Менә шулай, менә шулай. (Чүгәлиләр, башларын ияләр)
Тәрбияче: -Өченче уенчыкны алабыз. Нинди бирем җибәргән икән Ак аю? “Кыш” фасылына багышланган шигырләр сөйләгез.
Салкын, саф һава (Ә.Бикчәнтәева)
Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.
Тәрбияче: Балалар, биремнәр башкарылды. Үзегез бик зирәк, акыллы икәнсез. Биремнәрне җиренә җиткереп эшләдегез.
Тәрбияче: Балалар, без дә сезнең белән Ак аюга бүләк әзерлик. Салкын кыш көннәрендә без сезнең белән киез итек киябез. Менә без хәзер киез итек ясыйбыз, бизибез. Ә бизәкләребез безнең геометрик фигуралардан тора. Бу геометрик фигуралар ничек атала? (Түгәрәк, өчпочмак). Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге (кисеп ябыштыру).
– Бигрәк матур итеп бизәдегез киез итекләрне. Булдырдыгыз. (Балаларның эшләреннән күргәзмә оештыру)
Йомгаклау.
Тәрбияче: -Балалар, без бүген нәрсә белән шөгыльләндек? Нәрсә истә калды?