Тәрбиянең төп асылы - балалар бакчасы белән гаиләнең, мәктәпнең бердәмлегендә. Тик хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә, балага бердәм таләпләр куелганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә була. Гаилә белән эш – авыр хезмәт, аңа заманча якын килергә кирәк. Тәрбияче дә, әти-әни дә – зурлар, һәрберсенең психологик үзенчәлеге, үз тормыш тәҗрибәсе бар. Балалар бакчасы гаиләдән башка, ә гаилә балалар бакчасыннан башка яшь буынны тәрбияләү өлкәсендәге катлаулы бурычларны үти алмый.