Милли традицияләр аша әхлаклылык тәрбияләү

Назмиева Флуза Зиннуровна

чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon milli_traditsiyalr_asha_hlaklylyk_trbiyalu.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Кукмара муниципаль районы

Байлангар урта мәктәбе

Милли традицияләр аша әхлаклылык тәрбияләү.

(чыгыш)

Нәҗмиева Ф.З.

Милли традицияләр аша әхлаклылык тәрбияләү.

Әхлаклылык – изге хисләргә ия булу ул.

     Халыкта борын-борыннан туган ил, туган җир, туган телгә мәхәббәт; якыннарга, кардәш-ыруга хөрмәт һәм кайгыртучан мөнәсәбәтләр яшәп килгән. Алар борынгы бабаларыбыз тарафыннан югары бәяләнгән. Без бу гүзәл сыйфатларны, гомумиләштереп, “әхлак” дибез.

“Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәселсез,” дигән тәкъбирләр әхлаклы булырга өнди.

     Әхлак. Нәрсә соң ул? Аны ничек аңларга? Иң элек шуны ачыклап китик. Әхлак – тумыштан,  уку, өйрәнү, гаилә тәрбиясе һәм башка юллар белән ирешелгән рухи халәт, сөйләгән сүзләрдә, эшләгән эшләрдә, ясаган хәрәкәтләрдә күпчелек тарафыннан дөрес дип табылган норма. Бу кагыйдәләр кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне тәртипле итә, чөнки кеше дөньяда башка кешеләр белән бәйләнештә яши һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салучы кагыйдәләр, гореф-гадәтләр булырга тиеш. Тәрбияле кеше булу өчен гәүдә саулыгы гына җитми, рухи сәламәтлек тә кирәк. Шуңа безнең, укытучыларның бурычы – укучыларның рухи сәламәтлеге турында кайгырту.

      Соңгы вакытта телевидение, радио, газета-журналлар илдә җинаятьчелекнең көннән-көн кискенләшә баруы турында хәбәр итәләр. Чыннан да кеше үтерү, көчләү, талау, кешене кыйнау, имгәтү, һ.б. җинаятьләрнең ташкынсыман арта баруын ишетеп, күреп беләбез. Ул гына да түгел, кайбер очракларда шаһитлары да булабыз. Галимнәр раславынча, Россиядә соңгы елларда алкоголизм чире белән чирләүче хатын-кыз, ирләр, хәтта балалар саны кискен артты. Ул гына да түгел, наркомания, токсикомания һәм кеше әхлаксызлыгының чиге булган фәхишәлек аркасында дәвалап булмаслык СПИД чире  - XX гасыр чумасы килеп чыкты. Россия төрмәләре мөмкин булганнан берничә тапкыр артык итеп тоткыннар белән шыплап тутырылган. Минемчә, илдәге бу хәлгә безне әхлаксызлык, ягъни әхлак нормаларын, кагыйдәләрен тупас бозу, аларны үтәмәү китереп җиткерде. Әйдәгез, “Коммунизм төзүченең мораль кодексын” искә төшерик әле. “Кеше кешегә дус һәм туган” дигән әйтем генә дә ни тора иде. Ә хәзер акча, байлык, табыш алу... Бөтен эшебез, сүзебез, гомеребез шуңа омтылып үтә түгелме соң? Элек “100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын” дигән мәкаль бар иде, ә хәзер “акчаң гына булсын, дуслары табыла аның” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.

      Соңгы берничә елда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Электән үк әхлак кагыйдәләре белән яшәгән татар авылына да чор үзенең “әхлаксызлык чирен” йоктырды. Мондый шартларда әдәби әсәрләрнең, шул җөмләдән әдәбият дәресләренең яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә әһәмияте гаять зур. Шуңа күрә дәресләрне планлаштырганда, әдәби әсәргә анализ ясаганда классның һәм класстагы аерым укучыларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, теге яки бу әхлак сыйфатларын формалаштырырга тырышам. Мин соңгы елларда V – VIII сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып барам. Сүзем алга таба шушы сыйныфлар өчен әдәбият укыту программасына кертелгән әсәрләр хакында барачак.

      V сыйныфта әдәбият дәреслегенә кертелгән әсәрләр укучыда уңай әхлак сыйфатлары булдыруга хезмәт итә. Мисал өчен Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе, Г.Кутуйның “Сагыну” нәсере, Ә.Еникинең “Курай”, Г.Сабитовның “Ярсулы яз”, Ф.Әмирханның “Нәҗип” хикәясе моның ачык мисалы булып тора.

     Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендә Сафа бабай образы бирелә. Хисләрнең иң олыларыннан берсе  - аксакалларга ихтирам хисе. Хикәядән аерым өзекләрне анализлап, укучылар үзләре дә бу хисне кичерергә тиеш дип уйлыйм.

      Закирның  куанычы эченә сыймый. Аның колыны бар, менә дигән колын. Һәр авылда атларны танучы, бәяләүче белгечләр булган. Закирларның авылында да Сафа бабай – шундыйларның берсе. Ул, Закирның колынын күреп, мактый, үз бәясен бирә. Алмачуарны  чабышка әзерләгәндә дә киңәш-табышын кызганмый: атны кайчан, ничек ашатырга, ничә сәгать йөртергә, ничек чистартырга кирәклеген Закирга аңлата. Еш кына Алмачуарны үзе кереп карый. Закир да бабайның акыллы киңәшләрен читләтеп үтми. Алмачуарны ул өйрәткәнчә тәрбияли. Менә көтеп алган көн – Сабан туе да килеп җитә. Сафа бабай ярыш башланыр алдыннан да Закирга соңгы киңәшләрен бирә. Алмачуар ярышта беренче булып килә. Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: олы кешеләрнең яхшы киңәшләре һәрвакыт һәм һәр кешегә файда гына китерә. Сафа бабайның гамәлләрендә халыкның борын-борыннан килгән яхшы гадәтләре, уңай традицияләре урын алган.

     V сыйныф өчен әдәбият программасында урын алган Ә.Еникинең “Курай” хикәясе дә курай моңнарын һәм моңнарга тиң талантлы җырчыларны чагылдыра. Эчтәлектә курайның тарихыннан башлап, аның халык арасында иң яраткан уен коралына әверелүе күрсәтелә. Курайның милли моңнарны бөтен нечкәлеге һәм тирәнлеге белән бирә алуын язучы хисләрне кузгатырлык ләззәт белән сурәтләп бара. Әйтерсең, хикәяне укыганда ук курай сызган моңнар ишетелгәндәй була.

     Курай – татар һәм башкорт халкының күптәнге уен коралы. Ул табигатьнең үзеннән табылган, һәм кеше акылы аны уй-хисләрне айкарлык кодрәткә җиткергән. Шуңа күрә автор хикәяне әкият белән башлый. Язучы талантлы курайчыларны халыктан таба. Дим муллаларын оеткан, уены белән хәйран иткән какча гәүдәле ябык кеше дә, Тимербай да хезмәт белән көн күрүче шәхесләр бит. Ә.Еники халыктагы шушы хәзинәне, халыкның дулкынлы  тормышын, матурлыкны тудыра алу кодрәтен моңнар ташкыны итеп бирә.

      Программада язучыларның әсәрләрен өйрәнгәндә аларның тормыш юлы турында да мәгълүмат бирү каралган.

      Бу уңайдан мин VI сыйныфта Х.Туфан иҗатын өйрәнгәндә аның автобиографиясеннән түбәндәге юлларны китерәм: “Иген урдым, кечкенәрәк чалгы әмәлләп печән чаптым, чабатаның кызлар кия торган “Көяз” стильдәгесен үзем  тукып кидем; сәгатьләр төзәтеп, тәрәзәләргә пыялалар куеп йөрдем. Ә инде авыл читендәге алачыкка йөреп, тимерче булырга өйрәнә башлагач, әти: “Менә бусы ярый: тимер – агачның патшасы ул”, - диде.

      Шагыйрь үрнәгендә балаларда хезмәт сөю кебек гүзәл әхлак сыйфатын формалаштыру өчен нинди зур мөмкинлекләр бар  монда! “Эш сөй, эш сөй”, - дип тәкърарлап торасы да юк, шагыйрь сүзе аша фикерләр, идеяләр йөрәккә үзләре үтеп керә.

      Без, әдәбият укытучылары, балаларны маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә “укырга” өйрәтергә тиешбез. Укучы әйләнә-тирәдәгеләрнең  шатлыкларына һәм хәсрәтләренә игътибарлы булырга, матурлыктан ләззәт алырга, ямьсез күренешләрдән йөз чөерергә өйрәнергә тиеш.

     VII сыйныфта язучы Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” повестендагы Айдар образы белән танышкач, укучылар кешенең холкы – аның язмышы булуына төшенәләр; үз холык-фигыльләреңә игътибарлырак булырга, андагы тискәре  башлангычларны киметә барырга, матур сыйфатларны арттырырга кирәк икән, дигән нәтиҗәгә киләләр.

     Шул ук VII сыйныф программасында урын алган Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясенә аерым тукталып үтәсе килә. Әсәрнең үзәгендә - Акъәби образы. Аның тойгы-кичерешләре, кешелекле һәм җитди уй-фикерләре тасвирланган. Бу образда халык рухы, борын-борыннан килгән гореф-гадәтләр сурәтләнгән. Акъәби гомере буена хәләл көче белән көн күргән. Берсеннән-берсе уңган, илгә файдалы, кирәкле балалар үстергән. Ул – киң күңелле, эшчән, зур хөрмәткә лаек ана. Акъәби балаларының олы дәрәҗәләргә ирешүләренә ихлас күңелдән куана, ләкин аларның туган туфрактан читләшүләренә, туган халкыннан, туган телләреннән аерыла баруларына җаны әрни. Олы улы Суфиянның балалары үз туган телләрендә “бабушкаларына” дәшәрлек бер авыз сүз дә белмичә үсәләр бит. Суфиян гаиләсендә туган тел, гореф-гадәтләр онытыла. Акъәби балаларына “газиз туган телне күз карасыдай кадерләп сакларга кирәк” дип васыять әйтеп калдырырга тели.

     Һәр милләттә халыкның тарихын, үзенчәлекләрен, яшәү рәвешен чагылдырган, ата-бабалардан  буыннан-буынга күчеп, сакланып килгән ядькәрләр була. Акъәби дә үзе өчен бик кадерле кайбер нәрсәләрне балаларына төсе итеп калдырырга тели. Мәсәлән, ак ука тоткан, якут каптырмалы сары бәрхет камзулын – Гөлбикәсенә, ак мәрҗәннән җыеп эшләнгән әдрәс астарлы кашмау белән чәчкабын – Пермьдәге олы кызы Сылубикәсенә, картыннан калган камчат бүрекне улы Суфиянга билгеләп тора. Аннары бик борынгы тәңкәләр һәм төрле төстәге ташлар белән бизәлгән хәситәсе бар, шуны кабул итсә, килененә бүләк итәр иде. Ләкин балалары Акъәбинең соңгы теләген тыңларга вакыт таба алмыйлар, кирәксенмиләр дә. Хәтта ананың соңгы васыятен – аны үзебезчә җирләүне дә - тиешенчә үти алмыйлар. Акъәби вафат булгач, аның әйберләренә урын табылмый, күбесен театр гардоробына илтеп бирәләр. Ата-бабаларның истәлеге эзсез югала.

     Рухи байлык, әлбәттә, үлгәннәр өчен түгел, ә исән һәм киләчәк буын өчен кирәк. Әсәрдәге йөзьяшәр картның “учагыңда ут сүнмәсен” дигән сүзләре халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, киләчәк  буыннарга да тапшырылсын дигәнне аңлата. Гади генә авыл карчыгы яшь буынның мәгънәле, матур, рухи яктан бай булып яшәвен тели.

     Әдәбият дәресе - әхлак дәресе. Әдәби әсәрләр уку бу дәресләрне кызыклы, үгет-нәсихәтле, гыйбрәтле итәргә булыша.

     Әсәсрне анализлаганда, мин баланың логик фикерләвен, хәтерен, дөрес нәтиҗәләр ясый белү сәләтен үстерергә, үз-үзенә бәя бирергә өйрәтергә омтылам. Нәтиҗә ясап әйткәндә, балаларны олы хисләргә ия булырга, фарыз гамәлләрне үтәп, хәрам эшләрдән тыелып яши белергә өйрәтүне әдәбият дәресләренең мөһим тәрбияви  максаты булырга тиеш дип саныйм. Ә фарыз сүзе – татарларга гарәп теленнән кергән сүз. Ул “бурыч”, “үтәлергә тиешле эш” дигән мәгънәне белдерә. Ата-ананы, өлкәннәрне олылау, икмәкне кадерләү, туган-тумача, нәсел-нәсебеңне хөрмәт итү – фарыз гамәлләр.

     VIII сыйныфта мәгърифәтче язучы Ф.Кәримнең “Салих бабайның өйләнүе” дигән хикәясе дә укучыларга нык йогынты ясый. Хикәянең төп герое – Салих бабай. Ул тормышның ачысын-төчесен татыган өлкән яшьтәге кеше булуга карамастан, малайларга үз тиңе итеп карый, аларны кыяр белән сыйлый, иң мөһиме, балаларның рухын, зиһенен баета торган хикәятләр, әкиятләр сөйли. Икенче сүз белән әйткәндә, ул аларны тәрбияли.

     Ләкин бабайның малайларга ошамый торган бер гадәте бар: ул борынына тәмәке сала, нәтиҗәдә төчкереп-йөткереп аларга шактый ук мәшәкать тудыра. Салих бабайның шушы кимчелеге аша укучы күңеленә мөһим фикерләрне сеңдерергә тырышам: чир китә - гадәт кала; яшьлектә өйрәнгән гадәт, яхшымы ул, начармы, кешене гомере буе озата бара. Шуңа да  яшьлегеңдә начар гадәтләргә өйрәнмәскә тырыш! Салих бабай үз гомерендә бик күп укыган. Хәтта  ышануы да кыен: ул шәкертләр белмәгән француз әсәрләреннән дә хәбәрдар. Картның сөйләү осталыгы китаплар укудан булуын әйтеп үтәм.

     Салих бабайның очраклы рәвештә танышкан, соңыннан берсенә күңеле төшкән кызларга мөнәсәбәтен генә карыйк. Никадәр сафлык, хөрмәт һәм хатын-кызны изгеләштерү бар аңарда! Хәзерге буын яшьләрендә бу сыйфатлар бик аз, бик аз шул.

     Алда әйткәнемчә, әдәбияттан һәр дәрес укучыларда уңай әхлак сыйфатлары булдыруга хезмәт итәргә тиеш.

Байлангар урта мәктәбе

Милли традицияләр аша әхлаклылык тәрбияләү.

Нәҗмиева Ф.З.