Конспект: “Кояш белән сәяхәт”
Предварительный просмотр:
1 нче кечкенәләр төркемендә математик күзаллауны үстерү буенча йомгаклау белем бирү эшчәнлеге конспекты.
Программа бурычлары: Тәрбияче: биргән соруларга җавап бирү күнекмәсен, “күп”, “берәү”, “астында”, “биек”, “тәбәнәк” төшенчәсен , геометрик фигураларны белүләрен ныгыту, сөйләм телен үстерү, уеннарда катнашу теләге уяту, табигатькә, хайваннарга ярдәм итү теләге, күзаллау, хәтер, игътибарлылык тәрбияләү.
Материал һәм җиһаз: картоннан ясалган кояш, болыт, ширма, кояш битлеге, уенчык куян , чиләк, балыклар, уен өчен 2 ясалма чыршы, чәчәкләр өчен зәңгәр, кызыл, сары төстәге боҗралар, яңгыр, елга тавышлары яздырылган диск, кулчатыр.
Алдан эшләнгән эш: “Кояш, чык!” энәшен өйрәнү, куян турында шигырьләр өйрәнү, хайваннар төшерелгән рәсемнәр карау.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле тәрәзәгә, көн нинди?
Балалар: Болытлы.
Тәрбияче: Кояшның бәлки чыгасы киләдер, әйдәгез бергәләп чакырабыз!
(Балалар белән бергә)
“Кояшкаем, чык, чык!
Майлы ботка бирермен,
Майлы ботка Казанда,
Әти китте алырга.”
(Ширма артыннан кояш күренә, балалар кояшка карап торган арада тәрбияче кояш битлеген кия)
Кояш Исәнмесез, балалар! Чакырдыгызмы мине? Таныйсызмы? Мин -кояш! Ә сез минем балаларым булырсыз, килештекме?
Балалар Килештек!
– Әйдәгез, балалар, иртәнге кояш кебек түгәрәк ясап басыйк әле! Менә шулай! Иртән кояш чыккач кошлар сайрый, чәчәкләр дә уяна. Әйдәгез куллар ярдәмендә чәчәкләрнең уянуын күрсәтик әле!
(Бармаклар өчен күнегү)
“Иртәнге кояш нурында
Чәчәкләр уяналар.
Әкрен генә җил исә
Таҗкайларын селкетә.
Җилгә каршы торырга
Тамырлар ярдәм итә.”
– Бик яхшы! Кояш нурларын чәчеп торганда кәефләр дә күтәренке, гел яхшылык кына эшлисе килеп тора. Сез, балалар, яхшылык эшлэргә яратасызмы? (Балалар җавабы)
-Мин сезне кояш патшалыгына чакырам. Минем патшалыгымда яхшылык эшләргә, табигатькә ярдәм итәргә генә ярый! Сез әзерме?
-Әйе!
-Киттек минем белән! (Балалар кояшка иярәләр, юлда чәчәкләр белән тулы кәрзин күрәләр)
-Балалар, карагыз әле, нәрсә бу? (Кәрзингә күрсәтә)
-Кәрзин!
-Ә кәрзин эчендә нәрсә бар?
-Чәчәкләр!
-Ничәү соң алар?
-Күп!
-Балалар, әйтегез әле, нинди төстә чәчәкләр?
-Кызыл, сары, зәңгәр төстә.
-Чәчәкләр буталып беткәннәр. Әйдәгез аларга ярдәм итик, һәр төсен үз өенә урнаштырыйк. Кәрзиннән һәрберегез 1әр чәчәк алыгыз әле!
-Балалар, сезнең һәрберегездә ничә чәчәк?
-Берәү!
-Ә кәрзиндә ничә чәчәк калды?
-Берәү дә юк!
-Дөрес!
-Наил, синең кулыңда чәчәк нинди төстә?
-Кызыл!
-Ә, Салават, синдә?
-Зәңгәр!
-Дөрес! (Балалар һәрберсе үз җавабын әйтә)
-Чәчәкләр нинди төстә, өйләре дә шундый төстә булырга тиеш (Тәрбияче: идәнгә сары, кызыл, зәнгәр төстәге боҗралар куя).
-Язилә, син чәчәгеңне нинди төстәге өйгә урнаштырасын?
-Кызылга.
-Дөрес! (Балалар чәчәкнең төсе буенча өйләренә урнаштыралар)
-Бик яхшы! Чәчәкләр үз өйләрен таптылар. Аларны кешеләр таптамасын өчен нишләргә кирәк?
-Койма ясарга.
-Зәңгәр өйгә нинди койма булырга тиеш?
-Зәңгәр койма.
-Кызылына? (Балалар җавабы)
(Балалар шакмаклар ярдәмендә койма төзиләр, тәрбияче аларны мактый)
-Яхшы, чәчәкләргә ярдәм иттек. Миңа бик ошады, алга таба киттек (Юлларында елга очрый, елга тавышы яздырылган диск куела)
-Ой, балалар, нәрсә бу? (Елга)
-Елга аша ничек чыгарбыз икән? (Балалар җавабы)
(Балалар бер-бер артлы елга аша сикереп чыгалар)
-Булдырдыгыз!Алга таба юл тотыйк!(Болыт күренә)
-Ой-ой! Карагыз әле, нәрсә үл?
-Болыт! (Яңгыр тавышы ишетелә)
-Балалар, яңгыр ява башлады, качыгыз кулчатыр астына! Тизрәк, тизрәк!
Яңгыр ява урамда,
Болыт килгән бит анда.
Әйдәгез качыйк та,
Чыкмый торыйк беразга.(Яңгыр тавышы бетә)
-Яңгыр туктады, кояш чыкты, рәхәтләнеп уйнагыз! (Уен 2 тапкыр уйнала)
-Уйнап та алдык , юлыбызны дәвам итик. (Юлда чиләк тора)
-Балалар, чиләктә нәрсәләр күрәсез?
-Балыклар.
-Алар ничәү?
-Күп.
-Карагыз әле, балыклар нинди формада?
-Түгәрәк, өчпочмак, квадрат формасында.
-Дөрес!
-Балыклар сусаганнар, аларны нишләтергә икән? (Суга җибәрергә)
-Дөрес, балалар, алар суда яшиләр, әйдәгез без аларны күлгә җибәрик! (Балалар һәрберсе 1шәр балык алып идәндә яткан боҗра эченә җибәрәләр)
-Балыкларга да ярдәм иттек, алар безгә бик рәхмәтле, алга таба киттек! (Балалар аланга килеп чыгалар)
-Бик матур алан! Агачлар да үсеп утыра! Биеге дә бар, тәбәнәге дә. Күрсәтегез әле, кайсы биек? Ә хәзер тәбәнәген күрсәтегез! Бу агачларның исемнәре ничек? (Чыршы)
-Тәбәнәк чыршы астында нәрсә бар? (Балалар эзлиләр, тәбәнәк чыршы астыннан уенчык куян табып китерәләр)
“Әй, Куянкай, матуркай,
Кил бирегә, йомшаккай!
Курыкма син, калтырама,
Без – балалар, оялма!” (Балалар кабатлыйлар)
-Балалар, куянкай ни өчендер кәефсез, әйдәгез аңа үзебез белгән шигырьләрне сөйлибез, бәлки күңеле ачылып китәр. Ягез әле, кем сөйли? (Теләге булган балалар шигырь сөйли)
Әй, Куян, Куян!
Кечкенә генә,
Бик йомшак кына,
Бик куркак кына.
Ике колагы
Озынкай гына,
Аягы җиңел
Мамыктай гына.
-Әнә куян ничек сөенде, балалар! Зур рәхмәт сезгә! Сез миңа бик ошадыгыз. Минем сезгә күчтәнәчем бар, ул биек чыршы астына яшерелгән. (Балалар күчтәнәчне эзләп табалар)
-Әйтегез әле, балалар, без бүген кая бардык? Кемнәргә ярдәм иттек? (Балаларнын җаваплары)
-Ә хәзер группага кайтырга вакыт! Мин – Кояш сезнең белән саубуллашам, исән булыгыз!
-Сау бул, Кояш!