Халык җәүһәрләре
Предварительный просмотр:
Байлангар авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе
Халык җәүһәрләре
(Татар халык авыз иҗаты буенча үткәрелгән
сыйныфтан тыш чара)
Нәҗмиева Ф.З.
Тема: Халык җәүһәрләре
( Татар халык авыз иҗаты буенча үткәрелгән сыйныфтан тыш чара )
Максат: Фольклор буенча укучыларның белемнәрен системага китерү, фикерләү сәләтен үстерү, халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү
Җиһазлау: Халык авыз иҗатына багышланган китаплар, сыйныф бүлмәсе шарлар белән бизәлә.
Әзерлек этабы: Укучылар әдәби темага кроссворд төзеделәр, татар халык мәкаль - әйтемнәре белән таныштылар, бәетләр, мәзәкләр өйрәнделәр .
Уен барышы
“Дөресен генә әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул “, - дип язды сөекле шагыйребез Г. Тукай. Аның шулай икәнен без халык авыз иҗаты әсәрләрендә күрәбез. Бу чарабыз халык авызы иҗатына багышлана.1 нче сентябрьдән мәктәпләргә укырга килү белән әдәбият дәресләрен халык авыз иҗатын өйрәнүдән башлыйбыз. Бу тикмәгә генә түгел, чөнки фольклор – сүз сәнгатенең башлангычы, халкыбызның буыннан -буынга, авыздан – авызга күчеп сөйләнә торган, аның фикер байлыгын, сүз тапкырлыгын чагылдыра торган рухи хәзинәсе .
Бу дәресне без “Могҗизалар кыры “ уены рәвешендә оештырабыз .Уенда катнашу өчен сезгә әдәби кроссвордлар төзеп килергә кушылган иде. Минем кулга барысы 16 эш килеп керде. Ә иң яхшы кроссворд төзүчеләр бу уенда катнашу мөмкинлеге алдылар. Менә алар кемнәр (укытучы исем фамилияләрне атый, эшләрне күрсәтә).
Уенны алып баруда миңа ярдәм итә классыбыз отличникларының берсе – үзе усал, үзе сөйкемле (нәкъ Такташның “Алсу”ындагы кебек) алыштыргысыз (укучының исем-фамилиясе әйтелә)
1 нче уен .
Беренче уенда катнашучыларны сәламлибез.Укучылар, уен өстәле янында урыннарыгызны алыгыз. (Алып баручы уен барышында катнашучыларга бәяләмә бирә)
Бирем: Халык авыз иҗаты жанры. Икенче төрле аны “картлар сүзе” дип тә йөртәләр, чөнки алар күп яшәгән ,акыл туплаган өлкән кешеләр фикере кебек, тормышның хикмәтле якларын аңлатып бирәләр.Ул энҗе бөртеге кебек үтә җыйнак жанр, аңа шигърилек хас.
- Мәкаль.
- Хәзер, укучылар, Сезне сынап карыйк, мәкаль - әйтемнәрнең бер өлешен мин әйтәм, ә Сез дәвам итәсез .
- Эшләгән үлмәс , ... ( эшләмәгән көн күрмәс ) .
- Йөз сум акчаң булганчы , .... ( йөз дустың булсачы )
- Сабыр төбе - ... (сары алтын ).
- Аерылганны аю ашар , ... (бүленгәнне бүре ашар ).
Ял итеп алу. Бер укучы сөйли:
- Минем 80 яшьлек әбием бар, ул үзенең сөйләмендә бик күп мәкаль - әйтемнәр кулланырга ярата. Бер китапка да кертелмәгән мәкаль- әйтемнәр бар аның телендә. Берсен сезгә дә әйтеп карыйм . Кем дөрес итеп мәгънәсен аңлата, шуны бүләк көтә. “Кисәү озын булса, кул пешми “
2 уен.
Икенче уенда катнашучыларны сәламлибез .
Бирем .Фольклор әсәре. Гадәттә ил тормышындагы, кешеләр язмышындагы аяныч, фаҗигале хәлләрне тасвирлый, гыйбрәт, сабак алырга өйрәтә
- Бәет
- Булдырдың! Без нинди бәетләр өйрәндек ? Тагын нинди бәетләр ишеткәнегез, укыганыгыз бар ?
- Укучылар җавабы .
Ял вакыты. Бер укучы сөйли :
- Минем бабам поездга кысылып үлгән. Мин сезгә бабама багышлап чыгарылган бәетне укып күрсәтәм.
Икенче укучы “Сак –Сок бәете”н әйтә .
3 Уен
Бирем. Халык авыз иҗаты әсәрләренең үзенчәлекле Жанры . Ул –кыска күләмле , көтелмәгән чишелешле , юмор һәм сатирага нигезләнгән чәчмә әсәр.
- Мәзәк
- Кем мәзәк сөйләргә тели? Ярар, үзем сөйлим, ә сез уйлый торыгыз.
Замана килене .
Өйдә тотарга су беткән . Әби белән бабай чиләк тотып ишек алдына чыкканнар да тарткалашалар икән .
- Суга мин барам .
- Юк, үзем барам , - дип .
Ә бу вакытта килен өйдә көзге алдында бизәнеп маташа икән .Тәрәзәдән башын тыккан да:
- Нигә бала –чага шикелле юкка тавышланасыз. Алдан берегез алып кайтсын, аннан икенчегез барыр, - дигән килен.
Нәтиҗә : Картлар белән яшьләр арасындагы мөнәсәбәт моңсу көлү тудыра.
- Я, кайсыгыз мәзәк сөйли ?
- Укучылар мәзәкләр сөйлиләр.
Тәнәфес. Әйдәгез, уйнап алыйк . Укучылар арасында киң таралган, яратып уйнала, игътибарлы булуны сорый торган уен – “Очты –очты каргалар” уены
Тамашачы белән уен .
Бирем .Түбән классларда без яратып укый торган әкият герое .
- Таңбатыр
- Укучылар , нинди әкиятләр беләсез?
- “Үги кыз “, “Гөлчәчәк “, “Галәветдиннең сихерле лампасы “ һ. б.
- Өч уенның да җиңүчеләрен финалга чакырабыз .
Бирем. Халык авыз иҗаты әсәрләрен җыеп , фәнни өйрәнеп, туплап чыгаруда үзеннән бик зур өлеш керткән галим. Татарстанның халык язучысы.
- Н. Исәнбәт
Йомгаклау. Шулай итеп, укучылар, без бүген татар халык авыз иҗатының нинди жанрларын искә алдык инде?
- Мәкаль - әйтемнәр .
- Бәетләр.
- Мәзәкләр.
- Әкиятләр.
Тагын нинди төрләре бар?
- Җырлар.
- Табышмаклар.
- Дастаннар.
- Такмак –такмазалар керә