Инновационная деятельность на базе КФУ

Александрова Миннегуль Имамовна

  В  рамках работы на РИП "Актуальные проблемы реализации ФГОС общего образования" по теме «Формы, методы, приемы и средства организации педагогического процесса», предлагаю вашему вниманию авторские работы.  Надеюсь, материал будет интересен и полезен моим коллегам.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәрес эшкәртмәләре

 

“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче

Питрәч беренче гомуми урта белем бирү мәктәбе “          

                      Ачык дәрес планы

                Тема : Саннарның ясалышы

                 Укытучы :  Александрова М.И.

                                          2016 нчы ел

  Тема:  Саннарның ясалышы.

           Дәреснең максаты :

           1.Укучыларны тамыр, кушма, тезмә, парлы саннар     белән таныштыру;

   2.Әлеге саннарны сөйләмдә һәм язуда кулланырга өйрәтү, өлеш санының     рус теленнән аермалы укылышын билгеләү;

           3. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән  уртаклашырга

           өйрәтү, күзәтү,   хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү.

   4. Туган як табигатенә, якташ язучылар иҗатына  мәхәббәт  тәрбияләү.

   Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

                   Дәреснең методлары: аңлату, әңгәмә,  өлешчә эзләнү,  иҗади эш, сингапур    

        структураларын куллану

Материал:

   Н.В.Максимов,  М.З.Хәмидуллина. Татар теле. 6 нчы сыйныф (рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен дәреслек), Казан,”Мәгариф” нәшрияты,2010.

Җиһазлау: ноутбук, мәкальләр язылган карточкалар, плакат, терәк сүзләр язылган карточкалар, Татарстан табигате  темасына кагылышлы рәсемнәр, экран, ноутбук, китаплар, менеджметлар.

                           Дәрес барышы.

               1..Дәрес үткәрү өчен уңай халәт булдыру

2.Игътибарны туплауга уен “Яшерелгән санны тап”.

Кунак, йөзек, бертуган, көч, бишек, фикер, көчек.

                3.Санлы ребусны чишү

6н    -алтын                   100ек    -йөзек               1дәм - бердәм

К3   - көз                        5мәт -   бишмәт             1лек -берлек

Т10   -тун                     100ү    - йөзү                   1үк    - берүк

5ек    -бишек                

                Белемнәрне актуальләштерү.

             - Укучылар без сезнең белән сан сүз төркеме турында өйрәнүебезне дәвам итәбез. Яңа теманы өйрәнергә керешкәнче ,белемнәребезне тикшереп карыйк әле.

   Тикшерү өчен без сингапур структурасыннан файдаланырбыз.Ул ФИНКИН МЭПС дип атала. Сезнең алдыгызда карта –шар төшерелгән рәсем .Уртадагы  шарга без өйрәнә торган сүз төркеме атамасы язылган. Янәшәдәге шарларга сез сан сүз төркеменә хас булган үзенчәлекләрне язып чыгыгыз.

- Хәзер тактага карыйбыз һәм тактада бирелгән карта – шардагы язмалар белән чагыштырабыз. Кем сан төркемчәсенең үзлекләрен төгәл исендә калдырганлыгын билгелибез. Тагын бер кат түбәндәге сораулар белән өйрәнелгән материалны ныгытабыз.

1. Сан нәрсәне белдерә?

   а) предметны;

   б) предметның   билгесен;

    в) предметның санын,исәбен.

2. Сан  нинди сорауларга җавап бирә?

   а) күпме? ничә? никадәр? ничәү? ничәшәр? һ.б. 

   б) кем? нәрсә?

   в) нинди? кайсы?

3. Сан белән ачыкланган сүз ничек атала?  

   а) сыйфатланмыш;

   б) аныкланмыш;

   в) саналмыш.

4.Гасырлар, даталар нинди  цифрлар  белән  языла?

 а) I, V, X, L, C, D,M-   рим цифрлары белән;

  б) 1,2,3,4,5,6,7,8,9-  гарәп санары белән;

  в ) мең,ун, сигез,алты – сүз белән.

   III. Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.

  1. Ясалышы  ягыннан саннарны өйрәнү (плакатка язылган).

          а) бер, ике, илле, йөз, тугыз мең, миллион, туксан;

          б)   унбер, унике.унөч, ундүрт, унбиш, уналты, унҗиде,унсигез, унтугыз;  

          в)  ике – өч, унар-унбишәр, биш-алты, алтмышлап- җитмешләп,          

        г) егерме бер, алтмыш биш, бер мең тугыз йөз илле, биш йөз егерме сигез, ике йөз биш;

            биштән  бер(1/5), алтыдан өч (3/6).  

- Тактага карагыз әле, монда нинди сүз төркеменә мисаллар язылган? Ясалышы ягыннан болар нинди саннар икән? Беренче юлны укыйк әле.  Бу юллар ничә кисәктән, тамырдан тора ?

- Әйе, бер сүздән, ягъни тамырдан гына. Димәк, бу саннар ничек атала? (тамыр саннар).

-  Икенче юлда язылган саннарга игтибар итегез әле.Алар ничә тамырдан тора һәм ничек язылалар?

- Өченче юлдагы саннарга игътибар итик әле. Алар ничә сүздән тора һәм ничек язылалар? (ике яисә берничә тамыр саннан тора һәм тезелеп аерым язылалар.) Димәк, алар тезмә саннар

  Дүртенче  юлдагы  саннарга игътибар итик әле. Бу саннар ике саннан торалар һәм сызыкча аша язылалар. Димәк, бу юлда парлы саннар .

- Өлеш саннарына игътибар итик әле. Саннарның язылыш һәм әйтелешендә аерма бар . Рус телендә сез аларны «дробные числительные» дип өйрәнәсез. Өлеш саны рус телендә аерым төркемчә итеп карала, ә татар телендә ул микъдар саны  төркемчәсенә керә. Укылышы да рус теленнән аермалы. Рус телендә 2/5 (два/ пятых), ә татар телендә ваклаучысыннан башлап 2/5 (биштән ике) дип укыла. Килеш белән төрләнгәндә, өлеш санының санаучысы гына төрләнә, ә ваклаучысы чыгыш килешендә кала (мисаллар китерү).Мәсәлән : Бакчаның дүрттән беренә җиләк утырттык.

  1. Кагыйдә уку (нәтиҗә ясау). 85-86 нчы битләр.
  2. Физкульминутка. Структура “Чоп чилли Чоп чилли Чоп чилли чоп”.(Сингапур структурасын кулланып үткәрелә).
  3. Дәреслектәге күнегүләрне эшлибез .140 нчы күнегүдәге саннарны сүз белән әйтергә.
  4. Татарстан табигате турында рәсемнәр карау һәм әңгәмә үткәрү.

1.Сез Татарстан табигате турында нәрсәләр беләсез ?

2.Безнең якларда нинди агачлар үсә?

3. Питрәч авылы янында нинди урман үсә?

4.Яшеллекне арттыру өчен сез ниләр эшлисез?

6. 141 нче күнегүдән саннарны күчереп язарга һәм ясалышлары буенча төркемен билгеләргә.

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Хәзер өйрәнгән материалны ныгыту өчен  тагын сингапур структурасына мөрәҗәгать итәбез һәм  Карта – агач төзибез (ФИНКИН МЭПС). Тактадагы схемагага  карыйбыз,  бүгенге материал буенча  тутырабыз  һәм тикшерәбез.

1нче рәт – саннарның ясалышы,

2 нче рәт – ничек языла;

3 нче рәт – ничә сүздән тора;

4 нче рәт-  мисаллар

     

  1. Сингапур структурасын куллану : СЭЙМ БАТ ДИФЭРЭНТ

Тактага карагыз әле. Анда нинди сан язылган. ? Сез хәзер түбәндәге сүзләрне кулланмыйча бу санны нәрсәгә охшатуыгыз турында 3әр сүз языгыз. Кулланырга ярамый торган сүзләр : сан, овал, ноль, түгәрәк, шар. (Мисаллар : баш, тәрәзә, сушки , ипи, кояш,туп ) Сүзләрне  укып, бертөрлеләрен бергә җыябыз ,  укыйбыз ,бәялибез , тавышларны саныйбыз һәм иң охшаган 3 сүзне билгелибез. ( Мәсәлән : 2нче номерлы укучы сүзләрне укый һәм тавышларны саный). Структура ФИСТ ТУ ФАЙФ.

        

  1. Иҗади  биремле  эш (карточкалар белән эшләү ).

Өч йөз алтмыш бала каз,

Кырык сигез ана каз,

Унике аккош , бер торна,

Аны белмәсәң җир тырна. (тәүлек , атна, айлар, ел.)

Алты аягы бар, алып түгел,

Дүрт күзе бар, дию түгел,

Аркасында кылдан җебе,

Эрләп суккан җебе түгел. (Үрмәкүч)

Саннарның ясалыш буенча төркемнәрен билгеләргә.

Дүрт татар, дүртесе дә бер чиләк төбенә атар.

Гавай телендә 12 генә хәреф бар.

Греция гимнда 158 юл бар.

5. Мәкальләрнең икенче өлешен әйтергә, мәгънәсен ачыкларга; саннарны табып, ясалыш төрен билгеләргә.

Җиде кат үлчә, … (бер кат кис).

Мең сум акчаң булганчы, …(мең дустың булсын).

Ике куян артыннан кусаң , …(берсен дә тота алмассың).

       6 “Табышмак әйтәм тап!”  - уены.

Мең шырпыга бер лампа.(ай )

Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

Дүрт кешегә бер эшләпә.(өстәл)

Бер кеше ике юлдан бара.(чалбар)

Башы бер,күзе унике.(сәгат)

Бер йомгакта мең энә.(керпе)

Бер чүлмәктә ике төрле май.(йомырка)

Төбе бер,башы мең.(агач)

Микс Фриз Групп

Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез сорауларның җавабына карап берләшергә тиеш буласыз. 1.Ике икең ничә ? (Дүрт ) 2. Сыйныфта ничә тәрәзә бар ? (Өч). 3.Класста ничә малай бар? (Дүрт).Икегә өчне кушкач ничә була?(Биш)

IV. Йомгаклау өлеше.

1.Рефлексия.

-Нәрсәне белә идем?

-Нәрсә яңалык булды?

2. Билгеләр кую.

 V. Өй эше  Саннар кертеп “Безнең нарат урманы ” исемле кечкенә хикәя төзергә.

       Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы  “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

         7 нче сыйныфның  татар төркемнәрендә үткәрелгән дәрес планы.

Тема :   “Үткән заман хикәя фигыль”

Укытучы : Александрова М.И.

                               

                       

                                        2015-2016 нчы уку елы.

Тема: Үткән заман хикәя фигыль.

Максат : 1 Үткән заман хикәя фигыль, аның үзенчәлекләре турында аңлату.

                2. Сөйләмдә фигыльләрне дөрес куллану, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

                 3.Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйләшү.

Җиһазлау: 1.Дәреслек  Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова. Татар теле.

7 класс.

                   2. Хикәя фигыль- плакат.

                   3.Шигырьләр язылган карточкалар.

                   4.Ноутбук, компьютер.

Дәрес тибы : Катнаш.

Дәрес  барышы :

                    I.Оештыру өлеше.

                     1.Исәнләшү.

                     2.Дәрестә булмаган укучыларны билгеләү.

                     II.Актуальләштерү.

Укытучының кереш сүзе:

-Укучылар без алдагы дәресләрдә сезнең белән хәзерге заман хикәя фигыльләр, аларның үзенчәлекләре белән таныштык. Хәзер без сезнең белән үтелгән теманы искә төшереп үтәрбез.

 1 Хәзерге заман хикәя фигыльләр турында нәрсәләр беләсез?

    (Финк –райт – раунд робин структурасын куллану.

 Укучыларга  сорау бирелә һәм укучылар  һәрберсе шул сорауга җавапларын уйлыйлар , язалар һәм фикер алышалар. Соңыннан бер укучы йомгаклап нәтиҗә ясый).

 2. Карточкалар белән эшләү.

 Бирем : Фигыль нигезенә хәзерге заман хикәя фигыль кушымчаларын куеп языгыз.

Җәйнең матур киче кил....

Алтын сибеп кояш иң... ,

Тирсә буен моңга күм...,

Ә егетләр ат эчер...

Шаулап аккан улактан.

Сызгырып ат сугар... ,

Матур кызлар су ал... ,

Бер карасаң- оял ... ,

Бер карасаң – елма(й )... ,

Чулпан кебек ерактан.

(Шәйхи Маннур)

 ( Сималтиниус  раунд тэйбл структурасын куллану. Карточкалар белән эшләү, биремне үтәү һәм карточкаларны  бер-берсенә тапшыру

Җавапларны уку, нәтиҗә чыгару.)

III. Яңа материалны аңлату.

-Укучылар, игътибарыгызны плакатка юнәлтегез әле. Анда язылган җөмләләрне укыгыз һәм фигыльләрне табыгыз һәм аларга сорау куеп карагыз. Бу  фигыльләр нинди кушымчалар ялганып ясалды ?

(Плакат өстендә эшләү. Плакаттагы җөмләләрне уку, фигыльләрне табу. Аларга сораулар куеп карау.)

 Үткән заман хикәя фигыльнең үзенчәлекләре белән танышу.

1.Үткән заман хикәя фигыль сөйләүче сөйләп торган вакыттан алда булган эш яки хәлне белдерә. Аның ике төре бар : Билгеле үткән заман,билгесез үткән заман. Билгеле үткән заман хикәя фигыль тамыр яки ясалма нигезгә    - де.-ды, -ты ,-те кушымчалары ялганып ясала. Нишләде ?   нишләмәде?сорауларына җавап бирә. Барлыкта , юклыкта килә, зат -сан белән төрләнә.

2.Дәфтәрләрегезгә бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз.(Число һәм тема тактага язып куела.)

3.Дәреслек белән эшләү . 118 нче күнегүнең 1 нче һәм 2 нче өлешендә бирелгән билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне  күчереп язу: Көлде, булды, көлмәде , чапмады, җырлады, биеде, сөйләде, бетте, чаптылар. (Раунд тэйбл структурасын куллану.Укучылар чиратлап бер биттә фигыльләрне язалар , бер укучы укый )

4.119 нчы күнегүне уку, үткән заман хикәя фигылләрне табу: ияләштек, өйрәтте. Әңгәмә үткәрү.

1.Бу күнегүдә нәрсә турында сүз бара ?

2.Әдәпле бала нинди була?

3.Ул зурларны ничек сәламли?

4. Сез әдәпле балалармы ? Ничек уйлыйсыз ?

IV Материалны ныгыту.

Укучылар ,без бүген билгеле үткән заман хикәя фигыльләр белән таныштык.Сез аның турында нәрсәләр белдегез?. Билгеле үткән заман хикәя фигылләрнең нинди үзенчәлекләре бар? (Микс пэа шэа структурасын куллану. Музыка уйный. Музыка туктагач, алар парлап басалар һәм бер –берсе белән бирелгән сорау буенча фикер алышалар.)

V Дәрескә йомгак. Билгеләр кую.

 VI Өй эше.Укылган әдәби әсәрдән  билгеле үткән заман хикәя фигыль кергән 3җөмлә язып килергә.



Предварительный просмотр:

           

         Сыйныфтан тыш үткәрелгән чаралар

Гомуми белем бирүче муниципаль бюджет учреждениесе

“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе ”.

                                     Тема : “Сез Тукайны беләсезме ?”

        Класстан тыш үткәрелгән чараның- викторинаның сораулары .

                   (Шагыйрьнең олуг юбилее -130 еллыгына карата)

                Катнаштылар: 6а,б сыйныфы укучылары

     

         

                     Укытучы : Александрова М.И.

                                        2015 -2016 нчы уку елы.

     1.Г.Тукайның туган көне  кайчан?

     2.Ул кайда туган?

     3.Шагыйрьнең әтисенең һәм әнисенең исеме ничек?

     4.Габдулланың балачагы нинди авыл – шәһәрләрдә уза?

     5.Казан шәһәрендә  Габдулла Тукай музее ничәнче елда ачыла?

     6.Музейда шагыйрьнең нинди шәхси әйберләре саклана?

     7.Татарстан Республикасында Г.Тукайга багышланган 3 музей бар.    

      Алар кайда урнашкан?

       8.Г.Тукайның нинди шигырьләрен беләсез?

       9. Әдипнең кайсы әсәрендә карак малай һәм су анасы бар?

       10. “Тукай ”  романын кем язган?

       11.Г.Тукайның үзе исән чагында ничә китабы басыла?

       12.Шагыйрьнең “Су анасы” әкиятенә нигезләнеп композитор    

        Ә.Бакиров   язган балетның исеме ничек?

        13. “Су анасы” әсәре кайчан языла?

         14. Шагыйрь әсәрләрендә урын алган мифологик образларны атагыз.

         15.Г.Тукайның бер шигырен яттан сөйләгез.

        16. Г Тукайның бер әсәренә иллюстрация ясагыз.

      Гомуми белем бирүче муниципаль бюджет учреждениесе

“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе ”.

                                     Тема : “Туган ягым- Питрәч”

        Класстан тыш үткәрелгән чараның план- конспекты .

                Катнаштылар:

     1.Районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

     2.6,9б сыйныфы укучылары.

         

     Укытучы : Александрова М.И.

                  Алып баручы .

            Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар, журналистлар! Без бүген сезнең белән матбугат конференциясенә җыелдык.  Без Питрәч районында яшибез, укыйбыз, эшлибез. Димәк районыбызның тормышы ,уңышлары белән без даими кызыксынып торырга тиешбез.

                Безнең сөйләшүнең темасы “Туган ягым – Питрәч ” дип атала.

               Максатыбыз : төбәкнең бай тарихы, күренекле шәхесләре , табигате турында  күбрәк  мәгълүмат туплау һәм бу  турында башка төбәк кешеләренә  дә җиткерү. Шуңа күрә без бүген матбугат конференциясенә җыелдык та.

             

                   Иң элек килгән кунаклар ,журналистлар белән танышып үтик.

Музей хезмәткәре:

 Китапханәче  :  

Мәдәният хезмәткәре  :

Статистика бүлеге мөдире :

“Алга ”газетасы хәбәрчесе   һәм “Питрәч” телевидениесе операторы

“Мәгърифәт” газетасы  хәбәрчесе:

 “Татарстан яшьләре ”газетасы  хәбәрчесе :

Яшь артистыбыз:

                                                  Туган илкәй!

                                                  Туган җиркәй!

                                                  Бу исемдә язгы таңнар,

                                                  Бу исемдә  җанга рәхәт

                                                  Татлы моң бар.

                                                  Бу исемдә киләчәгем, бәхетем минем

                                                  Мәңге яшә ,мәңге балкы

                                                  Туган илем,

                                                  Туган җирем,

                                                  Питрәчем минем!

                                                   Син тәүге кат баскан җирем,

                                                  Кояшым,таңым минем.

                                                  Син – шат булып үскән җирем

                                                  Ватаным – даным минем,

                                                  Питрәчем – туган җирем!

                                             

                 Сөйләшүне түбәндәге юллар белән башлап җибәрик әле.

                                          Туган өен белмәгән ,

                                      Туган авылын белерме?

                                      Туган авылын белмәгән   ,
                                     Туган илен белерме?..

         Бу сүзләрдә тирән мәгънә ята бит.Әйе, чыннан да шулай бит: туган авылының, туган өенең, үз әти- әнисенең, туганнарының кадерен белгән кеше генә туган илен, туган җирен, туган халкын яратырга, аның турында кайгыртырга, киләчәге өчен борчылырга мөмкин . Ә үзеңнең кем икәнлегенңе беләсең килсә, туган ягыңны, туган авылыңны  исеңә төшер, шунда -балачагыңа әйләнеп кайт . Атаклы язучы Антуан  де сент Экзюпери әйткәнчә “Без барыбыз да балачактан”. Бу чыннан да шулай . Кем генә булсак та – шагыйрьме, язучымы, атаклы галимме , әллә бер гади эшчеме- без еш кына балачакка әйләнеп кайтабыз.Кеше кем генә булса да, күренекле шагыйрьме ул, яисә гади эшчеме, укытучымы ул ,барысы өчен дә  туган ягына бурычлы. Чөнки беренче адымнарын ул шунда ясаган, шул якның чишмә суларын эчеп үскән, шул якта беренче тапкыр кечкенә генә булса да уңышка ирешкән.”Үткәне юкның- киләчәге юк, ”- дигәннәр бит борынгылар.Ә безнең туган ягыбыз,туган җиребез,безнең балачагыбыз үткән як – ул Питрәч ягы, Питрәч төбәге.

 

            Ә хәзер сүзне журналистларга сүз  бирик

           ” Алга” газетасы корреспонденты  . 

           -Нинди соң ул Питрәч,аның тамырлары кая барып тоташа?

Питрәч районының оешу тарихы турында сөйләп үтсәгез иде.

     

        Сүзне музей хезмәткәренә  бирәбез.

      Питрәч районы ВЦИК карары белән 1930 нчы елның 10 нчы августында оештырыла. 26 августта Питрәчтә 1нче партия конференциясе уздырыла. Анда 36 делегат катнаша. ВКП(б)райкомы секретаре итеп А.С.Антонов сайлана.Ул 1933 нче елга кадәр эшли. Районда беренче колхоз Свобода авылында төзелә. Питрәчнең үзендә күмәк хуҗалык 1929 нчы елда төзелә.Аңа “Кызыл Питрәч” исеме бирелә. 1934 нче елда коллективлашу төгәлләнә.108 колхоз төзелә. Питрәч районының үзәге Питрәч авылы.Тарихи мәгълүматларга караганда 1650 нче елда биредәге авылларның берсе Питрәч исемле була.Бу исем турында ике төрле караш бар. Беренчесе : имештер бу төбәктә “пестрец ” дигән гөмбә үскән,авыл халкы аны Казанга илтеп сата торган булган.Казанда гөмбәчеләрне “пестрецлар” дип йөрткәннәр,соңрак бу кушамат авыл исеменә әйләнгән. Икенчесе : авылга күп төрле һөнәрчеләр нигез салган.Алар “Пестрые” дип йөртелгәннәр. Шуннан авылны да Пестрецы дип атый башлаганнар,ягъни “чуар “дип атаганнар. Хәзерге вакытта Питрәч районында 73 авыл, 22 авыл советы, 18 авыл хуҗалыгына караган предприятие,42  мәктәп,балалар бакчалары ,63-культура йортлары ,клублар,36-сәламәтлек саклау учреждениеләре исәпләнә.,Быел Питрәч районы оешуга 80 ел тулды. Районыбыз 80 еллык юбилеен билгеләп үтте.Хәзерге вакытта Питрәч районының үзенең гербы ,флагы бар .Яңа герб һәм флаг 23 майда 2007 нче елда кабул ителде.

       “Мәгърифәт” газетасы хәбәрчесе :

          - Питрәч районы бик матур урынга урнашкан.Аның табигате турында берсеннән – берсе матур җырлар, шигырьләр иҗат ителгән .Аның табигате белән дә таныштырып китсәгез иде.

       

 Китапханәче  сөйли.

      Чыннан да  Питрәч үзенең матур табигате белән аерылып тора .Ул Татарстанның төньяк – көнбатыш ягына урнашкан.Ул Лаеш, Биектау, Арча,Теләче, Балык Бистәсе районнары белән чикләшә. Барлыгы 1341 кв.км мәйданны били. Казаннан якынча 40 км ераклыкта. Питрәчнең табигате бик матур. Питрәч буйлап мул сулы Мишә елгасы, Сула ,Үшнә, Нурма елгалары ага. Мишә елгасы буенда карап туймаслык төз, зифа чыршы- наратлары белән , кош – кортлары, җиләк – җимешләре белән шаулап нарат урманы үсеп утыра. Табигатебезнең матурлыгы, гүзәллеге турында яшь шагыйрәбез Луиза Янсуар кебек матур итеп әйтеп бирүче булмас.Тыңлагыз әле, нинди матур, күңелгә ятышлы сүзләр

      Туган якның һәрбер җире якын,

      Таныш миңа алсу иртәләр.

      Кояшлы көн ,айлы кичләре дә,

      Ап –ак төннәр сине иркәләр.

      Чишмәләрең кабатланмас моңлы,

      Туган ягым -газиз үз илем.

       Ә суларың балдай татлы инде

       Нәрсәдә соң сере әйт,җирем

       Туган якның табигатен бигрәк

       Бер ходаем өзелеп яраткан.

       Бөдрә таллар ,зифа чыршы, нарат

       Серле хисләр мулдан тараткан...

        ” Алга” газетасы корреспонденты:.

           -Шушы матур табигатьле  Питрәчтә яшәп көн күрүче кешеләр , хезмәт сөючән халкы турында сөйләп китегез әле.

 Питрәч халкы турында да күбрәк беләсе иде бит.

           Статистика бүлеге мөдире :

  Ә Питрәчнең уңган,булган кешеләре турында сөйләми калу мөмкинме соң?

     Питрәчнең халкы елдан –ел арта бара. Районыбызда барлыгы 30 мең   кеше яши. Шуларның 8 меңгә якыны Питрәчнең үзендә көн күрә.

Питрәчнең төп халкын татарлар һәм руслар тәшкил итә.Татарлар барлык халыкның 57%, ә руслар-40% алып тора. Билгеле районыбызда башка милләт халыклары да бар, алар район халкының 3% тәшкил итәләр. Төрле милләт халыклары дус һәм тату яшиләр. Хәзерге вакытта районда 73 авыл бар. Аларда 10285 шәхси хуҗалык тупланган. Район халкы игенчелек һәм терлекчелек, кошчылык, урманчылык белән шөгыльләнә. Билгеле Питрәчнең халкы турында шигырь юллары белән әйтеп үтмичә мөмкин түгел

Җырларыбыз юмарт,ә халкыбыз

Кунакчыл һәм олы җанлылар

Сүзгә бераз саран булсалар да

Сыйга мул һәм эштә данлылар

Мишә дулкынлана,ярларында

Күкрәп иген үскән чакларда

Хезмәтләре белән дан казанган

Кешеләр яши безнең якларда.

     

            “Мәгърифәт” газетасы хәбәрчесе :

     - Быел Бөек җиңүгә 70 ел тулды. Ә Питрәч ягы ул бит илебезгә 3 Советлар Союзы биргән як бит ул.

  Алар турында да мәгълүмат алып китсәк яхшы булыр иде.

.

    Күз яшьләрен җырлар белән юып,

   Ир – егетләр яуга киттеләр!

   Юлдан ,бәлки, кире кайтыр диеп,

   Якыннары зарыгып көттеләр.

       Тик яуга киткәннәрнең барысына да туган якларына әйләнеп  кайту мөмкин булмады шул. Питрәч районыннан сугышка 6785 кеше китә. Шуларның 5685 е сугыш кырларында ятып калды. Питрәч ягы илгә 3 Советлар Союзы Герое биргән як ул.Аларның исемнәре алтын хәрефләр районыбыз тарихы язмаларына  кертелгән.Менә алар-Гаврилов Петр Михайлович- Әлбәден егете, Неялово авылы егете Осипов Василий Иванович һәм Кокушкино егете сугыш һәм тыл каһарманы Галимҗан Камали улы Камалиев. Аларның исемнәрен мәктәпләргә , урамнарга биреп мәңгеләштерделәр.     Күн авылы мәктәбе дә хәзер П.М.Гаврилов исемен йөртә. Әлбәдән авылында П.М. Гаврилов музее ачылды.  Билгеле без бүген хәрби бурычларын Әфганстанда    үтәгән һәм гомерләрен биргән яшьләребез турында әйтми кала алмыйбыз. Менә алар: Кирюшин Николай Дмитриевич,Мәрхабин Илдар Илгиз улы,Перчков Евгений Александрович,Саликеев Геннадий Николаевич . Питрәчнең бер урамына Перчков Евгений Александрович исеме  бирелде. Баскетбол буенча Саликеев Геннадий Николаевич призына ярышлар үткәрелә . Аларның исемнәре алтын хәрефләр белән район тарихы битләренә язып куелган.

       “Татарстан яшьләре ” газетасы хәбәрчесе :. Мин яшьләр газетасыннан булу сәбәпле мине күбрәк төбәгегездән чыккан кәренекле кешеләрегез ,яшь талантларыгыз кызыксындыра. Шул турында бераз мәгълүмат биреп китсәгез яхшы булыр иде.

        Мәдәният бүлеге мөдире:

  Питрәч ягы талантларга да бай.  Питрәч ягыннан чыккан язучыларыбыз, шагыйрьләребез, артистларыбыз, галимнәребезнең һәркайсы турында аерым бер китап язарга мөмкин булыр иде. Питрәч төбәгеннән чыккан галимнәребез Петр Макаров, Геннадий Морозов, Анатолий Макаров, Николай Максимовлар үзләренең фәнни эшчәнлекләре белән билгеле кешеләр. Алар югары уку йортларында эшләп төбәгебезнең данын арттыралар. Ә татар теле галиме Николай Максимовның дәреслекләре безгә татар теленең матурлыгын, камиллеген аңларга ярдәм итә, телебезне тагын да яхшырак белергә булыша. Хәзер яшь талантыбыз башкаруында  җыр тыңлап үтик әле.

                          Җыр “Татар теле

Композитор- җырчы Зөфәр Хәйретдинов, җырчыларыбыз Илнур  Ильмаметов-Нуриев, артистларыбыз Ринат Әюпов,  Айдар, Раушания, Фердинанд Хафизовлар, язучыларыбыз,шагыйрьләребез,журналистларыбыз  Мәүлә Колый, Сафа Сабиров, Ринат Рәхимов , Камил Кәримов, Мөхәммәт Садыйков, Павел Апушев, Луиза Янсуар, Мәгъсүм Гәрәев, Михаил Апушевлар-  Питрәчне ил – көн алдында танытуга зур өлеш керттеләр һәм кертәләр. Ә хәзер әйдәгез аларның кайбер әсәрләрен тыңлап үтик.

Мөхәммәт Садыйков “Мәүлә Колый”

 Туган ягыбызның шигъри җаны

Пәйгамбәрдәй изге ,олы да.

Кол Галиләр, Кол Шәрифләр заты

Алла колы,шигырь колы да.

Тир агызып кырда иген иккән,

Игенчегә язган мәдхия:

“Кулыкара,әммайөзепакъ”,-дип
Аның хезмәтенә баш ия.

Ул шигърият ханы булып калган,

Титул алган мулла булып та .

Шагыйрь гомере гүзәл шигырьләрдә,

 Ә шигырьләр гомере–халыкта.

Шагыйрь йөрәгендә- ил язмышы,

Тынгылык юк җанга бер минут.

Колыйга да мирас булып күчкән

 Кол Галиләр яккан шигъри ут.

    Питрәчнең матур табигате , уңган кешеләре турында кемнәр генә җырламаган да, кемнәр генә сөйләмәгән. Нинди генә матур җырлар, әсәрләр иҗат ителмәгән. Мәсәлән халык җыры “Питрәч таласы”, Хәния Фәрхи иҗат иткән “Сагынам сине ,Питрәч”, Илсур Хөснетдинов язган “Питрәч кичләре”, Зөфәр Хәйретдинов иҗат иткән ”Эх ,Питрәчкәем” һәм башкалар,саный китсәң санап бетерә торган түгел. Ул җырларны һәркем яратып башкара. Бездә сезнең белән берничә җырны тыңлап китик әле.

Җыр “Яратыгыз туган ягыгызны “ .

Алып баручы:

Читтә йөргән чакта, сагындырып,

Керер өчен төнлә төшенә

Зәңгәр таңлы,биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә

Зур уңышлар яулап заманалар

Матур бәя бирсә эшенә-,

Шатлыкларын ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

Йөри –йөри күңеле тупасланса ,

Тузан кунса яшьлек хисенә

Бер сафланып килер өчен

Туган ягы кирәк кешегә

 Шушы яктан , шушы туфрактан без

Шушы җиргә дәшеп кайтырга

Таллар җырлап.чишмәләре чыңлап

Өянкеләр зурлап чакыра

 Безнең матбугат конференцисясенә  “Питрәч” телевидениесе операторы :

Питрәч турында бик матур презентация алып килгән .Хәзер шуны карап китик әле”

Менә безнең матбугат конференциясе ахырына  да якынлашты. Без күпмедер күләмдә туган җиребез, туган төбәгебез турында материал тупладык, белгәннәребезне исебезгә төшердек. Барыгызга да рәхмәтебезне белдерәбез.

 



Предварительный просмотр:

 Конференцияләрдә  ясалган чыгышлар.

(Үземнең һәм укучыларымның эшләре)

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Питрәч муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”.

                                         Г.Ибраһимов исемендәге

                 республика фәнни – гамәли конференциясе.

Чыгышның темасы :”Укыту – тәрбия процессында Г.Ибраһимов мирасын файдалану”(Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү)

Катнашучы:  Александрова Миннегөл Имам кызы

                       

       Г.Ибраһимов – классик әдип һәм журналист, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, галим һәм укытучы, татар телендәге дәреслекләр авторы, тел белгече, тарихчы һәм сәясәтче, татар прозасында аерым бер урын алып торучы зур талант иясе. Ул- әдәбиятыбызга үзенең беренче хикәяләре белән килеп кереп, шактый зур әдәби мирас калдырган язучыларыбызның берсе. Г.Ибраһимов  1907 нче елда “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы ” дигән беренче хикәясен яза. Бу хикәядә Г.Ибраһимов иске кадим мәдрәсәләренең эчке тәртипләрен, уку-укыту программаларын, укыту рәвешен көлке объекты итеп сурәтли.  Үзен  чолгап алган тирәлеккә карап кешенең үзгәрүен- башта тыйнак, тәртипле тырыш Зәкинең усал, каты күңелле шәкерткә әйләнүен күрсәтә.  Хикәяне беренче тапкыр Ф.Әмирхан үзе оештырган газетада бастырып чыгара. Бу уңыштан соң язучы ныклап иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Утыз еллык иҗат гомерендә Г.Ибраһимов егермеләп хикәя, бер пьеса, дүрт роман, өч повесть, биш йөзгә якын тәнкыйть һәм публицистика мәкаләләре язып калдырган. Заманында тел һәм әдәбият буенча уннан артык дәреслек бастырып чыгаручы да ул. Аның “ Татар сарыфы”, ”Татар имлясы”, ”Яңа әдәбият”, ”Татар телен ничек укытырга”, ”Әдәбият дәресләре ” исемле китаплары, татар теле һәм әдәбияты буенча  беренче җитди теоретик һәм методик хезмәтләр буларак, озак еллар буе мәктәпләрдә дәреслек - кулланма рәвешендә укылып йөриләр. Гомумән алганда, Г.Ибраһимов- гаҗәеп бай  әдәби һәм фәнни мирас калдырган бөек шәхесләрнең берсе. Мирас зур, әсәрләр күп. Ләкин безнең укучыларбыз аның әсәрләрен нинди күләмдә өйрәнә соң? Без,татар теле һәм әдәбияты укытучылары, үзебезнең дәресләребездә, сыйныфтан тыш үткәрелгән  чараларда  аның иҗатына җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирәбезме, аның мирасыннан үзебезнең эшебездә җитәрлек күләмдә файдаланабызмы? Ә бу эшләрне башкару, үтәү өчен безнең андый мөмкинлекләребез бармы ? Бу сорауларга җавап бирү өчен мин иң элек татар теле һәм әдәбиятын укыту өчен төзелгән программаларга мөрәҗәгать иттем. Мин рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән эшлим, шуңа күрә сүз дә шул  төркемнәрдә Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү һәм өйрәтү, эшемдә бу зур мирасны куллану турында барачак.. Без әлегә “Рус телендә урта (тулы ) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программа”сы нигезендә эшлибез.Ул 2010 нчы елда “Мәгариф” нәшриятында басылган. Программада Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү төрлечә каралган. 5 нче сыйныфларда язучы иҗатын һәм “Яз  башы” хикәясен өйрәнүгә өч сәгать вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә без әдипнең  тормыш юлы турында кыскача  белешмә бирергә, әсәрне өйрәнергә, анализларга тиешбез. Әсәр кыскартылып бирелә. Бу аңлашыла да, 3 сәгать вакыт  эчендә әсәрне тулысынча укып чыгып, анализларга мөмкин түгел. 6 нчы сыйныфларда Г.Ибраһимов программада бөтенләй юк. Ә 7 нче сыйныфларда язучының иҗатын һәм бер әсәрен өйрәнү   өчен биш сәгать вакыт каралган. Монда да иҗаты турында белешмә бирергә һәм бер хикәясен – “”Алмачуар”ын өйрәнергә кирәк. Тагын өстәмә рәвештә сыйныфтан тыш уку өчен ”Табигать балалары” хикәясе бирелә. 8-9 нчы сыйныфларда әдипнең иҗатын өйрәнүгә программада   бер сәгать тә каралмаган. 10 нчы сыйныфларда да программа буенча Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнүгә бер сәгать тә юк. 11нче сыйныфларда әдипнең тормыш юлын һәм “Казакъ кызы” романын өйрәнү өчен ике сәгать вакыт бирелгән иде. Алдагы елларда без ФГОС (федераль дәүләт белем стандарты) буенча эшли башлаячакбыз. Бу программада да Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү өчен  дәресләр саны буенча әллә нинди үзгәрешләр юк. 5 нче сыйныфларда бер сәгать өстәлә, дүрт сәгать вакыт  бирелә, 7 нче сыйныфларда үзгәреш юк, биш сәгать көенчә калдырылган. 8,9,10,11 нче сыйныфларда да сәгатьләр саны шулай ук үзгәрешсез. 11нче сыйныфларда Г.Ибраһимов иҗаты аерым бер тема итеп бирелми , ә бәлки аерым чорлар әдәбиятына күзәтү ясаганда гына әйтелеп үтелә. Бу,минемчә, шундый зур әдәби  мирасы булган язучының иҗатын  өйрәнү өчен бик аз. Дөрес, без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны мөмкин булганча аның  иҗаты белән күбрәк таныштырырга тырышабыз. Әдипнен әсәрләре аша балаларда кешеләргә, хайваннарга, табигатькә  карата мәрхәмәтле булырга өйрәтәбез. 5 нче сыйныфта үтелә торган “Яз башы” хикәясен өйрәнгәндә геройларның психологиясенең, уй-кичерешләренең, табигать күренешләренең сурәтләнешенә игътибар итәбез, фикер алышабыз. Әсәрдә авыл балаларының җәйге шөгыльләре, балыкка барулары, авыл балаларына хас булган төрле тылсымлы көчләргә ышануы ачык, аңлаешлы, ышандырырлык   итеп тасвирлана. Бу әсәр аша укучыларда табигатьне ярату, аны саклау, гүзәллек, матурлык хисләре тәрбияләүне бурыч итеп куябыз. Әсәрдә бирелгән табигать күренешләре хикәянең төп герое – Салих образын ачуда да  зур урын  алып тора.  Салих- мәдрәсә шәкерте. Ул туган авылын, иптәшләрен сагынып  тәүге ялга кайткан. Ул – табигать баласы, аның күңеле иркенгә,табигать кочагына ашкына.Салих образы аша безгә автор табигатьнең матур яклары белән бергә куркыныч, дәһшәтле чакларын да ачып бирә. Кеше табигать баласы, табигать аңа рәхимле булса аңа да рәхәт, табигать көчен күрсәтсә, кеше үзен табигать каршында көчсез итеп тоя башлый. Бу хикәя аша автор кешене табигатнең аерылгысыз бер өлеше итеп сурәтли. Әсәрдә кеше хисе, психологик кичерешләр табигать күренешләре белән бәйләп сурәтләнә. Ә пейзажны рәссамнарча оста, таләпчән тасвирлау хикәяне мавыктыргыч һәм бербөтен итә.  Хикәяне өйрәнгәндә Г.Ибраһимовның тормыш юлына, балачагына игътибар итәбез. Әдип үзе дә авыл баласы, ул да балачакта иптәшләре белән урманга – җиләккә , елга - күлләргә - балыкка, болын- яланнарга ат көтәргә йөрергә яраткан. Балачак истәлекләре  соңыннан аның әсәрләрендә чагылыш тапкан. Дәрестә үткәрелгән бу чагыштырулар әдипнең тормышы юлын истә калдырырга да, әсәрне аңларга да ярдәм итә. Бу дәресләрнең төп максаты –хикәяне аңлап уку, авторның язу үзенчәлеген, хикәяләү осталыгын күзәтү; әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның үз карашларын булдыру һәм укучыларда табигатьне ихтирам итү, гүзәллек хисе тәрбияләү. Гомумән, ТР Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина сүзләре белән әйтсәк :”Яз башы” хикәясе табигать күренешләрен һәм кеше кичерешләрен янәшә куеп тасвирлаган, гаҗәеп көчле табигать сурәтләре тудырган, әсәр тукымасына халык легендаларын урнаштырган әсәр буларак үзенчәлекле.” Гомумән, Г.Ибраһимов үзенең әсәрләрендә пейзаж, табигать күренешләрен сурәтләүгә зур игътибар бирә. Аның пейзаж сурәтләү осталыгы турында Г.Бәширов биргән бәяне әйтеп үтү дә җитә.”Табигатьне аңлауда Г.Ибраһимов минем беренче остазым булды,”-дип яза ул.

      7 нче сыйныфларда өйрәнү өчен “Алмачуар” хикәясе бирелә. 1922 нче елда язылган бу хикәя язучы иҗатында аерым бер урын тота. Әсәр кеше һәм табигать гармониясе турында. Хикәянең төп герое шулай ук авыл малае – Закир. Закир образы аша укучыларда кешелеклелек, ярдәмчеллек, хайваннарны ярату кебек сыйфатларны тәрбияләргә була. Закир үз туган авылын яратучы, саф күңелле, әлегә гаделлек белән гаделсезлекне үзенчә аңлаучы  һәм гаделсезлеккә үзенчә бәя бирүче һәм көрәшүче бала. Ул атлар ярата. Закир Алмачуар өчен барысын да эшләргә әзер. Ул аны карый, ашата, өйрәтә, аны сабантуйга – ярышка әзерли. Әтисенә Алмачуарны эшләтергә, сабанга җигәргә дә бирми; елый, тарткалаша, теләгенә ирешә. Барысы да яхшы кебек. Сабантуйда Күк бияне Алмачуар узып китә. Ләкин шатлык кайгы белән алмашына- ат үлә. Монда Закирның бөтен кичерешләре аеруча оста сурәтләнә. Бу хәл аның күңелендә мәңге төзәлмәс яра булып кала. Әсәрне өйрәнгәндә шулай ук әдипнең тормышына, балачаганы әйләнеп кайтырга, аның тормышын Закир тормышы белән чагыштырырга мөмкин. Язучы үзе дә бу әсәре турында: “Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк. “Алмачуар” хикәям үз тормышыннан алып язылган дисәм дә була,” – дип искә ала. Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясендә халкыбызның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, татар кешесенең атка һәм җиргә булган мөнәсәбәтен, тырыш хезмәтен сурәтли. Әсәрне укыганда укучыларны намуслы, гадел булырга, хезмәтне яратырга, гореф-гадәтләрне сакларга өйрәтелә. КДУ  профессоры Азат Әхмәдуллин бу әсәргә түбәндәгечә бәя бирә “...Сабый баланың җанлы табигать вәкиле- атка мәхәббәтен кызыклы итеп, билгеле бер дәрәҗәдә психологик тирәнлектә гәүдәләндергән әсәр укучының яшь үзенчәлекләренә дә туры килә, баланы рухи баета.” 7 нче сыйныфта класстан тыш уку өчен “Табигать балалары ” хикәясе бирелә. Бу хикәя 1914 нче елда языла. Билгеле, бу әсәр югары сыйныфларда өйрәтелсә яхшырак булыр иде. Бу хикәясендә дә автор авыл яшьләренең тормышын җанлы, мавыктыргыч итеп сурәтли. Әсәр физик хезмәткә, крестьяннарның күркәм гадәтләренә уңай караш тәрбияли. Хикәя авыл яшьләренең бер- берсенә эчкерсез мәхәббәтен тасвирлавы белән дә отышлы, чөнки инде ул  14 – 15 яшьләрдәге балаларда уяна башлаган табигый хисләргә билгеле бер күләмдә җавап бирә.

Югары сыйныфларда Г.Ибраһимов әсәрләре аерым тема булып бирелми. Аның тормышы һәм иҗаты турында билгеле бер чор әдәбиятын өйрәнгәндә генә әйтеп үтелә. Мәсәлән, 10 нчы сыйныфта, Г.Исхакый иҗатын өйрәнгән вакытта аңа Г.Ибраһимовның мөнәсәбәте турында әйтеп үтмичә мөмкин түгел, чөнки әдип Г.Исхакыйны олы әдип итеп таный, аның иҗатын югары бәяли. Г.Ибраһимов башка язучыларның да иҗаты белән кызыксына, үз фикерләрен  әйтә. Мәсәлән, аның Ф.Борнаш, Ш.Бабич шигырьләренә, М.Максуд нәсерләренә, М.Фәйзи драмаларына бирелгән бәяләре шул хакта сөйли, аның гыйлми – тәнкыйди эшчәнлеген күрсәтә.  20 нче гасыр башы әдәбиятын өйрәнгәндә дә Г.Ибраһимов иҗатына тукталмыйча булмый. Чөнки 20 нче йөз башы әдәбиятында прозаның төп юнәлешен, асылын иң беренче чиратта Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Ш.Камаллар белән беррәттән Г.Ибраһимов иҗаты билгели. Ә инде 11нче сыйныфларда, 1917 елдан соңгы әдәбиятны өйрәнгәндә,(аңа барлыгы 2 сәгать вакыт каралган) Г.Ибраһимовның “Яңа кешеләр” драмасы  турында  кыскача гына мәгълүмат бирелә. Автор язучы-художник буларак,татар совет әдәбиятында беренчеләрдән булып революция, гражданнар сугышы вакыйгаларын сурәтли.  Бу драма революцияләр чоры тәрбияләгән яңа кешеләр  образын тудыручы беренче әсәрләрдән була . Бу драмада  автор сыйнфый каршылыкны, милли көрәшне сурәтли. Көрәш аша, эзләнүләр, каршылыклар аша яңа кешеләрнең илне якты киләчәккә илтәчәгенә ышаныч белдерә.  Әсәр безгә шул чорда җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне,гражданнар  сугышы чорында татар авылы кешеләренең тормышын тулырак аңларга ярдәм итә.

      Алдагы сыйныфларда Г.Ибраһимовның тормышын һәм иҗатын өйрәнгәндә аның авыр тормышы, шәхес культы корбаны булуы, төрмәләрдә утыруы турында өстән-өстән генә әйтелеп үтелә. Ә инде 11нче сыйныфларда 50нче еллар әдәбиятын өйрәнгән выкытта шәхес культының фаш ителүе, аның корбаннарынын берсе булган Г.Ибраһимов турында да мәгълүмат тулырак бирелә.

     Программага кертелгән материаллар Г.Ибраһимовны күп кырлы шәхес буларак, тулырак өйрәнерлек булмаса да, укучыларыбыз күпмедер дәрәҗәдә аның әсәрләре белән танышалар, аның әсәрләрен яратып, кызыксынып укыйлар. Авторның программада бирелгән барлык әсәрләре дә тәрбияви характерда. Г.Ибраһимов әдәбиятның төп максатын кешенең хисләрен тәрбияләүдә күрә.Аның әсәрләренең төп үзенчәлеге  теленең матурлыгында, төгәллегендә. Язучының әсәрләре аша укучыларда кешеләргә, хайваннарга карата мәрхәмәтлелек, михербанлык хисләре, табигатькә сакчыл караш, туган җирен, туган авылын  ярату тойгылары тәрбияләнә. Язучы үзенең әсәрләрендә  татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын , гореф – гадәтләрен саклап калырга өнди.Гомумән, Г.Ибраһимов  иҗаты бер укучыны да битараф калдырмый.  Әмма, минем фикеремчә, рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән шундый галим язучының тормыш юлын, аның әсәрләрен  тулырак күләмдә өйрәнсәк яхшырак булыр иде.

      Кулланылган әдәбият .

1.Ибраһимов Г.Әсәрләр. 8 томда.Казан:  Татарстан китап нәшрияты,1986.

2.Хәсәнов М. Галимҗан Ибраһимов тормышы һәм иҗат юлы. Казан: Татарстан китап нәшрияты,1974 ел.

3.”Мәгариф ”журналлары,2012 №№1,2; 2003 №7

4.Минһаҗев Л.И.,Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты,Казан-Тарих,2003.

       Миннегөл Имам кызы Александрова, Питрәч муниципаль районы Питрәч муниципаль белем бирү учреждениесе “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  беренче номерлы Питрәч урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

“Керәшеннәрнең этник мәдәнияте, тарихы һәм хәзерге заман”

дигән төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә

ясалган чыгыш.

                                           

                         Тугры мөгаллим һәм талантлы шагыйрь

                                                                                           

Питрәч ягы талантларга  бик бай.   Монда  танылган язучылар, күренекле шагыйрьләр, атказанган артистлар, композиторлар  туып- үскән. Алар үзләренең иҗатлары белән  татар сәнгать дөньясын баеталар һәм туган ягыбыз данын еракларга тараталар. Гомумән, һәр төбәкнең  горурланыр шәхесләре бар.  Ә Питрәч җиренең горурлыгы, - һичшиксез, язучы, шагыйрь, мөгаллим Павел Апушев.   Язучы Мансур Вәлиев сүзләре  белән әйтсәк: “Павел Михайлович калын томлы китаплар язмаса да, ул безнең укучыларга лирик шигырьләре белән якын.” “[4]”

Павел Апушев  1938 нче елның 18 июлендә, җәй уртасының  иң матур чәчәкле, җиләкле аенда, Әлбәден авылында  колхозчы гаиләсендә туа. Гаиләдә 4 бала үсеп килә, ә Павел 5 нче бала булып дөньяга килә. Гаилә, булганына риза булып, тату гына яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башлана. Павелга 3 яшь вакытта әтисе Бөек Ватан сугышына китә һәм 1942 нче елда Ленинград блокадасында  һәлак була.  Бер ана кулында өелешеп 5 бала кала. Балалар тырыш, тату булып үсәләр. Һәрберсе белемгә омтыла. Өлкән апалары һәм абыйсы халык авыз иҗаты белән кызыксыналар, кечкенә Павелга әкиятләр, шигырьләр өйрәтәләр.  Бу Павелны мәкаләләр,  шигырьләр язарга этәрә.  Соңыннан,  шагыйрь булып җитешкәч, апасы турында ул нинди матур сүзләр язып калдыра:

...Шигъри җанлы булдың бит син,

Шигырьләр язмасаң да,

Назны юмарт бирде җаның,

Назлана алмасаң да.

”Үзе бер җыр”(Апама)   “[2]”                                                    

       Павел, үз авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Шәле урта мәктәбендә белем алуын дәвам итә. Монда укыганда аның әдәбиятка булган   мәхәббәте  тагын да көчәя. Павелны мәктәп стена газетасына редактор итеп сайлап   куялар, мәктәп тормышы турындагы беренче мәкаләләрен дә ул шунда бастыра һәм үзенең беренче язмаларын Питрәчтә “Сталин юлыннан” дигән исем белән чыга башлаган район газетасына юллый. Дөрес, беренче коймак төерле булганмы, әллә нинде тәҗрибә җитмәгәнме,  тәүге язмалар газета битләрендә урын алмый. Шигъри җанлы,  үз-үзенә ышанучан, тырыш  Павелны бу куркытмый. 8 нче сыйныфта укыганда, 1954 нче елда, аның беренче мәкаләсе газетада басылып чыга. Ул үзе бу турында менә ничек итеп искә төшерә : “Китап – безнең иң якын дустыбыз” дигән мәкаләм шушы газета битендә дөнья күрде. Атна-ун көннән соң мәктәп тулай торагына минем исемгә редакциядән хат килеп төште. “Павел энекәш! Сезнең мәкаләләрегез эчтәлекле һәм җиңел укылышлы. Безгә киләчәктә дә язып торыгыз. А.Евстигнев”,- диелгән иде анда.”  “[1]” Язып тору гынамы соң, бу хатны алганнан соң канатланып, яңа мәкаләләр, шигырьләр  яза башлый ул. Иңнәренә канат куйган, күңелендә якты өмет утлары кабызган  хатның авторы  белән район газетасы  редакциясендә  бергә эшләячәген күз алдына да китерә алмый  әле ул . Ә хәзергә урта белем аласы, мәктәпне тәмамлыйсы, әнисенә булышасы бар.  Павел мәктәпне тәмамлауга колхозга эшкә чыга. 6 ел буе  колхозда төрле эшләрдә эшли ул. Тик белемгә сусаган күңеле аны Казан дәүләт педагогия институтына алып килә.  Павел    институтның татар теле һәм әдәбиятын бүлеген читтән торып тәмамлый. Укырга кергән елны ук үз авылларындагы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара башлый.  Шулай итеп, гомер буе аны тормыш юлында озатып барасы ике һөнәргә  нигез салына: Павел балаларга татар теле һәм әдәбияты серләрен өйрәтә һәм үзе дә өйрәнә  -  шигырьләр, хикәяләр язуын дәвам итә. Инде аның әсәрләре белән райондашлары гына түгел, республика матбугатында чыккан язмалары аша республика халкы да таныша башлый. 1968 нче елда  “Казан утлары” журналы аның шигырьләрен бастырып чыгара һәм алар әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләр игътибарын җәлеп итә. Апушевның иҗатына тәнкыйтьче, язучы Мансур Вәлиев зур бәя бирә.                                                                                            

Еллар үтә. Шигырь артыннан шигырь  дөнья күрә. Һәм менә беренче җыентык – яшь шагыйрьнең иҗат җимешләре тупланган беренче китап укучыга барып ирешә. Шушы елларда ул Иске Йорт аксакалы- язучы Сафа Сабиров белән элемтәдә тора. 1971 нче елда бастырылган  беренче “Сукмагым” китабын дөньяга чыгаруда Сафа абыйның ярдәме зур була.  Китапка кереш сүзне бик матур итеп шагыйрь Гәрәй Рәхим яза. Бу  беренче уңыш Павелны тагын да югарырак үрләр яуларга этәрә.  Китаптагы шигырьләр шулкадәр җылылык, тирән хис белән язылган ки, бер укый башласаң, ахырына җитми туктап булмый. ”Маяклар” шигыре нәкъ шундыйлардан, шигъри юлларда тирән фикер һәм яшәү фәлсәфәсе:

Буран күмә бөтен басуларны,

Чыга алмыйм кайтыр юлыма.

Кадап куйган чыршы ботаклары

Кагылдылар шулчак кулыма.

Арган күкрәк иркен сулыш алды,

Сыйпап барам карлы ылысны.

Юл табышкан салкын ылысларда

Кеше кулларының җылысы!  “[5]”

Нечкә күңелле лирик буларак шагыйрь мәхәббәт темасын да читләтеп үтә алмый. Лирик геройларның хисләре саф, тирән һәм алар тугрылык белән сугарылган:

...Бик күпләрне сөяр кебек идем,

Ә соңыннан шуңа сөендем:

Ярый әле тик берәүне сөеп ,                                                                    

Тик берәүдән генә сөелдем

 “Ярый әле”.   “[2]”  

Шагыйрь фикеренчә, мәхәббәт күңел-җанны җәрәхәтләргә дә сәләтле ул:              

Йөрәкләргә мәхәббәт-

Гомер буе җәрәхәт,                                                                                                        

Нигә шушы җәрәхәт

Бирә икән мең рәхәт.

“Мәхәббәт”.  “[2]”

              Мөгаллимлек эше белән бергә Павел, яңа әсәрләр язып, үз укучыларын сөендерүен дәвам итә. Шигърияткә мәхәббәт аны редакциягә китерә. 1969-1970 нче елларда ул редакциянең тәрҗемә буенча редактор урынбасары булып эшли.    Бу елда Павел яшь авторлар белән эшли,  аларга әдәбиятка юл ача. Павел күп еллар буе “Питрәч таңңары” әдәби берләшмәсен җитәкли. Берләшмә 1958 нче елда ук оеша. Бу елны Питрәчтә ике редакция эшли башлый. Газеталар “Җиңү байрагы”һәм “Знамя победы ”дип атала.Татарча чыга башлаган газетаның  редакторлары, даими хезмәткәрләре булып  эшләгән Марат Мөлекөв, Мәхмүт Хәсәнов, Касыйм Фәсәхов, Рахмай Хисмәтуллин,  Абдулла Сәләхетдинов, Флорид Әгъзәмов, Гурий Тавлин   кебек язучылар,  шагыйрьләр,  журналистлар зур иҗат мәктәбе үтәләр. Шушы чорда әдәби берләшмә оештырылуы әдәбият дөньясына аяк баскан яшь каләм осталарына искиткеч зур таяныч була.  Ләкин дөньяләр үзгәрә, татарча чыга торган газета башта ике биткә калдырыла, аннан соң бөтенләй ябыла. Билгеле, озакламый  газета тагын татар телендә чыга башлый, ләкин кайчандыр мөстәкыйль булган газета русчадан тәрҗемә рәвешендә генә дөнья күрә башлый.

              Павел бу вакытта инде,  Керәшен Сәрдәсе кызы Анастасия Сергеевнага өйләнеп, үз тормышын корып җибәрә.  Бер- бер артлы кызлары Анна белән Ольга туа. Озакламый, гаиләгә шатлык өстәп, уллары Михаил дөньяга килә. Тормыш иптәше Анастасия дә аңа терәк, ышанычлы дус та була. Ул бик озак еллар Әлбәден авылында китапханәче булып эшли.

Апушевның  иҗаты күпкырлы: балалар һәм өлкәннәр өчен   шигырь-поэмалар, чәчмә әсәрләр иҗат итә ул.  Балалар өчен язылган шигырьләре гүзәл балачакның самими мизгелләрен үзенә сеңдергән. Укытучы һөнәре дә аның  иҗатында чагылыш таба. 37 ел буе туган авылында татар теле һәм әдәбиятыннан балаларга армый-талмый белем бирә, әле соңыннан, үз авылларында мәктәп   ябылгач, Екатериновка авылында да рус балаларына  татар телен  өйрәтә ул. Күп шигырьләрен мөгаллим Павел  Михайлович укучыларына багышлый. “Акбур” шигырен генә укып карыйк:

 Кара такта уртасына

 Хәреф тезә акбур, акташ.

 Шуннан безгә дәшә гүя

 Бөек  Тукай белән Такташ.” [2]”

              Балалар белән һәрдаим  аралашып яшәгәнгәдер булса кирәк, әдипнең иҗатында нәни дусларына багышлап язылган шигырьләр күп урын алган. Ул шигъри юлларда- самими балачакның гүзәллеге,  аның кабатланмас мизгелләре: ”Тыңлаусыз чүкеч,” “Кибеттә”, “”Ике песи баласы”.

Нечкә күңел бернигә дә битараф түгел. Аның игътибарыннан ямьле Мишә дә, туган як табигате дә читтә калмый. Ул үзенең уй – кичерешләрен дә, борчу –шатлыкларын да укучысына табигать аша җиткерә:

 Мишә аша чыктым киңлеккә,

 Күтәрелдем шуннан биеккә.

 Әнкәм кабере Мишә буенда,

 Әткәй йоклый сугыш кырында.

 Күмелгән ул Нева ярында

 Колачымны җәйсәм җитәр күк.

 Тыңласам мин Мишә агышын

 Ишетәм күк Нева тавышын.

 Исе китмәс, бәлки, исәрнең,

Мин яратам дисәм Мишәне. “Яратам Мишәне” ”[2]”

            Билгеле, Павел Апушев үзенең иң матур шигырьләрен әтисе, әнисе истәлегенә, туганнарына  багышлап яза. Аның шигырьләрендә  төп темаларның берсе – Ана темасы. Чын йөрәктән чыккан лирик шигырьләрен ул әнисенә багышлый. ”Әнисе кебек якын,” ”Миләш” шигырьләре әнә шундыйлардан. 1969 нчы елда язган “Кызыл миләш” лирик поэмасын сөекле әнисенә багышлап яза. Бу әсәрне дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Автор  өчен ачы миләш иң тәмле, татлы җиләкнең берсе, чөнки ул әнисе төсе, әнисе истәлеге.

Башка җимешләрне әйтә алмыйм,

Син, әнием, миләш сөя идең.

Урманнарда ботак җыйган чакта

Алъяпкычың чишеп бирә идең ...

”Миләш”  “ [2]”

             1998 нче елда аның “Мишә буйлап Иделгә ” дигән шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр тупланган икенче китабы дөнья күрә. Гомер тиз ага, беренче китабыннан соң 27 ел вакыт үтеп тә киткән. Аның бу китабын район мәдәният йортында тәкъдир итү шигърият бәйрәменә әйләнә.  Анда танылган язучылар, матбугат хезмәткәрләре чакырыла. Павел Апушев бу китабында Бөек җиңүгә зур өлеш керткән якташыбыз- Советлар Союзы Герое, Пётр Михайлович Гаврилов турында яза. Петр Гаврилов турында матбугатта аз язылмаган,  ләкин аның балалык,  яшьлек еллары турында Павел Апушевтан да  остарак  язучы юктыр, чөнки ул Герой йөргән сукмакларны таптаган, Герой иңләгән  Мишәдә су коенып үскән. Бары да аңа якын, бары да күңел түрендә. Бу әсәр керәшеннәрнең яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен оста сурәтләве белән дә кыйммәтле, анда шулай ук  шушы халыкның сөйләм үзенчәлеге дә чагылыш тапкан.                                                        

Улы Михаил белән бергә иҗат иткән 2000 нче елда чыккан “Питрәч – безнең туган җир” китабы, районыбыз елъязмасы булып,  туган төбәк тарихына керде.  Анда  районның танылган кешеләре – терлекчеләр, игенчеләр, кыскасы,  җир кешеләре мактала. Бу китапны  питрәчлеләр яратып кабул итә.

            Павел Апушевның шигырьләре күп кенә композиторларны көй иҗат итәргә илһамландыра. Ленино – Кокушкино авылының үзешчән композиторы  Марсель Миңнуллин әдипнең  “Әлбәден”,  “Питрәч –безнең туган җир” исемле шигырьләрен моңлы җырга    әйләндерә.  “Питрәч безнең туган җир ” җыры районыбыз гимнына әверелде дисәк тә ялгыш булмас. Ә Наҗия Якубова авторның “Ике көянтә” шигырен көйгә сала.

Соңгы  көннәрендә  Павел Апушев район үзәгендә яши.  2009 нчы елның 23 декабрендә якты дөньядан китеп барды. Шагыйрьләрнең язмышлары үзгә – безнең арабыздан китсәләр дә, онытылмас истәлек булып  тарихта аларның  шигъри юллары кала, еллар үткән саен  алар безгә якынрак һәм кыйммәтлерәк. Павел Апушев  иҗаты да нәкъ менә шундый язмышка ия. Еллар үтә тора,  ә  ул шигырьләр укыган саен безгә моңа кадәр күрелмәгән гүзәллеген ачалар.  

Кулланылган әдәбият  

1.Апушев П.М./ Мишә буйлап –Иделгә. Казан: “Ватан” китап нәшрияты,1997.-146 бит.

2.Апушев П.М., Апушев М.П./ Питрәч- безнең туган җир. Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2000.-224 бит.

3.Максимов Н.В. / Без бер тамырдан.Казан: ”Мәгариф” нәшрияты,2002.-15,16,107-110,115-125 битләр.

4.Хафизов К./ Туган ягым – якты таңым. Питрәч: “Алга” газетасы.1998. -5 декабрь саны.

5. Янсуар Луиза/ “Киләчәккә язган хатлар”. 2013.

6.”Алга” газетасы, 2004 нче ел, 4 нче февраль

 Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Питрәч муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе.“

               Күренекле язучы  Афзал Шамов  укуларына катнашу

                   Тема :

                   “Луиза  Янсуар шигырьләре күңелемне иркәли , рухымны баета”.

                       

                    Язды : 7б сыйныфы укучысы  Муллахмәтова Энҗе Әмир кызы.

               

                    Укытучы : Александрова Миннегөл Имам кызы.

                                         

                                               

        Кешегә шигъри сәләт каян килә?  Ул тумыштан биреләме, әллә өйрәнүләр, эзләнүләр нәтиҗәсеме? Бу сорауларга җавапны Луиза Янсуарның “Алга”, ”Дулкын” газеталарына биргән  интервьюларында  укырга мөмкин. “Минем уйлавымча , шагыйрь булып туалар. Тавышы  булмаган, гармонияне тоймаган кеше яхшы музыкант була алмаган кебек, шигырьнең  язу үзенчәлеген, таләпләрен, фактурасын  белмәгән кеше дә чын шагыйрь була алмый,  ә инде техника, осталык алар соңыннан барлыкка килә”, -дип яза ул .

       Әйе, Луиза Янсуар шагыйрь булып туган, анда ходай биргән талант, ә бит ул сәләтне  үстерергә, югалтмаска, камилләштерергә кирәк.   Шулай булмаса , иң сәләтле кешеләр дә уңышка ирешә алмый.  Кечкенә Луизаның  тумыштан килгән сәләтен үстерүдә, билгеле, әти- әнисенең, әби-бабаларының  өлеше бик зур булгандыр. Укытучылар  гаиләсендә, 1981 нче елның 13 августында Питрәч районының Кәвәл авылында туып, 1983 нче елдан башлап ямьле Мишә елгасы буендә урнашкан бай табигатьле Янсуар авылында яшәгән, белем алган, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган  кызның шагыйрь булып китүе, сәләтен үстерү өчен бөтен шартлар булган. Бәлки, әниләре эштә вакытта, әбисе (ул хат ташучы булып эшли) караватына куйган газета-журналлар актарып утыру, аның моңлы җырларын тыңлау, әти-әниләренең берсеннән-берсе матур китаплар алып бирүе  аның өч яшьтә үк хәрефләрне таный башлавына, ә дүрт яшендә инде укый белүенә сәбәпче булгандыр. Ул үзе дә “Дулкын” газетасына биргән интервьюсында: “...Әбием көйләгән борынгы көйләрдә, керәшен җырларында, аның кулларыннан аңкыган сөт исендә, орчык зырларында, безгә атап җырлаган үз җырларында булмадымы икән шигъриятнең башлангычы? Әллә ул капчыгы белән төяп алып кайткан гәҗит-журналлар сихерләгәнме сабый күңелен? “- дип яза. Ә җәйге каникулларын  үткәргән, әтисенең туган авылы Кибәчнең бай табигате, “әбисенең сабыйларча шуклыгы, бабасының тышкы кырыслыгы һәм мөлдерәп торган җылы-назлы карашы да” Луиза Янсуарның шагыйрь булып китүендә зур роль уйнагандыр. Ул бу күңелле вакытлар турында “Ялкын ” журналында басылган  “Кунакта” шигырендә болай дип яза :

Матур җәйләр җитү белән,

Имтиханнар бетү белән,

Күрше авылга ике-өч айга

Кайтамын мин җәйге ялга.

Әй сөенә, әй шатлана,

Әбием һәм бабакаем.

“Оныгыбыз кайтты !- диләр,-

Нихәлләр соң , балакаем?...”

      Укытучы гаиләсендә туып-үсү дә эзсез калмагандыр. Ул алты яшенннән укырга керә һәм серле дә, күңелле дә булган мәктәп тормышы белән яши башлый. Луиза  шагыйрь түгел, актриса булырга хыяллана. Мәктәптә үткәрелгән бер генә чара да аның катнашыннан башка үтми. Матур итеп биюләр дисеңме, сәхнәдә шигырь укулар дисеңме, матур итеп рәсемнәр ясау дисеңме – барысын да булдыра  ул. Ә әнисе оештырган драмтүгәрәктә уйнаулар, спектакльләр куюлар…   Юкка гына Т.Миңнуллинның “Без бит авыл малае” , дигән спектаклен күрсәткәннән соң, аларны мактап, район газетасына да язып чыкмаганнардыр бит.

      Ә мәктәп күләмендә үткәрелгән чараларны, мәктәп тормышы, яраткан укытучылары   турында мәкаләләрне  газета-журналларга язып җибәрүче дә ул үзе була. Әгәр “Алга” газетасының битләрен актарсаң, аның авыл егетләрен армиягә озатулары  турында ”Озату кичәсе”, рус теле һәм әдәбияты укытучысы  Хаҗәр Нигъмәтуллинага багышлап “Укытучым”, әлифба бәйрәменә турында  язылган  “Бәйрәмнәрнең бәйрәме” һәм башка бик күп мәкаләләрен  табарга була.

       Аның   язуга сәләтен иң беренче булып күп еллар башлангыч сыйныфларда  эшләгән, ә аннан соң бөтен гомерен балаларга татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытуга багышлаган , телебезнең матурлыгын  күрергә, тоярга, сиземләргә  өйрәткән, үзе дә нечкә күңелле, шигъри җанлы  әнисе – Нина Алексеевна күреп ала.  “... күңелемдә нинди орлык ятуын иң беренче булып әллә нинди серле, эчке бер тоемлау белән әнием сизеп алды. Шулай итеп, ике изге кешенең -  әнием белән әтиемнең яшерен догалары, фатыйхасы-  беренче шигъри юлларым башында. Һәм аннан соңгы тагын бик күпләрендә”,-

 дип яза Луиза соңыннан .  Әти -әнисен ярату, хөрмәт итү хисләре “Ике канат”, ”Иң кадерле кешем - әнием” һәм башка шигырьләрендә чагылыш таба. Бу шигырьләрнең күпме наз, ярату хисе белән сугарылганын түбәндәге юллардан күреп була :

...Ике яктан яклый ике канат,

Күңелемә иман иңдереп.

Ниләр белән түләп кайтарырмын?

Ни булса да, булыр ким кебек.

Ике яктан каплый ике канат-

Фәрештәдәй  яши мине саклап.

Ә инде “Иң кадерле кешем - әнием” шигырендә ул әнисен якты маяк белән тиңли .

Авыр минутларда булышасың,

Гел янымда минем буласың.

Иксез-чиксез тормыш диңгезендә

Якты маяк булып торасың....

      Беренче мәкаләләре, шигырьләре дөнья күргән “Алга” газетасы

хезмәткәрләренең ,”Питрәч таңнары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Павел Апушевның  фикерләренең дә аның иҗатына йогынтысы уңай булгандыр.

Луизаның бик күп шигырьләре беренче тапкыр “Алга” газетасы битләрендә дөнья күрә. 1994 -1995 нче елларда ук 13-14 яшьләрдәге  кыз “Питрәч таңнары” әдәби сәхифәсе битләрендә  шигырьләрен бастыра. Шуларның кайберләрен генә атап үтик :“Әни авырганда” ,  “Җиңү көнендә”, “Яңгыр көтәбез”, “Минем песи”, “Бәбкә саклау.” Билгеле,  Луиза  үзенең шигырьләрен “Ялкын” журналы, “Яшь ленинчы” газеталарына да җибәрә. Аның шигырьләре белән республикада  яшәүче яшьтәшләре дә таныша башлый.  Ә ул яза да яза. Һәм менә беренче уңыш, беренче җиңү. Ул 1997 елда “Алтын каләм” II Халыкара балалар һәм яшьләр матбугаты фестивалендә катнаша. Бу сәхифә турындагы фикерләре белән  дә Луиза  “Алга” газетасы укучылары белән уртаклаша һәм газета битләрендә “Алтын каләм ”- җанлы сәхифәләр“ , дигән юлъязмалары дөнья күрә. Бу сәхифәләр, төрле язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар, монда үткәрелгән бәйгеләр турында ул шулкадәр дулкынланып яза, үзеңне дә шулар арасында хис итә башлыйсың.

     Мәктәпне бетергәч , Луиза Шарова Казан дәүләт университетының   татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре  факультетына укырга керә. Лекцияләр, семинарлар, имтиханнар. Студент Луизаның көндәлек тормышы шундый мәшәкатьләр белән уза.  Ә аңа кадәр әле күңел эзләнә, уйлана. Луиза хис-тойгыларын  “Уйланулар ” дип аталган шигырендә чагылдыра.

...Күңелемдә давыл, өермә.

Сикәлтәле тормыш сукмагына

Атлау өчен горур, нык басып,

Тукталырга кирәк булачак,

“Үз юлыңны дөрес сайлый бел син!”-

Тормыш шундый сорау куячак .

Бу юллардан абынмыйча үтсәң ,

Бәхетеңне таба алырсың.

Киләчәккә зур тәрәзә уеп,

Үз юлыңнан алга барырсың.

     Әйе, ул үз юлын дөрес сайлый. Билгеле,  шигъриятькә гашыйк кызның  башка юл сайлавы турында уйларга да мөмкин түгел. Ул 2003 нче елда университетны кызыл дипломга тәмамлый. 2003-2006 нчы елларда  аспирантурада укый. Р.Ганиева җитәкчелегендә  “XX йөз татар әдәбиятында “кораб” (көймә)образ – символы” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.  “Фәнни эш белән шөгыльләнү һәм шигырьләр язуны ничек берләштерергә мөмкин ?”- дигән сорауга Луиза Янсуар болай дип җавап бирә:   “...Мин филология фәннәре кандидаты. Ә поэзия – филологиянең бер өлеше. Алар  минем өчен икесе бер бөтенне тәшкил итә”. Университетны бетергәч, Луиза Янсуар Казан энергетика университетында  культурология фәнен укыта. Тик шигырь язу, шигърият дөньясында кайнау теләге көчлерәк булып чыга. Ул кечкенәдән таныш булган, бик күп шигырьләрен бастырган “Ялкын” журналында эшләүне сайлап ала.  Инде ике китап иясе , Татарстан Язучылар  берлеге әгъзасы  булган Луиза тулысынча шигърият дөньясына чума.  1998 нче елда яшь шагыйрәнең ”Күзен ача умырзая” исемле  беренче китабы дөнья күрә. Аңа бары унҗиде яшь. Рәдиф Гаташ “Ике яздан - матур китап” дигән язмасында Луиза Янсуар турында  болай дип яза: “Дөресен әйтәм: Луиза Янсуар шигырьләре белән танышканнан бирле, күңелемдә яз исе, гөлләр исе, сөенеч хисләре. Һәм чын горурлыкның үзе дип әйтер идем: әйе, әйе шигъриятебезнең киләчәге өчен, мең еллар буе тупланган рухи байлыгыбыз- сүз сәнгатебезнең дәвамчылары өчен! Алмаш үсә, яңалар килә һәм ниндиләре генә әле!”

   ”...Җир язмышы турында уйланып, күкләр, мәңгелек белән иркен сөйләшә алу – бу үзе үк шагыйрьлек инде”, – бу юллар да Рәдиф Гаташның  Луиза Янсуарга биргән  бәясе. Ике елдан соң Луиза Янсуарны Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул итәләр. Ә 2002 нче елда инде  яшь шагыйрә “Мин күкләргә кайтам ” дигән икенче шигырь китабын укучылар хозурына тапшыра.

Төшермәче мине җиргә Син...

Калыйк әле даһи Күкләрдә

Йолдыз яңгырына күмелеп,

Бу биеклек яттыр күпләргә.

Аның бу шигъри юллары турында  Мөдәррис Әгъләм  менә нинди матур сүзләр яза:  “Аның әле нәкъ шундый чагы.  Күкләрдә чагы. “Даһи күкләрдә” чагы! Бу талантлы Каләмнең әнә шул чагын ак кәгазьгә төшереп баруы һәм гаять самими, гаять шигъри әзерлекле булуы сөендерә”. Бу сүзләр иҗатыңны тану, аны зурлау түгелме соң? Ә Зиннур Мансуровның “Фәрештә илһам иңдерсә...” дигән мәкаләсендәге  “...Инде кат-кат искәрткәнемчә җыентык үзенең эчтәлеге җәһәтеннән күңелдә зур канәгатьләнү тудыра. Болар исә Луиза Янсуарның каләм иясе буларак чагыштырмача иртә өлгерүе , иң әһәмиятлесе үзенә йөкләнгән иҗат миссиясе җаваплылыгын яшьли аңлый башлавы турында раслый,” - дигән юллары  шигърияткә  яшь талант килүен тагын бер кат дәлилли түгелме соң?

      Ә китаплар чыга тора. 2005 нче елда Луиза Янсуарның “Болан кызы “  исемле  китабы басыла. Бу җыентыкка кергән шигырьләрдә лирик геройның уй-хыяллары, кичерешләре сурәтләнә. Ә 2007 нче елда “Без җан өргән учак ” җыентыгы дөнья күрә. Ике җыентык та укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителә.  Сәләт, талант үзенең нәтиҗәләрен дә күрсәтә. 2008 нче елда  ул шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек була.

    Луиза Янсуар үзенең шигырьләрендә төрле темаларга мөрәҗәгать итә. Матур табигать кочагында үскән шагыйрә табигать турында да күп яза. Әле мәктәптә өлкән сыйныфларда укыганда ук  көз, җәй турында матур-матур шигырьләр яза ул. ”Көз”, “Җәйге рәсем” , “Яңгырдан соң”, “Кышкы матурлык” дигән  шигырьләре  шулай ук “Алга” газетасында басыла.  Һәр ел фасылы аның өчен үзенчә матур.

Кызгылт алтын төскә

Манды агачларны тагын.

Бик тә яратам мин

Көзнең шундый чагын,-

дип яза ул ”Көз” дигән шигырендә.

Ә бу юллар “Кышкы матурлык ” дигән шигыреннән :

Кышкы дөнья үзенчә бик матур,

Тик көннәре салкын булса да.

Табигатьнең гүзәл бер фасылы-

Кыш хакимлек сөрә җиһанда .

Туган  авылын, туган ягын  ярату хисләрен дә ул шигырьләре аша җиткерә. “Туган авылым”,  “Туган авылым - Янсуар”,  “Китә калсам”  һәм башка бик күп шигырьләре моңа мисал булып тора.

Китә калсам...

Туган якларыма

Җылы туфрак дәшеп кайтара.

Ниндидер моң

Күңел кылын чиртә,

Таныш бер моң җанда чайпала.

... Ялан тәпи

Баскан эзләр калган

Изге туфрак дәшеп кайтара.

Луизаның авылы исемен псевдоним итеп алуы да  туган ягына карата  булган мөнәсәбәтен, ярату хисләрен чагылдыра .

       Билгеле, Луиза Янсуарның  күп шигырьләре мәхәббәт, ярату турында. Аларны санап чыгарга мөмкин дә түгел . “Бер аңларсың”, “Син онытма мине”, “Сер”, “Синең өчен”, “Сәлам җибәр”, “Сөю”  һәм башка бик күп, бик күп шигырьләре. Мөдәрис Әгъләмов сүзләре белән әйтсәк ,“аның шигърияте- яратудан”.

      Луиза Янсуарның шигырьләре рус теленә дә тәрҗемә ителә. Лилия Газизова, А.Гайсина, Алия Кәримова тарафыннана  тәрҗемә ителгән шигырьләре рус телендә укучыларны да битараф калдырмый. Луиза Янсуар үзе дә тәрҗемә өстендә эшли. Әле күптән түгел генә Г.Камал театрының  Кече сәхнәсендә “Калеб” яңа буын татар яшьләре җыены кысаларында Анна Ахматованың тәрҗемә китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Луиза Янсуар Анна Ахматованың үзе тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен укучыларга бәян итте. Аның тәрҗемәсендә шигырьләр “Туганайлар”  газетасында дөнья күрде.

     Луиза Янсуар шигырьләр язарга да ,“Ялкын” журналында эшләргә дә, укучылар белән очрашырга да вакыт таба. Ул районыбызда үткәрелгән очрашуларга, кичәләргә бик теләп кайта.Үзенең яңа шигырьләре белән безне гел сөендереп тора.  Луиза Янсуарның шигырләре беренче юлларыннан ук сине әсир итә, сокландыра, уйландыра, тирә -юньдәге гүзәллекне күрә белергә өйрәтә. Ә аның безнең якташыбыз булуы күңелемдә горурлык хисләре уята.

Файдаланылган әдәбият.

1. Янсуар Л.Күзен ача умырзая.-Казан: РИЦ Школа,1998.

2. Янсуар Л. Мин күкләргә кайтам.- Казан: - Мәгариф,2002.

3. Янсуар Л. Болан кызы.-Казан: Мәгариф,2005.

4. Янсуар Л.Без җан өргән учак.- Казан: РИЦ Школа.2007.

5. Янсуар Л.“ Үзебезнең Ахматова” – “Туганайлар”-2014, 16 гыйнвар

6. Гаташ Р.Ике яздан –матур китап. Р.Гаташ .Шигърият, синең хакка.-Казан: Мәгариф,2003 -153-154 б.

7. Мансуров З. Фәрештә илһам иңдерсә.Мәдәни җомга.-2003.-21 ноябрь.

8. “Алга” газетасы .-1994 -25 июнь,   9 август ; 1995 – 16 декабрь;1996 -27 апрель,31 июль, 7 август; 1998-12 сентябрь, 18 ноябрь, 26 декабрь; 1999- 6 гыйнвар, 17 февраль,6 март;  2000- 15 июль,16 август,30 декабрь; 2001 – 28 март;   2002 – 5 июнь ;2003- 26 апрель; 2013 – 20 март.

9. “Дулкын”  газетасы. –“Телне саклау үзебездән тора”. -21-27 .04.2008.