Александрова Миннегуль Имамовна

Сайт учителя татарского языка и литературы Александровой Миннегуль

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: конкурсы

Увлечения: чтение художественной литературы,вязание

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: С.Пестрецы,Пестречинский район

Место работы: МБОУ "ПСОШ№1 с углубленным изучением отдельных предметов"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/aleksandrovaminnegulimamovna

О себе

Алексадрова Миңлегөл Имам кызы
Туган елым : 1 нче гыйнвар,1955 нче ел.
 Белемем : югары, КДПИ, 1978 ел. 
 Белгечлегем: татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Категориям : югары категорияле укытучы
 Эш стажым:  барлыгы : 38 ел, белгечлегем буенча 28 ел, бу мәктәптә 26 ел.
 Курсларым : 2014 нче елда 8 сентябрьдән 26 нчы сентябрьгә кадәр . 108 сәгать . Тема : “Реализация требований ФГОС ООО на уроках татарского языка и литературы: формирование коммуникативной компетенции русскоязычных обучающихся”  ( “ФДБС стандартларын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану, рус телле  укучыларда аралашу күнекмәләре формалаштыру” ), Казан КФУ, укытучыларның белемнәрен күтәрү үзәге. (Приволжский межрегиональный центр повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования Института психологии и образования ФГАОУ ВПО “Казанский (Приволжский ) федеральный университет”) 
 Методик темам : “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр кулланып әхлак тәрбиясе бирү”..
Грамоталар : Знак «За заслуги в образовании» 2004;
Укытучыларның белемен күтәрү  үзәге рәхмәте 2014ел;
Питрәч район советы грамоталары 2000,  2002ел,(Грамоты Районного Совета народных депутатов) ;
Роно  грамоталары - 2011, 2012, 2014, 2015, 2016
Мәктәп грамоталары- 2011, 2015 .
 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Произведения Т.Миннуллина, Г.Абсалямов "Белые цветы", стихи Г.Тукая, М.Джалиля

Моё портфолио

Укытучы эшенә, аның эшчәнлегенә күп төрле факторлар йогынты ясый. Мәктәптә укыту-тәрбия процессын оештыруның төп формасы булып,  билгеле, дәрес тора. Ул процесс – укытучы һәм укучының бердәм-эзлекле эшләве. Укытучының дәрес материалын ничек аңлатуына,  нинди метод һәм алымнар куллануына карап   укучы дәрес темасын төрлечә үзләштерә. Укучыларны үзеңнең фәнең белән кызыксындыра алу миңа калса , һәрберебез дә омтылучы педагогик осталык ул.  Шуңа күрә дә мин замана белән бергә атларга , дәресләремне кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышам. Үз эшемдә традицион булмаган  – дәрес-диспут, дәрес-экскурсия, уен дәрес, проектлар эшләү кебек  формаларын кулланам.  Дәресләрдә  дәреслекләр  әһәмиятле урын алып торалар. Дәреслек- белем алу процессының әһәмиятле өлеше  ул. Ул күптәннән үк укытуның хәлиткеч чарасы булып саналган. Һәм санала. Һәр дәреслек белем бирү, тәрбияләү, камилләштерү бурычларын хәл итә. Уку материалының системасы укыту методикасын барлыкка китерә.   Шуңа күрә кирәкле дәреслекләрне сайлап алуда   педагогик осталык таләп итә. Шунысы куанычлы, заман таләпләренә җавап бирерлек укытучы булу өчен хәзер мәктәпләрдә яхшы шартлар тудырылган һәм тудырыла. Һәр укытучыга ноутбук  бирелү, мәктәпләрдә интернет булу, укытучыларны заманча техника белән тәэмин итү – шуларның  бер ачык мисалы һәм укытучының педагогик осталыгын үстерүнең бер чарасы да ул. Укытучы да, укучыда хәзер үзенә кирәкле мәгълүматны дәреслекләрдән, сүзлекләрдән генә түгел, интернет челтәре аша да ала. Бу укучыга аң -белемле булып үсү өчен яңа мөмкинлекләр ачса, укытучыны замана белән бергә атларга, педагогик осталыгын үстерергә ярдәм итә. Еллар узу белән педагогик осталык та арта. Минем фикеремчә,  укытучының осталыгы күктән төшкән очраклы бәхетле табыш түгел, ә системалы хезмәт, эзләнү, еш кына соры, көндәлек, борчулы уйланулар, ачышлар һәм уңышсызлыклар ул. Ә моның өчен укытучы һәрвакыт үзенең белемен күтәреп торырга, замана белән бергә генә түгел,ә бер адым булса да алда атларга, даими рәвештә һөнәри белемен камилләштереп  торырга тиеш. Чөнки тормыш үзгәрә, җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара,.Шуңа күрә укытучы фәнни, матур әдәбият әсәрләре белән танышып торырга, төрле конкурсларда, семинарлар, конференцияләрдә катнашырга, укучылары белән фәнни – эзләнү эшләре алып барырга тиеш. Болар барысы да укытучыга педагогик осталыгын үстерегә, камилләштерергә ярдәм итүче чаралар ул.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы